сценарий на татарском языке "Җан җылысы кирәк кешегә"
методическая разработка на тему

Сабирова Илхамия Талгатовна

Сценарий литературно-музыкального вечера, посвященного жизни и творчеству татарского поэта и писателя Фаниса Яруллина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 290716.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:  “Җан җылысы кирәк  кешегә”

Максат:

  • Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, шигырьләрен уку;
  • Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен, дәлилләп бирү осталыгын үстерү.
  • Укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек  сыйфатлары тәрбияләү.
  • Ф. Яруллин иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: ,”Ачык дәрес”,”Сабантуй”,”Мәгариф”,”Ватаным Татарстан”,”Мәгариф” газеталары, Ф.Яруллинның :”Зәңгәр күлдә Ай коена”,”Балачак хәтирәләре” һ.б.,китаплары, дәреслек

Җиһазлау: дәрес эчтәлеге буенча мультимедиа система сайтлары, әдипнең портреты, китаплар күргәзмәсе,дәреслек, фоторәсемнәр, компьютер.

1 нче тукталыш      “Туган як” дип  атала.

I. Укытучының кереш өлеше. Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар! Без сезне бүген   “Җан җылысы кирәк кешегә “ исемле әдәби кичәгә чакырдык. Бүген  без      язмыш  сынауларын  җиңеп,   олы җанлы  кеше булып  яшәргә  көч тапкан, корыч  ихтыярлы, изге  җанлы шагыйрь,  язучы, драматург  Фанис Яруллинның тормыш юлына, иҗаты буенча сәяхәт итәрбез.

   Безгә, сау-сәламәт килеш тә еш кына  тормыш  авырлыкларыннан зарланырга  яратучыларга, үрнәк тә, гыйбрәт тә алар. Бу – искиткеч рухи  һәм  физик  батырлык!

 

1 нче тукталыш      “Туган як” дип  атала

        Музыка      

        Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре укыла.

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,-

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешенгә.

Йөри- йөри күңле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә,-

Бер сафланып килер өчен тагын

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

 Ф.Яруллин  1938 нче елның  9 нчы февралендә Татарстан Республикасының Баулы районы Кызылъяр авылында дөньяга килә.Ул яшьли әтисез кала. 1942 нче елда сугыш кырыннан әтисенең һәлак булуы турында кәгазь килә. Әнисе Гафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә. Фәнис абыйга ачлыгын да, ялангачлыгын  да татырга туры килә. Ул сигезьеллык мәктәпне авылларында тәмамлый. Аннан монтерлар әзерләү курсында укый. 1957 нче елны Армия сафларына алына. Хезмәт иткәндә турникта күнегүләр ясаганда куллары ычкынып китеп, умыртка баганасына зыян китерә, йори алмас була,бик озак больницаларда ятарга туры килә аңа.Ләкин ул төшенкелеккә бирелергә уйламый, чын –чынлап  шигърият дөньясына чума. Аның беренче шигерләре дә туган якка багышлап языла. 20  яшьлек егет турниктан егылып , гомерлек бәлагә дучар була.  Шул егылу аркасында нык имгәнеп , Фәнис аягына басып йөри алмас хәлдә кала.  Шуннан ярым-тере хәлдә генә яшәү , бер-бер артлы операцияләр , хастаханә караватлары...  Аның яшьлеге  һәм гомере шулай кыска булыр микәнни ? Балачакта йөгереп йөргән чәчәкле болыннарын ул инде башка күрмәс микәнни ? Яшисе дә яшисе иде бит әле !  Аның беренче шигерләре дә туган якка багышлап языла.

ӨЧ НӘРСӘ.

Туган ягына  кешене

Өч нәрсә гел тартып тора.

Кайда йөрмә-шул өч нәрсә

Тартып алып кайтып тора.

Беренчесе-балачагың

Агачтагы алма чагың.

Эзли кеше шул алманы,

Белсә дә алданачагын.

Икенчесе- туган өең,

Ул-кендек бәйләгән төен.

Йөртә кеше үз тәнендә

Шул төеннең бетмәс җөен.

Өченчесе –тапкан анаң

Бар яхшылык безнең анан.

Кеше ятим , кеше үксез.

Шушыларны алсаң җа

2 нче тукталыш:       “Балачак илендә”.

1964 нче елда Ф. Яруллин югары белем алу өчен Казан дәүләт университетына укырга керә. Шул ук вакытта аның китаплары дөнья күрә башлый. Балалар өчен язган беренче китабы “Чәчәкләр моңы” дип атала.

Балаларга багышлап язылган шигырьләрендә язучы бала күңеленең никадәр самими икәнлеген оста ачып биргән.Авыр вакытларда  кулын сузучы , ярдәмчесе-әнисе була.

   “Иң иртә” шигыре.

Иң- иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

 Безне күбрәк йоклата

Оча торган чәчәкләр.

Әй куп безнең бакчада

Төрле-төрле чәчәкләр.

Алар бар да матурлар,

Алар бар да бик шәпләр.

Кайсы кызыл, кайсы к
Кайсы боек, кайсы шат.

Җыеп алсаң һәммәсен

Булыр иде ун кочак.

Чәчәкләрнең бар хәтта

Очып йөри торганы.

Түтәлләрдән түтәлгә

Күчеп йори торгны.

Кайчагында шуларны

Җыймак булам чүгәләп.

Ләкин чәчәк дигәнем

Булып чыкты күбәләк.

 Фәнис Яруллин кәп кырлы талант иясе. Ул шигырләр белән берлектә хикәяләр , пьесалар да иҗат иткән .

Балалар өчен язган

“Зәңгәр күлдә ай коена” исемле әкиятен карап китик әле. Музыка.

3 нче тукталыш:

 

“Шигьри тәлгәшләр”.

Ф.Яруллин күп шигырьләр язган. Аның шигырьләре үзе бер дәрес. Аларның эчтәлекләрендә тирән мәгънә ята. Анда табигатьне ярату, олыларга мәрхәмәтле, шәфкатлелек сыйфатлары белән сугарылган.

Бу дөньяның ние бар

Бу дөньяның ние бар

Кояшы бар, ае бар.

Теләгәгәндә учларында

Учак ягар җае бар.

Бу дөньяның ние бар?

үзәне бар,тавы бар.

Бер тавына менеп җитсәң,

Артларында тагы бар.

Бу дөньяның ние бар?

Елгасы бар,яры бар.

Ярсып аккан елганың да

Уйга баткан чагы бар.

Бу дөньяның ние  бар?

Күге бар һәм җире бар.

Күкнең,җирнең мәңге бетмәс

Ымсындырган сере бар.

СОРАУ ҺӘМ ҖАВАП.

Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә.

“Кеше булып яшәргә

Нәрсә кирәк кешегә?”

Диңгез әйтә : -Тирәнлек.

Урман әйтә:-Бердәмлек.

Таулар әйтә:-Горурлык.

Юллар әйтә:-Турылык.

Җир эндәшә:-Юмартлык.

Чык суы әйтә:-Сафлык.

Яшен әйтә:-Кыюлык.

Ипи әйтә: -Олылык.

-Гүзәллек,-диләр гөлләр.

-Иркенлек,-диләр җилләр.

-Нык канат,-ди бөркетләр.

-Биеклек,-диләр күкләр.

Һәм шушылар өстенә

Кирәк тагын иң элек,

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә –КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК.

ШУҢА КУРӘ ДӘ БЕЗ МАЛАЙЛАР.

Безнең җаннар гел уйнаклап тора,

Болындагы гүя шук тайлар.

Купме чапсак та , без арымыйбыз.

Шуңа күрә дә без малайлар.

“Сөйләшәбез” йодрык белән дә без,

Күбеп кайта кайчак маңгайлар.

Зарланмыйбыз ләкин сынатмыйбыз,

Шуңа күрә дә без малайлар.

Үртәсәләр,кызлар,үртәсеннәр,

Вакыт җиткәч,алар бер аңлар-

Без кызларны яклар өчен туган,

Шуңа күрә без малайлар.

Артып китсә кайчак шуклыгыбыз,

Тыныч булсын апа-агайлар.

Илнең киләчәге безнең кулда

Шуңа күрә дә без малайлар.

.

4 нче тукталыш:    “ Мәхәббәт-мәңгелек сер” тукталышы.

  Фәнис абый янына хәл белергә бик еш кына  яшләр , студентлар киләләр. Нурсөя апа белән  аларны шулай танышып китәләр. Дөньяга карашларында  уртаклык, хыяллар берлеге, шигъри  сүзгә  булган мәхәббәт  берләштерә.

   Нурсөя– шагыйрьгә  илһам  өстәүче дә,  газапларын  җиңеләйтүче  дә, олы мәхәббәт тә.  “Нурсөя исән  булса, мин  яшәрмен; ул  юк икән, яши алмам. Сусыз  калган  гөл кебек шиңәрмен, сулырмын. Ул минем секретарь-машинисткам да, шоферым да,  шәфкать туташым да , сөйгән  ярым да”,- ди шагыйрь. Шуңа  күрә  Фәнис Яруллин  үзенең  иң  матур  җырларын  сөеклесенә  багышлаган.

Аудиязмада “Нурсөя “ поэмасын тынлау.

Җитмешенче еллар башында Ф. Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. 

 Фәнис Яруллин үзен драматургия өлкәсен дә сынап карый.  Аның “Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал театры сәхнәсеннән күп еллар төшми. Соңгы елларда Ф. Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли.

 

“Хәзинә” хикәясен сәхнәләштерү.

  Музыка.

Бу хикәядә нинди хәзинә турында сүз бара. (Хәзинә –ул табигать.  Безне туендыра. Аны сакларга, хезмәт итәргә кирәк.)

  1. тукталыш “Дөрес сүзгә җавап юк” .

Фәнис Яруллин-үткен телле каләм иясе. Аның сүзләре күпләр өчен тормыш девизына әйләнде.

Тормыш безне сыңар кулы белән кыйный,
Ә икенче кулы белән сөеп тора.

Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп тамырларына таралган көчен куя. Куя да, өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр...

Бөркетләрнең горурлары тирестә казынган тавыклар белән пычранмый, алар кырда уктай атылып чабучы җәйраннарга ташлана.

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга салса - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат: ялтыравыңны күреп , чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы; җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракларда да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек. 

Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый. Елмаю - эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс булса,
елмаюда җитмеш төс бар.

6 тукталыш “Мактау тактасы”

 Күпкырлы талант иясе Ф.Яруллинның иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мәртәбәле исемгә Ф.Яруллин 2001 нче елда ия булды.

7 тукталыш.”Җырларым –күңел канатларым”

Ф.Яруллинның шигырьләренә  композиторларыбыз бик күп җырлар язганнар.

Балалар өчен –“Әй рәхәт соң”, “Рәхмәт сезгә” һ.б.

Өлкәннәр өчен- “Кара миләш”, “Йолдызлар яңгыры”, “Чәчәк бураны”, Кадерен белгәннәр”,”Гомерләр бер генә” һ.б.

Фәнис абый үзен укыткан укытучыларына мең рәхмәтле булуын бүген дә искәртеп килә. Аның укытучыларга багышлап язылган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”  шигыре бүгенге көндә укытучы хезмәтенә бәя бирүче җанлы әсәр булып санала. Әхмәт Хәйретдинов бу шигырьгә көй яза. Шушы җырны без дәрескә килгән кунакларга багышлыйбыз.                       (Җыр. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”, балалар җырлый.) 

2011 елның 9 декаберендә якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис ага Яруллин вафат булды.

Аңа 2018 елның февралендә 80 яшь булыр иде.  Язмыштан  узмыш  юк, диләр.  Дөньяның һәр  почмагында сугыш-кырылыш, эчү һәм наркотиклар  таза  тәнле  кешеләрне  дә  юкка  чыгарганда, шушы  афәтләргә каршы  чын каһарманнарча  көрәшүче, халыкка  көч  бирергә  тырышучы, гүзәл иҗат  җимешләре  белән явызлыкка  каршы  шигъри  сүз  белән  армый-талмый көрәшүче  бөек  шәхес ул  Фәнис Яруллин.Син кем генә булсаң, зур кешеме син ,баламы, баймы син ,әллә  гади кешеме һәрвакытта кеше булып калырга , бер –беребезне ярата белергә , бер- беребезгә игътибарлы булырга, җылы сүзләребезне кызганмаска өнди ул безне.

Җан җылысы – назлы яз җылысын
Өләшәсе иде күберәк.
Алтын – көмешләрсез яшәп була,
Җан җылысы кирәк кешегә.

 Бу чарага әзерләнгәндә  мин – дәреслектән, Ф.Яруллинга багышлап эшләнгән презентациядән,  интернет ресурслардан, Ф.яруллинның әсәрләре җыентыкларыннан файдаландым.Бу эшемне, белем һәм тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия дип уйлыйм.

28

СПАСКүпкырлы талант иясе Ф.Яруллинның иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мәртәбәле исемгә Ф.Яруллин 2001 нче елда ия булды7 тукталыш “Җырларым- куңел канатларымФ.Яруллинның шигырьләренә  композиторларыбыз бик күп җырлар язганнар.Балалар өчен –“Әй рәхәт соң”, “Рәхмәт сезгә” һ.бӨлкәннәр өчен- “Кара миләш”, “Йолдызлар яңгыры”, “Чәчәк бураны”, Кадерен белгәннәр”,”Гомерләр бер генә” һ.б. Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә 73 яшендә  вафат була.Ана 18 елның 9 февралендә 80 яшь булыр иде.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бабье лето"- сценарий праздника урожая на татарском языке

“Әбиләр чуагы”яки “Дөнья  буенча сәяхәт”- уңыш бәйрәменә сценарий....

Сценарий "Последнего звонка"( на татарском языке)

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Беренче алып баручы.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,ата-аналар,укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә,безнең өчен дә иң та...

Сценарий мероприятия о ВОВ (на татарском языке)

Сценарий  мероприятия о ВОВ написан для 7-9 классов....

Сценарий праздника 23 февраля в детском саду (на татарском языке).

Сценарий мероприятия включает в себя и стихотворения и песни, и танцы детей. Праздник состоит из 2х частей: концерная часть и игры-конкурсы для пап. На татарском языке....

Сценария на татарском языке "День учителя"

Предлагаю вам сценарий для общешкольного мероприятия, посвященный Дню Учителя. Данный материал будет полезен классным руководителям, учителям музыки, педагогам - организаторам и заместителям директоро...

Сценарий на татарском языке "Көз көнендә туучылар өчен туган көн бәйрәме"

Праздник для осенних именниников на татарском языке. Сценарий содержит стихи, поздравления, игры и конкурсы....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...