план-конспект урока по истории России в 8 классе на тему "отмена крепостного права" (на татарском языке)
план-конспект урока (история, 8 класс) по теме

Загидуллина Гульнар Махмутгареевна

   Буа районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Заһидуллина Гөлнар Мәхмүтгәрәй   кызының 8нче сыйныфта Россия тарихыннан үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

 

Тема:  Крепостной хокукны бетерү.

Максат: 1) Укучыларда крепостной хокукны бетерүгә әзерлек, реформаның алшартлары,  1861 нче елгы крестьян реформасының барышы турында анык күзаллау формалаштыру;

2) вакыйгаларны чагыштырып, укучыларның фикерләү сәләтләрен,  компьютер белән эшли белү күнекмәләрен үстерү;

3) мөстәкыйльлек, тырышлык, активлык тәрбияләү.

Җиһазлау:   дәреслек, ,   компьютер, компакт-диск “Энциклопедия истории  России      862 – 1917 гг.  ”,  плакатлар, карта “Российская империя во второй половине XIX века”

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.

Кулланылган методлар:  эзләнүле - проблемалы, шәхескә юнәлдерелгән, үстерешле укыту.

Эш алымнары: документларны анализлау, тестлар чишү, әңгәмә, дәреслек белән эш.

Дәреснең барышы.

1.Оештыру. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәрестә һәрберебезгә шатлыклы минутлар, бәхетле мизгелләр күп булуын телим. Һәр яңа дәрес яңа ачышлар бирә безгә. Бүгенге дәрескә нинди белемнәр белән килдек икән һәм бу белемнәребез нинди яңа ачышлар  ясарга  булышыр. Әйдәгез, эзләнүләр - ачышлар эшенә керешик. Бүгенге дәрестә без Россия тормышында иң авыр йөк булган, гасырлар буе аның үсешен тоткарлаган крепостной хокукның бетерелүе турында өйрәнербез. Дәрестә  компьютер белән эшли белүебез дә эшебезне җиңеләйтер. Дәрес ахырында табышларыбыз турында

нәтиҗә ясарбыз.

2. Актуальләштерү.  Укучылар, узган дәрестә үзегез теләп Александр II нең тормышы, эшчәнлеге турында, төрле императорлар крестьян мәсьәләсен ничек хәл итәргә омтылуы турында укып килдегез. Алган белемнәрегез турында иптәшләрегез белән уртаклашырсыз.Дәрестә түбәндәге сорауларга җавап әзерләргә кирәк булыр: ( сораулар тактада язылган)

-Крепостной хокукны ни өчен бетерергә кирәк иде?

       -Крепостной хокукның бетерелүенең алшартлары нинди?

-АлександрIIни өчен крепостной хокукны бетерү мәсьәләсендә кар-

шылыклы фикердә була?

-Крестьян реформасы нинди шартларда үткәрелә?

- Россиянең үсешендә крестьян реформасының әһәмияте нинди?

       Әйдәгез эшкә тотындык, хәерле юл, укучылар!

Карточкалардагы биремнәрне эшлибез.  Вакыйгаларны хронологик тәртиптә языгыз. Бу чаралар кайсы императорлар вакытында үткәрелә?

        а)  Ирекле игенчеләр турында указ.

        б)  Павел I вакытында 3 көнлек барщина турында указ.

        в) “ Бурычлы крестьяннар “ турында указ.

        г)  Крестьяннар эше буенча яшерен комитет төзелү.

        д) Йолым түләп иреккә чыгу хокукы (Алпавыт утары бурыч өчен сатуга   куелган    очракта).

Нәтиҗә: Югары хакимият өлгергән иҗтимагый һәм дәүләт мәсьәләләрен хәл итә барырга, крепостной хокук нигезләрен какшата торган законнар кабул итәргә мәҗбүр була.

      Бу елларда нинди вакыйгалар булган?

1606-1607,     1667-1671. 1708-1709,  1773-1775 еллар.

    Укучылар нинди нәтиҗәләр ясый алабыз?

Нәтиҗә:Бу елларда крестьяннарның зур чыгышлары була. Крестьяннар гасырлар буе крепостной изүдән газап чиккәнәр, күп тапкырлар баш күтәргәннәр. Югары хакимият өлгергән иҗтимагый һәм дәүләт мәсьәләләрен хәл итә барырга, крепостной хокук нигезләрен какшата торган законнар кабул итәргә мәҗбүр була.     

     3. Яңа материалны өйрәнү.

  Проблемалы сорау.Ни өчен XIX гасырның икенче яртысында Россиядә крепостной хокукны бетерү зарурлыгы туа? Бәлки , тәхеткә Александр II нең утыруы төп сәбәп булгандыр?

   Бер укучы Александр II турында чыгыш ясый ,   компьютерда Александр II нең ,

 В.А. Жуковскийның  портретлары күрсәтелә.

Компьютерда “Эш кәгазе” файлын ачабыз, документ№ 1не укыйбыз. (А.А. Корниловның “Курс истории России XIX века”, М.П. Погодинның истәлекләреннән өзекләр тикшерелә.)

 -Александр II нең крепостной хокукны бетерүгә карата мөнәсәбәтләрендәге каршылыкны билгеләгез. (Укучылар җавап бирә)

-Ни өчен император элеккеге карашларын үзгәрткән? Императорны мондый җитди адымга барырга  нәрсәләр этәрде икән?

Дәреслектән “крепостной хокукны бетерү алдыннан” бүлеген укып, түбәндәге сорауга җавап эзләгез:

 - Россиядә крепостной хокукны бетерүнең алшартлары нинди булган?

(Укучылардан көтелгән җаваплар:

-         Икътисадта капиталистик уклад үсә, яллы хезмәт хуҗалык үсешен тоткарлый;

-         алдагы императорлар  заманнарында  да крепостной хокукны бетерү турында берничә проект әзерләнә, яшерен комитетлар эшли;

-         яңа гына тәгәлләнгән Кырым сугышына һәм әле дә дәвам итүче Кавказ сугышына киткән коточкыч зур чыгымнар илнең икътисадын шактый нык какшата, халыкның моңа кадәр дә авыр тормышын тагын да начарлата. Крестьяннарның ризасызлыгы күбәя.

-         Россиянең Кырым сугышында җиңелүе аның икътисади артталыгын ачып сала;

-         Россия җәмгыятендә крепостной хокукны бетерүне яклаучылар арта һ.б.)

Укытучы: Крепостной хокукны бетерүгә алпавытлар ничек караганнар?

Компьютерда язылган “Эш кәгазе “ файлын ачабыз, документ№ 2-3 не укып, сорауга җавап бирәбез.( Алпавытларның хатларыннан күренгәнчә, алар башта реформага каршы булсалар,  алга таба реформаны тизрәк үткәрүне таләп итәләр, чөнки крестьяннарның чуалышлары арта...)

Укучылар картадан 1859-1860нчы елларда крестьян чуалышлары булган урыннарны күрсәтәләр.

Нәтиҗә ясала.

 Укытучы  сөйләве.  Крестьян реформасын әзерләү .

 1861 елның 19 февралендә Александр IIКрепостной хокукны бетерү турында Манифестка кул куя. Хәзер  1861 ел 19 февраль Манифесты язылган  документны укыйбыз, сорауларга җаваплар бирәбез.

-         Манифестта крестьяннарны азат итү шартлары турында нәрсә әйтелгән?

-         Реформаны тормышка ашыруда император  алпавытлардан   нәрсә өмет итә?

-         Реформаны тормышка ашыруда хөкүмәт нинди ярдәм күрсәтергә тиеш?

-         Ничек уйлыйсыз, ни өчен Манифестта “халыкның аек акылына таяну” турында юллар кертелгән?

Ә хәзер бераз ял итеп алабыз.   (Динамик пауза)

  Алдыгыздагы икенче документка игътибар итегез. “ Крепостной бәйлелектән чыккан крестьяннар турында положение”не укып чыккач, нинди нәтиҗәләр ясарбыз?

Фикер алышу. - Положениедә крестьяннарга бирелә торган җир биләмәсенең мәйданы һәм зурлыгы билгеләнгәнме? (Төгәл зурлыгы билгеләнмәгән.)

- Аны кем билгели диелә? (Алпавыт белән крестьян арасында төзелгән килешүләрдә - Устав грамоталарында килешеп. Җир биләмәсенең зурлыгы закон тарафыннан билгеләнгән нормадан югарырак була алмый.)

Нәтиҗәләр.

-  Крестьяннар шәхси ирек һәм үз мөлкәтләре белән эш итү хокукы алалар.

-  Алпавытларның үз биләмәләрендәге җирләргә хокукы саклана.

- Крестьяннарга җир хакын алпавыт хуҗалыгында эшләп, яисә акчалата яки продуктлар белән оброк рәвешендә түләргә кирәк була.

-  Алар йорт янындагы һәм кырдагы имана җирләрен йолым түләп ала алганнар.

Дәреслектән крестьяннарга җир бирү тәртибе турында укыйбыз, нинди нәтиҗәләр ясарга була?

-Әлеге норма империянең төрле төбәкләрендә төрлечә була, 3 дисәтинәдән 12 дисәтинәгә кадәр җитә.

-Алпавыт артык җирне кисеп алу хокукына ия булган.

-Крестьяннарның кайбер зур төркемнәренә җир бөтенләй бирелми.

- Крестьяннар закон нигезендә билгеләнгән имана җиренең  ¼ өлешен бушлай ала алганнар.

- Йолым түли алмаган крестьяннар  вакытлыча бурычлыларга әйләнгәннәр.

  - Хөкүмәт крестьяннар белән исәп-хисап эшен ничек оештыра?

 (Крестьяннар белән аерым-аерым түгел, ә крестьяннар җәмгыятьләре( община)  белән. Барлык җирле идарә эшләрен авыл җыеннарында хәл итәргә кирәк була. Җыеннарның карарларын үтәү 3 елга сайлап куелган старосталарның бурычларына керә. Крестьяннар бурычларын 49 ел эчендә түләп бетерерләр дип фараз ителә, аларга үз  иманаларын калдырып, башка җиргә китеп яшәргә ярамый.)

4.     Контроль һәм коррекция этабы. Хәзер алган белемнәребез турында нәтиҗәләр ясап алыйк .

    1. Сорауларга җавап бирегез.

- Крепостной хокукның бетерелүенең алшартлары нинди?

- АлександрIIни өчен крепостной хокукны бетерү мәсьәләсендә кар-

шылыклы фикердә була?

- Крепостной хокукны ни өчен бетерергә кирәк иде?

     - Россиянең үсешендә крестьян реформасының әһәмияте нинди?

Компьютерда “ Эш кәгазе” файлын ачыгыз.

Тестлардадөрес җавапларны билгеләгез.

        1) Александр II “ алпавыт крестьяннарының тормыш- көнкүрешен җайга салу чараларын тикшерү өчен” Яшерен (Секретный) комитетны кайчан  төзи?

        а) 1855 елда, б) 1856 елда, в) 1857 елда.

        2)  Крепостной хокукны бетерү турында Манифестка император кайчан кул куя?

         а) 1858 елда,      б) 1860 елда,        в)1861 елда .

         3) Үз иманаларын йолым түләп алганнарны кем дип атаганнар?

 а) вакытлыча бурычлылар,

б) милекче крестьяннар,

 в) дәүләт крестьяннары.

         4) 1861 нче елгы крестьян реформасы нигезендә Россиядә:

а) крестьяннарга шәхси ирек бирелә;

б) крестьяннарның вакытлыча бурычлы булуы бетерелә;  

в) алпавыт җирбиләве юкка чыгарыла;

г) крестьян общинасы бетерелә.

         5. Йомгаклау. Укучылар, крепостной хокукның бетерелүе – Россия тормышында зур тарихи әһәмияткә ия вакыйга. Дөрес әйттегез, кешеләргә карата милек хокукы бетерелә, икътисадта капиталистик укладның өстенлек алып, тамыр җәюенә ярдәм итә. Әмма реформа авылда крепостнойлык калдыкларын , барыннан да элек, алпавыт җирбиләүчелеген саклап кала. Крестьяннар җиргә тулысынча хуҗа була алмыйлар.

Крепостной хокук бетерелгәннән соң  башка өлкәләрдә дә реформалар үткәрелә.Реформадан соң Россиянең үсеше, халкының тормышы турында өйрәнүне киләсе дәресләрдә дәвам итәрбез.Өй эше :

 1) параграф 17не  укырга;

2) дәреслектәге  сорауларга җавап әзерләргә.

3) Ирекле эш. *Россиядә тагын нинди реформалар үткәрергә кирәк булачак? ( 60-70 нче еллардагы либераль реформалар турында укып килергә)

 

         

       

 

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

   Буа районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Заһидуллина Гөлнар Мәхмүтгәрәй   кызының 8нче сыйныфта Россия тарихыннан үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Тема:  Крепостной хокукны бетерү.

Максат: 1) Укучыларда крепостной хокукны бетерүгә әзерлек, реформаның алшартлары,  1861 нче елгы крестьян реформасының барышы турында анык күзаллау формалаштыру;

2) вакыйгаларны чагыштырып, укучыларның фикерләү сәләтләрен,  компьютер белән эшли белү күнекмәләрен үстерү;

3) мөстәкыйльлек, тырышлык, активлык тәрбияләү.

Җиһазлау:    дәреслек, ,   компьютер, компакт-диск “Энциклопедия истории  России      862 – 1917 гг.  ”,  плакатлар, карта “Российская империя во второй половине XIX века”

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.

Кулланылган методлар:  эзләнүле - проблемалы, шәхескә юнәлдерелгән, үстерешле укыту.

Эш алымнары: документларны анализлау, тестлар чишү, әңгәмә, дәреслек белән эш.

Дәреснең барышы.

1.Оештыру. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәрестә һәрберебезгә шатлыклы минутлар, бәхетле мизгелләр күп булуын телим. Һәр яңа дәрес яңа ачышлар бирә безгә. Бүгенге дәрескә нинди белемнәр белән килдек икән һәм бу белемнәребез нинди яңа ачышлар  ясарга  булышыр. Әйдәгез, эзләнүләр - ачышлар эшенә керешик. Бүгенге дәрестә без Россия тормышында иң авыр йөк булган, гасырлар буе аның үсешен тоткарлаган крепостной хокукның бетерелүе турында өйрәнербез. Дәрестә  компьютер белән эшли белүебез дә эшебезне җиңеләйтер. Дәрес ахырында табышларыбыз турында

нәтиҗә ясарбыз.

2. Актуальләштерү.  Укучылар, узган дәрестә үзегез теләп Александр II нең тормышы, эшчәнлеге турында, төрле императорлар крестьян мәсьәләсен ничек хәл итәргә омтылуы турында укып килдегез. Алган белемнәрегез турында иптәшләрегез белән уртаклашырсыз.Дәрестә түбәндәге сорауларга җавап әзерләргә кирәк булыр: ( сораулар тактада язылган)

-Крепостной хокукны ни өчен бетерергә кирәк иде?

       -Крепостной хокукның бетерелүенең алшартлары нинди?

-Александр II ни өчен крепостной хокукны бетерү мәсьәләсендә кар-

шылыклы фикердә була?

-Крестьян реформасы нинди шартларда үткәрелә?

- Россиянең үсешендә крестьян реформасының әһәмияте нинди?

       Әйдәгез эшкә тотындык, хәерле юл, укучылар!

Карточкалардагы биремнәрне эшлибез.  Вакыйгаларны хронологик тәртиптә языгыз. Бу чаралар кайсы императорлар вакытында үткәрелә?

        а)  Ирекле игенчеләр турында указ.

        б)  Павел I вакытында 3 көнлек барщина турында указ.

        в) “ Бурычлы крестьяннар “ турында указ.

        г)  Крестьяннар эше буенча яшерен комитет төзелү.

        д) Йолым түләп иреккә чыгу хокукы (Алпавыт утары бурыч өчен сатуга   куелган    очракта).

Нәтиҗә: Югары хакимият өлгергән иҗтимагый һәм дәүләт мәсьәләләрен хәл итә барырга, крепостной хокук нигезләрен какшата торган законнар кабул итәргә мәҗбүр була.

      Бу елларда нинди вакыйгалар булган?

1606-1607,     1667-1671. 1708-1709,  1773-1775 еллар.

    Укучылар нинди нәтиҗәләр ясый алабыз?

Нәтиҗә: Бу елларда крестьяннарның зур чыгышлары була. Крестьяннар гасырлар буе крепостной изүдән газап чиккәнәр, күп тапкырлар баш күтәргәннәр. Югары хакимият өлгергән иҗтимагый һәм дәүләт мәсьәләләрен хәл итә барырга, крепостной хокук нигезләрен какшата торган законнар кабул итәргә мәҗбүр була.     

     3. Яңа материалны өйрәнү. 

  Проблемалы сорау. Ни өчен XIX гасырның икенче яртысында Россиядә крепостной хокукны бетерү зарурлыгы туа? Бәлки , тәхеткә Александр II нең утыруы төп сәбәп булгандыр? 

   Бер укучы Александр II турында чыгыш ясый ,   компьютерда Александр II нең ,

 В.А. Жуковскийның  портретлары күрсәтелә.

Компьютерда “Эш кәгазе” файлын ачабыз, документ№ 1не укыйбыз. (А.А. Корниловның “Курс истории России XIX века”, М.П. Погодинның истәлекләреннән өзекләр тикшерелә.)

 -Александр II нең крепостной хокукны бетерүгә карата мөнәсәбәтләрендәге каршылыкны билгеләгез. (Укучылар җавап бирә)

-Ни өчен император элеккеге карашларын үзгәрткән? Императорны мондый җитди адымга барырга  нәрсәләр этәрде икән?

Дәреслектән “крепостной хокукны бетерү алдыннан” бүлеген укып, түбәндәге сорауга җавап эзләгез:

 - Россиядә крепостной хокукны бетерүнең алшартлары нинди булган?

(Укучылардан көтелгән җаваплар:

  1. Икътисадта капиталистик уклад үсә, яллы хезмәт хуҗалык үсешен тоткарлый;
  2. алдагы императорлар  заманнарында  да крепостной хокукны бетерү турында берничә проект әзерләнә, яшерен комитетлар эшли;
  3. яңа гына тәгәлләнгән Кырым сугышына һәм әле дә дәвам итүче Кавказ сугышына киткән коточкыч зур чыгымнар илнең икътисадын шактый нык какшата, халыкның моңа кадәр дә авыр тормышын тагын да начарлата. Крестьяннарның ризасызлыгы күбәя.
  4. Россиянең Кырым сугышында җиңелүе аның икътисади артталыгын ачып сала;
  5. Россия җәмгыятендә крепостной хокукны бетерүне яклаучылар арта һ.б.)

Укытучы: Крепостной хокукны бетерүгә алпавытлар ничек караганнар?

Компьютерда язылган “Эш кәгазе “ файлын ачабыз, документ№ 2-3 не укып, сорауга җавап бирәбез.( Алпавытларның хатларыннан күренгәнчә, алар башта реформага каршы булсалар,  алга таба реформаны тизрәк үткәрүне таләп итәләр, чөнки крестьяннарның чуалышлары арта...)

Укучылар картадан 1859-1860нчы елларда крестьян чуалышлары булган урыннарны күрсәтәләр.

Нәтиҗә ясала.

 Укытучы  сөйләве.  Крестьян реформасын әзерләү .

 1861 елның 19 февралендә Александр II Крепостной хокукны бетерү турында Манифестка кул куя. Хәзер  1861 ел 19 февраль Манифесты язылган  документны укыйбыз, сорауларга җаваплар бирәбез.

  1. Манифестта крестьяннарны азат итү шартлары турында нәрсә әйтелгән?
  2. Реформаны тормышка ашыруда император  алпавытлардан   нәрсә өмет итә?
  3. Реформаны тормышка ашыруда хөкүмәт нинди ярдәм күрсәтергә тиеш?
  4. Ничек уйлыйсыз, ни өчен Манифестта “халыкның аек акылына таяну” турында юллар кертелгән?

Ә хәзер бераз ял итеп алабыз.   (Динамик пауза)

  Алдыгыздагы икенче документка игътибар итегез. “ Крепостной бәйлелектән чыккан крестьяннар турында положение”не укып чыккач, нинди нәтиҗәләр ясарбыз?

Фикер алышу. - Положениедә крестьяннарга бирелә торган җир биләмәсенең мәйданы һәм зурлыгы билгеләнгәнме? (Төгәл зурлыгы билгеләнмәгән.)

- Аны кем билгели диелә? (Алпавыт белән крестьян арасында төзелгән килешүләрдә - Устав грамоталарында килешеп. Җир биләмәсенең зурлыгы закон тарафыннан билгеләнгән нормадан югарырак була алмый.) 

Нәтиҗәләр. 

-  Крестьяннар шәхси ирек һәм үз мөлкәтләре белән эш итү хокукы алалар.

-  Алпавытларның үз биләмәләрендәге җирләргә хокукы саклана.

- Крестьяннарга җир хакын алпавыт хуҗалыгында эшләп, яисә акчалата яки продуктлар белән оброк рәвешендә түләргә кирәк була.

-  Алар йорт янындагы һәм кырдагы имана җирләрен йолым түләп ала алганнар. 

Дәреслектән крестьяннарга җир бирү тәртибе турында укыйбыз, нинди нәтиҗәләр ясарга була?

-Әлеге норма империянең төрле төбәкләрендә төрлечә була, 3 дисәтинәдән 12 дисәтинәгә кадәр җитә.

-Алпавыт артык җирне кисеп алу хокукына ия булган.

-Крестьяннарның кайбер зур төркемнәренә җир бөтенләй бирелми.

- Крестьяннар закон нигезендә билгеләнгән имана җиренең  ¼ өлешен бушлай ала алганнар.

- Йолым түли алмаган крестьяннар  вакытлыча бурычлыларга әйләнгәннәр.

  - Хөкүмәт крестьяннар белән исәп-хисап эшен ничек оештыра?

 (Крестьяннар белән аерым-аерым түгел, ә крестьяннар җәмгыятьләре( община)  белән. Барлык җирле идарә эшләрен авыл җыеннарында хәл итәргә кирәк була. Җыеннарның карарларын үтәү 3 елга сайлап куелган старосталарның бурычларына керә. Крестьяннар бурычларын 49 ел эчендә түләп бетерерләр дип фараз ителә, аларга үз  иманаларын калдырып, башка җиргә китеп яшәргә ярамый.)

  1. Контроль һәм коррекция этабы. Хәзер алган белемнәребез турында нәтиҗәләр ясап алыйк .

    1. Сорауларга җавап бирегез.

- Крепостной хокукның бетерелүенең алшартлары нинди?

- Александр II ни өчен крепостной хокукны бетерү мәсьәләсендә кар-

шылыклы фикердә була?

- Крепостной хокукны ни өчен бетерергә кирәк иде?

     - Россиянең үсешендә крестьян реформасының әһәмияте нинди?

Компьютерда “ Эш кәгазе” файлын ачыгыз.

Тестларда дөрес җавапларны билгеләгез.

        1) Александр II “ алпавыт крестьяннарының тормыш- көнкүрешен җайга салу чараларын тикшерү өчен” Яшерен (Секретный) комитетны кайчан  төзи?

        а) 1855 елда, б) 1856 елда, в) 1857 елда.

        2)  Крепостной хокукны бетерү турында Манифестка император кайчан кул куя?

         а) 1858 елда,      б) 1860 елда,        в)1861 елда .

         3) Үз иманаларын йолым түләп алганнарны кем дип атаганнар?

 а) вакытлыча бурычлылар,

б) милекче крестьяннар,

 в) дәүләт крестьяннары.

         4) 1861 нче елгы крестьян реформасы нигезендә Россиядә:

а) крестьяннарга шәхси ирек бирелә;

б) крестьяннарның вакытлыча бурычлы булуы бетерелә;  

в) алпавыт җирбиләве юкка чыгарыла;

г) крестьян общинасы бетерелә.

         5. Йомгаклау. Укучылар, крепостной хокукның бетерелүе – Россия тормышында зур тарихи әһәмияткә ия вакыйга. Дөрес әйттегез, кешеләргә карата милек хокукы бетерелә, икътисадта капиталистик укладның өстенлек алып, тамыр җәюенә ярдәм итә. Әмма реформа авылда крепостнойлык калдыкларын , барыннан да элек, алпавыт җирбиләүчелеген саклап кала. Крестьяннар җиргә тулысынча хуҗа була алмыйлар.

Крепостной хокук бетерелгәннән соң  башка өлкәләрдә дә реформалар үткәрелә.Реформадан соң Россиянең үсеше, халкының тормышы турында өйрәнүне киләсе дәресләрдә дәвам итәрбез.Өй эше :

 1) параграф 17не  укырга;

2) дәреслектәге  сорауларга җавап әзерләргә.

3) Ирекле эш. *Россиядә тагын нинди реформалар үткәрергә кирәк булачак? ( 60-70 нче еллардагы либераль реформалар турында укып килергә)

         

       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспекта открытого урока по истории России

Тема:" Дворцовые перевороты. Внутренняя и внешняя политика России в 1725 – 1762."...

План - конспект открытого урока по истории России в 10 классе по теме: "Отечественная война 1812 года". Профильный уровень.

Целью урока является повторение истории России, с акцентом на события Отечественной войны 1812 года.На уроке реализуются следующие задачи:- повторить и закрепить знание фактического материала по истор...

Конспект урока по истории России 8 класс " Социально- экономическое развитие России после отмены крепостного права"

Урок обобщает знания по разделу истории России(8 класс), посвященный подготовке и содержанию крестьянской реформы. учащиеся выдвигают гипотезу о предполагаемом пути развития России после отмены крепос...

План-конспект открытого урока по истории России в 6 классе

“Борьба Руси с иноземными захватчиками в XIIIв»....

План – конспект открытого урока по истории России «Либеральные начинания в царствование Александра I. Реформаторская деятельность М.М. Сперанского»

План – конспект открытого урока по истории России.Класс: 8 Тема: «Либеральные начинания в царствование Александра I.Реформаторская деятельность М.М. Сперанского»    Учитель: Кузнецова М...

План-конспект урока по истории России Тема: «Александр II. Отмена крепостного права.» Класс: 8

План-конспект урока по истории РоссииТема: «Александр II. Отмена крепостного права.»Класс: 8  Учитель: Кузнецова Мария Александровна   Школа: МОУ Удельнинская гимназия   ...

План-конспект открытого урока по истории России Тема: Правление Ярослава Мудрого. Класс: 6

План-конспект открытого урока по истории РоссииТема: Правление Ярослава Мудрого. Класс: 6   Учитель: Кузнецова Мария Александровна   Школа: МОУ Удельнинская гимназия...


 

Комментарии

Габдрахманова Ильдария Бариевна

Дәрес эшкәртмәгез өчен рәхмәт.Яхшы, төгәл итеп язылган.