Тарих атналыгыннан бер чара.
план-конспект по истории

Хайруллин Ринат Миннегаянович

Мероприятие проводится как внеклассное, общешкольное

Скачать:


Предварительный просмотр:

         Тарих атналыгыннан бер чара.

Тарих фәнен укытуның төп проблемаларының берсе – материалның күплеге, ә бирелгән сәгатьнең азлыгыдыр, минемчә. Бу бигрәктә чыгарылыш классларда сизелә. Кайбер материалны дәрестә биреп тә бетереп булмаска мөмкин. Мондый очракта укытучыга дәрестән тыш чаралар ярдәмгә килә.

    Һәр уку елында мәктәбебездә тарих атналыгы уза. Әлеге чарага укытучы да, укучылар да ныклап әзерләнәләр. Атнаның һәр көнендә укучыларны җәлеп итәрлек, аларга файдалы булырлык чаралар үткәрүне планлаштырабыз. Шундый чараларның берсен – ярдәмчел тарихи дисциплиналарга багышланганын журнал  укучыларга да тәкъдим итәм.

Максатлр:

1. Укучыларда ярдәмче  тарихи дисциплиналар һәм дөрес тарихи мәгълумат алуда аларның роле  турында күзаллау формалаштыру.

2. Укучыларның тарихи дисциплиналар белән кызыксынуларын

үстерү..

3. Предмет буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен активлаштыру.

4.Логик фикерләү, күзаллау, проблемалы мәсьәләләр чишү, тарихи чыганак белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

5. Үз ватаныңның тарихи узганына, кешелекнең мәдәни мирасына хөрмәт белән карау тәрбияләү.

Укытучы.

Беренче дәресләрендә үк без кешелекнең үзганын өйрәнүче тарих  фәне белемнәрне язма, матди, телдән дип бүленүче тарихи чыганакларны өйрәнү аша ала дип сөйләшкән идек. Табылган тарихи чыганакны дөрес итеп өйрәнү өчен ярдәмче тарихи дисциплиналар бирә торган махсус белемнәр кирәк.

сфрагистика          нумизматика              геральдика

                                                                                            палеография

                                                                                                      дипломатика

эпиграфика

                                                                                                     метрология

 хронология  

                                                                                                        генеалогия

                         ономастика                                                      бонистика

                               кодикология                     археология

                                                            тарихи география

Аларның һәркайсының үз тикшернү өлкәсе бар. Әйдәгез алар белән якыннанрак танышыйк.

Палеография –  кулъязма һәм басма чыганакларның тышкы билгеләрен, язу материалын, хәрефләр язылышын, сәнгати бизәлешен өйрәнә.

Хронология –  вакыйгалар эзлеклелеген өйрәнә

Метрология –   төрле чорлардагы озынлык, авырлык, мәйдан, күләм үлчәү алымнарын, аларның бүгенге үлчәү системасына чагыштырмасын өйрәнә.

Сфрагистика –   мөһерләр турындагы фән.

Геральдика –      герблар турындагы фән.

Археология –     кешелекнең тарихи узганын матди чыганаклар буенча өйрәнә.

Генеалогия –      гаиләләр һәм туганлык элемтәләре мәсьәләләре, шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнә.

Ономастика – атамаларның килеп чыгышын өйрәнә.

Дипломатика –  актлар һәм официаль документларның эчтәлеген өйрәнә.

Эпиграфика –     таш һәм метал өслекләрдәге язуларны өйрәнә.

Кодикология –  китап күчереп язучыларның социаль һәм профессиналь составын, китапларның таралу юлларын өйрәнү белән шөгыльләнә

Бонистика –       кәгазъ акчалар тарихын өйрәнә.

Нумизматика –  тимер акчалар, алардагы язулар, акча әйләнеше белән шөгыльләнә

Тарихи география -–  борынгы кешеләрнең кайларда яшәүләре, борынгы дәүләтләрнең чикләренең үзгәрү географиясе, борынгы шәһәрләрнең кайларда барлыкка килүе турында хәбәр итә.

    Хәзер без аларның кайберләре  белән якыннанрак танышырбыз.

1. ПАЛЕОГРАФИЯ БУЕНЧА БИРЕМ:

Кроссворд

1

Б

А

Л

Ч

Ы

1К

2

Е

Ф

Ә

К

3

П

Е

Р

Г

А

М

Е

Н

Т

4

Т

А

Ш

5

К

У

Л

Ъ

Я

З

М

А

Ь

Горизонтальбуенча:

1.Чөй язу белән нинди материалга язганнар7

2. Бүген аннан затлы күлмәкләр тегәләр, кайчандыр Борынгы көнчыгыш илләрендә аңа тушь белән язганнар.

3. Бозау тиресеннән ясалган язу материалы.

4. Иң борынгы һәм нык язу материалы.

5. Палеграфларның өйрәнү объекты.

Вертикаль буенча:

1.Иң киң таралган язу материалы.

2. ХРОНОЛОГИЯ БУЕНЧА БИРЕМ:

 - Сез инде төрле дәүләтләрдә еллар исәбен төрлечә алып баруларын беләсез. Борынгы Мисырда һәр фараоннан башлап яңа исәп башлаганнар. Борынгы Римда ел исәбе Римга нигез салганнан башланган. Борынгы греклар еллар исәбен олимпия уеннары буенча алып барганнар. Руста ел исәбен 17 нче гасыр ахырына кадәр дөнья яратылганнан башлап алып барганнар. Без сезнең белән ел исәбен Иисус Христос туган көннән алып барабыз. Әйдәгез төрле ел исәбен алып бару системаларын тәңгәлләштереп карыйк.

  1. Хәзер ничәнче ел? (Б.э.2012 е.) Хәзер ничәнче гасыр?
  2. Римга ничәнче елда нигез салынган? (б.э.к.753 е..) Ул ничәнче гасыр була?
  3. Римга ничә яшь?(2012+753=2765)
  4. Иисус Христосның Рим хакимияте астында булган Фалыстенда тууы билгеле. Ул Римга нигез салынып ничә ел узгач туган? (753 е .)
  5. Беренче олимпия уеннары ничәнче елда уза? (Б.э.к.776 е.)
  6. Римга нигез салыну моментына олимпия ярышлары ничә тапкыр узган? ((776-753)/4=5 калдык.3)
  7. Бөек Петр вакытында дөнья яратылганнан 7208 нче елдан Иисус Христос туганнан соң 1700нче ел килә. Исәпләгез, И.Христос дөнья яратылганнан соң ничәнче елда туа ? (5508е.)
  8. Руста христиан дине 988нче елда кабул ителә.Әлеге вакыйга Римга нигез салынганнан соң ничәнче елда була? (753+988=1741е). Ә дөнья яратылганнан соң? (5508+988=6496е).

3. ГЕРАЛЬДИКА БУЕНЧА БИРЕМ:

-Әлеге рәсемнәрдә Казан губернасының кайсы өяз шәһәрләре герблары? Һәркайсындагы сүрәт нәрсәне аңлата?

F:\emblem (1).gifF:\9723141.jpggerb-mamadish.png

Әлеге Герб Мамадыш өязе Гербы. Тасвирламасы болай булган:  яшел кыр рәвешендәге җирлектә ике көмеш урак уртасына урнаштырылган алтын башаклар бу төбәкнең икмәккә бай булуына ишәрә.  Щитның югары өлешендәге ак кырда урнаштырылган алтын таҗ кидерелгән кызыл канатлы кара елан  Мамадышның Казан губернасына керүен белдерә.

Ә безнең илнең гербы нәрсәне символлаштыра?

Россия Федерациясе Гербы.

4. ГЕНЕАЛОГИЯ БУЕНЧА БИРЕМ:

Генеалогия шәҗәрәләр төзү белән дә шөгыльләнә. Шәҗәрә – гарәпчә агач дигән мәгънәгә ия. Ул агач ботаклары  кебек тармакланып киткән нәсел тәртибен барларга, күзалларга ярдәм итә. Борынгылар һәркем үзенең 7 буын бабасын белергә тиеш, дип васыять иткән безгә. Тарихны, үз туганнарыңны онытмау саваплы эш. Ә сез ничә буыныгызны беләсез? Әйдәгез хәзер үз шәҗәрәгезне төзеп карагыз әле.

5. ОНОМАСТИКА БУЕНЧА БИРЕМ:

Алтын базы, Хәлмәкәй, Караавыл, Шахта урамы, Аккош тавы, Кызыл Яр, Имән күпер...       Болар -  безнең төбәк белән бәйле атамалар. Әйдәгез әле, аларның килеп чыгышлары, һәм ни өчен шул урыннарның шулай аталулары белән  танышыйк.

Укучылар  әлеге атамаларга бәйле булган үзләре белгән риаятьләрне сөйлиләр.

   Укучылвр белән әлеге атамалар барлыкка килүнең  фәнни версиясе дә тикшерелә.

6.  МЕТРОЛОГИЯ БУЕНЧА БИРЕМ:

Кечерәк кисемтәләрне бик борынгыдан бирле кеше гәүдәсенең кайбер өлешләренә бәйләп үлчәгәннәр. Бу-терсәктән бармак очларына кадәр кул озынлыгы. Бармаклар киңлеге,  уч киңлеге, аяк табаны озынлыгы һ.б. Алар озынлык үлчәү берәмлекләренең иң борынгыларыннан саналалар.

     Чыннан да,  әгәр ераклыкларны үлчәгәндә кешенең сизү органнары (күрү, ишетү) файдаланылса, иң гади көндәлек кирәк-яракны эшләгәндә (хезмәт кораллары, торак, кием-салым) кеше үз гәүдәсе  өлешләре- кул, аяк табаны, бармаклар озынлыгы һ.б. белән үлчәп караган.

      Бүгенге көндә дә  әле төрле әйберләрнең һәм суның биеклеген, тирәнлеген билгеләгәндә үзенә бер төрле зурлыклар киң кулланыла: “билдән”, “күкрәктән” һ.б., ягъни кешенең буе үлчәнә торган объект белән чагыштырып карала. “кеше буе” (агач), “тездән су” һ.б.

      Татарларда борын-борыннан килгән түбәндәге үлчәү берәмлекләре бар:

бер кул (беләк) буе-кул озынлыгы ( бармак очларыннан иңбашына кадәр ара);

терсәк буе – терсәк озынлыгы (терсәк буыныннан кулга кадәрге ара);

тулы терсәк – терсәк  буыныннан урта бармак очына кадәрге ара;

зур тулы терсәк – терсәк буыныннан урта бармак очына кадәрге араны ике тапкыр кабатлау;

ким терсәк – терсәк буыныннан йодрыклаган кулга кадәрге ара;

кул яссуы – уч яки биш бармак киңлеге;

бер яссу, ике яссу – бер уч, ике уч киңлеге;

бер илле, бармак иллесе – бармак калынлыгы;

ике илле, өч илле, дүрт илле, биш илле – бер, ике, өч, дүрт, биш бармак калынлыгы;

бер яссу да, бер илле – уч киңлеге һәм бер бармак калынлыгы һ.б.;

бармак буе – бармак озынлыгы;

ярты бармак озынлыгы – ярты бармак озынлыгы.

Шәрык илләрендә тагын “патша терсәге” дигән берәмлек тә кулланылган. Ул шушы дәүләтнең эчке сәүдәсендә рәсми танылган озынлык үлчәү берәмлеге булган.

    Борынгы Руста чакрым (верста) озынлыкны үлчәү өчен кулланылган берәмлекләр арасында иң зурысы булган. Ул 500 саженны үз эченә алган.

Әгәр дә саженның кеше буеннан бәйле икәнен исәпкә алсак, һәр кешенең үз сажены килеп чыга. (Бер сажен – як-якка җәелгән кулларның бармак очларындагы ара, якынча 2,13 м.). Ә мондый үлчәү системасы белән исәпләү ярыйсы гына уңайсыз булган. Шуңа да кешелә метр, см., дм., белән үлчәүгә күчкәннәр, алар кешенең кул озынлыгыннан бәйле түгел бит. Әйдәгез бер чакрымны метрларда исәпләп карыйк.(500*2,13=1065м.=1,065 км.)

7.  НУМИЗМАТИКА БУЕНЧА БИРЕМ:

 Динар – гарәп акча берәмлеге. Гарәпчә “динар” римлыларның көмеш акчалары “денарий”дан килеп чыккан (денарий – латинча “унарлап” дигәнне аңлата). Билгеле булганча, динар – мөселман Шәрыгында XII гасырда гарәпләр тарафыннан кертеогән алтын тәңкә. Динар – исәпләү берәмлеге булып торган һәм акча системасында алтын, көмешнең күләм чагыштырмасын күрсәткән.

     Пул дип төркиләр бакыр акчаларны гомумиләштереп  әйткәннәр. Аларның авырлыгына да, кыйммәтенә дә өстенлек бирелмәгән. Ул теге яки бу акчаның бакыр булуын аңлаткан. Моны язма чыганаклар да раслыйлар. Бакыр акча исеме буларак “пул” сүзе Себердә һәм Иранда кулланыла.

Тәңкә (“тәңгерек” – түгәрәк дигән сүздән) дип XIV-XVI гасырларда Идел буе халыклары арасында таралган төп көмеш акчаны атаганнар. Авырлыгы  ягыннан алар һәрчак үзгәреп торган. Урта Азиядә, мәсәлән, XX гасырга кадәр 3,25 граммлы көмеш акчаны тәңкә дип атаганнар. Руська азрак үзгәртелгән рәвештә (“деньга“) вак акча мәгънәсендә кереп киткән.

Алтын – болгарларда  акча исәпләү берәмлеге булып йргән. Ул русларда да шундый ук мәгънәгә ия булган. Алтын – 6 теньгага (Мәскәү акчасы) 3 нократка (тиенгә) бәрабәр. Йөз алтын өч сумга тигез булган.

Көмеш тиеннәр өчен “тиен”, “нократ” терминнары кулланылган. Нократ – фарсыча “көмеш” дигән сүз.

Рус акча берәмлеге ”рубль”нең, “копейка”ның килеп чыгышын аңлатыгыз. “Сезнең авылның кызлары

Бишесе бер барнаул” – дип шаяртып җырлаганда нәрсәне күздә тотканнар? (“Барнаул ”- русларның өч тиенлек бакыр акчасы).

ЙОМГАК.

  Ә хәзер, әйдәгез нәтиҗәләр ясыйк:

  • Без бүген нәрсә турында сөйләштек7
  • Үзегез өчен нинди яңалыклар ачтыгыз?
  • Кайсы фәннәр сезне ныграк кызыксындырды?
  • Тарих буенча тагын яңа фактлар беләсегез киләме7
  • Тарих фәненә карата карашыгыз үзгәрдеме?

Шуның белән бүгенге дәрестән соң чарабыз тәмам. Активлыгыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт.

Ринат Хәйруллин, Мамадыш районы, Урта Кирмән гомүми урта белем биоү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

gerb-mamadish.png


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мавыктыргыч тарих фәне

Максат:1.Борынгы заман тарихы һәм урта гасырлар тарихы буенча укучыларның белемнәрен ныгыту.2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.3.Тарих дәресләренә кызыксыну ...

Казан арты тарих-этнография музее

Арча музейлар ягы. Яңа ачылган Казан арты тарих-этнография музееннанкүренешләр. Музейга рәхим итегез....

"Эллада аллалары һәм геройлары" темасына 5сыйныфта тарих дәресенең план- конспекты:

Дәреслек:  Борынгы заман тарихы. Ф.А.Михайловский. Дәрескә презентация бар....

"Эллада аллалары һәм геройлары" темасына 5 сыйныфта тарих дәресенә презентация

Дәреслек:  Борынгы заман тарихы. Ф.А.Михайловский, 5 класс...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

милләтара дуслыкка багышланган тәрбияви чара.

Милләт-тәшләребезгә карата хөрмәт дуслык тәрбияләү....

Беҙҙең тарих ҡылыс менән яҙылған, Беҙҙең тарих күңелдәргә уйылған. (Ғайса Хөсәйеновтың “Ҡанлы илле биш” романынан “Туйгилдене яндырыу” бүлеге һәм Мәрйәм Бураҡаеваның “Киҫәкбикә” хикәйәһе буйынса).

ldquo;Халыҡ тарихы –ул уның автобиографияһы. Кеше үҙенең автобиографияһын нисек белгән шикелле,туған халҡының автобиографияһын да белергә тейеш” –тип яҙа Ғайса Хөсәйенов “Торм...