Җ. Тәрҗеманов "Чирик" хикәясе
методическая разработка по теме

Исмагилова Разина Гильмегаяновна

  Дәреснең төрле этапларында ИКТ кулланып үткәрелгән яңа материал өйрәнү дәресе. Күрсәтмәлелек PowerPoint презентациясе ярдәмендә, тарату материалы һәм кроссвордлар Word кулланып төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon chirik.zip21.85 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет: татар әдәбияты

Класс: 4 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Җәвад Тәрҗемановның “Чирик” хикәясенең дәвамы

Максат: 1. Укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру; балаларның  кошлар турында күзаллавын конкретлаштыру;

2.  Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,баету;

3. Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү.

Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк /Р. З. Хәйдәрова. – Казан: Мәгариф, 2009. – 65 б.

Материаллар һәм җиһазлау: компьютер, проектор, экран, мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар :биремле карточкалар, кроссвордлар.

 Укыту методлары: индивидуаль һәм фронталь әңгәмә,мөстәкыйль эш,сәнгатьле уку, тестлар белән эш.

  1. Оештыру моменты.
  2. Фонетик зарядка
  3. Актуальләштерү
  4. Өй эшен тикшерү
  5. Яңа тема. Хикәя өстендә эш.
  6. Физминутка.
  7. Ныгыту этабы.
  8. Тәрбияви әңгәмә. Кроссворд
  9. Нәтиҗә. Билгеләр кую.
  10. Өй эше
  11. Йомгаклау

Дәрес барышы

I. Оештыру . Слайд №2

а) Сәламләшү

-Исәнмесез, укучылар!

Иртән тиз генә тордым,

Зарядкага тотындым.

Уңга-сулга иелдем,

Чүгәләдем һәм тордым.

Чиста итеп юындым,

Матур итеп киендем,

Мәктәпкә йөгереп килдем.

Китап  һәм дәфтәр әзер

Дәрес башлана хәзер.

-Укучылар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез,  кунаклар белән  дә исәнләшик.  

-Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаегыз һәм  урыннарыгызга утырыгыз.

- Мин сезнең кәефләрегез яхшы булганга бик шат, дәресебезне башлыйбыз.

ә) Дежур укучы рапорты.

- Бүген сыйныфта  кем дежур?

II. Фонетик зарядка .

   -Бүген безнең дәрестә к авазы кергән сүзләр күп кулланылачак. Шуңа күрә әйдәгез к авазын кабатлап китик.

 Тактага язылган сүзләрне уку:   Слайд №3

  Ка              ко                                                                                                  

  Кар            кош    

 Карга          аккош            

   Слайд №4

Карга әйтә: « Кар – кар,        

Мичтә бәлеш бар, бар            

Мичтән бәлеш алыр идем    

Өйдә кунак бар, бар».            

      III. Актуальләштерү .

  a) Укытучы сүзе:   Слайд №5

 - Укучылар, хәзер елның кайсы вакыты?

 - Хәзер елның  көз вакыты.

 -  Дима , хәзер елның көз вакытымы?

 - Әйе, елның  көз вакыты.

- Көз көне нинди үзгәрешләр була?

- Көз көне яфраклар саргая, яңгырлар ява, көннәр кыскара,  кошлар  җылы якка очып китәләр.  

   - Әйе, укучылар, тышта көз. Матур да,  бик бай да – елның бу вакыты. Мул уңышларга, чикләвек-гөмбәләргә дә бай  көз.  Шаян көзге җил безнең татар теле дәресләрендә тырышып-тырышып татар телендә сөйләшергә өйрәнүебезне  тәрәзә  артында тыңлап торган да , бар күргәннәрен “көзгә” сөйләгән.  Җил-дускае  артыннан  “көз” безгә бүләкләр җибәргән. (кәрҗиннән яфракларны ала).

 -Балалар, карагыз әле . Болар нәрсәләр?

  • Болар яфраклар.

 - Укучылар, карагыз әле, бу яфраклар –“биремле яфраклар” икән.  Биремнәрдә “көз”нең сораулары язылган. Әйдәгез, аларны укыйк һәм  җавап бирик. (Яфракларны берничә укучыга тарата.)

б) Биремнәр:

( Укучыларның җавапларын тыңлау) 

1. Как спросишь у друга:       Слайд №6

а) Идет ли дождь на улице?

- Урамда яңгыр явамы?

ә) Листья какого цвета?

- Яфраклар нинди төстә?

2. Как скажешь, что:      Слайд №7

а) Сегодня день холодный.

- Бүген көн салкын.

ә) Птицы улетели в теплые края.

- Кошлар җылы якка очып киттеләр.

3. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, кош исемнәрен укы, тәрҗемә ит.   Слайд №8

Акк…ш, к…ке, песн…к, сыерч…к, т…кран.

4. Сүзләрнең парын тап .   Слайд №9

Карга                                         воробей

Чыпчык                                    дятел

Күке                                          скворец

Тукран                                      ласточка

Сыерчык                                  ворона

Карлыгач                                 кукушка

III.  Өй эшен тикшерү     Слайд №10

- Укучылар, ә без нинди кошларны беләбез? Ягез әле, бергәләп, өй эшен кабатлыйк әле.

   -Ике (өч) иҗектән торган кош исемнәрен әйтегез: (карга, торна, күке, чыпчык, песнәк һ.б. ) (Сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак һ.б.)

  • Укучылар, алдагы дәресләрдә без чыпчык турында нинди  хикәя  укыдык?
  •   Чирик .    Слайд №11
  •  Хикәянең  авторы кем?
  • Җәвад  Тәрҗеманов .   Слайд №12
  • Әйдәгез сорауларга җавап бирик.   Слайд №13

Әни белән кыз кар өстендә нәрсә күрделәр?

Чыпчыкны кая алып кайттылар?

Аның алдына нәрсә куйдылар?

 Кыз ни өчен кошчыкка Чирик исеме кушты?

Чирик нишләргә ярата?

Ул нәрсәдән курыкты?

  • Хикәянең  эчтәлеген искә төшерү өчен   җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырырбыз.   Слайд №14
  • Әни белән кыз кар өстендә өшегән кошчыкны күрделәр.
  • Бик салкын кыш көне иде.
  • Чирик ашарга да өйрәнде, оча да башлады.
  • Кошчыкка Чирик исеме куштылар.
  • Чирик шарлар янына килде дә чукый башлады.
  • Алар аны өйгә алып кайттылар.
  •  “Сынатма” уены.(Кош исемнәре әйтелә.Әгәр дә кышлаучы кош икән укучылар кул чабалар,күчмә кош икән тик кенә утыралар.)  Слайд №14

-Тургай, күгәрчен,  карга, кара карга, саескан, сыерчык, торна, песнәк, күке, сандугач, чәүкә, чыпчык һ.б. 

IV. Яңа теманы үзләштерү,  белем-күнекмәләр формалаштыру этабы   Слайд №15

         а)  Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.               

   -   Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән хикәянең дәвамын укырбыз, туган ягыбызда кышлаучы кошлар һәм аларга ярдәм итү, аларның безгә китерә торган файдасы  турында сөйләшербез.

б) Текст өстендә эш

1. Сүзлек эше.   Слайд №16

2. Укытучының үрнәк укуы.   Слайд №17

3.Укучыларның гөжләп укуы.

4.Чылбыр буенча уку.

V. Физминут.

И, балалар,  күрегез:   

Тышта, әнә, килде көз.

Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез

Я,  әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Кошлар очты көньякка      Слайд №18

Канат кагып, еракка.

Аюлар өнен казыды,         Слайд №19

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,     Слайд №20

Су төбенә чумдылар,

Агачлар ялангачлар          Слайд №21

Җилләрдә  чайкалалар

Тик безгә күңелле көз,     Слайд №22

Без мәктәпкә йөрибез.

VI. Ныгыту этабы   Слайд №23

а) 67 бит, 8 нче күнегү. Сорауларга җавап бирү.

 ә) 66 бит, 5 нче күнегү. Җөмләләрне текст эчтәлеге тәртибендә урнаштыру

б) - Табышмаклар  өйрәнеп  килергә кушылган иде . Һәркемнең өстәлендә кроссвордлар. Сез карандаш белән табышмакларның җавапларын язып барырсыз. Слайд № 24

Табышмаклар.

1.Сайрамый да,җырламый да

Тик кычкырып моңлана

Ул кычкыргач,су керергә

Вакыт җитә ,соңлама. (Күке)  Слайд № 25

  1. Аяклары озын булгач,

                    Йөриләр биеп кенә.

                 “Туган җирләрдә күбрәк

                    Тор-рыйк без”,-- диеп кенә.(Торна) Слайд № 26

 3. Бер иҗегем төс минем,

Тагын бер иҗек өстәсәң

Булам матур кош үзем.(Аккош)  Слайд № 27

                  4.Канатлары кашың кебек,

                   Оялары балчыктан.

                      Чебен-черки тотып кайта:

                      Балалары ачыккан. (Карлыгач) Слайд № 28

5.Җепшек бураны да бар.

Тәмле боткасы да бар.

Аның карасы да бар.

Хәтта аласы да бар. (Карга) Слайд № 29

                         6. Җылы яктан кайтуына

                         Өйләр ясап куябыз.

                        Хәтта кереп тә карамый

                        Ошамаса оябыз. (Сыерчык) Слайд № 30

 Кроссвордларны тикшерү. Слайд № 31

VII. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә    Слайд № 32

- Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала икән соң? (Балалар белгәннәрен саный: чыпчык, ала карга, песнәк, саескан, тукран, күгәрчен.)

-   Кышлаучы кошларга кеше ничек ярдәм итә ала? (Җимлекләр ясап эләргә кирәк.)       Слайд № 33

-   Җимлекләрне ничек ясарга һәм кошларны ничек ашатырга була соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

VIII. Йомгаклау этабы.  Слайд № 34

а) Дәрескә йомгак ясала. Йомгаклау әңгәмәсе үткәрелә.

ә) Укучыларның эше бәяләнә.Билгеләргә комментария бирелә.

б) Өй эше аңлатылып  бирелә. 68 бит, 14 нче күнегү, 10 нчы күнегү

в)дәресне төгәлләү

        

Литература:

  1. Балалар әдәбияты: Хрестоматия –Казан: Мәгариф, Б20 2004. -366бит.
  2. Сафиуллина Ф.С., Фәтхулллова К.С. Татар теленнән  тестлар һәм кросвордлар (I-III сыйныфларда укучы рус балалары өчен). Казан: Хәтер, 1998.
  3. Харисова Ч.М. Методика обучения татарскому произношению учащихся начальных классов русских школ. –Казань: Магариф, 2000.
  4. Использованы голоса птиц А.С. Рубцова, И.Д. Никольского, В.В. Шипулина   Птицы нашей Родины 
  5. . Картинки фото птиц Фото животных животный мир
  6.  http://fotki.yandex.ru/users/vikt-eustifeew/view/427186
  7. stonechat.livejournal.com 
  8. http://ptici.narod.ru/ptici/kukushka.html 
  9. fotki.yandex.ru