Урок в 7 классе "Англиядә сәнәгать перевороты"
методическая разработка по истории (7 класс) по теме

Урок в 7 классе по Всеобщей истории

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_7_klass.doc89.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема: Англиядә  сәнәгать  перевороты.

Дәреснең  максат – бурычлары:

  1.  Англиядә сәнәгать переворотының алшартларын ачыклау;
  2. Укучыларны яңа заман чорында Англиядәге  беренче уйлап табулар белән  таныштыру;
  3. Карта белән эшли белү күнекмәләрен үстерү;
  4.  Фикер алышу барышында  ачык –аңлаешлы сөйләү, бер –береңне тыңлау,  әңгәмә кору күнекмәләре тәрбияләү;
  5. Җәмгыятьнең үсеш нигезе буларак, тигез хокуклылык идеясын формалаштыру;
  6. Кеше эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, фән һәм техника яңарышларына  хөрмәт тәрбияләү.

Төп терминологик материал:  Сәнәгать  перевороты,     аграр революция, фабрика, луддизм.

 Җиһазлау: дәреслек, сүзлек,  таратма материал, презентация, карта, атлас, интерактив такта.

Укучылар эшчәнлеге төрләре: сорау –җавап, гипотезалар тәкъдим итү, нәтиҗәләр ясау, мөстәкыйль эш.

                                Дәрес барышы

Укучыларны дәрескә әзерләү.

Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучының кереш сүзе.

Укучылар, без сезнең белән бүгенге дәрестә “Англиядә сәнәгать перевороты” дигән теманы өйрәнәчәкбез. Ә яңа темага керешкәнче, бүгенге дәресебезгә бәйле булган, узган темаларда өйрәнгәннәрне искә төшереп үтик. Өй эшләрен тикшерәбез.  

  Берничә дәрес дәвамында  без сезнең белән  европалылар  тормышындагы  җитди  үзгәрешләр турында фикер алыштык.  Үзгәрешләр  дөньяга караш, эчке һәм тышкы  дөнья турында күзаллауларга гына түгел, бәлки эшчәнлеккә дә кагыла.  Европалылар  өчен аеруча  мактаулы, дәрәҗәле эшчәнлек  булып  сәүдә һәм эшмәкәрлек санала башлый. Хезмәт  Алла кушкан һәм яраткан  эшкә әйләнә. Кешеләрнең сүзлек составында түбәндәге сүзләр торган киңрәк урын ала бара:  акча, банк, биржа, товар, табыш. Дөнякүләм сәүдә үсешенә  бөек географик  ачышлар да уңай шартлар тудыра.  Шулай да 16 нчы йөзгә кадәр  товар җитештерүнең иң таралган юлы булып һөнәрчелек остаханәсе кала.

  1. Һөнәрчелек остаханәсенең  төп сыйфатларын  искә төшерегез.

    Укучылар һөнәрчелек җитештерүенең  төп сыйфатларын атыйлар:

  1.  Зур булмаган һөнәрчелек  остаханәләре;
  2. Остаханәдә төп хезмәткәр булып оста, аның ярдәмчеләре  һәм өйрәнчек санала;
  3. Товар аз күләмдә заказ бирүчегә яисә сату өчен әзерләнә;
  4. Әйбер сату өчен оста һәм аның  ярдәмчесе тарафыннан кул хезмәте белән ясала.

Укытучы  соравы:   Саналган төп сыйфатлардан чыгып, һөнәрчелек  остаханәсендә хезмәтнең  ничек оештырылуы  турында нәтиҗә ясагыз?

  Көтелгән җавап:  Һөнәрчелек      остаханәсе -  кул хезмәтенә нигезләнгән  зур булмаган җитештерү, аның максаты булып товар – әйберне  сату өчен аз күләмдә ясау тора.  

   Европалылар  актив катнашкан дөньякүләм сәүдәнең   16 йөздә киңәюе,  Европаның эчке базарларында,  шулай ук тышкы дөнья базарларында  товар – әйбергә сорауны арттыра.  Зур  булмаган  һөнәрчелек остаханәләре  товарларга булган сорауның  үсешен  канәгатьләндерә алмый.   Шундый шартларда ашыгыч рәвештә күпләп товар җитештерә  торган яңа юл,  хуҗалык итү формасы  табу сорала.  

  Укытучы соравы:  -  Товар  җитештерүнең  күләмен арттыру  юлларына, мөмкинлекләренә карата үзегезнең   фикер – карашларыгызны әйтегез?

  Укучылар түбәндәге шартларны атыйлар:

  1. Җитештерүне  зурайту, киңәйтү;
  2. Эшчеләр санын арттыру;
  3. Техник җиһазларны камилләштерү

Нәтиҗә: Һөнәрчелек остаханәсеннән зурлыгы, ялланып эшләүчеләрнең саны белән аерылып торган  һәм кул хезмәтенә нитезләнгән сәнәгать предприятиесе мануфактура дип атала.

 “Мануфактура” терминына  бирелгән билгеләмәгә  нигезләнеп,  аны һөнәрчелек  остаханәсеннән   аерып торган   төп сыйфатларны күрсәтегез.

  Укучылар  мануфактур  җитештерүнең төп сыйфатларын  атыйлар:

  1.  Җитештерүнең  күләме;
  2. Хезмәт бүленеше;
  3.  Җитештерүдә  катнашучы  ялланган эшчеләр саны күп булу.

 Укытучы соравы: -  Базарда сатылган  товардан кергән  акча күләме җитештерүгә тотылганнан нәрсә белән аерыла?

  “Эшләүче акча”, ягъни җитештерүгә  тотылган акча  тагын да күбрәк акча, табыш китерә.  Андый акчаны капитал дип,  ә капитал хуҗасын  капиталист   дип атыйлар.

Мануфактура  - табыш алу максатында  оештырылган  зур капиталистик предприятие.  

Мотивация этабы.

Европа картасы белән эшләү.

  1. Укучылар дәрес темасына карагыз әле. Англия иле сезгә танышмы? Картадан  әлеге илне һәм башкаласын табыйк әле. (Бер укучы тактада, калганнар урыннарда атлас буенча  таба, укытучы йөреп карап чыга)

Теманы формалаштыру.

  1. Англиядә 17 гасырда нинди тарихи вакыйгалар була?
  2. Сәнәгать переворотының  мөһим алшарты булып, капиталның шактый күләмдә туплануы була.  Әлеге эре капитал  күп кешеләр кулында булмый. Һиндстанны ачыктан-ачык талау, тиз сәүдә үсеше моңа ярдәм итә. Шулай ук крестьян сыйныфын ахыргача юк итеп, авыл хуҗалыгыннан капиталистик юлга тулысынча күчеш күзәтелә. Сәнәгать переворотының тагын бер алшарты  Англиядәге буржуаз революция.
  1. Капиталистик мөнәсәбәтләр барлыкка килә.
  2. Ирекле эшче көчләр базары
  3. Халыкара сәүдә үсә
  4. Капитал туплану
  5. Авыл хуҗалыгында киртәләү күренеше
  6. Протекционизм сәясәте  -  
  7. Буржуаз революция -  бу вакыйгалар сәнәгать переворотына китерә.( Тактада күрсәтелә)
  1. Дәресебезнең темасы нәрсә турында сөйли?
  2. Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән Англиядәге, аның сәнәгатендәге үзгәрешләр турында өйрәнәчәкбез.  Хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны,  дәресебезнең темасын язып куябыз.  

Дәрес дәвамында чишәргә тиешле проблемалы бирем: Капиталистик җитештерүнең  уңышлы үсеше өчен өч төрле шарт мөһим: байлык туплау, ирекле кешеләр, товарларны сату  базары. Уйлап карагыз әле, 18 гасырда, Англиядә бу шартлар булганмы?

   Бу проблемалы биремнәрне чишү өчен, без сезнең  белән түбәндәге план буенча эшләячәкбез.

  Дәрес планы:   1. Аграр революция.

                            2. Сәнәгать перевороты.

                            3. Мөһим уйлап табулар.

                            4. Эшмәкәрләр һәм эшчеләр тормышында фабрика.

                            5. Луддитлар хәрәкәте.

 

Яңа теманы өйрәнү.

Укытучы.  17 гасыр ахырында Англиядә революциядән соң, феодолизм строе таркала һәм  буржуаз –демократик сәяси строй урнаша.  Англия  16 гасырда – Испанияне, 17 гасырда – Голландияне, 18 гасырда Францияне җиңеп,  диңгезләр өстенән хакимлек итү хокукы алып, дөньякүләм  державага әйләнә. (укучылар тактага чыгып, картадан илләрне күрсәтәләр). Һиндстан, Төньяк Америка  һәм башка регионнар кергән  зур колониаль империянең   үзәгенә әверелә. Бу Англия сәнәгатенә  яңа капитал агымы һәм илдә җитештерелгән товарларга сорау зур булу белән бәйле. Ни өчен капитализм 18 гасырның икенче яртысыннан гына хакимлек итә башлый соң? Сәнәгать перевороты  - мануфактурадан  фабрикага, кул хезмәтеннән машина хезмәтенә күчү,  нәкъ менә шушы вакытта башлана да инде.

   Сәнәгать перевороты техника өлкәсендәге үзгәрешләр генә түгел,  ул җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән дә  үрелеп бара.

Бу переворот  буржуаз җәмгыятьнең  ике сыйныфын формалаштыруны тәмамлый: буржуаз һәм эшче сыйныф. Мануфактура җитештерүендә эшче әле хуҗа булырга өметләнә алса, хәзер инде фабриканы машиналар белән тәэмин итәргә аның көченнән килми. Эшче һәм капиталист арасында стена барлыкка килә.

 Переворот төрле илләрдә  төрле вакытта уза, ә иң беренче үзгәрешләр кичергән ил булып, Англия тора. Переворот сәнәгатьнең  яңа  тармагы -  киҗе-мамык тармагыннан башлана.  Бу тармак борынгыдан Һиндстанда үсеш алган була.  Англиягә тукыманы китереп саталар.  Халык  бу товарны бик теләп ала, чагыштырмача бәясе дә арзанрак була.  Англия сәнәгатьчеләре әлеге җитпештерүне  үзләрендә җайларга  тырышып карый, ләкин Һиндстан җитештерүчеләре белән ярыша алмыйлар, аларның тукымалары яхшырак та, арзанрак та була. Англия мануфактуралары хуҗалары продукциянең бәясен киметү өчен җитештерүне камилләштерергә кирәк икәнен аңлыйлар.  Һәм берникадәр уйлап табулар нәтиҗәсендә бу максатка ирешелә дә.

  1. Англиядә аграр революция. (Укытучы сөйли)

XVII гасырның 70 елларына Англиядә  гасырлар буена урнашкан авыл хуҗалыгын алып бару системасы җимерелгән.  Инглиз авылларына  капитализм үтеп керү көчәя барган. Бу фермер хуҗалыкларының  традицион  крестьян хуҗалыклары өстеннән  тәмам тантана итүе, вак милекчеләр булган крестьяннарның  бөтенләй диярлек юкка чыгуында чагылган.  Англия революциясе барышында ленлордлар үз җир биләмәләренә милек хокукы алалар. Хуҗалыкны үзләре алып бармасалар, алар утарларын  эре эшкуар – фермерларга арендага биргәннәр. Утар зуррак булган саен, акча да күбрәк кергән. Шуңа күрә ленлордлар  теләсә нинди юллар белән җир биләмәләрен киңәйтергә омтылганнар: вак арендаторларны штрафлар һәм югары аренда түләве  белән җирдән китәргә мәҗбүр иткәннәр, община җирләрен басып алганнар. Әйтергә кирәк, XVIII гасырда , элекке заманнардагыча, бу эштә алар парламенттан хуплау алганнар, ә парламент киртәләүне  рөхсәт итә торган законнар чыгаруны туктатмаган. Вак милекче исә авылда үз биләмәләрен киңәйтеп, алга таба яшәвен тәэмин итәргә, яки, аларны югалтып, ялланган эшче булып китәргә мәҗбүр булган.

           Англиядә эре җир милекчелеге  җиңеп чыккан.  Шул заман инглиз авылына хас пирамида туган: җирен биреп, аренда хакы ала торган ленлорд; эшкуар ролен уйнаучы фермер – арендатор; ялланып эшләүче батрак. Күргәнегезчә, капиталистик эшкуарлык авылга килеп кергән.

    Эре җирбиләүчелек җир эшкәртүнең сыйфатын яхшыртырга;

 ашламалар кулланырга;

 мал-туар өчен азык культуралары мәйданнарын киңәйтергә ярдәм иткән. Бу үз чиратында, алдынгырак чәчү әйләнешенә китерә: җирне парга калдырмыйча, анда азык үләннәре чәчә башлыйлар.  Ашлык һәм ит җитештерү өчен  шартлар яхшыра, ашлыкка бәяләр төшә.

              XVIII гасырда Англиянең авыл хуҗалыгы шәһәрләрне һәм сәнәгать бистәләрен  уңышлы рәвештә азык –төлек белән тәэмин итеп тора. Шәһәр белән авыл арасында сәүдә арта, яңа юллар салына, елгалар тирәнәйтелә, таш күперләр күтәрелә.  Сәүдә мәсьәләләрен яктырткан гәзитләр дә пәйда була. Үзәкләштерелгән мануфактуралар  күбрәк күренә  башлый.

Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз. (укучыларның фикерләре тыңлана)

Җирнең  эре хуҗалар кулында туплануы, авыл хуҗалыгында ялланган эшчеләр хезмәтен файдалану һәм крестянлыкның югала баруы, авыл хуҗалыгының продукция бирүе үсү – болар барысы да аграр революция исемен ала. Слайд №   (бирелгән терминнар арасыннан табып укыйлар)

  Нәтиҗә.

  1. Сәнәгать перевороты. Укытучының аңлатуына нигезләнеп, укучылар белән әлеге сорау буенча әңгәмә корыла.

XVIII гасыр уртасына Англиядә сәнәгатьне  тамырдан үзгәртү өчен, ягъни мануфактурадан фабрика- завод, машина белән җитештерүгә күчү өчен кирәкле шартлар туа.  Бу – илнең барлык үткәндәге үсеше аша әзерләнә. Беренчедән, төгәлләнгән аграр революция күпсанлы эшче кулларны бушата. Халык саны зур темплар белән үсә: 1700елда 6 миллионнан артыграк булса, 1790 елда  8,2 млн кешегә җитә. Бөтен “артык” халык промышленностьта эшләргә әзер була.  Икенчедән, шәһәрләр һәм шәһәр халкы арту нәтиҗәсендә,  товарларны сатар өчен базар хасил була. Авылдагы бай арендаторлар инвентарь һәм ашлама сатып алуга мохтаҗ була. Өченчедән, ил эчендә җирне алып сату, колонияләрне талау, коллар белән сату итү нәтиҗәсендә,  сәүдәгәрләр һәм эшкуарлар кулында машиналар кулланып эшли торган фабрикалар төзү өчен гаять зур капитал барлыкка килә.

   Шул заман кешесе Бристоль турында  болай дип язган:  “Шәһәрдә коллар каны таммаган бер генә кирпеч тә юк”.  Үз эшләрен яхшы белгән эшкуарлар һәм сәүдәгәрләр “алтын өчпочмак” дип телгә кергән нәрсә аркасында кулларында зур милек тупладылар: инглиз сукносы төялгән кораб сукно сатыла торган бер Африка портына юнәлә, ә товар саткан акчага урланган африкалы коллар сатып алына;  аларны Америкага яки Көнбатыш Һиндстанга озаталар, чөнки кара тәнле коллар анда кыйммәт тора. Шуннан соң кораб Англиягә шикәр яки тәмәке төяп кайта, бу товар аларга тагын зур табыш китерә. XVII гасыр ахырында инглиз сәүдәгәрләре ел саен Америкага 25 мең кол китерә, ә XVIII гасыр уртасында-  дүрт мәртәбә артыграк.

  1. Сез ничек уйлыйсыз, аграр революция сәнәгать переворотына  ничек йогынты ясады икән? (Аграр революция нәтиҗәсендә  күп крестьяннар эшсез кала. Һәм бу эшче көчләр базарын тудыра.)
  2. Англия сәнәгате үсешенә китергән финанс капиталы ничек туплана? (Англия колонияләрен эксплуатацияләү нәтиҗәсендә)
  3. Англия колонияләре кайда таралган була? ( Картадан күрсәтү: Төньяк Америка, Һиндстан, Австралиядә.)

Димәк,  нәтиҗә ясыйк: сәнәгать перевороты – кул хезмәтеннән машина җитештерүенә, мануфактурадан фабрика – завод җитештерүенә күчү.  (терминны укып чыгу). Слайд №

Сәнәгать  перевороты 18 гасырның 60 нчы елларында башлана.

  1. Мөһим техник уйлап табулар. Дәрес темасының әлеге өлеше презентациягә нигезләнеп, медиа – лекция формасында аңлатыла. (Слайдлар белән эшләү).  Уйлап табучылар турында  укучы әзерләп килгән чыгыш тәкъдим ителә, һәм укучылар яңалыкларның хронологик таблицасын төзиләр.

Хәзер сәнәгатьтә үзгәртеп коруның ничек килеп чыгуын һәм аның ни өчен нәкъ менә XVIII гасырның икенче яртысында булуын карыйк.   Үзгәрешләр машиналар уйлап табудан башлана. Күптән инде уйлап табучылар кеше хезмәтен машиналар белән алыштырырга хыяллана. Беренче машиналарның киҗе – мамык тукыма җитештерүдә килеп чыгуы очраклы хәл  түгел, чөнки анда цехлар һәм җитештерүдә чикләүләр булмый.

    Өстәвенә инглиз тукымалары арзанлы Һиндстан тукымаларыннан сыйфат ягыннан күпкә калыша. Һиндстандагыга караганда Англиядә кул белән җитештерү кыйммәткәрәк төшә, һәм арзанлы тукымалар җитештерүне фәкать машиналар ярдәмендә генә оештырырга мөмкин була.

  Механик һәм тукучы Джон Кей, “оча торган соса” уйлап табып, туку станогын камилләштерә. Элек тукучы сосаны җепләр арасыннан үзе үткәрә торган була.  Хәзер соса аяк педале ярдәмендә йөртелә. Бу яңалык туку эшен тизләштерә, ләкин хәзер җеп җитми башлый.  Слайд №

   1765 елда тукучы Джеймс Харгривс механик эрләү җайланмасы уйлап таба, бу җайланмада берьюлы 15-18 орчык эшли. Ул “каба”сын кызының исеме белән  “Дженни” дип атый. Ачулары кабарган һөнәрче иптәшләре шунда ук машинаны ваталар. Харгривс бирешми: җеп эрләү җайланмасы төзүгә акча салучы эшмәкәрне таба. Машина артык кыйммәт тә түгел, төзелеше гади һәм тиз арада бөтен дөньяга тарала. Слайд №

   1767 елда балта остасы Хейс  су белән хәрәкәткә китерелә торган машина уйлап таба.  Бу машина югары җитештерүчән була. Җеп эрләүдәге уңышлар механик туку станокларын барлыкка китерә. Слайд №

   1785 елда Эдмунд Картрайтның яңа станогы хезмәт җитештерүчәнлеген 40 мәртәбәгә арттыра.  Эрләүне тизләтү тукучыларга алга таба зур этәргеч ясый.   Шулай итеп, машина ярдәмендә тукыма җитештерүче тулы бер системалар – фабрикалар килеп чыга. Су двигательләреннән файдалану фабрикаларны елга буенда төзүне таләп итә. Ә менә Джеймс Уаттның универсаль пар машинасы фабрикаларны  теләсә кайда салу мөмкинлеген ача.  Пар машинасын уйлап табучының  исемен атау кыен, чөнки аның моделе төрле вакытта төрле илләрдә барлыкка килә.  Беренче пар машинасы моннан ике мең еллар элек  греклы Герон тарафыннан уйлап табыла. Аның ярдәмендә храмның авыр калын ишекләре ачыла. Ләкин бу уйлап табу,  бушка коллар хезмәтен куллану һәм фабрика җитештерүе булмау шартларында онытыла.  Шулай ук рус уйлап табучысы  Иван Ползунов  Д.Уаттан алдарак әлеге машинаны төзи.  Ләкин аның иртә  үлеме нәтиҗәсендә, бу машина белән кызыксынучылар булмый. Крепостной хокуклар яшәгән ул вакыттагы Россиядә әлеге машинаны куллану кирәк дип тапмыйлар.

       Туып килүче сәнәгать өчен  гади, арзанлы һәм куәтле  двигатель таләп ителә. Шуңа күрә Д.Уаттның уйлап табуы бөек кенә түгел, көтелмәгән дә була.  Уатт җайланмасын Ричард Аркрайт куллана. 1769 елда ул беренче тапкыр  эрләү операцияләрен механикалаштыра һәм зур эрләү предприятиесе төзүгә патент ала.

Укучы чыгышы.  Д.Уатт  Гринок дигән шотланд шәһәрендә абруйлы гаиләдә туган.  Ул йомшак һәм еш авыручан бала булып үсә. Уку ягыннан классташларыннан  артка кала.  Бабасы математика һәм диңгездә йөзү сәнгатен укыткан, әтисе уңган эшкуар булган. Джеймста математикага сәләт 13 яшендә күренә.  Ул кызыксынучан, эзләнүчән кеше булып үсә.  Үзенең абыйсында, борынгы телләр өйрәнүче профессорда  кунакта булганда,   химия һәм физика өлкәсендә тәҗрибәләр үткәрә башлый.   Ул  ялгыз гына,  тынычлыкта калып  эшләргә яраткан.  19 яшендә Лондонга килә һәм навигация инструментлары  әзерли торган мастерскойга өйрәнчек булып урнаша. Бер елдан соң,  Глазго университетында мастер – инструментчы булып эшли.  1764елда унивеситет профессоры Уаттка  Ньюкоменның пар машинасы моделен ремотларга куша. Һәм шушы машина белән танышу Уаттны башка, камилләшкәнрәк  машина ясап карау фикеренә этәрә. Эш башлана. Бу вакыйганы Уатт үзе менә ничек итеп искә ала: “1765елның яз ае, шимбә көне иде. Искиткеч матур кояшлы көндә һава суларга һәм йөреп кайтырга дип урамга чыктым. Минем бөтен уйларым  әлеге машина хакында иде. Берникадәр атлагач, миемнән бер фикер йөгереп узды,  10- 15 минуттан соң, нәрсә эшләргә кирәклеге турында күзаллау туды”. Уатт үзенең пар машинасы моделен ясый. Менә шулай һава сулап йөреп кайтырга чыккан җирдән  бар проблема да чишелә.

  XVIII гасыр ахыры башка күренекле вакыйгаларга да бай.  1784 елда металлург Корб – прокат станы, ә Модсли кыру станогын уйлап таба.

  Шушы яңалыклар кертелгәч, кул хезмәтенә көйләнгән мануфактураларга алмашка фабрикалар килә. Фабрикалар төзелү Европа тарихында индустриаль дәвергә нигез сала.

 Нәтиҗә ясау: Фабрика -  яллы эшчеләр хезмәте кулланылган һәм машиналар ярдәмендә җитештерүгә нигезләнгән эре капиталистик предпритятие.  (терминны укып чыгу). Слайд №

  Яңалыкларның  тагын кайсы сәнәгать төрендә барлыкка килүен, укучылар дәреслек текстын укып ачыклый. ( Дәреслек, 245 бит)

Укылган материал буенча әңгәмә.

  1. Эшчеләр тормышында фабрика. Әлеге сорау укытучы сөйләгәндә һәм укучылар белән әңгәмә вакытында ачыла.

  Сәнәгать переворотының  мөһим социаль нәтиҗәләре була. Индустриаль җәмгыятьнең яңа төркемнәре – сәнәгать буржуазиясе һәм яллы эшчеләр  - аермачык күренә башлыйлар. Англия икътисадында эре сәнәгатьчеләрнең  хәле ныгый.  Ә фабрикалар төзелү  эшчеләр хәлен яхшыртамы?  Моның хакында  соңрак үзегез нәтиҗә ясарсыз.

  Еш кына фабрикаларда гаилә белән эшлиләр. Хатын – кызлар -  эрләүче, балалар өзелгән җепнең очын бәйли һәм чүп чарны җыештыра. Ирләр дә шунда ук, алар җеп эрли яки машиналарын ремонтлый.  Фабрикалар гаиләне таркатмый, ләкин аның тормышын үзгәртә. Беренче мәртәбә тарихта  эш сәгатенең  төгәл вакыты билгеләнә. Дүшәмбедән шимбәгә кадәр фабрика чаңы яңгырый, эш көне иртәнге 6 да яки 7 дә башлана. Эшчеләр авыр шартларда яшиләр. Фабрика хуҗаларның бик азы гына, мәсәлән, Ричард Аркрайт, алар өчен йортлар төзи.  Фабрикаларга терәлеп салынган яңа эшче шәһәрчекләрдә гаилә иске зур йортттан 1-2 бүлмәне арендага ала яки алдакчы подрядчылар төзегән арзанлы, юка стеналы, дымлы идәнле  бер йортны сайлый.

  Күпчелек предприятие хуҗалары  фабрикаларда кырыс  тәртипләр булдыру кирәк дип саный. Соңга калган өчен, әшәке сүз әйткән яки пычрак йөргән өчен зур штрафлар салына, хуҗалар эшчеләрнең яшәү шартларын җиңеләйтү турында уйлап та карамыйлар. Югарыда телгә алынган фабрика хуҗасы Аркрайт арзан аренда хакына эшчеләренә җир кишәрлеге бүлеп бирә, ә премия буларак эшчеләргә  савым сыеры бүләк итә.  Ул якшәмбе мәктәпләре дә оештырган.  Ләкин андый хуҗалар бик сирәк очрый.

  Фабрика хуҗаларының кайберләре һөнәрче ярдәмчеләре итеп арзанлы эш көче – балаларны да файдаланган.  Еш кына алар ятим балалар яки ярлыларга ярдәм итү оешмалары тәкъдим иткән ярлы балалары булган.  Балаларны фабрикага озатып, мәхәллә акчаны янга калдырган.  Мондый ятимнәр язмышына кырыс мөнәсәбәт,  ярым ач яшәү, көч җитмәслек эш туры килгән. Балалар 5 -8 яштән эшләгәннәр.

    Фабрикаларда эшчеләрнең сәламәтлеген  һәм хезмәтен саклау эше бөтенләй булмаган.    

  Үзегезне  фабрикаларда  эшчеләр хезмәтен оештыру белән кызыксынучы инглиз журналисты дип күз алдына китерегез.   Сезгә  еш кына   әлеге мәсьәләгә кагылышлы  төрле документлар  һәм статьялар  җибәреп торалар. Менә бүген дә   пакетлар  китерделәр.  (укучылар әзерләп килгән мәгълүматлар тыңлана)

                             Аноним   шикаять

     Минем кайнар тирем, авыр хезмәтем

     Бары шикаятьләргә генә илтә.

    Өметсезлектән каргыйм ул көнне –

      Бу дөньяга нигә  килдем икән?!

     Бер шиллинг  саклый алмыймын!

     Ахры, гүргә хәерче булып ятармын...

 Үз укучыларына  фабрика эшчеләренең  тормыш  шартлары  хакында  хәбәр итүче  “Джентельменнар  журналы”ннан  (1782 ел)  бер өзек.

  “Алар шахталарда һәм рудниклардагы  зарарлы газлардан  тончыга  яки металл,  май, порошок.. эшкәрткәндә күтәрелгән  агулы парлардан сәламәтлеген    югалта.   Фабрикаларда  алар инде   бер аяклары белән гүрдә  торган сукырлар, аксаклар, вакытыннан элек картайганнар, астматиклар һәм гарипләнгән инвалидлар  яки ярыминвалидларның  аяныч галереясын тудыралар...”

Ә менә  фабрикада эшләүче  балалар  хакындагы хәбәрләр.

     “Иртәдән төнгә  кадәр  фабрикада камчы чылавы яңгырап тора,  аны өйрәнчекләрнең  аз гына гаебе өчен генә түгел , ә балалар ару –талудан  йокымсырый  башлаганда уятып,  эшләрлек хәлдә тоту өчен дә  файдаланалар...  Әгәр бу вәхшилекләрнең   корбаннары качарга теләсә,  аларның  аякларына богаулар киертәләр.

    ...Кансыз һәм  сәлперәйгән йөзләр, тәбәнәк буй, күпергән корсак... кәкрәйгән умыртка;  аяк –куллары рахиттан яки машиналарда эшләгәндә һәлакәткә эләгеп  гарипләнгән.”

              Алдарак  фабриканың үзен сүрәтләгән  хат китерелә.

   Файдаланылмаган урын калдырмас өчен, фабрикаларны берничә катлы һәм мөмкин кадәр  тәбәнәк итеп  төзергә тырышалар.  Фабрика бүлмәләренең  күбесе машиналар белән тутырылган.  Монда көне – төне  эш тукталмый.  Шуңа күрә бик күп шәм яндырыла,  ә вентиляция өчен  берни эшләнми.

Нәтиҗә ясау.

  1. Луддитлар хәрәкәте. (Укытучы сөйли)

  Яңа тормыш тәртипләрен һәм хезмәт шартларын эшчеләр һәрвакыт баш иеп кабул итмәгәннәр.  Сәнәгать революциясе шартларында аларны хуҗалар башбаштаклыгыннан яклаучы законнар булмаган. Һәм эшчеләр үз  чараларын кулланып протест белдергәннәр.  Эшче халыкның үзаңы да үсә барган. Сәнәгать үзгәрешләренә кадәр  эшче үзе өчен эшләгән, хәзер алар ялланып эшли. Хуҗалар саны кими, әмма эшчеләр саны арта бара.  Бар кешегә дә эш урыннары җитми.

   Сәнәгать революциясе барышында  эшчеләрнең беренче күмәк чыгышы – машина ватучылар хәрәкәте була. Бу елларда эш хаклары кими, эшсезлек арта. Күпчелек эшчеләр үз бәхетсезлекләренең сәбәбен машиналардан күргәннәр.  Иң киң машина ватучылар хәрәкәте  1811-1813 елларда була. Анда катнашучылар үзләрен луддитлар дип атаганнар – бу исем беренче булып үз машинасын  җимергән Нед Лудд белән бәйле. Эшчеләрнең “Нед Лудд кебек эшләргә” ,  ягъни машиналарны ватарга  дигән әйтеме дә булган. Шуннан луддизм – машина ватучылар  хәрәкәте  чыккан. Слайд №

  Замандашлар Хорбери шәһәрчегендәге вакыйгаларны менә ничек тасвирлыйлар: “Төнге 12 ләр тиәсендә Фостер фабрикасын маскалар кигән һәм коралланган кешеләр төркеме әйләндереп алды. Алар цехларга үтеп керде һәм бар нәрсәне җимерде: машиналар вак кисәкләргә таралды, җепләр юк ителде, тәрәзәләр коелып төште. Аннан соң алар фабрика хуҗасының өенә юнәлде. Ишекләрне ватып бүлмәгә керделәр һәм коты алынган хуҗадан  фабрика бинасының ачкычларын бирүен таләп иттеләр. Гаиләдәге ике кешене бәйләп идәнгә ташладылар ,  калганнарга үзләре белән алып киттеләр. Барлык машиналарны да ватып бетергәч, луддитлар барлык корылмаларны  яндырдылар һәм юкка чыктылар”

  Бер фабрика хуҗасы болай сөйләгән: “Эшчеләр миңа шулкадәр ачулы иделәр, машиналарны һәм фабриканы саклар өчен, һәр төнне коралланган каравыл тотарга мәҗбүр идем. Мин беркайчан да өемнән ялгыз чыгарга җөръәт итмәдем, көндез чыкканда үзем белән корылган пистолетлар ала идем”.

   Котлары очкан завод, фабрика хуҗалары парламенттан ярдәм сорарга мәҗбүр булганнар. Һәм машина бозган өчен үлем җәзасы бирергә дигән  закон кабул ителгән.  40 луддит җәзалап үтерелгән. Бөек инглиз шагыйре Джордж Байрон  ачынып язган:

Сәер түгелме: безгә ачлык төсендә

Кунак килсә, ярлының сыкравы яңарса, -

Машина җимергән өчен сөякләр сындырыла,

Һәм тормышның бәясе оектан да арзан.

 Икътисадчы галим  Адам Смитның  1776 елда ук язылган статьясыннан бер өзек:  

   “Күпчелек өлеше  ярлылык  һәм хәерчелек  хәлендә яшәгән җәмгыятьне  алдынгы дип әйтеп булмый. Өстәвенә, гаделлек буенча  да үз җәмгыятен  тукландырып,  киендереп,  аңа торак җиткереп торучылар,  шулай ук  үз хезмәт җимешләреннән  азык, кием һәм торакка  булган ихтыяҗларын  канәгатьләндерерлек  өлеш алырга тиешләр”.

  Нәтиҗә ясау. Инглиз халкы авыл хуҗалыгында һәм техникада алгарыш өчен, сәүдә буенча беренчелекне тотуы өчен  кыйммәт бәя түләгән.  

   Белемнәрне ныгыту.

  Дәрес башында бирелгән проблема буенча нәтиҗә ясау һәм гомумиләштерү.

  1. Карта белән эш. Атлас буенча Англиядәге сәнәгать үзәге булган шәһәрләрне табып әйтергә.

  1.  Һөнәрчелек, мануфактура һәм фабриканың төп билгеләрен ачыкларга.

    Бер укучы тактада, калганнар урыннарында таратма материалда эшли.

Төп билгеләр

Һөнәрчелек

Капиталистик мануфактура

Фабрика

Җитештерү күләме (эре, вак)

Эш характеры

(кул хезмәте, машина куллану)

Хезмәт бүленеше (бар, юк)

Яллы эшче кул хеэмәте куллану күләме (бик көчле, уртача, азрак)

 

Эш тәмамлангач, тикшереп чыгу һәм нәтиҗә ясау.

  1. Шифровка уены.  Бирелгән аңлатмадагы  хәрефләр буталган . Бирем – сүзне дөрес итеп укырга һәм аңлатмасын әйтергә.

Рафбаки , дулмизд.

  1. Реставрация. Укучылар бирелгән аңлатмалардагы  төшеп калган хәрефләрне  тулыландыралар.  Аңлатманы  әйтергә.

А- г- р- р  р- во-юц-я, сә-ә-ат-  п-ре-ор-ты.

Дәрескә йомгак ясау һәм билгеләр кую.

Өй эше.

1. Индивидуаль бирем.(берничә укучы)

  -  Укучылар, безнең киләсе дәрес темасы  “Бәйсезлек өчен көрәш һәм АКШ төзелү”. Шәхесләр турында мәгълүмат әзерләп килергә.(1 укучы)

2. Параграф  27. Сорауларга җавап әзерләргә. Терминнарны кабатларга.Түбәндәге проблемалы сорауга киңәйтелгән формада җавап әзерләп килергә. Контурлы картада эш.

                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок истории в 7 классе "Дворцовые перевороты XVIII века".

Урок разработан в соответствии рабочей программы, предметная линия учебников А.А. Данилова, Л.г. Косулиной. В итоге изучения данной темы ученики должны: называть события, определяемые историками как д...

Презентация к уроку истории в 7 классе "Дворцовые перевороты"

Презентация к уроку истории в 7 классе составлена к учебнику А.А. Данилова, Л.Г. Косулина п.20-21 "Дворцовые перевороты". Данная презентация содержит учебную таблицу, портреты и краткое описание деяте...

методическая разработка урока истории в 7 классе "Дворцовые перевороты"

Разработка урока учителя истории и обществознания МБОУ СОШ с. Устиновка Чекашкиной Натальи НиколаевныИстория России. 7 классТема урока:     Дворцовые перевороты.Цель урока: познако...

план-конспект урока истории в 7 классе " Дворцовые перевороты"

план-конспект урока истории в 7 классе " Дворцовые перевороты".Урок изучения нового материала с применением технологии проблемного обучения.По данному уроку проведен мастер-класс в рамках шк...

Урок по истории на тему: "Дворцовые перевороты".

Урок для 8 класса с использованием компьютерных технологий....

План-конспект урока "Внешняя политика в Эпоху дворцовых переворотов" 8 класс

Материал содержит технологическую карту урока, план и конспект урока. На уроке изучаются основные напревления внешней политики в данный период....

Урок-обобщение по теме: Эпоха дворцовых переворотов

Урок-обобщение по теме: Эпоха дворцовых переворотов...