Кристаллические решетки
план-конспект урока по химии (11 класс) по теме

Ганиева Лейсан Фаргатовна

Криссталлик челтәр төрләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khimiya_11_kristallik_cheltrlr.docx23.9 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең максаты: укучыларга кристаллик һәм аморф матдәләр турында аңлату, кристаллик челтәр төрләре белән таныштыру, матдәләрнең төзелеше һәм үзлекләре арасындагы бәйлелек үзенчәлеген ачыклау.

1)Кристаллик һәм аморф матдәләр турындагы белемнәрне тирәнәйтү,матдәләрнең химик бәйләнеш төрләренең  кристаллик челтәр төрләре ясалуга  һәм матдәләрнең үзлекләренә бәйлелеген ачыклау.

2)Кристаллик челтәр төрләре,матдәләрнең физикһәм химик үзлекләре турындагы белемнәрне ныгыту,аларны мөстәкыйль  рәвештә гомумиләштерү һәм системалаштыру.

3) проблемалы  сорауларга җавап биреп укучыларның фәнгә кызыксынуларын үстерү,фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.

Җиһазлар:  Химик  элементларның периодик таблицасы, кристаллик матдәләр, кристаллик челтәр төрләре таблицасы, пластмасса  һәм пыяла үрнәкләре, пластилин, шоколад; проектор, ноутбук, тема буенча презентация.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

Актуальләштерү өлеше, дежур укучыны тыңлау.

2.Алдагы дәресне кабатлау

Өй эшен тикшерү: фронталь әнгәмә үткәрү

-нинди химик бәйләнеш төрләрен беләсез?

-бирелгән матдәләрдәге химик бәйләнешне билгеләргә (карточка биремнәре)

3. Яна дәрес материалын аңлату

Проблемалы сорау:

Түбәндәге фикерләрнең кайсы дөрес?

А. Су һәм кислород гадәти шартларда-сыек хәлдәге матдәләр.

Б.Барлык матдәләр билгеле бер шартларда каты хәлдә була алалар.

1) А дөрес                 3) ике җавап та дөрес

2) Б дөрес                  4) ике җавап та дөрес түгел

(җавап: Б дөрес ,чөнки кислород гадәти шартларда газ хәлендә)

Сорау: Су каты хәлдә була аламы?

Җавап: Әйе,су каты хәлдә була ала, 0 градуста сыек хәлдән бозга әверелә.

Сорау: Кислород каты була аламы?

Җавап: Әйе,  -183 градуста кислород сыек хәлгә күчә, ә -218 градуста зәңгәрсу төстәге кристаллга әверелә.

Сорау: нәрсә ул “коры боз”?

Җавап: углекислый газ каты хәлдә коры боз дип атала (-78 С)

Нәтиҗә: теләсә кайсы матдә   аерым шартларда каты хәлдә була ала.

Укытучы: Каты  матдәләр агрегат хәлдә кристаллардан тора. Кристаллик хәлдәге матдәләргә  без яхшы белгән шикәр комы,аш тозы,боз керә.

Демонстрация:  төрле кристалларны карау.

                             Каты матдәләр

   Кристаллик                                  Аморф

Кристаллның төзелеше нинди? Кристаллик төзелешле матдәләргә  нинди үзлекләр хас?

Каты хәлдә матдәләр, кагыйдә буларак, кисәкчекләре пространствода бары тик периодик рәвештә билгеле бер тәртиптә урнашкан, кристаллик төзелешкә ия булып торалар. Барлык кисәкчекләрне нокталар белән билгеләсәк һәм бу нокталарны кисешеп үтүче туры сызыклар белән тоташтырсак, пространстволы каркас сыман  кристаллик челтәр  барлыкка килә. Кристалларда ионнар, атомнар, молекулалар ныклы бер тәртиптә, билгеле бер ераклыкта  урнаша.

Пространствоның кристалл хасил итүче кисәкчекләр урнашкан нокталары җыелмасы кристаллар челтәре дип атала

Челтәрләрнең төеннәрендә нинди кисәкчек урнашуга бәйле рәвештә  ионлы, атомлы. молекуляр һәм металлик челтәрләр була.

Ионлы кристаллик челтәр.  Мондый челтәрләр ионлы кушылмаларга  хас. Ионлы челтәрләрнең төеннәрендә капма-каршы корылмалы кисәкчекләр –ионнар урнашалар. Андый кушылмаларның типик вәкиле булып тозлар тора. Мәсәлән, натрий хлоридының кристаллик челтәрләре  төеннәрендә натрий ионнары һәм хлорид-ионнар урнашалар.

Атомлы кристаллик челтәр. Атомлы кристаллик челтәрләрнең төеннәрендә узара  ковалент бәйләнешләр белән бәйләнгән аерым атомнар урнашалар. Атомнар, ионлы кебек үк, пространствода  төрлечә урнаша алалар ( алмаз кристаллары –октаэдр формасына, ә графит  кристаллары призма формасына ия).

Молекуляр кристаллик челтәр. Молекуляр кристаллик челтәрләрнең  төеннәрендә поляр булмаган яки поляр молекулалар урнашалар. (мисаллар: неорганик һәм органик матдәләр)

Металлик кристаллик челтәр.Төеннәрендә үзара металлик бәйләнеш бәйләнгән аерым атомнар һәм уңай корылмалы ионнар урнашкан (барлык металлар (Na,Ca,Fe,Al,Cu, Hg тән тыш),эретмәләр

 Сорау: Гади  матдәләргә нинди кристаллик челтәр хас?

Җавап: Гади матдәләр металларга металлик кристаллик челтәр,неметалларга атом һәм молекуляр кристаллик челтәр хас.

Укытучы: элементларның периодик системасыннан элементлар карыйбыз; атомлы һәм молекуляр төзелешле неметалларны атыйбыз.

(җаваплар:С,В,Si атомлы кристаллик челтәр;N,S,O,галогеннар,затлы газлар -молекуляр кристаллик челтәр)

Сорау: Д.И.Менделеевның периодик таблицасына урнашу тәртибе буенча караганда гади матдәләрнең кристаллик челтәрләре нинди булыр?

Җавап  һәм нәтиҗә: IA,IIA,IIIA(В дан тыш) төркемнең элемент-  металларга һәм кургаш,аккургашка, ян төркемчә элементлары  булган металларга металлик кристаллик челтәр хас.

IVA төркемчә неметаллары һәм В элементына атомлы кристаллик челтәр хас; YA,YIA,YIIA, YIIIA  элементларының гади матдәләренә молекуляр кристаллик челтәр хас.

 Матдәләрнең кайбер физик үзлекләренең кристаллик челтәрләрнең төрләренә бәйле.  

Матдәнең  төзелеше билгеле булса, аның үзлекләрен алдан әйтергә мөмкин һәм киресенчә: матдәнең үзлекләре билгеле булса, аның төзелешен белергә була.  

Кристаллик матдәләрдән тыш аморф матдәләр дә бар.Төзелешләрен карасак кисәкчекләр төгәл тәртиптә урнашмаган, кристаллик челтәрле матдәләрдән аермалы буларак, аларның аерым эрү температурасы юк. Җылытканда акрынлап  йомшара, сыек хәлгә килә алалар. Аморф матдәләргә пыяла, пластмасса, балавыз,сумала,шоколад керә.

Аморф матдәләрне демонстрацияләү

4.Белемнәрне ныгыту1.Тест башкару 

        1.Атомлы кристаллик челтәр хас:

     А. алмаз, графит, кремний оксиды

Б. углекислый газ, кремний оксиды,ак фосфор

В. кызыл фосфор, азот, йод

Г. фосфор(V)  оксиды, азот(II) оксиды, алмаз

2.Кальций фторидының кристаллик челтәре:

А. ионлы

Б. атомлы

В. молекуляр

Г. металлик

3.кайсы матдәгә молекуляр челтәрләр  хас:

А.графит

Б.су

В.алмаз

Г.литий

4.Металлик кристаллик челтәрле матдәләр

А.очучан

Б.суда эрүчән

В.электр тогын үткәрә

Г.түбән җылылык үткәрүче һәм начар электр үткәрүче

5.Үзара матдәнең һәм аның кристаллик челтәр тибы туры китерергә

1.NaOH        А.атомлы

2.Fe        Б.молекуляр

3.SiО2        В.ионлы

4.Cl2        Г.металлик

                                    Д.ковалент

2.Кристаллик челтәр төрләре турында таблица тутырып бетерергә

Кристаллик челтәр төрләре

Төеннәрендә урнашкан

Нинди химик бәйләнеш хас

Характерлы физик үзлекләре

Мисаллар

Атомлы

атомнар

 

 

Гади матдә-ләр:

алмаз, графит,бор.

Катлаулы:

 

Молекуляр

молекулалар

 

 

Газлар,

 

Ионлы

ионнар

 

Каты,суда яхшы эри,

 

Металлик

атом һәм ион

 

Ялтыравыклык хас,пластик

 

                                   

5.Йомгаклау.

а) Параграф 3,79бит.,5сорауга җавап.

б) А4 биремнәрен кабатларга

Әтнә муниципаль районы

Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

11нче сыйныфта химиядән дәрес эшкәртмәсе

“Кристаллик челтәр төрләре”

2 нче квалификацион категорияле

химия укытучысы

Ганиева Ләйсән Фәргать кызы

2013ел

Кристаллик челтәр төрләре

Кристаллик челтәр төрләре

Төеннәрендә урнашкан

Нинди химик бәйләнеш хас

Характерлы физик үзлекләре

Мисаллар

Атомлы

атомнар

Ковалент,

нык

Бик каты,нык, суда эреми,авыр эретелүчән

Гади матдә-ләр:

алмаз, графит,бор.

Катлаулы:

Алюминий оксиды,кремний оксиды

Молекуляр

молекулалар

Ковалент,

ныклы түгел

Очучан, җиңел эретелүчән

Газлар,

сыеклыклар, күкерт,ак фосфор,иод, органик матдәләр

Ионлы

ионнар

Ионлы, нык

Каты,суда яхшы эри,эремәләре электр тогын үткәрә, очмаучан

Тозлар,

оксидлар, гидроксид-лар

Металлик

атом һәм ион

Металлик,

ныклыгы төрлечә

Ялтыравыклык хас,пластик,чүкелүчән,җылы һәм электрны яхшы үткәрә

Металлар, эремәләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация по теме "Кристаллические решетки".

В презентации представлены виды и модели  кристаллических решеток с примерами веществ и кратким описанием их свойств....

Конспект урока "Кристаллические решетки"

Урок в 8 классе по программе О.С. Габриеляна,разработан на основе модульной технологии....

Элементарная ячейка кристаллической решетки алмаза

Элементарная ячейка кристаллической решетки алмаза. Атомы углерода расположены по вершинам куба, в центрах граней и в центрах 4 несмежных октантов. Плотность упаковки в решетке 34%.http://www.inphy...

Бинарный урок химии и математики по теме "Кристаллические решетки металлов"

В статье представлен бинарный урок математики и химии по теме "Кристаллические решетки металлов".Проведение бинарных уроков дает возможность формировать знания об окружающем мире и его закономер...

Презентация "Кристаллические решетки"

Презентация к уроку "Кристаллические решетки", 8 класс...

Презентация к уроку "Кристаллические решетки"

Материал к теме урока "Кристаллические решетки"...

ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ПРОЕКТНО-ГРУППОВЫХ ТЕХНОЛОГИЙ ПРИ ИЗУЧЕНИИ ТЕМЫ «КРИСТАЛЛИЧЕСКИЕ ВЕЩЕСТВА. КРИСТАЛЛИЧЕСКИЕ РЕШЕТКИ» 9 КЛАСС.

Цель: закрепить и углубить знания учащихся о кристаллических и аморфных веществах, полученных на уроках физики, ознакомить учащихся с различными типами кристаллических решеток, установить зависимость ...