Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения
рабочая программа (6 класс) на тему
Рабочая программа для 6 классов по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения | 60.91 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №2 имени академика К. А. Валиева города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
«РАССМОТРЕНО» Руководитель МО ________ / / Протокол № 1 от 26 августа 2016 г. | «СОГЛАСОВАНО» Зам. директора по УР __________ / / «29» августа 2016 г. | «УТВЕРЖДЕНО» Директор МБОУ «Лицей №2 им.ак. К. А. Валиева г. Мамадыш» _____________/ / Приказ № ___ от «31» августа 2016 г. |
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА
МБОУ «Лицей №2 им. ак. К. А. Валиева г. Мамадыш»
по татарскому языку в 6 классе (татарской группе)
учителя высшей квалификационной категории
Сафиной Гульнары Гафуровны
Рассмотрено на заседании педагогического совета протокол №1 от «31» августа 2016 г. |
2016 – 2017 учебный год
Аңлатма язуы
Татар теленнән эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган).
2.Гомуми белем бирү учреждениесенең белем бирү программасы (директор боерыгы белән гамәлгә кертелде:29 август 2014 нче ел №138/1)
3.Гомуми белем бирү учреждениесенең укыту планы(директор боерыгы белән расланган: 31 август № 299)
4.Календарь укыту графигы (директор боерыгы белән расланган:31 август №298 )
5. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйныфлар. Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, 2013
6. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен “Татар теленнән” 6 нчы сыйныфы өчен методик әсбап, Казан – 2014.
7. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (08.06.2015, №576) белән федераль исемлеккә кертелгән “Татар теле” Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек - 6 нчы сыйныф. Авторлары : Н.В. Максимов, М.З.Хәмидуллина. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2015 ел.
Эш программасы лицейның Укыту планы нигезендә атнага 4 сәгать исәбеннән 140 сәгатькә төзелде.
Курсның максаты:
туган тел дәресләрендә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне укучыларның үз сөйләмнәрендә дөрес һәм тиешенчә куллана белүләренә ирешү, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы шәхес итеп тәрбияләү, укучыларны үз иленең гражданнары һәм патриотлары итеп тәрбияләүдә, аларны халыкның рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен үзләштерердәй итеп үстерүдә татар теленең әһәмиятен, укучыларның рухи-әхлакый сыйфатларын булдыру, аларның төрле яклап - гражданлык, иҗтимагый, шәхси үсешен тәэмин итү, яшь буынның иҗади сәләтен үстерү, сәламәтлеген саклау һәм ныгыту юнәлешендә эшләү; кучылар ала торган белем һәм тәрбиягә бердәй таләпләр белән якын килү.
Рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары:
1. Телне өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
2. Татар теленең барлык бүлекләре буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
5. Туган тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияты мирасына тарту.
8. Татар теле дәресләрендә белем бирү белән бергә тәрбияви бурычны да онытмау. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту. Изложение һәм сочинениеләрне дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздыру.
9. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү. Аралашканда, фикерләрне ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп белдерү. Укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү.
10. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
2016/2017 уку елына методик тема:
Лицейская | Учителя |
«Внедрение современных педагогических технологий в образовательный процесс в рамках реализации требований ФГОС» | “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру” |
Курсның эчтәлеге
Укыту - тематик планлаштыру
№ | Тема | Сәгать саны |
1. | 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау | 9 |
2. | Морфология турында гомуми мәгълүмат | 1 |
3. | Исем | 24 |
4. | Сыйфат | 19 |
5. | Сан | 19 |
6. | Рәвеш | 18 |
7. | Алмашлык | 20 |
8. | Кабатлау | 8 |
9. | Бәйләнешле сөйләм үстерү (Б.с.ү.) | 7 |
10. | Язма эш. Төрле типтагы диктантлар Изложение Сочинение | 15 6(2) 5(2) 4(1) |
Барлыгы | 140 |
Тема 1. 5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (9 сәгать). Фонетика. Сузык һәм тартык авазлар. Сингармонизм законы. Тартык авазларның чиратлашуы. Иҗек һәм басым. Сүз төзелеше һәм ясалышы. Тамыр һәм кушымчалар. Лексикология. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Фразеологизмнар.
Тема 2. Морфология турында гомуми мәгълүмат (1 сәгать).
Тема 3. Исем ( 24 сәгать). Исемнең лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исем ясагыч кушымчалар. Исемнәрнең ясалыш төрләре. Исемнең берлек һәм күплек саны. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 3 зат берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 3 зат күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма сүзләрдә килеш кушымчалары.Алынма сүзләрдә тартым кушымчалары. Исемнәрнең җөмләдәге функциясе. Исемнәрнең җөмләдәге кудланылышы. Синоним исемнәр. Исемнәргә морфологик анализ. Исемнәргә морфологик-синтаксик анализ. Исем темасы буенча тәрҗемә күнегүләре
Тема 4. Сыйфат (19 сәгать). Сыйфатның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның ясалышы. Синоним сыйфатлар. Антоним сыйфатлар. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларга морфологик-синтаксик анализ ясау. Сыйфат темасы буенча тәрҗемә күнегүләре
Тема 5. Сан (19 сәгать). Санның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Татар телендә саналмышның кулла нылу үзенчәлеге. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларның язылышы. Саннарның исемләшүе. Сан төркемчәләре: микъдар саны; тәртип саны; чама саны; бүлем саны; җыю саны. Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы. Саннарның җөмләдә кулланылышы. Саннарга морфологик- синтаксик анализ ясау. Сан урынына аларның синонимын куллану. Сан төркемчәләрен тәрҗемә итү
Тема 6. Рәвеш (18 сәгать). Рәвеш турында гомуми мәгълүмат. Аның лексик-грамма тик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Билге һәм хәл рәвешләре. Охшату-чагыштыру рәвешләре, күләм-чама рәвешләре, урын рәвешләре, вакыт рәвешләре, сәбәп-максат рәвешләре. Рәвешләрнең ясалышы. Рәвешләргә морфологик-синтаксик анализ ясау. Рәвешләргә басым төшү үзенчәлеге. Рәвешләрнең дәрәҗә формасы алуы. Синоним һәм антоним рәвешләр. Рәвеш темасы буенча тәрҗемә күнегүләре эшләү.
Тема 7. Алмашлык (20 сәгать). Алмашлык турында гомуми мәгълүмат. Аларның мәгънә төркемчәләре: зат алмашлыклары, сорау алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, тартым алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары. Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле. Алмашлык темасы буенча тәрҗемә күнегүләре эшләү.
Тема 8. Кабатлау (8 сәгать) . Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем. Сыйфат сүз төркемен кабатлау. Сан сүз төркемен кабатлау. Рәвешләрне кабатлау.
Алмашлыкларны кабатлау. Исем, сыйфат сүз төркемнәренә морфологик анализ тәртибен кабатлау. Сан,рәвеш сүз төркемнәренә морфологик анализ тәртибен кабатлау.
Алмашлык сүз төркеменә морфологик анализ тәртибен кабатлау.
Тема 9. Бәйләнешле сөйләм үстерү (7 сәгать): №1. Сыйфатлама хикәя язу. №2. Безнең мәктәп. №3. Әти-әниеңә, туганнарыңа хат язу үрнәге. №4. Тел – милләт сакчысы. №5. Рәхмәт – иң олы сүз №6. Минем иң истәлекле көнем. №7. Табигатьне саклау турында газетага мәкалә язу.
Тема 10. Язма эш (15 сәгать).
Төрле типтагы диктантлар (6)
Изложение (5)
Сочинение (4)
Тематик план
№ | Тема | Үткәрү датасы | Искәрмә | |||
план | факт | |||||
1 | Иң матур тел—туган тел | 02.09.2016 | ||||
2 | 5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Фонетика. Сузык авазлар | 03.09.2016 | ||||
3 | Сүз төзелешен һәм ясалышын кабатлау. | 05.09.2016 | ||||
4 | Лексика бүлеген кабатлау | 06.09.2016 | ||||
5 | Җөмлә кисәкләрен кабатлау | 09.09.2016 | ||||
6 | Сүз төркемнәрен кабатлау | 10.09.2016 | ||||
7 | Кереш диктант. “Балык тоту” | 12.09.2016 | ||||
8 | Тамыр һәм кушымча. | 13.09.2016 | ||||
9 | Лексикология бүлеген кабатлау” | 16.09.2016 | ||||
10 | Морфология. Сүз төркемнәре турында төшенчә | 17.09.2016 | ||||
11 | Исем. Исемнең лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре | 19.09.2016 | ||||
12 | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Тикшерү диктанты | 20.09.2016 | ||||
13 | Исем ясагыч кушымчалар | 23.09.2016 | ||||
14 | Исемнәрнең ясалыш төрләре | 24.09.2016 | ||||
15 | Исемнең берлек һәм күплек саны | 26.09.2016 | ||||
16 | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 27.09.2016 | ||||
17 | Исемнәрнең килеш белән төрләнешен ныгыту | 30.09.2016 | ||||
18 | Язма эш. Грамматик биремле диктант | 01.10.2016 | ||||
19 | Исем темасы буенча тәрҗемә күнегүләре эшләү | 03.10.2016 | ||||
20 | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше | 04.10.2016 | ||||
21 | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 07.10.2016 | ||||
22 | Язма эш. Сочинение “Минем дустым” | 08.10.2016 | ||||
23 | 3 зат берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 10.10.2016 | ||||
24 | 3 зат күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 11.10.2016 | ||||
25 | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше ныгыту | 14.10.2016 | ||||
26 | Алынма сүзләрдә килеш кушымчалары | 15.10.2016 | ||||
27 | Алынма сүзләрдә тартым кушымчалары | 17.10.2016 | ||||
28 | Язма эш. Изложение | 18.10.2016 | ||||
29 | Алынма сүзләр кергән күнегүләрне тәрҗемә күнегүләре | 21.10.2016 | ||||
30 | Исемнәрнең җөмләдәге функциясе | 22.10.2016 | ||||
31 | Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. | 24.10.2016 | ||||
32 | Синоним исемнәр | 25.10.2016 | ||||
33 | Исемнәрнең ясалышын кабатлау | 28.10.2016 | ||||
34 | Исемнәрнең төрләнешен кабатлау | 29.10.2016 | ||||
35 | Язма эш. Контроль сочинение “Безнең төбәкнең атаклы кешеләре” | 07.11.2016 | ||||
36 | Язма эш. Контроль сочинение “Безнең төбәкнең атаклы кешеләре” | 08.11.2016 | ||||
37 | Хаталар өстендә эш. Исемнәргә морфологик анализ | 11.11.2016 | ||||
38 | Исемнәргә морфологик-синтаксик анализ | 12.11.2016 | ||||
39 | Исем темасы буенча тест. | 14.11.2016 | ||||
40 | Язма эш. Искәртмәле диктант | 15.11.2016 | ||||
41 | Сыйфат турында төшенчә | 18.11.2016 | ||||
42 | Сыйфатның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре. | 19.11.2016 | ||||
43 | Б.с .ү. №1. Сыйфатлама хикәя язу | 21.11.2016 | ||||
44 | Сыйфатның билгене белдерүе | 22.11.2016 | ||||
45 | Асыл һәм нисби сыйфатлар | 25.11.2016 | ||||
46 | Нисби сыйфатлар | 26.11.2016 | ||||
47 | Б.с.ү. №2. Безнең мәктәп | 28.11.2016 | ||||
48 | Сыйфатларның ясалышы. | 29.11.2016 | ||||
49 | Сыйфат темасы буенча тәрҗемә күнегүләре | 02.12.2016 | ||||
50 | Язма эш. Контроль диктант | 03.12.2016 | ||||
51 | Х. өст. эш. Б.с.ү.№3. Әти-әниеңә, туганнарыңа хат язу үрнәге | 05.12.2016 | ||||
52 | Сыйфатның гади, чагыштыру дәрәҗәләре | 06.12.2016 | ||||
53 | Сыйфатның артыклык, кимлек дәрәҗәләре | 09.12.2016 | ||||
54 | Синоним сы йфатлар | 10.12.2016 | ||||
55 | Антоним сыйфатлар | 12.12.2016 | ||||
56 | Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы | 13.12.2016 | ||||
57 | Сыйфатларның җөмләдәге функциясе | 16.12.2016 | ||||
58 | Сыйфатларның исемләшүе | 17.12.2016 | ||||
59 | Язма эш. Изложение | 19.12.2016 | ||||
60 | Сыйфатларга морфологик анализ ясау | 20.12.2016 | ||||
61 | Сыйфатларга морфологик-синтаксик анализ ясау | 23.12.2016 | ||||
62 | Сыйфат темасын кабатлау | 24.12.2016 | ||||
63 | Сыйфат темасы буенча тест | 09.01.2017 | ||||
64 | Синоним һәм антоним сыйфатларны тәрҗемә итү | 10.01.2017 | ||||
65 | Б.с.ү. №4. Тел – милләт сакчысы | 13.01.2017 | ||||
66 | Сан турында төшенчә. | 14.01.2017 | ||||
67 | Сан һәм саналмыш | 16.01.2017 | ||||
68 | Гарәп һәм рим цифрлары | 17.01.2017 | ||||
69 | Гарәп һәм рим цифрларының язылышы | 20.01.2017 | ||||
70 | Саннарның ясалышы һәм язылышы | 21.01.2017 | ||||
71 | Язма эш. Тикшерү диктанты | 23.01.2017 | ||||
72 | Сан төркемчәләре. Микъдар саны | 24.01.2017 | ||||
73 | Тәртип саны | 27.01.2017 | ||||
74 | Бүлем саны | 28.01.2017 | ||||
75 | Чама саны | 30.01.2017 | ||||
76 | Җыю саны | 31.01.2017 | ||||
77 | Саннарның җөмләдә кулланылышы. | 03.02.2017 | ||||
78 | Саннарның җөмләдәге функциясе | 04.02.2017 | ||||
79 | Саннарның исемләшүе | 06.02.2017 | ||||
80 | Сан урынына аларның синонимын куллану | 07.02.2017 | ||||
81 | Саннарны кабатлау | 10.02.2017 | ||||
82 | Саннарга морфологик анализ ясау | 11.02.2017 | ||||
83 | Саннарга морфологик-синтаксик анализ ясау | 13.02.2017 | ||||
84 | Сан темасы буенча тест | 14.02.2017 | ||||
85 | Язма эш. Контроль изложение | 17.02.2017 | ||||
86 | Язма эш. Контроль изложение | 18.02.2017 | ||||
87 | Х. өст.эш. Сан төркемчәләрен тәрҗемә итү | 20.02.2017 | ||||
88 | Рәвеш турында гомуми төшенчә. | 21.02.2017 | ||||
89 | Рәвешләрнең ясалышы. Рәвешләргә басым төшү үзенчәлеге. | 24.02.2017 | ||||
90 | Кушма һәм парлы рәвешләр | 25.02.2017 | ||||
91 | Рәвеш дәрәҗәләре | 27.02.2017 | ||||
92 | Рәвешләрнең артыклык дәрәҗәсе | 28.02.2017 | ||||
93 | Билге һәм хәл рәвешләре | 03.03.2017 | ||||
94 | Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре. Саф рәвешләр | 04.03.2017 | ||||
95 | Күләм-чама рәвешләре | 06.03.2017 | ||||
96 | Охшату-чагыштыру рәвешләре | 07.03.2017 | ||||
97 | Язма эш. Аңлатмалы диктант | 10.03.2017 | ||||
98 | Вакыт рәвешләре | 11.03.2017 | ||||
99 | Урын рәвешләре | 13.03.2017 | ||||
100 | Сәбәп һәм максат рәвешләре | 14.03.2017 | ||||
101 | Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы | 17.03.2017 | ||||
102 | Синоним һәм антоним рәвешләр | 18.03.2017 | ||||
103 | Рәвешләргә морфологик-синтаксик анализ ясау | 31.03.2017 | ||||
104 | Рәвешләрне кабатлау | 01.04.2017 | ||||
105 | Язма эш. Сочинение “Язгы үзгәрешләр” | 03.04.2017 | ||||
106 | Рәвеш темасы буенча тест | 04.04.2017 | ||||
107 | Рәвеш темасы буенча тәрҗемә күнегүләре эшләү. | 07.04.2017 | ||||
108 | Б.с. ү.№5. Рәхмәт – иң олы сүз | 08.04.2017 | ||||
109 | Алмашлык турында гомуми төшенчә. | 10.04.2017 | ||||
110 | Алмашлыкларның ясалышы | 11.04.2017 | ||||
111 | Алмашлык төркемчәләре | 14.04.2017 | ||||
112 | Зат алмашлыклары | 15.04.2017 | ||||
113 | Тартым алмашлыклары | 17.04.2017 | ||||
114 | Тартым алмашлыкларының төрләнеше | 18.04.2017 | ||||
115 | Күрсәтү алмашлыклары | 21.04.2017 | ||||
116 | Күрсәтү алмашлыкларының төрләнеше | 22.04.2017 | ||||
117 | Язма эш. Изложение | 24.04.2017 | ||||
118 | Сорау алмашлыклары | 25.04.2017 | ||||
119 | Сорау алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. | 28.04.2017 | ||||
120 | Билгеләү алмашлыклары | 29.04.2017 | ||||
121 | Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше | 01.05.2017 | ||||
122 | Билгесезлек алмашлыклары | 02.05.2017 | ||||
123 | Билгесезлек алмашлыкларының ясалышы. | 05.05.2017 | ||||
124 | Юклык алмашлыклары | 06.05.2017 | ||||
125 | Алмашлыкларга морфологик анализ ясау | 08.05.2017 | ||||
126 | Алмашлыкларга морфологик – синтаксик анализ | 09.05.2017 | ||||
127 | Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау | 12.05.2017 | ||||
128 | Алмашлык темасы буенча тест | 13.05.2017 | ||||
129 | Алмашлык темасы буенча тәрҗемә күнегүләре эшләү | 15.05.2017 | ||||
130 | Б.с.ү. №6. “Минем иң истәлекле көнем” | 16.05.2017 | ||||
131 | Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем | 19.05.2017 | ||||
132 | Сыйфат сүз төркемен кабатлау | 20.05.2017 | ||||
133 | Йомгаклау арадаш аттестация эше. Контроль диктант | 22.05.2017 | ||||
134 | Хаталар өстендә эш. сүз төркемен кабатлау | 23.05.2017 | ||||
135 | Рәвешләрне кабатлау. | 24.05.2017 | ||||
136 | Алмашлыкларны кабатлау | |||||
137 | Исем, сыйфат сүз төркемнәренә морфологик анализ тәртибен кабатлау. | 26.05.2017 | ||||
138 | Б.с.ү. №7. Табигатьне саклау турында газетага мәкалә язу. | 27.05.2017 | ||||
139 | Сан,рәвеш сүз төркемнәренә морфологик анализ тәртибен кабатлау. | 29.05.2017 | ||||
140 | Алмашлык сүз төркеменә морфологик анализ тәртибен кабатлау. | 30.05.2017 |
Көтелгән нәтиҗә
Аралашу компетенциясе – барлык сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу, башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби телендә телдән һәм язма формада ирекле аралашу, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; урта сыйныф укучыларына хас булган кызыксыну даирәсенә, психологик һәм төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә туган телдә аралаша белү, дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану.
Лингвистик компетенция – тел белеме, аның төзелеше, үсеше һәм функциясе турындагы белемнәрне системалаштыру, лингвистик анализ ясый белү; тел белеме һәм аның бүлекләре буенча гомуми мәгълүматлылык; татар әдәби теленең төп нормаларына ия булу, укучыларның сүзлек байлыгының, сөйләмнәренең грамматик төзелешенең камиллеге; төрле лингвистик сүзлекләрдән ирекле файдалана алу.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү — укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү; тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү; татар сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү, шулар аша халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңлау, телнең милләтләр арасында аралашу-аңлашу чарасы булуына төшенү; тел тарихы белән халык тормышының аерылгысыз булуын күзаллау.
“Фонетика. Орфоэпия. Графика” бүлегендә төп һәм югары сыйныфларда укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:
- сүзләргә фонетик анализ ясарга өйрәнә;
- татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлый;
- татар теленең орфоэпик сүзлегеннән төрле белешмәләрдән кирәклек мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга өйрәнә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;
- проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;
- мультимедия формасындагы орфоэпик сүзлек һәм белешмә материаллардан кирәкле мәгълүматны эзләп табып, аны үзенә кирәк вакытта файдалана белү.
“Морфемика һәм сүз төзелеше” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
- сүзне морфемаларга бүлә;
- өйрәнелгән сүз ясау ысулларын билгели;
- бирелгән сүздән (тамырдан) төрле сүзләр ясый;
- морфемика һәм сүз ясалышын өйрәнү укучыны дөрес язарга, сүз төркемнәрен һәм җөмлә кисәкләрен танырга ярдәм итә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрү;
- әдәби текстларда сүз ясау элементларының сурәтләү чарасы буларак та әһәмиятен аңлау;
- сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;
- сүзнең дөрес язылышын һәм лексик мәгънәсен аңлату өчен, аның этимологик ягына игътибар итү.
“Лексикология һәм фразеология” бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:
- сүзләргә лексик анализ ясый (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыклый; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирә);
- сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерә;
- сүзләрнең синонимнар һәм антонимнар таба;
- фразеологик әйтелмәләрне таный;
- телдән һәм язма сөйләмдә лексик нормаларны саклый;
- лексик синонимия күренешен кирәкмәгән кабатлаулардан саклау һәм сөйләмне бәйләнешле итү чарасы буларак файдалана;
- сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтлү чараларын – метафора, эпитет, сынландыруны билгели;
- төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалана;
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясау;
- сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру;
- төрле омонимнарны тану;
- үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;
- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда лексик-фразеологик чараларны таный, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган лексик чараларны белү;
- төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу.
“Морфология” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
- татар телендәге сүз төркемнәрен аера белә;
- аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерә;
- сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;
- морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә куллана.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- укучы морфологиянең сүзлек составын тикшерү;
- грамматик омонимнарны аеру;
- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;
- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп табу.
“Синтаксис” бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:
- укучы синтаксисның төп берәмлекләреннән сүзтезмә һәм җөмләләрне, аларның төрләрен аерырга өйрәнә;
- сүзтезмә һәм җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә;
- сүз төркемнәренең төрле синтаксик формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;
- укучылар синтаксистан булган белем һәм күнекмәләрен башка төрле анализлар вакытында да куллана белә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда синтаксик чараларны тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган синтаксик чараларны белү;
- синтаксик конструкцияләрне функциональ-стилистик үзенчәлекләре ягыннан тикшеү, аларның сөйләмне сәнгатьле итү чарасы булуын аңлау.
“Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:
- язуда орфографик һәм пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалана;
- сүзнең дөрес язылышын телдән сөйләү яки язма рәвештә аңлата;
- орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә;
- орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны таба һәм аларны язуда куллана.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтү;
- орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу һәм аларны язуда урынлы итеп куллану.
“Стилистика” бүлегендә укучы:
- функциональ (фәнни, махсус эш һәм публицистик) стильләр белән таныша, аларның жанр үзенчәлекләрен билгели;
- аудитория (иптәшләре) алдында чыгыш ясарга өйрәнә: аның темасын билгели, максат һәм бурычларын күрсәтә;
- тел чараларын тыңлаучыларның яшь, психологик үзенчәлекләрен һәм сайланган темангың белем дәрәҗәсенә туры килүен һ.б. истә тотып сайлый.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләрне аңлый һәм аңлата белә;
- төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшли (аларны билгеләнгән максаттан чыгып укый, мәгълүмати яктан кисәкләргә бүлеп эшкәртә);
- төрле характердагы текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә, бу вакытта телдән һәм язма сөйләм нормаларын саклап эш итә.
“Тел һәм мәдәният” бүлегендә укучы:
- милли-мәдәни компонентка ия булган тел берәмлекләрен халык авыз иҗаты әсәрләреннән, тарихи темаларга язылган һәм матур әдәбият әсәрләреннән аерып ала;
- телне өйрәнү ил тарихын һәм мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итә дигән фикерне раслардай мисаллар таба;
- көндәлек тормышта һәм укуда татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен белеп һәм тиешенчә куллана.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- телнең халык мәдәнияте һәм тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә булуын аерым мисаллар ярдәме белән тасвирлау;
- татар сөйләм әдәбе кагыйдәләрен Россиядә яшәүче башка халыкларның сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән чагыштыру, аларга характеристика бирү.
Бәяләү системасы
Укучының монологик сөйләмен бәяләү
Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, «5» ле куела.
6нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм – 13-14 җөмлә тәшкил итә.
Аерым паузалар, 1—2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1—2 ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.
Теманың төп эчтәлеген ачса, 4—6 сөйләм хатасы җибәрсә, укы тучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3» ле куела.
Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, «2» ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, «5» ле куела.
Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2—3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.
Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сорау лар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләш терсә, 4—5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.
Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә, «2» ле куела.
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Сорауларга җавап язуны бәяләү:
1.Барлык сорауларга да дөрес җавап язылса (бирелсә), «5» ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин).
2.Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки сорауга җавап язганда (телдән җавап биргәндә) төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
3.Язма эштә (телдән җавап биргәндә) сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, «3» ле куела.
4.Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Язма эшләрнең күләме
Сыйныф | Эш төрләре | |||
Сочинение | Диктант | Изложение | Барлыгы | |
VI | 5(1) | 6(2) | 5(2) | 16(5) |
Искәрмә. Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.
Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
1.Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).
2.Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.
3.Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.
4.Биш орфографик, дүрт—алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Сүзлек диктантының күләме һәм аны бәяләү
Сыйныф | VI |
Сүз саны | 18-25 |
Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры кил мәгән сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары кертелә.
Сүзлек диктантын бәяләү
1.Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела.
2.Бер орфографик хаталы эшкә «4» ле куела.
3.Өч орфографик хаталы эшкә «3» ле куела.
4.Биш орфографик хаталы эшкә «2» ле куела.
Контроль диктантларның күләме һәм бәяләү
Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.
Контроль диктантның күләме
Сыйныфлар | VI |
Уку елы башында | 60-65 |
Уку елы ахырында | 65-70 |
Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәтелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2—3 оч рак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.
Контроль диктантны бәяләү
1.Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)
- орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела
- орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела
4.6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфогра фик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.
Изложениенең күләме һәм аны бәяләү
Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле сыйныф таләпләренә җавап бирергә, тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтә леген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грам матика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикше релә. Бу вакытта яңа сүзләр һәм тәгъбирләрне аңлатырга һәм аларны тактага язып куярга кирәк.
Изложение текстының күләме
Сый ныфлар | Уку елы башы | Уку елы | ахыры | |
Сүз саны | Язма күләме | Сүз саны | Язма күләме | |
VI | 140—160 | 85—95 | 160—190 | 95—105 |
Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.
Изложение һәм сочинениегә ике төрле билге куела. Бер се — эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче — грамоталылыкка.
Изложениене бәяләү
- Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (1 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин.)
- Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фак тик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
- Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2-3 техник хатасы булса, 3 орфо график, 4 пунктуацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә
«3» ле куела. - Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталар ның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.
Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта 0,5—1 бит, 6—7 нче сыйныфларда 1—2 бит, 8 нче сыйныфта 2—2,5 бит, 9 нчы сыйныфта 2,5— 3,5 бит, 10—11 нче сыйныфларда 3,5—6 бит.
Сочинениене бәяләү
- Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
- Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәя ләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфо график, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле. куела.
- Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамма тик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
- Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Тест эшләрен бәяләү нормалары
Тест эшләре түбәндәгечә бәяләнә:
Әгәр укучы бирелгән эшнең
90 - 100 % дөрес башкарса “5” билгесе куела,
70 - 89 % дөрес башкарса “4” билгесе куела,
50 - 69 % дөрес башкарса “3” билгесе куела,
50 % түбән булган очракта “2” билгесе куела.
ЙОМГАКЛАУ АРАДАШ АТТЕСТАЦИЯ ЭШЕ.
Контроль диктант.
Табигатькә сәяхәт.
Беркөнне дус кызларым белән болынга җиләк җыярга киттек. Иртәдән үк кояш кыздыра. Саф һава, иркенлек! Бөҗәкләрнең, күбәләкләрнең, җәнлекләрнең, кошларның нинди генә төрләрен күрмәдек без! Җиләк кенә түгел, гөлләр-чәчәкләр, шифалы үләннәр җыярга да гел җай чыгып торды.
Кичен кояш баегач кына өйгә кайттык. Салкын чишмә безне челтер-челтер килеп озатып
калды.
Сәфәребез безгә якты хисләр, күтәренке кәеф бүләк итте.Табигатьне яратырга, өйрәнергә, кадерен белергә, аңа һәрчак ярдәм итәргә этәргеч булды (69 сүз).
Биремнәр
1.Саф сүзенең синонимнарын язарга.
2.Рәвешләрне табып, астына сызарга.
Диктантны бәяләү системасы :
- Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)
- 2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.
- 4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.
- 6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфогра фик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.
Биремне бәяләү системасы :
1.Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.
2. 2 хаталы эшкә «4» ле куела.
3. 3 хаталы эшкә «3» ле куела.
4. 4 хаталы эшкә «2» ле куела.
Укытуның методик тәэмин ителеше
3.Гыймадиева Н., Нуруллина Р. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007
4. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
5. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.
6. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.
7. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.
К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.
8. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
Дидактик материаллар
- Морфологияне кабатлау тестлары
- Р.Р.Шәмсетдинова Татар теле. Күнегүләр, тестлар. Казан Татарстан китап нәшрияты, 2005
- Н.В.Максимов. Татар теленнән тестлар. Казан, Мәгариф, 2008
Электрон әсбаплар исемлеге
- Танылган татарлар, сүзлекләр, яңалыклар, татар китаплары
- http:www//ite/antat/ru
- http:www//tatartele.ru/
- Татарстан халык тарихы
- http:www//tataroved/ru
- http:miraska.narod.ru
- Тел фонетикасы, морфологиясе, грамматикасы
- http://tugan-tel.at.tt.belem/sarif/
- http:www.krugosvet.ru
- http:www.tatar/com.ru
- http://tugan-tel.at.tt.belem/deres/
- Танылган шәхесләр. Биография, иҗаты портретлары.
- http://www.mirrabot.com
- http://go.mail.ru/
- p://kitapxane.at.tt
- http:tatarca.boom/ru
- http: tatarca.boom/ru
- http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы
- http://www.ed.gov.ru Белем бирү буенча федераль агентлык
Кушымта
ПРОЕКТ ЭШЕ.
Тема: «Исемнәр патшалыгы »
1. Әзерлек этабы:
а) теманы күзаллау.;
ә) күләмен билгеләү;
б) укытучы белән бергә эш планы төзү;
в) укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.
2. Проектны төзү этабы:
а) план буенча эш башкару;
ә) чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.
3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).
4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларның хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по математике к учебнику 6класса авторы Виленкин Н.Я идр.
Настоящая программа по математике для основной общеобразовательной школы 6 класса составлена на основе федерального компонента государственного стандарта основного общего образования (приказ МОи...
рабочая программа по предмету предметно-практическая деятельность по татарскому языку и литературе
рабочая программа по предмету предметно-практическая деятельность по татарскому языку и литературе...
рабочая программа по предмету предметно-практическая деятельность по татарскому языку и литературе
рабочая программа по предмету предметно-практическая деятельность по татарскому языку и литературе...
Рабочая программа курса внеурочной деятельности «Мир программирования. Объектно-ориентированные языки» 14 -15 лет 1 год обучения
Рабочая программа по внеурочной деятельности "Мир. Программироваиня. Объектно-ориентированные языки". Включает в себя:Пояснительная записку.Учебно-тематический план.Содержание программы...
Рабочая программа по предмету "Профильный труд" 6класс на 2014-2015 учебный год
Рабочая программа для 6 класса по учебному предмету «Профильный труд» составлена в соответствии с учебным планом ОУ на 2014-2015 учебный год, рассчитана на 102 часа (исходя из 34 учебных н...