Сценария на татарском языке "День учителя"
материал (9 класс) на тему

Закирова Фарида Маратовна

Предлагаю вам сценарий для общешкольного мероприятия, посвященный Дню Учителя. Данный материал будет полезен классным руководителям, учителям музыки, педагогам - организаторам и заместителям директоров по воспитательной работе, так как каждый год в каждой школе проходят мероприятия, посвященные Дню Учителя.

Материал предназначен для учащихся 7-9 классов.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_den_uchitelya.doc73 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучылар көне!

Музыка:

Алып баручы1: Хәерле  көн,  хөрмәтле  укытучылар, укучылар,  әти-әниләр  һәм  килгән  кунаклар бәйрәмебезне башлыйбаз!  Бүген көн кадагына бер проблема куела: мәктәп белән нишлибез?

Алып баручы2: Дөрес! Кайчанга кадәр түзәргә була инде!

Алып баручы1: Чөнки без “Күңелле, кызыклы итеп укырга кирәк” дигән мәктәпнең иң мөхим уставларының берсен үтәмибез.

Алып баручы2: Ни өчен мин дәресләрне еш калдырам дип беләсез? Чөнки минем уңайлы мөмкинчелекләре булган урында  организмның йоклыйсы килә. Парталарга башны салган килеш йоклау бик уңайсыз, беләсегез килсә!  Укытучыларның  кайберләре йоклаган укучыны уятырга батырчылык итәләр.  Мин  бу күренешне ямьсезлек дип атыйм!

Алып баручы1: Сине вакытыңда уятмасаң, урындыгыңнан авып төшәрсең! Минем уйлавым буенча иң мөхим проблема: дәресләрнең күңелсез үтүе! Дәресләрдә көчле музыка яңгырарга тиеш, дискотека өлеше булса тагын да күңеллерәк  булыр!

Алып баручы2: Мин проблеманы чишү юлларын тәгъдим итәм: димәк, мәктәпкә йөрергә мәҗбүр итәләр икән, уңайлы шартлар  да тудырсыннар. Мәсәлән, раскладушка куярга кирәк!  

Алып баручы1: Миңа мәктәптә сәламәтлек какшавы ошамый. Статистикага карагыз: укучыларда сколиоз, гастрит.  Мин спорт залда бассен, ашханә урынына шашлык, туңдырма гына бирә торган ресторан ясап куяр идем.

Алып баручы 2: Дәресләргә тукталып китик. Нәрсә укыйбыз бит ә? Берсе дә тормыш итәр өчен кирәк түгел. Мин күршеңнән күчереп язу,укытучының дәресен өзү, әти-әниләрдән ялганлап акча алу кебек дәресләр кертер идем.

Алып баручы1: Ярар, килешәм. Ә укытучылар белән нишләргә?

Алып баручы 2: Әйе, нишләргә? Математика укытучысы мәсьәлә бирем җибәргән иде. Әти шуны чишә алмыйча ярты савыт аналгин ашап бетерде. Әни  әтинең кан басымын төшерә алмыйчы интекте.  География дәресендә Вильнюс көнгерә токымы дигәнне аңлата дигән идем, укытучым кычкырып җибәрмәсенме?!  Өй эшләре, кычкыручы укытучыларны өйләренә озатырга тәгъдим итәм.

Алып баручы1: Син, хаклы түгел. Өйләренә озатмыйк, тәрбиялик без аларны! 

Музыка:

Монтаж

 укучы:        Нигә мин сайладым укытучы эшен?

     укучы:     Сынарга үземдә сабырлык көчен!

    укучы:           Нигә мин сайладым укытучы эшен?

  укучы:      Исән – сау үссен дип һәр сабый кешем!

                         

 укучы:            Нигә мин сайладым укытучы эшен?

 укучы:         Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!

  укучы:             Нигә мин сайладым укытучы эшен?

 укучы:         Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

укучы:           Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы:         Гыйлем наданның ексын дип бишен!

укучы:           Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы:        Намуслы явыздан булсын дип өстен!

укучы:            Мин нигә сайладым укытучы эшен?

укучы:       Булмасын дип көнче, көндәшем!

укучы:            Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы:        Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

укучы:             Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы:         Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!

укучы:             Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы:         Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен!

укучы:            Сорыйм олыгая барган саен

укучы:         “Бир тагын ходай, сабырлык көчен!”

 укучы:

 Бүген бәйрәм – Укытучылар көне.

Без буген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан, яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

Укучы: Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә

Телим шигырь бүләк итәргә.

Күңелемдәге олы рәхмәтемне

Изге теләгемне әйтергә.

     

Укучы: Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,

      Һәрвакытта гадел, түзем дә.

      Иң хөрмәтле, матур кеше булып

      Каласыз Сез күңел түрендә.

Укучы: Укытучы, өмет һәм мәхәббәт

Саласыз Сез безнең йөрәккә.

Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез

Зур ышаныч безгә, терәк тә.

Укучы: Укытучы, Сезгә сабырлаклар

Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.

Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын

Мактаулы һәрбер юлларда

Укучы: Туган телнең моңын, бар тылсымын,

Җир йөзендә ниләр барлыгын.

Ни өчен кич кояш батуын

Якты йолдыщларның балкуын,

Укучы: Диңгез, океаннарны, күлләрне,

Иксез-чиксез галәм серләрен,

Агач, үсемлекләр, гөлләрне,

Африканың кайнар чүлләрен.

Укучы: Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

Сандугачлы, җылы җәйләрне,

Тагын бик күп әллә ниләрне

Укытучым, Сездән өйрәндек.

 Укучы: Укучы: Укытучы – тынгы белмәс кеше,

Җәй көне дә көзне сагына.

Балаларны уйлый иртә-кичен,

Һәркөн күзе мәктәп ягында.

Укучы:  “Дәрес бирә” җиләк җыйганда да,

Су сипкәндә кичен бакчада.

Табигатҗкә чыгып, сирәк-мирәк

Бераз яллар итеп кайтса да.

 Укучы: Кая инде аңа Сочи, Кырым,

Каян килсен шундый рәхәтлек?!

Ходай сәламәтлек бирсен диеп,

Эштән ала инде ләззәтне.

Укучы: Укытучы өчен уку елы –

Урак өсте, уңыш үстерү.

Мәшәкатьләр, борчу-шатлык белән

Һәрбер уку көнен уздыру.

Укучы: Хәерле юл сиңа, укытучы,

 Изге булсын кылган гамәлең,

Булдыргансың, рәхмәт, молодец!дип,

Гел “бишлеләр” тезсен каләмең!

Музыка:

Алып баручы1: Ялагайлар!  Хаман без керткән законнарны үтәргә теләмиләр. Сез бит, дәресләр буе укытучының авызына карап утырасыз. Өегезгә кайткач та китапка кадаласыз. Менә безгә нишләргә? Укытучылар сезне түгел, безне ачулана. Минем, мәсәлән, уенга чыгып киткәч, кайтасым килми, арып кайткач йокым туймый, өй эшен дә әзерләмим, шуңа дәресләрдә игътибарсыз мин.

Алып баручы 2: Әллә үз законнарыбызны кертмибезме? Әйдә төзәләбез? Теләсәк безгә ярдәм итәрләр. Тәртибне үзгәртсәк,укытучылар безне гафу итәрләр. Алар һәрвакыт безнең кечкенә генә уңышыбызга чын күңелдән шатланалар, барлык ялгышларыбызны төзәтәләр.

Алып баручы1:  Кичер мине, укытучым,

                              Тынычлыгың алганым өчен.

                              Тырышлыгыңны бәяләми

                              Битараф булганым өчен.

                             

Алып баручы2: Кичер, сөйкемле йөзеңә

                             Җыерчыклар салган өчен

                             Дәресләргә әзерләнми.

                             Икелеләр алган өчен.

Алып баручы1,2: Рәхмәт сиңа, укытучым,

                                 Сабыр булып калган өчен,

                                Бар явызлыкны оныта,

                                Гафу итә алган өчен.

Концерт номеры:

Җыр:

Алып баручы:  

Безнең мәктәптә_____ укытучы бар. Һәрберсе үзенә якын булган фәнен сайлаган. Араларында башлангыч сыйныфларны, табигать – математика фәннәрен һәм гуманитар фәннәрне укыта торганнары бар.

Әйдәгез, аларны алкышлар белән сәламлик:

Алып баручы:

1. Исламова Диләрә Марс кызы

2.Закирова Фәридә Марат кызы

3.Фарукшина Илмира Абдуллиновна

4.Загитова Зинфера Ильяс кызы

5.Сахипгараев Илгиз Шәрипҗан улы

6.Загитова Ләйлә Азгар кызы

7.Адлер Эльвира Демьян кызы

8. Шайдуллина Лилия Лексон кызы

Концерт өлеше!

Укучы: Диләрә Марсовна!

Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,

Нефтҗчеме, кырда иген игүчеме.

Кем булса да –

Акыллы һәм көчле булып

Килеп баса ил алдына

Кеше булып.

Шул чакта син чын күңелдән шатланасың,

Ул бит минем укучым дип мактанасың.

Диләрә Марсовна, Сез белем дип аталган корабльнең капитаны. Бәйрәм көнендә капитанның күңеле нинди хисләр кичерә”?

Концерт номеры: Бию

Укучы: - Хөрмәтле башлангыч класс укытучылары! Кеше гөмерендә гүзәл мизгелләр белән бәйле бер шәхес – аның 1 укытучысы була. Һәрберебезнең: олыбызның, кечебезнең мәңге хәтерендә ул.

Укучы: Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән дүрткә чаклы

Никадәр белдек.

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан.

Укучы: Адлер Эльвира Демьяновна!,  Загитова Ләйлә Азгаровна!, Шайдуллина Лилия Лексоновна!

Яхшылыклар өчен рәмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гел елмайсын

Юмарт күңелегез.

Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдың яшәү серенә.

Әнием – беренче укытучым,

Иң кадерле кеше күңел түрендә.

Укучы: Рәхмәт сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

Авырлыклар бердә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Укучы: Ак кәгаздәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.

Концерт номеры: Частушки

Укучы: - Бер вакыт дәрестә укытучы укучыдан сорый икән: - Мин юынам, син юынасың, ул юына – кайсы заманда?

Укучы нәрсә дип җавап бирә? (җавап әйтелә)

- Әйе. Чын күңелдән хөрмәт иткән  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зенфира Ильясовна!. Сез гадел һәм тәрбияле булырга да өйрәтәсез. Үзегезнең күңел

җылысын да бирәсез. Һәр адымыбызны күзәтеп, төпле киңәшләрегез белән тормышыбызны бизәгән укытучыбыз сез.

Укучы: Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

Ил карты да сезгә башын иеп

“Мөгаллим” – дип зурлап эндәшә.

Яшьләр сездән матур үрнәк алып

Күркәмлеккә сезгә тиңләшә.

Укучы: - “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дигән халык әйтеме Илгиз абыйга  атап әйтелгәндер. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Үзенең һөнәрен балаларга бирергә тырыша, тормышка яраклы ир-егет, хатын-кыз булып үсүләрен тели.

Укучы: Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе

Күңелегездә калсын уеылып

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Концерт номеры: Сценка

Укучы: Кая барма урыс теле кирәк,

              Без ул телне ныклап өйрәндек.

              Дәресләрдә урыс телендә без

              Купме әкият, шигырь сөйләдек.

             Хәркемгә дә бирелмәгэндер ул

            Илмира  апа төсле укытучы.

           Урыс телен өйрәнгәнбез икән

          Юкка тугел, юкка тугелдер.

                  Илмира Абдуллиновна!

          Рәхмәт сезгә! Спасибо!

          Ике телле иттегез.        

                  Хөрмәтебез билгесе дип

                  Җырыбызны кабул итегез.

Концерт номеры җыр:

Укучы: -Безнең алыштыргысыз химия-биология укытучыбыз Зинаида Рифовна. Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез.

Укучы: Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать,

Куаныч бирсен сезгә.

Укучы: - Ул тыйнак кыз. Мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап керә. Аны үзе укыткан кызлардан аеруы кыен. Аның күзләре балаларга җылы нурларын тарата.

        Тарих, тарих, тарих дию белән

        Куз алдыма Фәридә апа килә,

Әйтә кебек кузләремә карап,

Әйдә уткән параграфны сөйлә.

Сөйлә миңа, син шул хакта

Ниләр язалар китапта.

Укып булса да килдеңме?

Сорыйсымны син белдеңме?

Фәридә апа!

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә.

Чәчәк букетыбыз Сезгә

Чын кунелдән, буләккә.

Концерт номеры: Җыр

        

Укучы: Хөршидә апа, Айсылу апа!

Сәлам биреп, йолдызлар да

Эшләпәсен салыр сезгә.

Балалык – яшьлек чаткысы

Һич сүрелми йөзегездә.

Һаман да япь-яшь булып,

Калырсыз сез безнең күңелдә.

Төрле яктан сагынышып

 Кайтырбыз без сезне күрергә.        

Концерт номеры: Вальс

Ахыры.

 ( Әкрен генә көй яңгырый) Алып баручылар тезелеп шигырь юллары сөйлиләр.

Укучы:         Сезгә карап сокланабыз һәрчак,

                           Күңелләрдә туа горурлык.

                           Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

                         

 Безгә үрнәк булып торырлык.

Укучы:        Туган якның ал таңнары сезгә

                           Бүләк иткән күңел аклыгын.

                      Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

                      Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Укучы:          Кайгырганда юатучы,

                      Безнең өчен ут йотучы,

                      Гаделлеккә өйрәтүче,

                      Рәхмәт сиңа, Укытучы!

             

 Укучы:          Нинди генә теләк теләсәк тә,

                            Бик аз булыр кебек тоела.

                            Күпме игелекләр эшләдегез

                            Кешеләргә гомер буена.

Укучы:         Артта калган якты эзегезгә,

                            Кылган эшегезгә таң калып,

                            Алгы көнегездә дә хөрмәт тоеп,

                            Яшәгез сез җирдә шатланып.

  укучы:         Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

                           Йортыбызда булсын бәрәкәт.

                           Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен,

                           Барыбыздан сезгә мең   р ә х м ә т!

укучы:  Укытучыларны тагын беркат һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий мероприятия ко Дню учителя: "Спасибо Вам, Учителя!"

Цели: воспитание у учащихся уважительного отношения к учителю, труду педагога;Задачи: формирование доброжелательных отношений между учащимися и педагогами, развитие творческих способностей учащи...

Сценарий праздника ко Дню Учителя «Слава Учителю»

Сценарий праздника ко Дню Учителя «Слава Учителю»...

День знаний, сценарий на татарском

Сценарий на татарском языке...

Халкыбызның күркәм гадәтләре (сценарий дня татарской культуры)

Мероприятия такого плана способствуют развитию и обогащению национальных традиций и обычаев народов Поволжья, оказывают благотворное влияние на историческое, культурное и духовное развитие представите...

Сценарий праздника ко Дню учителя "Мы поздравляем всех учителей"

Сценарий праздника ко Дню учителя. В праздничном мероприятии принимают участие все классы....

Сценарий на татарском языке "Көз көнендә туучылар өчен туган көн бәйрәме"

Праздник для осенних именниников на татарском языке. Сценарий содержит стихи, поздравления, игры и конкурсы....

сценарий на татарском языке "Җан җылысы кирәк кешегә"

Сценарий литературно-музыкального вечера, посвященного жизни и творчеству татарского поэта и писателя Фаниса Яруллина....