ГабдуллаТукай әсәрләренә иллюстрация ясау.
методическая разработка по изобразительному искусству (изо) по теме

Исламгалиева Розалия Фоатовна

3 нче сыйныфта  рәсем  дәресендә ГабдуллаТукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадык. Дәрестә "Татармультфильм" берләшмәсе чыгарган мультфильмнарны да кулландык. Балаларга бик ошады.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_eshkrtmse._islamgalieva_r.f.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН   РЕСПУБЛИКАСЫ   ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ  

“КҮҢГӘР УРТА МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЫ

Сынлы сәнгать дәресеннән дәрес эшкәртмәсе

 Тема: «Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрация ясау»

3 сыйныф

Әзерләде:

рәсем һәм сынлы сәнгать укытучысы

Исламгалиева Розалия Фоатовна

Күңгәр, 2013 ел.

Тема: ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕНӘ ИЛЛЮСТРАЦИЯ ЯСАУ 

Максат: Балаларны әсәрләргә иллюстрацияләр ясарга өйрәтү. Иҗади сәләт-ләрен һәм сөйләмнәрен үстерү. Г.Тукай  иҗатына ,  татар телендәге мультфильмнарны карарга кызыксыну уяту. Милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

        

Бурычлар:

Белем бирү:

  1. Укучыларның  шагыйрь  Г. Тукай әсәрләре буенча белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү.;
  2. "Иллюстрация" төшенчәсенә аңлатма бирү;
  3. Мөстәкыйль иллюстрация ясау өчен сюжет сайлау һәм аны ясау;
  4. Горизонт сызыгын дөрес итеп билгели белү, рәсемдә  композиция үзәген билгели алу.

Үстерелешле:

  1. укучыларның иҗади  эшләүләрен үстерү;
  2. Укучыларның төс белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
  3. Игътибарлылыкны үстерү;
  4. Хәтерне ныгыту.

Тәрбияви:

  1. Габдулла Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау:

  1. Әдәбият:
  1. С.Б. Дроздова «Поурочные  планы по изобразительному искусству (под редакцией Б. М. Неменского)»;
  2. Габдулла Тукай шигырьләре.
  1. Күгәзмәлелек:
  1. “Бала белән күбәләк” мультфильмы.
  2. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр.
  3. Рәссамнар картиналарыннан репродукцияләр.
  4. Дәрескә презентация.
  5. Укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә.
  1. Музыка:
  1. “Бала белән күбәләк” җырына аудиоязма.
  1. Укучылар өчен:
  1. Альбом бите;
  2. карандаш  һәм бетергеч;
  3. акварель буяулар, пумалалар, палитра, су.
  1. Техник чаралар:
  1. Проектор, компьютер.

         

Дәрес барышы

I. Дәреснең оештыру моменты.

Дәрескә эш урыннарының әзерлеген тикшерү.

Хәерле көн укучылар! Исәнмесез.

- Кәефләрегез ничек? (яхшы)

- Бик яхшы. Менә шушы яхшы кәефләребез дәрес ахырына кадәр җитсен өчен, әйдәгез, бер-беребезгә яхшы теләкләр телик әле. Мин башлыйм , сез дәвам итәрсез. Рәсим, син  бик тырыш укучы.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар, без бәләкәй чакта әниләребез һәм әтиләребез, әбиләребез һәм ба-байларыбыз безгә әкиятләр сөйләгән. Ә инде зуррак үскәч, алар безгә матур тышлы , бик матур итеп рәсемнәр белән бизәлгән  китаплар бүләк иткәннәр.

 Әйдәгез, менә бу шигырьдән бер өзек тыңлап үтик әле.

Укытучы шигырьдән өзек укый.:

Яратабыз «Туган тел»не,

«Шүрәле», «Су анасы»н.

Без Тукайлар нәселеннән

Без бит татар баласы.

 - Укучылар, сүз кем турында бара? (Габдулла Тукай турында.)

-Бик  дөрес, балалар. Бу китаплар арасында, әлбәттә, Габдулла абый Тукаевның да китаплары булгандыр.

 - Сез Габдулла Тукайның әсәрләрен беләсезме икән. Тикшереп карыйк әле.

1. И куян, куркак куян, йомшак куян,

Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан? ( “Куркак  Куян”)

2. Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,

Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра. (“Шүрәле”)

3. Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда (“Бала белән күбәләк”)

4.Иң элек бу  тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.(“Туган тел”).

- Минем күрүем буенча, сез Тукай әсәрләрен беләсез икән. Китаплар безгә ки-леп җиткәнче алар өч Оста кулыннан үтә. Беренче Оста  - ул Төзүче. Ул китап-ның формасын төзи, уйлап чыгара.Сурәтләү Остасы китапка иллюстрацияләр ясый, ә Бизәү Остасы китапның тышлыгын матурлый, кайбер хәрефләрне матурлап язарга ярдәм итә.

Сүзлек белән эш.

- Укучылар, яңа сүз белән очраштык. Нәрсә әле ул иллюстрация?

- Әйе, дөрес. Иллюстрация ул  әсәрнең эчтәлегенә карата ясалган рәсем.

- Ә менә кайсы китапларны укырга күңеллерәк: иллюстрацияленеме, әллә ил-люстрацияләрсезме?

- Китаплар өчен рәсем ясаучы рәссамнарны иллюстраторлар дип атыйлар.

III. Рәссам – иллюстраторлар турында әңгәмә.

- Рәссам, әсәргә иллюстрация ясарга керешкәнче, материал туплый, аннары эскиз (сүз тактага языла) ясый. Ул аларда әкият геройларын, вакыйгалар барган урыннарны сурәтләп бирергә тырыша.

 - Ә менә сезнең заман балаларына, укучылар, “Татармультфильм” берләшмәсе  татар телендә матур - матур мультфильмнар төшергәннәр. Аларның кайберләре татар халкының бөек шагыйре ГабдуллаТукай әсәрләренә буенча төшерелгән. Бу мультфильмнар безне шулай ук татар халык әкиятләре белән дә таныштыра. Әлеге мультфильмнарны эшләгәндә рәссам – иллюстраторлар да күп көч куйган. Ә хәзер әйдәгез, Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре буенча төшерелгән мультфильмны карыйк. Бик игътибар белән карагыз, соңыннан без дә сезнең белән бу шигырьгә иллюстрация ясап карарбыз.

Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре буенча төшерелгән мультфильмны карау.

IV. Мультфильм сюжеты буенча әңгәмә.

- Сезгә мультфильм ошадымы?

- Бу мультфильм безне нәрсәгә өйрәтә?

- Табигатьтә үз-үзеңне ничек  тотарга кирәк?

- Рәссам – иллюстраторлар нинди төсләргә өстенлек биргәннәр?

- Без дә сезнең белән бүген рәссам – иллюстратор булырбыз. Сезнең белән әле генә караган мультфильм буенча рәсем ясарбыз.

V. Физкультминутка

- Эшкә керешкәнче  бер ял итеп алыйк әле.

Кырлай урманында һаман

Шүрәлеләр бар микән? (Бармаклар  хәрәкәтләнә)

Тук та тук утын кисүче

Былтыр да шунда микән? (утын яру хәрәкәте)

Кәҗә белән сарык һаман

Капчык асып йөриме?  (капчык аскан  хәрәкәт)

Бүреләрне куркытып

Ут янында йөриме?  (бию хәрәкәте)

Су анасының тарагын

Малай урлап качканмы?  (урында йөгерү)

Ә әнисе ул йоклагач

Аны эзләп тапканмы? (әйбер эзләү хәрәкәте).

VI. Мөстәкыйль эш.

Эмоциональ күңел күтәренкелеге булдыру өчен музыка куела.

- Ә хәзер, әйдәгез, эшкә керешик. Сез дә үзегезнең рәсемнәрегездә әкият ясага-ныгызны күрсәтергә тиешсез, ягъни рәсем фантазияле булырга тиеш. Рәсем ясарга тиешле кәгазегезне кирәкле яссылыкта куегыз, горизонт сызыгын, ясый торган героегыз кайда урнашасын билгеләгез. Геройларыгызның зурлыгын күр-сәтегез. Истә тотыгыз: әйбер бездән никадәр еракта булса, ул шулкадәр кечке-нәрәк итеп ясала.(Тактага күбәләк, кеше фигурасы, үләннәр, чәчәкләр ясау өчен схемалар эленә.)  Нинди буяулар кулланырсыз икән?

VI. Ясаган рәсемнәрдән күргәзмә. Йомгаклау.

- Ә хәзер әйдәгез үзебезнең эшләребезне бер- беребезгә күрсәтик.

- Алдыбызга куелган максатка ирештекме?

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады:

Без – “Туган тел”дән туганнар –

Без Тукай оныклары.

                Шәүкәт Галиев.

- Шәүкәт Галиевның сүзләре белән килешәсезме? Габдулла Тукайны, аның әсәрләрен онытмыйбызмы?

- Тукай безгә якын, кадерле, ул һәрчак безнең күңел түребездә.

- Бүген дәрестә барыгыз да тырышып эшләде! Булдырдыгыз! Дәрестә катнашып утыругыз өчен барыгызга да рәхмәт.

Билгеләр кую.

Дәрестән соң эш урынын тәртипкә китерү.

-  Балалар, эш урыннарыгызны тәртипкә китерегез. Сездән соң шөгыльләнергә кергән  укучыларга чиста булып калсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

ДӘРЕСКӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӨРЛӘРЕ

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлауДәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә. Дәрес анализлау берничә тө...

Конспект интегрированного урока ИЗО и музыки в 7 классе "Беседа "Книжная иллюстрация" (иллюстрации художника В.М.Конашевича "Сказки о царе Салтане" А.С.Пушкина). Особенности творчества Н.А.Римскова - Крсакова".

Основная задача уроков ИЗО и музыки в специальной (коррекционной) общеобразовательной школе VIII вида – это коррекция недостатков развития школьн...

Интегрированный урок по ИЗО и музыке в 7 классе по теме:"Беседа на тему "Книжная иллюстрация" (иллюстрации художника В.М.Конашевича "Сказки о царе Салтане" А.С.Пушкина).Особенности творчесства Н.А.Римского- Корсакова"

Основная задача уроков ИЗО и музыки в специальной (коррекционной) общеобразовательной школе VIII вида – это коррекция недостатков развития школьн...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең ГабдуллаТукай иҗатында чагылышы.

Бүгенге көндә җәмгыятьтә барган үзгәрешләр шәхес тәрбияләүгә тискәре тәэсир ясыйлар. Кешеләрдә мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек хисләре баш калка. Шуңа күрә балалар бакчаларында, гаиләдә, мәктәпләрдә бал...