Открытые уроки по химии
план-конспект урока по химии (9 класс) по теме

Хазиева Гульшат Фаридовна

1)Физичесие и химические свойства углерода. Аллатропия, графит и алмаз, строение атома углерода, приминение, круговорот углерода в природе. 

2) Классификация оснований, химические и физические свойства.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Углерод һәм аның үзлекләре.

Максатлар:1) Укыту максаты : Углерод аның кушлмалары,үзлекләре, табигатьтә очравы                                                                                                                                                                  кушылмалары белән таныштыру                

                     2) Үстерелешле максат: Углеродның аллотропик төрләре алмаз  һәм графитны

                                                               чагыштыру. Карбин фуллерит молекулаларының

                                                                төзелешен ачыклау                  

                 3) Углеродның кеше  организмындагы һәм табигатьтәге әһәмияте.

Җиһазлар: су, кристалллизатор, губка, в\п, агач күмере, лакмус  эремәсе.

Оештыру өлеше

Актуальләштерү

Такта янында эшләү өчен сораулар:

1. Углерод  һәм кремний атомнарының төзелеш схемасын языгыз?

2.Углерод атомында нормаль халәттә һәм энергия килеп  торганда электорннарның урнашу тәртибен аңлатыгыз?

Телдән эшләү өчен сораулар

1.Углерод төркемчәсенә керүче элементларн санагыз? ( C, Si,Ge,Sn,Pb)

2.Әлеге элементларның кайсысы ярымүткәргеч сыйфатында кулланыла? (Ge)

3 Углерод һәм кремнийның кислородлы  кушылмаларын санагыз?( CO,CO2 SiO2)

4. Углерод һәм кремнийның водородлы  кушылмалары ничек атала? (CH4 , SiH4)

5. Углерод төркемчәсенә кергән элементларны нәрсә  берләштерә?

Яңа теманы аңлату:

Органик матдәләрнең

Нигезен тәшкил итәм

Табигатьтәге иң каты

Матдәне тәшкил итәм

Минем белән язалар да

Ясыйлар хаттә рәсем

Кара тостә ешрак  орыйм

Я кайсыгыз, әйтә кем?

Ни  ен углеродны тере табигать патшасы дип әйтәләр?

 

 

Табигатьтә углерод

1. ирекле хәлдә дә, кушылмаларда да була. Ирекле хәлдә ул графит һәм алмаз рәвешендә очрый. Графит — шактый еш, алмаз бик сирәк очрый.

2.Углеродлы кушылмалар гаять киң таралган: барлык тере организмнарда, шулай ук ташкүмер(99%), торф(57%), нефтьтә һ. б. да углерод бар.

3.Сез углерод кергән нинди неорганик  матдәләр беләсез? Углерод күп кенә неорганик матдәләр (известьташ, акбур, мәрмәр, доломит, углерод (IV) оксиды һ. б.) составына керә.

4.Барлык органик  матдәләр аксымнар, майлар,углеводородлар,нуклеин кислоталары углеродтан  тора.

5.Атмосфера составында 0,03% литосфера составында 0,087% CO2 бар

Кристаллик челтәрләрнең төзелеше.

1.Энергия килеп тору нәтиҗәсендә, углерод атомында пар электроннарның аерылуы һәм дүрт парлашмаган электрон: бер 8- һәм өч р-электрон хасил булуы күзәтелә.

8- һәм өч р-электрон болытлары нинди формада?

2 Химик бәйләнешләр ясалганда электрон орбитальләре бертөрле форманы ала дип әйтү кабул ителгән. Бер үк формадагы сузынкы электрон орбитальләре, үзара бер-берсеннән этелеп, пространствода шундый торыш алалар ки, аларның күчәрләре тетраэдр түбәсенә юнәлгән булып чыга. Бу орбитальләрнең түбәләре башка атомнарның электрон орбитальләре белән аралашырга мөмкин. Ул, мәсәлән, тетраэдр төзелешле метан молекуласында күзәтелә. Әгәр дә бу орбитальләрнең түбәләре углерод атомнарының шундый ук башка орбитальләре белән аралашса, алар арасында 109°28' почмак ясап ковалент  бәйләнешләр барлыкка килә һәм алмазга хас булган атомлы кристаллик челтәр хасил була. Графитка икенче формадагы кристаллик челтәр хас.

Аллотропия.

Нәрсә ул аллотропия? Сез нинди химик элементларның аллотропик  трләрен беләсез?

1.Алмаз һәм графит — бу углеродның ике аллотропик үзгәрешле төрләре. Сез алмазның — бик каты, ә графитның йомшак матдә булуын инде беләсез. Шулай булгач, мондый сорау туарга мөмкин: углерод элементының бөтенләй капма-каршы үзлекле матдәләр — графит һәм алмаз хасил итә алуын ниек аңлатырга? Алмазның бик каты булуы аның кристаллик челтәрендәге һәр атом үз тирәсендәге тигез ераклыкта урнашкан башка дүрт атом белән ковалент бәйләнешләр аша тоташудан килә. Бу бәйләнешләр барлык юнәлешләрдә бер үк төрле нык.

2. Графитта исә атомнар катламлап урнашкан сыман һәм төрле яссылыкта урнашкан атомнар арасындагы ераклык, бер үк яссылыкта яткан атомнар арасындагы ераклыкка караганда, шактй зур. Графитның физик үзлекләре алмазның физик үзлекләреннән кискен аерылып торуы шуның белән аңлатыла да.

3. Графит һәм алмазның бер үк элемент — углерод атомнарыннан торуы аларны яндырып карап ышанырга мөмкин. Яну нәтиҗәсендә углерод (IV) оксиды гына хасил була. Шулай ук билгеле бер шартларда алмазның графитка, ә графитның алмазга әверелүе расланган. Әйтик, мәсәлән, алмазны һава кертмичә 1000 °С тан югарырак температурада җылыткан, ул акрынлап графитка әверелә. Киресенчә, әгәр графитны катализаттор катнашында 1200 дән алып 1600 °С ка кадәр температурада104 МПа басм астында җылыталар икән, ул алмазга әверелә. Бу — ясалма алмазлар табу ысулы. Алмаздан кыйммәтле таш бриллиантлар да  табалар

4. Углеродның, алмаз һәм графиттан тыш, башка аллотропик төрләре дә бар болар      карбин һәм фуллереннар.

5. Карбин үзенә бертөрле үзлеккә — кеше организмы тукымалары белән үзара ярашу үзлегенә ия. Аның бу үзлегеннән медицинада файдаланалар: карбин япмалы җепселләрдән ясалма кан тамырлары ясыйлар.

6. XX гасырның 80 нче еллары ахырында углеродның тагын бер аллотропик төре — фуллерит барлыгы ачыклана. Графит һәм алмаздан аермалы буларак, фуллерит молекуляр кристаллик челтәргә ия. Андый челтәрнең төеннәрендә углерод атомнарыннан торган куыш сферик яки эллипссыман молекулалар — фуллерен молекулалары урнаша. Аеруча С60 һәм С70 молекулалары тотрыклы Фуллерит, графит кебек, кулга йомшак һәм шома тоела, органик эреткечләрдә ачык төстәге эремәләр барлыкка китереп эри.Фуллерит 1990 елда  графиттан алына һәм ике елдан табигатьтә  дә табыла.

Углерод атомнары шулай ук куыш көпшәләр — нанокөпшэләр ясарга мөмкин. Хәзерге вакытта фуллереннар һәм нанокөпшэләр, киләчәк технологияләр өчен нигез сыйфатында, физиклар, химиклар, энергетиклар, материал белгечләре, медик һәм биологлар игътибарын җәлеп итә.

Адсорбция.

Агач күмере, һава кертмичә җылытканнан соң, үзагачның вак куышлы төзелешен саклый  һәм зур өслеккә ия була. Шуның аркасында аның үзенә бертөрле үзлекләре бар. Бу үзлекләр белән тәҗрибәдә танышырга мөмкин. Әгәр көрән газ — азот (IV) оксиды тутырылган колбага күмер кисәкләре төшерсәң, газ төссезләнә. Лакмус эремәсенә яки язу карасына күмер порошогы салып болгатканда да шундый ук хәл күзәтелә. Бу тәҗрибәләр агач күмеренең гадәти шартларда үзенә төрле газларны һәм эрегән матдәләрне йотуын раслый. Газның чагыштырма молекуляр массасы никадәр зур булса, ул шулкадәр яхшырак йотыла. Җылытканда кире процесс күзәтелә.Газсыман яки эрегән матдәләрнең каты матдә өслеге тарафыннан йотылуы — адсорбция, ә йотылган матдәләрнең аерылып чыгуы десорбция дип атала.

Күмер никадәр ваккуышлырак булса, аның өслеге шулкадәр зуррак була һәм адсорбция шулкадәр яхшырак уза. Йоту сәләтен арттыру өчен, күмер аша су пары уздырып, аны кабат җылыталар. Бу вакытта күмердәге куышлар пиролиз продуктларының калдыкларыннан чистарып кала. Шулай активлаштырылган күмер табалар.

Химик үзлекләре. Гадәттәге шартларда алмаз, графит һәм агач күмерендәге углерод — химик инерт матдәләр, әмма югары температураларда алар активлаша. Химик реакцияләрдә углерод кайтаргыч үзлекләрен дә, оксидлаштыргыч үзлекләрен дә күрсәтергә мөмкин. Углерод катнашында уза торган характерлы реакцияләр.

C + O2 =CO2

C + 2CuO= CO2+2Cu

C + CO2=2CO

C+ H2O=CO +H2

Oксидлаштыруы  буларак

С+2Н2=СН4

2С+ Са =СаС2

3С  + 4АI =AI4C3



Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы:

нигезләрнең физик һәм химик үзлекләре

Дәреснең максатлары:
1)Нигезләрнең үзлекләре белән таныштыру.
Яңа  төшенчәләр бирү.
2) Тәҗрибәләр аша нигезләрнең физик,химик үзлекләрен ачыклау,нәтиҗә ясарга, анализларга чагыштырырга өйрәтү.
3)Лаборатория җиһазлары һәм приборларны дөрес итеп куллану,селтеләр  белән  эшләү кагыйдәләрен  искәртү
.

Җиһазлар:пробиркалар,химик стаканнар,воронка,фильтр,спиртовка,натрий гидроксиды,кальций гидроксиды, бакырның II гидроксиды, тимернең III ле гидроксиды, хлорид,сульфат кислоталары,индикаторлар.

Дәреснең  тибы:  яңа теманы аңлату

I  Оештыру өлеше:

II Актуальләштерү:

1) Нигезләрне ничек классификациялиләр?

                                                 Нигезләр

Суда эри торган                                     Суда эреми торган нигезләр

нигезлэр(селтеләр)

LiOH,NaOH,KOH,RbOH,CsOH                  Cu(OH)2, Fe(OH)3, Zn(OH)2

суда бик яхшы эриләр                                     Һәм башкалар

Ba(OH)2 яхшы эри

Ca(OH)2 аз эрүчән

                                                                                           

2) Суда эри торган һәм эреми торган нигезләрне нинди юллар белән табарга мөмкин?

1. Актив металл +су→ селте вовород:

2Li+2HOH→2LiOH+H2

2.  Актив металл оксиды +су →селте:

CaO+HOH→Ca(OH)2 

3.  Актив металл хлоридлары эремәләренә электролиз ясау

1.Тоз эремәсе+ селте →эреми торган нигез+яңа тоз (тоз составына эреми торган нигез хасил итәрлек металл керергә тиеш):

FeCI3 + 3 NaOH→

→Fe(OH)3↓+3NaCI

Ш Яңа  теманы аңлату:

1) Дәрес нигезләрнең үрнәкләрен күрсәтү белән башланып китә.Каты һәм эремә хәлендәге нигезләр алына.”Зәһәр натр,”зәһәр кали” төшенчәләре аңлатыла.

(Кәгазьне тукымаларны ашарга сәләтле булганга күрә, бу нигезләрне зәһәр натр һәм кали дип атыйлар)

     Селтеләр белән эшләү кагыйдәләре әйтелә.

2)Нигезләрнең физик  үзлекләрен өйрәнү өчен группалашып тәҗрибә эшләнә.Укучылар тарафыннан нигезләрнең физик үзлекләре һәм индикаторларга тәэсире ачыкланып таблица тутырыла

Гидроксидның формуласы

NaOH

Ca(OH)2

Cu(OH)2

Fe(OH)3

Төсе

ак

ак

зәңгәр

көрәнсу

Агрегат торышы

Кристаллик матдә

Кристаллик матдә

Кристаллик матдә

Кристаллик матдә

Суда эрүчәнлеге

яхшы эри

аз эрүчән

эреми

эреми

Индика-торның

төсе

фенол-фталеин

миләүшә

миләүшә

төссез

төссез

метилоранж

сары

сары

кишерсары

кишерсары

лакмус

зәңгәр

зәңгәр

миләүшә

миләүшә

3) Эрүчән һәм эремәүчән  нигезләрнең гомуми химик  үзлекләре  карала.

 нигез + кислота = тоз + су

 нигез + кислота оксиды = тоз + су

4) Тәҗрибә күрсәтелә

Колбада хлорид  кислотасы  эремәсе, ә бюреткада натрий  гидроксиды  эремәсе  салынган, колбага берничә  тамчы лакмус эремәсе  салына,  лакмусның  төсе, тирәлеге  билгеләнә.Әкренләп  бюреткадан  селте  салына, лакмус  шәмәхә  төскә  керә. Реакция  тигезләмәсе  языла.

2 NaOH +H2SO4 =Na2SO4 +2H2O

Мондый эремә  нейтраль  эремә ,ә  кислоталар  белән  нигезләр  арасындагы  реакция  нейтральләшү  реакциясе дип атала.

5) Суда  эреми  торган  нигезләрнең  кислоталар  белән  тәэсирен  укучылар  үзләре  ачыклый,  группалашып Fe (OH)3 һәм Сu(OH)2 эремәләренә хлорид  кислотасы  салып  утырымның  эрегәнен  күзәтәләр.

Fe (OH)3 + 3HCI =FeCI3 + 3H2O

Сu(OH)2 + 2HCI =CuCI2 + 2H2O

6) Эреми торган  нигезләрнең  тагын  бер  үзлеге  җылытканда  таркалалар

 Cu(OH)2→CuO+H2 O

Бу үзлек дәрестә практик рәвештә күрсәтелә. Штативка  пробирканы  беркетәбез,  аңа  

Cu(OH)2 салынган. Җылытканда  CuO барлыкка килә.

7) Суда  эри  торган нигезләрнең  кислота  оксидлары  белән  кушылуын Суда эри торган нигезләр кислота оксидлары белән кушылуын Ca(OH)2 белән СO2 арасындагы реакция мисалында өйрәнәбез.Бу вакытта тоз һәм су барлыкка килә. Известьле суның болганчыклануы күзәтелә.

Ca(OH)2+CO2=CaCO3↓+H2O

8) Өстәмә материал

Кислотада төссез калам,

Мин индикатор булам.

Пешеп чыккан җиләк кебек,

Селтеләрдә кызарам.

(фенолфталеин)

Зәңгәр күкләр кебек  булдым,

Селте белән кушылгач.

Әллә оялудан кызардым,

Кислоталарга салгач.

                                       ( лакмус)

Лимон кебек сары булдым,

Селтеле тирәлектә.

Әче иде алсуландым,

Кислоталы җирлектә

                                  (Метилоранж)

Известь сөте язын җимеш агачларының кәүсәләрен агарту өчен кулланыла. Ул агачларны авырулардан һәм корткычлардан саклый. Агарту агачларның кәүсәләрен температура үзгәрүгә бэйле зарарланулардан да саклап кала.

Яндырылган известьне яңгыр үтә торган складларда (сарайларда) саклаганда,яңгыр вакытында  CaO+H2O→Ca(OH)2 реакциясе  барышында күп җылылык аерылып чыгу сәбәпле,янгын булу куркынычы бар.

IVНыгыту:

3) Әверелешне  башкарырга

1 вариант                                                              2 вариант

Ca→CaO→Ca (OH)2→СаСI2                                        Cu                                              

                                                                                         ↑  

                                                                                Cu→CuO→CuCI2→Cu                                                                                                            

                                                                                         ↓                        

                                                                                         CuSO4

VӨй эше

I вариант

   10 г натрий гидроксиды булган эремәне нейтральләштерү өчен кирәкле сульфат кислотасының масссасын исәпләп чыгарыгыз

    II вариант

    Кирәгеннән артык  тимер (III)  хлориды булган эремәгә 240 г натрий гидроксиды булган эремә өстәгәннәр. Хасил булган тимер (III) гидроксидының массасын һәм микъдарын билгеләгез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

разработка открытого урока по химии углерод

презентация и конспект урока...

Конспект открытого урока по химии в 10-ом классе "Химия и Первая Мировая война".

Урок разработан в форме исследования, с целью получения новых знаний, с использованием проблемного подхода и технологии критического мышления.Основная цель урока - в процессе исследования изучить физи...

Открытый урок по химии в 8 классе Тема урока: «Предмет химии. Вещества и их свойства»

Цель урока: создать условия для формирования у учащихся понятий “химия ”, “вещество”, “химический элемент”, “простые вещества ”, “сложные вещества”,  “свойства веществ”.Задачи урока:обучающие: со...

Открытый урок по химии Тема урока: «Кислоты, их состав, классификация и значение.»

Задачи урока:Образовательные: Þ  Рассмотреть состав и классификацию кислот;Þ  Продолжить формирование умений записывать формулы веществ основных классов неорганических соединений;Þ  Про...

Конспект открытого урока по химии. Тема урока: "Понятие об электролитической диссоциации. Электролиты и неэлектролиты".

Конспект содержит основные этапы урока. Дополнение к уроку: опорный конспект и презентация....

Открытый урок по химии на день открытых дверей

Открытый урок в 10 классе по теме «Явление изомерии, ее виды»....