"День Семьи" классный час с родителями на татарском языке
методическая разработка (8 класс) по теме

 "День Семьи" музыкально-поэтический вечер на татарском языке  для 8 класса. Конкурсы, песни, стихи для родителей и вместе с родителями.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл semya.docx23.18 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә – бәхет   ачкычы.

( Әдәби музыкаль кичә)

8 класс.

Факиһә: Уф! Туйдым бу дөньядан.Мин дә ир белән торам дип яшим инде.

Ходаем, кара әле, Торна Касыйм да узенең Разиясе белән мәктәпкә гаилә бәйрәменә  китте. Безнекенә бер нәрсә дә кирәкми. Хабибрахман, дим, Хабибрахман!

Хабибрахман: Куркыттын бит! Нигә шул кадәр кычкырасың.

Факиһә: Хабибрахман,Хабабрахманчик,җаным.Әйдә без дә барыйк әле гаилә бәйрәменә.

Хабибрахман: Ничә ел йөрдеҗ бит шле бер узең. Буген дә бер узең бар. Берни дә булмас. Юк-юк, бармыйм.Беренчедән, буген хоккей, аннан футбол...  Юк кыстама, юк. Бармыйм.

Факиһә: Хабибрахманчик, дим, барыйк әле. Узебезне кешегә курсәтик, кешеләрне курербез. Без кешедән ким мени, вллаһи? Әтәч Шәфиләр дә хатыны белән шунда киттелэр.

Хабибрахман: Хабибрахманчик имеш. Ә оскә ничек? Нәрсә киябез?

Факиһә: Барабыз яме, йөрәк маем. Киенә тор, хәзер.

Хабибрахман: Белмим шул ничек булыр икән. Минем уземнең дә бик барасы килә иде. Бер курәсем килә – килүен, мәктәбендә,мактыйлар, директоры да әйбәт диләр, малаема да мәктәп бик ошый..

Алып баручы:  Исәнмесез! Узыгыз, Рәхим итегез! Ягез, кунаклар, җыелып беттек, ахрысы. Бәйрәмебезне башлыйбыз. Хәерле көн!

                          (ишек шакыйлар)

Яшь әни:  Уф! Слава богу, җитештек. Ә син переживал, всё не хотел.

Яшь әти: Чё, чё, мин не переживал. Просто татарча плохо знаю.

Яшь әни: Әйе шул. Менә узебез на половину татарча,на половину русча сөйләшәбез, татар телен бөтенләй оныта яздык. Менә бәбиебезне дә кечкенәдән ук татарчага ойрәнеп уссен дип йөрү.

Яшь әти: Әйе, әйе. Сезнең бәйрәмдә катнашырга мөмкинме?

                                                    -1-

Алып баручы: Момкин, рәхим итеп утырыгыз. Шулай итеп бәйрәмне башлыйбыз. Хшерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар.Хәерле көн укучылар.

2 укучы: Бәйрәмсез бик куңелсез бит,

                Куңелсездер сезгә дә

 Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә,

Кирәк барыбызга да.

Алып баручы:  Туганнар! Без буген, укучылар һәм әти-әниләр белән бергәләп, ял кичәсенә ңыелдык. Укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр бер гаилә булып яши башладык. Бугенге кичәбездә бу дуслык тагын да тирәнәеп, ныгыр дип өметләнәбез. Залдагы кунакларны бәйдәмдә актив катнашуларын сорыйм.

Укучы: Һәркөн диярлек күрешәбез без,

Һәрбер шатлыкны бүүүлееешәбез без.

Мәңгегә шулай дуслык татулык

Торсын яктырып, диешәбез без.

   ( “Ковбой биюе” )

2 укучы: Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

                 Кая барсам әнкәй күңелдә,

                 Әни генә шулай синең өчен

                 Җанын биреп йөри гомергә.

3 укучы:  Ярый әле, мине әнкәй

Сак булсынга тапмаган

Туган җиргә гашыйк иткән мине

Ялан тәпи йөргән чаклардан.

2 укучы:Бар тагын иң матур суз

Һәрвакыт гел әйткәнең

Анысы нәрсә?

                                               -2-

Ул матур сүз,ул якын сүз – Әткәем.

4 укучы:  Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң – иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисеңме? Ул кеше –

Минем әти, әлбәттә.

Алып баручы: Әйе балалар, сез бик дөрес әйттегез.

Бу сүзләр - безнең иң яраткан сүзләребез. Әти , әни, әби, бабай – алар безгә иң якын кешеләр. Алар туган көнегездән алып бишек җырларын көйли – көйли, бөтен өмет – хыялларын сезгә багышлаганнар. Үскәч тә , олы яшькә җиткәч тә, әти – әниләрегезгә сез бала булып калачаксыз.

   Ә хәзер әти – әниләрегезнең сезгә кечкенә чагыгыздагы  бишек җырын тыңлап китик.

                            Әниләр бишек җыры башкаралар.

Алып баручы: Әниләр кебек ук, әтиләрегез дә сезне яраталар. Әтиләр сезне уйнатып кына калмаганнар, әниегез өйдә юкта, башка вазифаларны да башкарганнар. Ә хәзер тикшереп карыйк әле. Бәләкәй чакта әтиләр сезне ничек иттереп киендерделәр икән?

                            Ике әти курчак төреп ярышалар.

Алып баручы: Менә булды, күрдек. Рәхмәт. Ә хәзер, балалар һәм олылар, бер – беребезгә нинди тәрбияле, назлы, матур сузләр әйтәбез икән, искә төшереп, ярышып алыйк әле!

           Матур сүзләр бәйгесе.

                                                             -3-

Алып баручы: Рәхмәт., матур сүзләрдән соң тагын бер матур бию дә күреп китик.

                              Индия кызлары биюе.

Алып баручы: Ә менә балалар һәм әти – әниләр бер – берләрен аңлыйлармы икән? Тормыш куйган мәсьәләләрне ничек итеп чишәсез икән?

                                       Педогогик ситуацияләр.

  1. Унбиш яшьлекләргә вак – төяк чыгымнар өчен акча бирергәме?
  2. Балагыз икелегә укый башласа. Нишлисез?
  3. Балагыз өч көн дзрес калдырган, нишләрсез?

Алып баручы: Дуслар, сөйли – сөйли армадыгызмы әле? Бәлки җырлап алыйк.

                                     Чиратлашып җыр бәйгесе.

Алып баручы: Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Әти – әниләр, хәзер мин сезгә аның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.

Кайвакыт корыч кебек каты

Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче,

Кайвакыт кылыч кебек үткен дә

Елан кебек чага да белә.  

                                                  (Тел)

                           Туган тел җыры караоке.

Әти – әниләр, ә сез гаилә, балалар турында нинди мәкальләр, табышмаклар беләсез?                             КОНКУРС – табышмак, мәкаль.

Сез уйлаган чакта, татар халык биюе карап китик.

Алып баручы: Рәхмәт биедек тә, җырладык та.Әгәрдә буген сезнең кәефезез яхшырак, күңелегез күтәрелә икән, иртәгә эшегездә җиңелерәк булыр. Бүген кабынган елмаю өйләрегезгә зата кайтсын, өйләрегезне нурландырсын.

  Шулай итеп, бәйрәм ахырына якынлашты. Якынлашып килүче “ Мәхәббәт көне” белән сезне тәбрик итәм. Гаиләгездә мәхәббәт булсын.                                  “Яратыгыз” караоке.                                                                                     Саубулыгыз, рәхмәт.

                                                            -4-

Кичә өчен эпиграфлар:

  1. Мәхәббәтсез гәилә- тамырсыз агач.
  2. Ата – ана бердәм   булса, балалары  күркәм үсә.
  3. Ир бала  унбиштә - өй  хуҗасы.
  4. Ана куены туннан   җылырак.
  5. Балалы кеше –   бай кеше.
  6. Бала үстерсән, буен гына түгел,  акылын да    үстер.

        

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская методическая разработка для 6 класса татарский язык в русских группах "Моя семья"

В разработке предоставлен материал для комплекса уроков для русских групп по татарскому языку по теме "Минем гаиләм - минем горурлыгым". Дана презентация, дидактические материалы....

Урок мира: "Семья. День рождения классной семьи".

Урок мира 1.09.2012 года. Выбрана тема: "Рождение классной семьи" не случайно, так как в данном классе имеются дети-сироты....

День матери(на татарском языке).

День матери в малокомплектной школе. На праздник приглашаются матери, дети заранее выпускают стенгазеты, готовят подарки и музыкальные номера. Праздник продолжается за праздничным столом чаепитием....

Спортивно- оздоровительное мероприятие "День семьи " для обучающихся и родителей.

Спортивно- оздоровительное мероприятие  "День семьи " для обучающихся и родителей первых классов. Цели мероприятия:- укрепление отношений между школой и семьёй;- сплочение детей и родителей...

Сценария на татарском языке "День учителя"

Предлагаю вам сценарий для общешкольного мероприятия, посвященный Дню Учителя. Данный материал будет полезен классным руководителям, учителям музыки, педагогам - организаторам и заместителям директоро...

Разработка внеклассного мероприятия по английскому языку "День Святого Валентина" (на татарском языке)

Разработка внеклассного мероприятия по английскому языку "День Святого Валентина" (на татарском языке)...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...