Сценарий на татарском языке. День знаний. Белем бәйрәме.
материал

Мухаметзянова Гульнара Мансуровна

Сценарий для школьного мероприятия, посвящённому Дню знаний для школ с татарским языком обучения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_sentyabr_stsenariy.docx24.4 КБ

Предварительный просмотр:

1 сентябрь – Белем бәйрәменә сценарий. 2019 нчы ел.

Миләүшә башкаруында җыр “ Мәктәп”

1. Һава салкыная бара,

Аяк басабыз көзгә.

Сары төстә яфраклар да

Чалына инде күзгә.

Хушлаштык ямьле җәй белән,

Үтте дә каникуллар.

Бүген бәйрәм – белем көне,

Мәктәпкә илтә юллар.

2. Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем илен.

3.Белем бәйрәмен алып килә

Кыңгыраулы сентябрь.

Кулларымда тере чәчәк,

Шатлыгымны син дә күр.

Ашкынамын мәктәбемә

Әйтерсең, туган йортым.

Мәктәбемә илтер сукмак

Гел шулай нурлы булсын.

4.Мәктәпкәем каршы ала,

Барыбызны иркәләп.

Кочагына кыса кебек

Килгән өчен иртәрәк.

А.Б. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.

А.Б.1 сентябрь — Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге — безнең кулда.

А.Б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директорына  Шаймухаметова Алия Мухаметзяновнага бирелә.

Котлау өчен сүз район мәгариф бүлеге вәкиленә  бирелә.

Сүз  авыл хакимияте башлыгы  _____________________________________                                                                       улына бирелә.

Сүз ________________________________________________________бирелә.

5. Укытучы, мәктәп – бу ике сүз

Күнелемдә яши янәшә,

Мәктәбем, дип әйткән чакта

Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.

6. Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман,

Күнелең изге, алда нур гына.

Гадисең дә, бөексең дә үзен,

Сиңа тиң мактау-җыр гына.

7. Укытучы, якты кояш кебек,

Күңелемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

8. Кайгы килгәндә дә «Егет бул”, — дип,

Шул остазлар безне өйрәткән.

«Укытучы” белән «Әнкәй” сүзе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

9. Чәчкә тотып чыктым бүген

Укытучым, синең каршыңа.

Чын күңелдән сине тәбрик итәм

Яңа уку елы башында.

10. Белем тауларының үрләренә

Житәкләшеп тагын менәрбез.

Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,

Гөлләмәләр бүләк итәбез.

11. Хөрмәтле укытучылар!

Сезгә булган хөрмәтебез

Яши безнең йөрәктә.

Чәчәкләрнең хуш ислесе

Чын күңелдән — бүләккә !

А.Б. Безнең бәйрәмебез түрендә бүген чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз. Аларны исән-сау килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйбыз.

Хөрмәтле укытучылар! Бүләк итеп шушы чәчәкләрне кабул итегез.

( чәчәкләр бирү). Жыр «Укытучым”

12. Беренчеләр гел алар

Иң беренче булалар

Быел мәктәбебездә

Беренчеләр – балалар!

А.Б.Бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләрне алкышлап бирегә чакырыйк.

Беренчеләрнең чыгышлары

1.Әти дә шулай әйтә

Әни дә шулай әйтә

Әби әйтә: — дөрес бу-ди,-

Китап шулай өйрәтә.

МӘЛИКӘ

2.Мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде

Алдынгы булырга тырыш

Бәбкәчем берүк диде.

АЙГӨЛ

3.Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык озын юлга

Һәркем белә әлбәттә

Без барабыз мәктәпкә.

ЗӨЛӘЙХА

4.Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручканы.

ЕВА

5. Әтием дә , әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

ӘСКӘР

6.Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

-Чәчәкләр артыннан , — диләр

Күренми бит буегыз.

СИРИНӘ

7.Бүген йөзләр көләч безнең

Күңел сөенә

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә. РӘМИС

А.Б. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм Мәктәптә уку дәверендә, укытучы белән янәшә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы якын кешеләр — әти-әниләр дә катнаша. Сүзне аларга бирәбез.

(Ата-аналар котлавы)

А.Б. Бүген сез мавыктыргыч, маҗаралы, ә кайчакта бик кыен да булган сәяхәткә чыгасыз. Бу сәяхәт – Белем иленә илтә.

Ләкин бу илне карталарга карап табып булмый. Белем илен һәркем үзе ача, һәм сезгә бу ачышта ярдәмчегез,сезгә юл күрсәтүчегез, беренче укытучыгыз — Мухаметзянова Гөлнара Мансур кызы булыр.

А.Б. Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.

Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

Суз Гөлнара Мансуровнага бирелә. (1 класс укытучысы котлавы)

Бүген башлап басасың син

Олы белем юлына.

Белем дөньясына ачкыч-

«Әлифба” кулыгызда.

«Әлифба”гыз – алтын ачкыч,

Аны ихлас укыгыз.

Белем белән коралланып,

Галәмнәрне айкагыз!

(Әлифбалар таратыла)

Беренчеләрнең әлифба турында шигыре.

Беренче дәрес. Муса Җәлил

1.Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
Мәликә

2.Мәктәп өр-яңа,
Анда парталар,
Алар күңелне
Эчкә тарталар.
Айгол

3.Кулыбызда безнең
Яңа әлифба.
Менә монсы «а»,
Менә монсы «ба».
З-а

4.Без хәрефләрдән
Сүзләр ясыйбыз,
Шуннан соң җырлап
Укый башлыйбыз:
Ева

5.Ат, ата, арта,
Ат арба тарта.
Ата-аналар
Атта баралар.
Әскәр

6.Нинди зур бәхет,
Нинди үзгәреш!
С-нә
Бигрәк күңелле
Беренче дәрес!
Рәмиc

Җыр “Әлифба”.

1.Һәр партада иң уртада,

Әлифба дигән китап

Рәсемнәре бигерәк күп,

Алып карыйбыз кат-кат.

Кушымта:

      Белем дөнясына ишек,

      Әлифба дигән китап

      Рәхмәт әйтеп, җыр җырлыйбыз.

      Шушы китапҡа атап.

2.Укытучы әлифбадан

Безгә хәреф өйрәтә.

Тактага язып күрсәтә,

Шуннан кабат өйрәтә.

Кушымта шул ук:

3.Сызыклардан, ыргаклардан

Тора икән хәрефләр.

Хәрефләрдән сүз төзергә

Өйрәнәбез дәрестә.

Кушымта шул ук:

4.Һәр партада иң уртада,

Әлифба дигән китап

Рәсемнәре бигерәк күп,

Алып карыйбыз кат-кат.

Кушымта шул ук:

А.Б.Иренмичә, ялкаулашмый

Укыгыз фән илендә.

Китапларны ачыр өчен

Ачкыч бирәбез сезгә.

(Белем бәйрәме ачкычы тапшырыла)

А.Б. Хәерле юл, мәктәп иленә!

Төкле аяк белән керегез.

Алда сезне күп могҗиза көтә

Сау – сәламәт белем алыгыз.

13. Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,

Бу китаплар сезгә нур чәчсен!

Эчләрендә булган әйбәт сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

Жыр «Белем бэйрэме”

14. Кояшның да бүген йомшак нуры

Сезне бирегә сөеп китерде.

Алыгыз сез гыйлем хазинәсен

Һәм үсегез гөлләр шикелле!

15.Бездән сезгә шул теләк:

Белегез укуның кадерен,

Ертмагыз дәфтәр битләрен,

Саклагыз китапны кадерләп.

Пөхтә булсын киемегез,

Таза булсын кул һәм битегез!

16.Курыкмагыз һич бер эштән – кыю булыгыз!

Изгелекле булыгыз,

Кешелекле булыгыз!

Олыларны хөрмәтләп,

Гел рәхмәтле булыгыз!

А.Б. Уку елы сезгә һәрчак

Бары уңыш китерсен,

Диктантлар «биш”кә язылсын,

Мәсьәләләр чишелсен

Мәктәптә күңелле булсын,

Дәресләр җиңел үтсен.

Һәм сезнең өчен ачылсын

Бар могҗизасы җирнең.

А.Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елы башлана! (Зал тирәли 1 нче сыйныф укучысы белән кыңгырау тотып йөрү)

А.Б. Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.

Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,

Очрашырбыз җае килгәндә.

Бер-беребезгә сәлам биреп китик,

Очрашканда яки күргәндә.

А.Б Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы- хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий линейки 1 сентября - День знаний

Литературно-музыкальная разработка торжественной линейки, посвящённой Дню знаний...

Сценарий линейки 1 сентября - День знаний

Литературно-музыкальная подборка для проведения торжественной линейки, посвящённой Дню знаний...

Сценарий праздника «1 сентября – День знаний. Первый раз в пятый класс.»

Сценарий праздника посвящен Дню знаний и посвящению в пятиклассники....

Сценарий линейки «1 сентября- День знаний» 2012 года «Дом, в котором вас любят и ждут»

На осеннем пороге встречаем мы этот особенный день, называем праздником знаний. Он близок людям всех поколений. Много лет в этот день начинается учебный год в тысячах учебных заведений нашей страны. И...

Сценарий Торжественной линейки на День Знаний

День Знаний - самый волнительный день для первоклассников и их родителей, учителей, выпускников! А чтобы создать праздничное настроение, немного театрализации не помешает. Причем в нее вовлечены не то...

Авторская разработка сценария общешкольного мероприятия "Линейка "День знаний" - 2013г"

Общешкольное мероприятиеАвтор: Мишина Галина ВладимировнаДолжность: педагог-организатор, учитель информатикиКласс: 1-11клСценарий "Линейка "День знаний" - 2013г"Действующие лица: Линейка, Уч...

Сценария на татарском языке "День учителя"

Предлагаю вам сценарий для общешкольного мероприятия, посвященный Дню Учителя. Данный материал будет полезен классным руководителям, учителям музыки, педагогам - организаторам и заместителям директоро...