Реакция тизлеге
методическая разработка по химии (9 класс) по теме

Ганиева Лейсан Фаргатовна

Реакция тизлегенә йогынты ясаучы шартлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon reaktsiya_tizlegen_yogynty_yasauchy_shartlar.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

 Химия 9класс

 

Тема: Химик реакцияләрнең тизлекләренә тәэсир итүче факторлар.

 

           

Максат:   Укучыларның  мөстәкыйль фикерләү  дәрәҗәсен  үстерүгә, иҗади

              эшли  белү сәләтләрен камилләштерүгә булышлык итү; үз  мөмкинлек-

              ләренә ышаныч хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:   Тәҗрибәләр үткәрү нигезендә химик  реакцияләрнең тизлегенең  

                 төрле факторларга бәйлелеген ачыклау.

                       Катализатор  һәм ингибиторлар турында төшенчәләр бирү

                      Укучыларның тәҗрибәләрне күзәтү, анализлау, нәтиҗә ясау, алган

                  белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллана белү осталыкларын камил-  

                  ләштерүгә булышлык итү.

                       Укучыларда мөстәкыйльлек, үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияләү,

                   химия фәнен кызыксынып уку өчен шартлар тудыру.

Дәрес тибы:  яңа тема өйрәнү

 

Эш формасы: төркемнәрдә эшләү, фронталь.

Җиһазлау: химик реактивлар, лаборатор җиһазлар, инструктив карталар,   информацион карта .

 

Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү.

 Хәерле көн укучылар! Урамда көн аяз матур, безнең дә кәефләребез яхшы. Химия дәресен башлыйбыз. Алган белемнәребезне искә төшереп   түбәндәге сорауларга җаваплар бирербез:

-сез нинди физик һәм химик күренешләрне беләсез? Мисаллар китерергә.

Укучылар җаваплары тыңлана

 -бирелгән матдәләрнең бүтән үзлекләргә ия булган башка матдәләргә                                      әверелүе  нәрсә дип атала?

Көтелгән җавап: Химик реакция.

-химик реакция билгеләрен  санап чыгарга

Укучылар җаваплары тыңлана

Укытучы: Дөрес, укучылар. Сез инде химик реакцияләр, аларга хас билге-ләр белән таныш. Белгәнегезчә, кайбер реакцияләр бик тиз бара, мәсәлән, шарт-лагыч газның  шартлавы, дарының януы; башкалары исә бик акрын (тимернең күгәрүе).  Иң дәвамлы тәҗрибә булып А.Л.Лавуазьеның 12 көнлек  тәҗрибәсе тора (терекөмеш оксиды табу).   Химия сәнәгатенең җитештерүчәнлеген арттыру өчен, химик процессларны тизләтүгә булышлык итүче шартлар тудырырга кирәк. Аерым реакцияләр никадәр тизрәк барса, бер вакыт берәмлегендә шулкадәр күбрәк тиешле продукт барлыкка килә.Кайбер химик реакцияләр зыян да китерәләр,мәсәлән азык продуктларының бозылуы. Мондый кирәксез реакцияләрнең тизлеген акрынайту кирәк.

 Бүгенге дәрестә исә без сезнең белән химик реакцияләрнең барышын үзгәртүче шартларны ачыкларбыз.

Дәрестә  берничә төркем формалашты. Һәр төркемнең биремнәр язылган инструктив карталары бар. Сезнең максатыгыз – тәҗрибәләрне ясау, күзәтү, анализлау һәм нәтиҗәләрне таблицада чагылдыру.

      Тәҗрибәләр эшләү

      Инструктив карта №1.

      Максат: Химик реакцияләрнең тизлегенә тәэсир итүче факторны ачыкларга.

      Тәҗрибәнең барышы:

      Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерәбез!

      Тәҗрибә №1. Дүрт пробиркага Zn, Mg, Cu, Al салыгыз. Һәркайсына 2-3 мл сыегайтылган хлорид кислотасы салыгыз.

      Бирем: Кайсы металл белән реакция бик тиз, ә кайсы металл белән бик акрын бара? Кайсы металл белән реакция бөтенләй бармый? Металларны химик активлыклары кимү тәртибендә урнаштырыгыз. Реакция тигез-ләмәләрен языгыз. Химик реакцияләрнең тизлегенә нинди фактор йогынты ясый?

      Тәҗрибә№ 2. Ике пробиркага икешәр кисәк Zn салыгыз. Беренче пробир-кага  - 2 мл сыегайтылган   хлорид кислотасы, икенчесенә шул ук күләмдә сые-гайтылган серкә кислотасы өстәгез.

      Бирем: Химик реакцияләрнең тизлеген чагыштырыгыз. Кайсы кислота көчлерәк? Химик реакцияләрнең тизлегенә нинди фактор йогынты ясый?

      Инструктив карта №2

      Максат: Химик реакцияләрнең тизлегенә тәэсир итүче факторны ачыкларга.

      Тәҗрибәнең барышы:

      Сак булыгыз! Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл  үтәгез!

      Тәҗрибә №1. Ике пробирканың һәркайсына 2-3 мл сыегайтылган  һәм концентрирланган  селте  (NaOH) салыгыз. Һәркайсына   1-2 тамчы фенолфта-леин  өстәгез.

       Бирем: Реакция тигезләмәләрен языгыз. Кайсы пробиркада эремәнең төсе

катырак? Ни өчен?

       Тәҗрибә №2. Бер пробиркага акбур кисәкләре, ә икенчесенә мәрмәр салы-гыз. Һәр пробиркага 2-3 мл хлорид кислотасы өстәгез.

     Бирем:  Кайсы матдә химик яктан активрак? Акбур да, мәрмәр дә охшаш химик составка ия (CaCO3). Нинди газ бүленеп чыга? Химик реакцияләрнең тизлегенең төрлелеген нәрсә белән аңлатып була?  Реакцияләрнең тизлегенә нинди фактор йогынты ясый?

     Инструктив карта №3

     Максат: Химик реакцияләрнең тизлегенә тәэсир итүче факторны ачыкларга.

     Тәҗрибәнең барышы:

     Сак булыгыз! Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәгез!

     Тәҗрибә №1. Бер пробиркага акбур порошогы,  икенчесенә акбур кисәге салыгыз. Һәркайсына 2-3 мл хлорид кислотасы өстәгез.

     Тәҗрибә №2. Бер пробиркага тимер порошогы (вагы), ә икенчесенә  тимер кисәге салыгыз. Һәр пробиркага да 2-3 мл хлорид кислотасы өстәгез.

      Бирем: Кайсы пробиркаларда реакция тизрәк бара? Ни өчен? Реакция тигезләмәләрен языгыз.

     Инструктив карта №4

     Максат: Химик реакцияләрнең тизлегенә тәэсир итүче факторны ачыкларга.

     Тәҗрибәнең барышы:

     

     Тәҗрибә №1. Бер пробиркага бакыр  (II) оксиды порошогы салыгыз һәм 2-3 мл сульфат кислотасы өстәгез. Нәрсә күзәттегез? Пробирканы сак кына җылы-тыгыз. Нәрсә үзгәрде?

     Тәҗрибә №2. Пробиркага тимер вагы салыгыз һәм 2-3 мл  хлорид яисә суль-фат кислотасы өстәгез. Нәрсә күзәттегез? Пробирканы сак кына җылытыгыз. Нәрсә үзгәрде?

     Бирем: Реакция тигезләмәләрен языгыз. Нәтиҗә ясагыз.

Тәҗрибә номеры

               күзәтүләр

       нәтиҗә

     Укучылар таблицага   реакция тигезләмәләре   хаталарын табалар төзәтәләр. Химик реакцияләрнең тизлегенә тәэсир итүче факторларны ачыклыйлар.

       Белем күнекмәләрне ныгыту Укытучы тарафыннан эшләнгән мәгълүмати картага (презентациягә)  нигезләнеп, дәфтәрләргә төп тезисларны язалар, мисаллар белән тулыландыралар (Кушымта 1).

      Рефлексия.

       Түбәндә китерелгән тормыштан алынган мисаллар безнең  дәрес темасы белән ничек бәйләнгән?

 

-Активлаштырылган күмер һәркемнең өй аптечкасында бар. Аны җиңелчә агулану, ашказаны борчыганда кулланалар.

 Түбәндәге факторлар белән бәйләгез:  азык белән агуланган вакытта       күмернең роле?

-Ни өчен азык-төлек холодильникта саклана?

-Азык консервлаганда консервантлар өстиләр, ни өчен?

        

       Укучыларның җаваплары тыңланыла.

       Билгеләр куела. Өй эше бирелә.

Йомгаклау өлеше.

 

Кушымта 1.

Таблица. Химик реакцияләрнең тизлекләренә тәэсир итүче факторлар.

Шартлар

Мисаллар

Теоретик дәлилләү

Реакциягә керүче матдәләрнең табигате

    Металлар  (калий, натрий) бер үк матдә - су белән төрле тизлек-тә реагирлашалар (бер үк хәлдә һәм шартлар-да).

    Химик реакцияләрнең тизлеге реакциягә керүче матдәләргә хас бәйләнеш төренә, молекула төзелешенә, химик активлыгына бәйле. Көчле һәм көчсез электролитларның башка матдәләр белән реакциягә керү тизлеге төрлечә.

Реакциягә керүче матдәләрнең концентрациясе

  Матдәләр чиста кисло-родта  кислородның концентрациясе 5 тап-кыр кимрәк диярлек булган һавада янганда-гыдан активрак яналар.

    Химик реакция узсын өчен реагирлашучы матдәләрнең молекулалары үзара бәрелешергә тиеш. Бәрелешүләрнең ешлыгы исә  бер күләм берәмлегендәге молекулалар санына бәйле. Матдәнең концентрациясе арткан саен бәрелешүләр саны арта. Димәк, реакциянең тизлеге дә арта.

Реакциягә керүче матдәләрнең  орыну өслегенең мәйданы

  Каты хәлдәге күкерт аны алдан ваклаганда  һәм болгатканда гына җитәрлек тиз реагир-лаша.

     Гетероген реакцияләр өчен генә дөрес. Ваклаганда рагирлашучы матдәләрең орыну өслеге арта.

Температура

  Кислород күп матдә-ләр белән гадәттәге температурада ук сизе-лерлек тизлектә реа-гирлаша башлый. Тем-пература күтәрелгәндә оксидлашу тизлеге ки-сәк арта һәм көчле реакция  башлана  (яну).

    Бәрелешкәндә кинетик энергиясе җитәрлек булган молекулалар гына регирлаша (актив молекулалар). Температураны күтәргәндә актив молекулалар өлеше арта, димәк,  реакциянең тизлеге дә арта.

Катализатор, ингибитор

  Водород пероксиды-ның таркалуы марганец (II) оксиды катнашында тизләнә.  Ташкүмергә

су сибеп утка салсак, януы яхшыра. Янган агачка су сипсәк – сүнә.

    Химик реакцияләрнең тизлеге кайбер матдәләрнең катнашуына бәйле. Реакцияләрне тизләтүче, ләкин анда сарыф ителмәүче матдәләр – катализаторлар.  Химик реакцияләрнең тизлеген  акрынай-тучы матдәләр – ингибиторлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зависимость скорости химических реакций от условий протекания реакций

Материал открытого урока по химии, на котором применяются  практические методы для решения проблемных задач....

«Скорость химической реакции и факторы, влияющие на скорость химической реакции»

Урок химии в 11 классе на тему: «Скорость химической реакции и факторы, влияющие на скорость химической реакции»Цели:  дать понятие о скорости химической реакции;показать влияние на скорость...

Признаки химических реакций. Реакции обмена.

Раздел "Типы химических реакций" 8 класс....

конспект урока по химии по теме: "Химические реакции.Реакции разложения"

Методическая разработка данного урока может применяться  для работы по прогамме О. С. Габриеляна и Г. Е. Рудзитиса....

Скорость химической реакции.Условия влияющие на скорость химической реакции.

Урок химии в 9 классе.Тема : «Скорость химической реакции. Условия влияющие на скорость химической реакции»Тип урока: урок- исследование.Цели урока: - расширить знания учащихся по теме: «Законом...

"Тавышның таралуы. Тавыш дулкыннары. Тавышның тизлеге" темасына дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең максаты: ·         Тавышның эластик – каты, сыек һәм газсыман тирәлекләрдә таралуын аңлату;·...