"Городец бизәкләре"
план-конспект урока по изобразительному искусству (изо, 6 класс) на тему

     Борынгы  городец бизәкләрендә чәчәк бәйләмнәре, чәчәк ботаклары, парлы кошлар, парлы ат. Алга таба городец осталары иҗатында агачны сурәтләү барлыкка килгән. Агач образы – тормыш агачы һәм дөнья агачын тасвирлаудан – чәчәк бәйләмнәрен, чәчәк атучы ботакларны  ясауга күчкән. Тирә-юньдәге осталар кухня җиһазлары, агач уенчыкларны, балалар мебельләрен Түбән Новгородта уздырылган ярминкәләрдә сатканнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gorodets_bizeklere.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Городец бизәкләре.

Максат:   Укучыларны городец бизәкләре: “роза, төнбоек, җиләк, төрле төрдәге яфраклар белән таныштыру.

Бурычлар: 1. Сингапур структурасы кулланып городец бизәкләрен ясарга өйрәнү.

                  2. Уйлау, фикерләү, иҗади эшләү сәлатен үстерү, сүз байлыгын тулыландыру.

                  3.  Халык иҗатына  мәхәбәт тәрбияләү.

Дәрес тибы:  яңа белемнәр алу һәм ныгыту.

Җиһазлау: проектор, компьютер, слайд, краска, альбом, кисточка.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. Дәрескә хәзерлекләрен  тикшерү.
  2. Тема һәм максатны хәбәр итү.
  3. Кереш әңгәмә.

 Исәнмесез укучылар!  Кәефләрегез яхшымы?  Бу дәрестә сез алган белемнәрегезне күрсәтерсез, актив булырсыз дип ышанам.

   Без бу дәрестә  ЭЙ АР ГАЙД   структурасын  кулланып  белемнәребезне бәяләрбез. Өстәлдәге конверт  эченнән  карточкаларны алабыз.

( До и после;   башта  һәм  ахырда дигәнне аңлата).

       Дәрес башында укучылар сорауларга яки фикерләргә үзләренең  мөнәсәбәтләрен белдереп, “башта” исемле баганага + яки – билгесе куя.

- Презентация карыйбыз.

2. Презентация карагач, укучылар алган белемнәренә таянып, “ахырда” исемле баганага + яки – билгесе куя.

3. Язылган нәтиҗәләрне чагыштырыйк. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме, килешәсезме? Бер кешедән сорыйм.

(Һәр кешегә дә таблица өләшәм. Таблицага фикерләр-раслаулар язылган.

 

башта

Җөмләләр (Фикерләр)

ахырда

 Городец бизәге ясаганда зәңгәр төс кенә кулланыла.

  Городец бизәге ясаганда зәңгәр, яшел, сары, кызыл, ал, кара, ак төсләр  кулланыла.

Городец бизәгендә түбәндәгеләр сурәтләнә: аю, бүре, суган, чәчәкләр.

  Городец бизәге түбәндәгеләр сурәтләнә: роза, төнбоек, җиләк, яфраклар.

  • Яңа тема белән танышу. Презентация (слайд)

    Городец бизәге – агачка бизәк төшерүнең танылган  традицион  сәнгать кәсепчелеге. Городец – Идел буена урнашкан Түбән Новгород өлкәсендәге шәһәр. 1954 елдан “Городец бизәге” артеле-фабрика. Аның осталары  балалар мебеле,  кухня җиһазлары җыелмалары, агач уенчыклар ясыйлар һәм аларны чәчәкләр, атлар, кошлар рәвешендәге бизәкләр белән бизиләр. 19 гасырның II яртысында   Городец янында яңа сәнгать кәсепчелеге  йон эрләү кабалары бизәү барлыкка килгән. Крестьян өйләренең стенасын бизәү өчен хезмәт итә. Бу халык сәнгатенең чын энҗеләре. Хәзерге көндә бу кабаларны музейларда күрергә мөмкин.

     Борынгы  городец бизәкләрендә чәчәк бәйләмнәре, чәчәк ботаклары, парлы кошлар, парлы ат. Алга таба городец осталары иҗатында агачны сурәтләү барлыкка килгән. Агач образы – тормыш агачы һәм дөнья агачын тасвирлаудан – чәчәк бәйләмнәрен, чәчәк атучы ботакларны  ясауга күчкән. Тирә-юньдәге осталар кухня җиһазлары, агач уенчыкларны. балалар мебельләрен Түбән Новгородта уздырылган ярминкәләрдә сатканнар.

    Городец бизәгенең үзенчәлеге:

  1. Нигез катлам төшерү, төсләр сайлыйбыз.
  • Бизәк төшерү өчен .
  • Ак төс зәңгәр, яшел төсләр .
  • Кара төс.
  • Чуарлык һәм тупас төс юк.
  • Кара ат киң таралган тема.

    Презентацияне карадык. Ә хәзер дәрес башында караган таблицаны тутырып бетерик. Укучылар алган белемнәренә таянып, “ахырда” исемле баганага + яки – билгесе куя.

  Язылган нәтиҗәләрне чагыштырыйк. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме, килешәсезме? Бер кешедән сорыйм.

Городец бизәге төшерүне аңлату.

Практик эш.    Кисточка һәм краска ярдәмендә бизәк төшерү.

Фо бокс синетикс стуруктурасы  ( битне 4 кә бүләбез, эчке почмагын бөклибез, бөкләгән сызыктан маркер белән сызабыз. 4 предмет сайлап алына. Берсе хәрәкәт итәргә тиеш.) алма, самолет, чокыр, кашык. Уртага натюрморт сүзен язам. Җөмлә төзергә кирәк. Натюрморт  алмага ошаган, чөнки   мин..  Диңгез күренеше ручкага ошаган, чөнки   минем минем ручка зәңгәр төстә.

-самолет -  күк йөзенә ошаган.

- кашык - ишкәккә, бастырып куйсаң җилкәнгә ошаган.

 - чокыр - зәңгәр бизәге бар, су салынган.

Укучылар “городец бизәге” дигән сүз белән эш итәләр. Городец бизәге күлмәккә ошаган, чөнки минем шундый чәчәкле күлмәгем бар.

  Йомгаклау өлеше.

Дәрес тәмам. Актив катнашкан барлык укучыларга да рәхмәт. Алар бүген бишле билгесе алалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Практическая работа Графика Городец

Издавна в России развивались ремесла: роспись или резьба по дереву. В Городце - старинном купеческом городе можно найти и то и другое. Данная практическая работа по компьютерной графике познакомит обу...

Народные ремесла России. Городец.

Познакомить учеников с узорами в изделиях мастеров г. Городца и основными этапами росписи.  Сформировать практические умения и навыки рисования с образца....

Урок по изо в 5 классе тема: "ГОРОДЕЦ"

Конспект урока по изо по теме:"Городец"...

Городец. Народные промыслы

Презентация  "Городецкая роспись"...

ГОРОДЕЦ Мастер-класс росписи по дереву

Форма: занятие в виде практической работы  в сочетании с беседой. Цели занятия:·        учить воспитанников применять шаблоны в росписи разделочной д...

Городец-город мастеров.

Презентация о городе Нижегородской области...

Планирование кружков по дополнительному образованию "Проба пера", "Городец", "Экологический", "Лидер"

Календарно-тематическое планирование кружков"Проба пера", "Городец", "Экологический", "Лидер"...