Риза Фәхретдин һәм Ислам дөньясы
статья по теме

Кашипова Наиля Задитовна

научная статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon riza_fhretdin_hm_islam_donyasy.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

 Ганиева Алия Рөстәм кызы,

Әлмәт шәһәре17 нче мәктәп

                                             

Риза Фәхреддин һәм Ислам дөньясы

Динсезләр каршысында дин галимнәре

 белән сукырлар каршысында кояш яктысы бер төрле.

Ризаэддин бине Фәхреддин

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме  - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аерган һәм аларның чикләрен төгәл билгеләнгән. Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышны бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була. Аллаһы Тәгалә кешеләрне шул кануннар буенча яшәсеннәр, җирдә җәбер-золым кылмасыннар өчен яраткан, һәм пәйгамбәрләре аша ислам динен җиткергән. Дини кануннарны өйрәнү, шулар буенча гына яшәү – һәркемнең бурычы. (“Иман дәресләре” Вил Казыйханов).

Динебез татар халкын иң авыр чакларда да исән-имин саклап калды, болганчык заманнарда да халкыбыз үз телен, гореф-гадәтләрен онытмады, иманын югалтмады. Дин - башка дөньяви фәннәр – химия, биология, физика, математика кебек үк фән икән. Әмма алардан аермалы буларак, ул дөньяны бүтән яссылыкта, ягъни дин, рух яссылыгында танып белергә өйрәтә.

Ислам – дөнья диннәре арасында иң яшь дин, 922 нче елның 16 мартында Болгарда кабул ителгән. Мөхәммәд пәйгамбәребез Аллаһы Тәгалә тарафыннан илче итеп җибәрелә. Ислам динен җир йөзендә бер миллиардтан артык халык тота, күпчелек Африка-Азия илләрендә аның дәүләт дине булып саналуын һәм Коръәннең изге китап булуын аңлата. Коръән китабы – ул кешелеклелек китабы. Коръән – хәдисләр һәм догалар җыентыгы гына түгел, ә яшәү өчен кирәкле булган гыйлем, үгет-нәсихәт, һәр адәмгә туган көненнән алып, аны соңга юлга озатканда да кирәкле фәлсәфи, юридик, әхлакый тәрбия китабы да. “Бөтен гомеремне вә гакылымны Аллаһы Тәгалә юлында фида иттем” (Г.Тукай).

          Г.Тукай ислам диненең безнең җирдә үсеш алу сәбәбен XIX гасыр мәгърифәтчеләре – дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең фидакарь хезмәтләре белән бәйли.

        Дин – адәм балаларын камиллекнең югары дәрәҗәсенә күтәрү вә мәңгелек йортта үзе теләгән урынын алырга яраклы, лаеклы итү өчен Аллаһы Тәгалә хозурында төзелеп, бәндәләргә бүләк вә мөрәҗәгать ителгән, күктән иңгән канун вә илаһи кагыйдә ул.

          Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп кая барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нинди нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердән-бер корал – диндер.

          Кешелек җәмгыятендә гаделсезлек, кыерсыту, изү, золым, азгынлык һәм үтерүләр бетсен өчен бердән-бер чара – әдәп-әхлакны ныгыту. (Фәхреддин Р. Кулъязмалар мәҗмүгасы. “Юаныч”.)

         Инсанның инсан булуы  үзенең эшләгән һөнәре белән генә. Әгәр файдалы һөнәре булмаса, аның дөньяда яшәвендә мәгънә юк. Бу дөньяда олуг адәмнәр күп булыр. Ләкин чын олуг адәм кем булыр беләсезме? Чын олуг адәм шул: аны үзенең көндәшләре мактарга мәҗбүр булырлар

         ... Бу дөньяда булган кайгылар, хәсрәтләр, авырлыклар вә михнәтләр адәм баласы өчен дөнья мәдрәсәседер. Мәдрәсәдә һич алынмыйторган дәресләр вә гыйлемнәр шушы мәдрәсәдә укытылыр вә алынырлар. (Фәхреддин Р. “Юлдаш”  39-40 б.)

         Риза Фәхреддин хәзрәт Идел-Урал төрк-татарларының уяну дәверендәге иң бөек дин белгече. Мили тарихыбызны һәм матбугатыбызны үстерүдә гаять зур хезмәт күрсәткән, бөтен Ислам дөньясына танылган галим. 1887 нче елда Р.Фәхреддинов имамлыкка имтихан бирә һәм бу вазифаны намус белән башкара. Ә инде 1891 нче елда, Диния нәзарәтенә эшкә билгеләнгәч, фән белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ул Диния нәзарәте архивындагы материалларны өйрәнә, аларның күчермәләрен ала. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә . “Сәлимә” һәм “Әсма”  повестьларын яза. “Әсма” романына да автор “яки гамәл вә җәза” дип өстәмә исем куйган. Әсәрнең эчтәлегенә ишарә иткән мондый алымны рус һәм Европа язучылары да кулланганнар. Романда яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, белемлелек һәм наданлык бәрелеше әдәби образларда сурәтләнә. Ни чәчсәң – шуны урырсың, дигән карашта торып, Р.Фәхреддинов, яхшылыкның нәтиҗәсе – бәхет, мәкер һәм явызлыкның, начар эшләрнең җәзасы – түбәнлек, хурлык дигән идеяне персонажлар язмышында тәэсирле итеп гәүдәләндерә.

             Романның үзәгенә Әсма исемле ятим кызның маҗаралы язмышы алынган. Аның әтисе, ятим кызның маҗаралы язмышы алынган. Аның әтисе, Габбас мулла, заманының ачык фикерле, прогрессив карашлы кешесе итеп сурәтләнә. Ул үзе белемле һәм  яхшы холыклы. Халыкны да шул рухта тәрбияли, вәгазьләрен йомшак сөйли, ислам дине кагыйдәләрен ачык аңлата. Мәктәп ачып, авыл балаларын яңача укыта башлый. Автор аның бу эшен “бер олуг эше” дип бәяли.

            Уку-укыту һәм Коръәнгә багышланган бик күп китапларын яза һәм бастыра. 1917  нче елның май аенда Бөтенрусия мөселманнарының Корылтае Риза Фәхреддин  хәзрәтне Идел-Урал татарлары вә казакъ-кыргызларның мөфтие итеп сайларга теләсә дә, мәрхүм үзенең фәнни хезмәтләрен дәвам итү максаты белән мөфти сайланырга теләми. 1922 нче елда мөфти итеп сайлана һәм 1936 нчы елның  апреленә чаклы шул хезмәтен дәвам итә. Мөфтилек иткән дәвере илебездә большевиклар хакимлек иткән иң авыр чорга, Совет хөкүмәтенең Ислам диненә каршы вәхшиләрчә һөҗүм ясаган вакытларына туры килә. Ләкин Риза хәзрәтнең мәгънәви куәте, халкымызның аның ягында булуы большевикларның Ислам динен эчтән какшату планнарын җимерә.

          Р.Фәхреддин халкыбызның мәдәниятен үстерүдә, милли үзлегебезне саклап калуда зур хезмәт күрсәткән бөекләребезнең берсе. Барыннан да элек аның бөек хезмәте илдә, халык белән бергә большевизамның динебезгә, милли  мәдәниятебезгә ясаган һөҗүмнәренә каршы көрәшеп, үзенең  соңгы көннәренә чаклы милләт тарафыннан тапшырылган бөек хезмәтен дәвам итүендә.

Кулланылган әдәбият

  1. “Әхлакый тәрбия дәресләре”, “Иман” нәшрияты, Казан, 2002
  2.  “Балаларга үгет – нәсыйхәт”, Габдрахман Кая һәм Ризаэддин Фәхретдин, “Дом печати” нәшрияты, 2001.
  3. “Иман дәресләре” (Мәктәп балалары өчен уку әсбабы). Вил Казыйханов, Казан, “Дом печати” нәшрияты, 2001.
  4. “Иманлы бала” Җ.Фазлыев, Казан, 2003.
  5. “Иминлек һәм изгелек дине”, Л.Харисова, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001.
  6. Ризаэддин Фәхреддин: Торыш юлы иҗади мирасы:Дәреслек – хрестоматия. – Казан, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы хезмәте турындагы конференция материалы.Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында ...

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

Риза Фәхретдин әсәрләре буенча әхлак дәресе

: укучала           Балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу, яхшыдан яманны аерырга өйрәтү өчен Р. Фәхретдиннең китаплары менә дигән ярдәмлек. Алар туган телгә, тарихка...

Риза Фәхретдин

презентация Риза Фәхретдин...

Риза Фәхретдин укулары

Татар теле укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, Риза Фәхретдин хезмәтләрен һәрдаим үземнең эшемдә кулланам...

Риза Фәхреддин һәм Ислам дөньясы

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме  - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аер...

Риза Фәхретдин "Ата вә ана әдәпләре".

Белгәнебезчә, әдәп һәм әхлак мәсьәләләре тәрбия өлкәсендә алдынгы  урыннарда тора. Риза Фәхретдиннең әлеге мәкаләсе күпләргә кызык булыр дип уйлыйм....