Сценарий "Последнего звонка"( на татарском языке)
статья (11 класс) по теме

Айзятова Фидания Мидехатовна
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Беренче алып баручы.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,ата-аналар,укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә,безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.Соңгы кыңгырау ул безнең өчен урта мәктәпне тәмамлап,зур тормышка,олы дөньяга атлаган көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да,сокландыргыч та һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу мәктәпне тәмамлаганда хушлашу тавышы да. Икенче алып баручы. Школьные годы чудесные С дружбою,с книгою, с песнею. Как они быстро летят? Их не воротишь опять Разве они пролетели без следов? Нет,не забудет никто никогда Школьные годы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kongyrau_byrme.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

                                            “Соңгы кыңгырау” бәйрәме.

Беренче алып баручы.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,ата-аналар,укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә,безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.Соңгы кыңгырау ул безнең өчен урта мәктәпне тәмамлап,зур тормышка,олы дөньяга атлаган көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да,сокландыргыч та һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу мәктәпне тәмамлаганда хушлашу тавышы да.

  Икенче алып баручы.

Школьные годы чудесные

С дружбою,с книгою, с песнею.

Как они быстро летят?

Их не воротишь опять

Разве они пролетели без следов?

Нет,не забудет никто никогда

Школьные годы.              

 Укучы.  Our school is the best…

 There are very good teachers

 We go to school not to rest

 But to learn clever thoughts and ideas.

     Many subjects are taught in my school

     They are Literature, English, Biology.

     Physical Education it is very cool

     History and Information technology.

Floors in my school are clean,

Air in classes is cool.

How here is good

There fore I love my school.

Икенче алып баручы.Хөрмәтле укытучыларыбыз!Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да,кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр.Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары,җуелмас эз һәм сукмак салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек, шул ук очкын чәчеп торган күзләр.

Җыр: “Кыңгыраулы  мәктәп еллары.”

(Х.Вәлиуллин музыкасы, Ш.Галиев сүзләре).

Укучы.  Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан кешебез-иң беренче укытучыбыз ...................................................иде. Ул укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белде. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Рәхмәт сезгә,беренче укытучыбыз.

Укучы.      Укытучым ..............!

Якты яздай матур бу бәйрәмдә

Кабат сезне күргән чагымда,

Күңелемне сабый бала иткән

Хисләр кабатланды тагын да.

Укытучым минем, сүнмәс назым

Якты язым-балачакларым.

Без гомергә, әнкәм белән бергә

Күңелездә Сезне сакларбыз.

Тормышыбызның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз

Канат куеп якты хыялларга

Олы юлга озатып калдыгыз.

Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган сезнең күңелдән

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә.

Укучы.   Укытучы яшен сорамыйлар

Аның инде билгеле.

Сентябрьдә ел да җиде аңа,

Июнь җитсә ел да унҗиде.

Мәктәптәге Белем көннәрендә

Беренчеләр белән килә дә.

Тәмамлагач соңгы кыңгырауда

Унберенчеләргә иярә.

Укытучы яшен сорамыйлар

Гомер буе шулай йөрегәч.

Белгәнебез шул ике сан безнең:

“Унҗиде” яшь белән “җиде” яшь.

Укучы.   Хөрмәтле .......................!

Мөгаллим сез-гыйлем таратучы,

Хезмәтегез чиксез рәхмәтле.

Шуңа күрә Ходай Тәгалә дә

Мулдан биргән сезгә хөрмәтне.

Укучы.   Сез бер гади укытучы булып

 Хезмәт итәсез бүген тормышта.

 Һәр укучыгыз-язылмаган роман

 Һәр дәресегез-маяк тормышка.

 Эш коралың гади акбур гына

 Бик катлаулы,ләкин тирәлек

 Унике бала-димәк унике пар күз

 Җавап көтә сезгә төбәлеп

Укучы.   .................................!

Сезгә бу ел тагын бер яшь өсти,

Ә егәрлек әле җитәрлек.

Көч һәм куәт сездә ташып тора

Йөзгә кадәр җырлап үтәрлек.

Бүген сезнең юбилейны котлап,

Без телибез олы мәхәббәт.

Сез булганда безгә һәрчак рәхәт,

Хезмәтегез өчен мең рәхмәт!

Укучы.   ..................................!

Чын йөрәктән сезгә телибез без,

Бу җиһаннын аяз,зәңгәр күген.

Еллар өстәлсә дә иңнәрегез,

Тоймасалар иде тормыш йөген.

Тормыш сукмагыннан үткән чакта,

Барыр юллар сикәлтәсез булсын.

Хезмәтенә күрә хөрмәт белән,

Сезнең урын һәрчак түрдә булсын!

Укучы.   ....................................!

Яхшы теләкләрне телик әле сезгә болай

Тынычлык һәм исәнлектән

Аермасын иде Ходай!

Гадилектә-бөеклегең

Кешелектә-изгелегең.

Ходай насыйп итсен сезгә

Ике дөнья иминлеген.

Укучы.   ..................................!

Укытучыбыз,безнең йөрәктә

Сез тормышта сөю уяттыгыз.

Күңелебездә туды яктылык.

Әйтерсең дә яңа таң атты...

Белем алгач,-дидегез,дәү үскәч

Һәрбер ягын илнең бизәгез

Сез йөрәктә салган белемнең

Диңгезендә бүген йөзәбез.

Укучы.   Уч төбенә куеп Җирне гүя

Бүгенгесен аның үткәнен.

Күрсәтте ул безгә,урап кайттык

Бер белмәгән илләр үтәли.

-Яратыгыз фәнне!-диде һаман.

-Мине яратыгыз,-димәде.

Аңа бүген еллар аша карыйм

Көлеп басып тора бүген дә.

Ах,хәйләкәр ...........................

Җирне,кешеләрне яраттырып,

Яраттырган икән үзен дә.

Укучы.   ................................!

Бүген сезне зурлап

Әйтеләдер күп теләкләр.

Теләкләрнең затлысына

Кушылсын безнең теләкләр.

Теләнгән теләкләр Сезне

Саклап йөртсен озак еллар.

Сездәй әйбәт кешеләр белән

Очраштырып торсын юллар.

Укучы.   .........................................!

Ил карты да сиңа башын иеп,

Мөгаллим, дип зурлап өндәшә.

Яшләр синнән матур үрнәк алып

Күркәмлектә Сезгә тиңләшә.

Игелекле татар мөгаллиме

Синнән күчә безгә мәрхәмәт.

Йөрәк утың балкып янса гына

Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

Укучы.   Инглиз теленнән белем бирүче укытучыбыз.......................!

Көчле рух,сүнмәс яшәү дәрте

Бирелгәндер сезгә тумыштан.

Үр артыннан яңа үрләр яулап

Яшисез сез туймый тормыштан.

Сезгә карап сокланамын һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә!Әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Укучы.   Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче,һәр адымыбызны күзәтеп,ялгышлардан саклаучы икенче әниебез-класс җитәкчебез ........................................... .Хөрмәтле укытучыбыз! Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз.Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак,ә кирәк икән,кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә,безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Укучы.   В круговороте жизни школьной,

Многотрудной. Беспокойной,

Не было надежней человека.

Взяли вы нас в пятом классе,

Отвели вы все напасти,

Добротой души согрели.

Очень вы любили нас,

Защищали каждый раз

И прощали шалость нам любую.

Укучы.   Прелестна обликом, нежна,

Ну, как в такую не влюбляться?

Во всех делах вы хороша

И жизнью можете гордиться.

Да будьте счастливы и впредь

В друзьях, работе, долголетье,

Чтоб всем врагам нос утереть

И, как всегда, во всем быть Леди!

Җыр: “Иң гүзәл кеше икәнсез”

(Ә.Хәйретдинов музыкасы, Ф.Яруллин сүзләре ).

Беренче алып баручы.Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп җиттек. Сез  бөтен көчегезне безне тәрбияләргә куйдыгыз. Шул ук вакытта таләпчән дә була белдегез. Бу дөньяның саф һавасын сулап, үз аякларыгыз белән йөгерә-йөгерә балаларыгыз белән гомер кичерү үзе зур бәхеттер. Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә һәрчак нык сәламәтлек, кайгы- хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез.

Укучы.   Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк

Иң дөрес,иң матур юлны

Сайлашырга Сез кирәк.

Алда көрәшләрдә дә булыр,

Югалып калсак кинәт-

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә Сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк

Күз яшьләрен сертә- сертә

Юатырга Сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр

Кимсенмәс өчен йөрәк-

Сез кирәк әти- әниләр,

Безгә һәрчак Сез кирәк!

Укучы.   Әти-әни, тагын озак еллар

               Яшәгез сез тату, сәламәт.

                Безне тәрбияләп үстердегез

                Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.

                Сезнең тормышыгыз безгә  үрнәк,

                Йөрәктә сез кичен- иртәсен

                Сезгә насыйп булган бәхет- шатлык,

                Якты көннәр мәңге бетмәсен.

                Якты йолдыз кебек балкыйсыз сез,

                Тормыш юлларыбыз күгендә.

                Иң кадерле кешеләребез булып,

                Торасыз сез күңел түрендә.

                Мәңге- мәңге шулай  тәрәзәләрдә

                Балкып торса иде утыбыз.

                Һәрчак безне каршы алса иде

                Әти-әни, туган йортыбыз.

.Җыр: “Минем кадерлеләрем”  ( Укучы кыз башкара).

(М. Гыйләҗев  сүзләре һәм көе).

Икенче алып баручы. . Без шулай ук бүген 11 ел буена безне тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы ачык йөзле повар апаларга, чисталыкны тәэмин итүче җыештыручы апаларга, лаборант ................., китаплар патшасы ................, вожатыебыз ................,  шофер ...................,  мәктәпне җылытучы кочегар абыйларга үзебезнең чын күңелебездән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә кире әйләнеп кайтсын.

Укучы.    Киң күңел, юмартлык өчен

                 Кояш белән сезне тиңлибез.

                 Шатлык белән тулы, куанычлы

                 Озын гомер сезгә телибез.

                 Безнең өчен күпме тырыштыгыз сез

                 Уйладыгыз безнең өчен дә,

                 Онытмабыз сезне һичбер вакыт

                 Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Укучы.   Чәчәк тотып әле бүген генә

Киләм кебек сиңа мәктәбем.

Инде менә сезгә,укытучылар

Сау булыгыз дип әйтәмен.

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым,синең алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә.

Укучы.   Елда шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп-изге йорт.

Сабый чакта эзләп бер килербез

Онытма син,мәктәп, безне көт.

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып булса да

Сезнең хәлегезне белербез.

Җыр:”Саубуллашу вальсы”

(М.Имашев музыкасы, С.Сөләйманова сүзләре ).

Фидания Айзятова, Чүпрәле районы

Иске Кәкерле урта мәктәбе укытучысы. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Последний звонок (на татарском языке)

Сценарий составлен для сельских школ (на татарском языке). Большое место отводится и учащимся 1 класса.  Праздник проводится в актовом зале и время проведения мероприятия ококло 1,30 часа....

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...