рабочая программа по предмету предметно-практическая деятельность по татарскому языку и литературе
рабочая программа (8 класс) на тему

Закирова Мунира Галиевна

рабочая программа по предмету предметно-практическая деятельность по татарскому языку и литературе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ппд татарский язык и литература32.33 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                            Аңлатма язуы.

     Татарстан Республикасында ике дәүләт теле — татар һәм рус телләре — киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы яшәсен өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Телне өйрәнү, иңберенче чиратта - сөйләшергә өйрәнү дигән сүз. Укытучы татар теленә өйрәтү процессында укучыларны татар дөньясына хас гореф-гадәтләр, традицияләр һәм татар әдәбияты, сәнгате үрнәкләре, татар халкы тарихы, татар сөйләм этикеты белән дә таныштырып бара.

    Безнең мәктәптә татар әдәбиятын укытуның төп бурычларыннан берсе — балаларны татар әдәбияты, халык аваз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру; күренекле язучыларның тормыш юлын өйрәнү һәм аларның аерым әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү. Шул максат белән, 8 нче сыйныфлар өчен “Предмет-практик эшчәнлек” дәресләре каралды. Эш программасы ТР Яр Чаллы шәһәренең 2014-2015 уку елына түбәндәге документларга таянып гамәлгә ашырылды:

  1. РФ Федераль стандарты;
  2. “Бюджет махсус (коррекция) белем бирү учреждениясе “Яр Чаллы шәһәренең начар күрүче  балалар өчен IV нче төр 87 нче махсус (коррекция) гомуми белем бирү мәктәбе”нең педагогик советы карары буенча рассланган уку планы  (протокол №1, 29 август 2014 ел);  

    Укучылар дәрестә үзләштерергә тиешле программа материалы, һичшиксез, күләмле. Безнең начар күрүче укучыларга  бу бик сизелә. Шуңа күрә  “Предмет- практик эшчәнлек” дәресләренә бирелгән 1 сәгать бик урынлы дип саныйм мин. Беренчедән, рус телле укучылар дәресләрдән соң үзара төрле ситуацияләрдә аралашырга өйрәнәчәкләр, ә татар телле балалар тема буенча тирәнтен өстәмә материал алачаклар ; икенчедән,  бу курс күбесенчә телдән булганлыктан, күрү сәләтләренә зыян килмәячәк. Шулай итеп,бу курсның  төп максаты һәм бурычлары — алган белемнәр нигезендә кирәкле сөйләм күнекмәләренә ия булу, диалогларда актив катнашу; сөйләмне яңа ситуациядә автоматик дәрәҗәгә җиткерү;сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү; әдәби сөйләм кагыйдәләрен төшендерү, сүзне ничек әйтергә икәнен аңлату, ә татар телле балаларга – татар теле һәм аның тарихы, мәдәнияты турында тулы мәгълүмат бирү.

Укучылар түбәндәге эшләрне башкара алырлык дәрәҗәдә булырга тиешләр:

- татарча сөйләгән кешене тыңлап аңлау; үз фикерләреңне сөйләү: үз фикерләреңне язып бирү; язылганны укып аңлау.

- бирелгән ситуация буенча татар этикетына караган тәкъбирләр кертеп, диалоглар төзи белергә тиешләр;

- бирелгән темага үз фикерләрен файдаланып, телдән һәм язмача монологик текст төзи белергә тиешләр;

- диалоглар һәм текстларны тулысынча аңлап укырга тиешләр;

-мәктәптә үткәреләсе кичәләрдә татар телендә чыгыш ясый белергә тиешләр.

Эшчәнлекнең юнәлеше:

- балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү;

- балаларны халык традициясенә  нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү;

- балаларда татар теленә карата уңай караш тәрбияләү;

- сәләтле балаларны ачыклау.

    Программа төзегәндә укучыларның  сәламәтлеге чикле булуы, белем  һәм эшчәнлек дәрәҗәсе,  мәктәпнең  спецификасы күздә  тотылды. Дәресләр төркемнәрдә үткәреләчәк.Курс 8 сыйныфта укучылар өчен атнага - 1 , елына - 35 сәгатькә исәпләнеп төзелде.Әлеге программага нигезләнеп үткәрелгән дәрес укучыларга үзләренең сәләтләрен ачыкларга ярдәм итәр, татар телендә матур сөйли, аралаша, үз фикерләрен эзлекле әйтергә өйрәтер дип ышанып калам.

                                                                                    Программаның эчтәлеге

                            Темалар

                                     Темага караган төшенчәләр

1

Кереш сүз. Аралашу. Курсның максаты.

1

Аралашу кагыйдәләре

2

Әңгәмә.

1

Әңгәмә алып бару әдәбе турында диалогка керә белә

3

Сөйләм этикеты: танышу; исәнләшү, саубуллашу, этикет;тәбрикләү этикеты; табын әдәбе этикеты;гаиләдә этикет; кибеттә этикет; китапханәдә; телефоннан сөйләшү этикеты.

11

Исәнмесез, исәнме, сәлам, хәлләр ничек, саумы.саумысез, иртәгә кадәр, очрашканга тиклем, күрүемә шатмын кебек репликаларМөмкинме танышырга? Һ.б.репликалар

Котлау открыткалары ясау, чакыру язу.

Туган көнемә рәхим итегез!Котлыйм, тәбриклим, телим, шатлык, бәхет,бәйрәмгә чакырам, көтәмРәхим итегез! Ашыгыз тәмле булсын! Авыз итегез!Бик тәмле булганкебек репликалар

Әйтегез әле, ничә сум тора? Кыйбатмы, арзанмы, яңа пешкән, килешә

Язылырга мөмкинме, мәгълүмат, китап киштәсе, кызыклы, маҗаралы китаплар укырга яратамкебек репликалар

Чакырыгыз әле, өйдәме,

бик шат, вакытың бармы; очрашырга сүз куешу

4

Яттан сөйләм.

Шигырь уку, аны яттан сөйләү.

Зур аудитория алдында чыгыш

Чыгарылыш бәйрәмендә чыгыш ясау

4

Мин халык җырын җырлыйм, шигырь сөйлим, башкарам, кул чабыгыз, чыгыш ясыйлар, тамашачылар һ.б. Сәхнәдә үз-үзеңне тота белү

Укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә  таләпләр

Сөйләм эшчәнлеге төрләре:

 Диалогик сөйләм

   Тормыш-көнкүреш, уку, хезмәт, ял итү сфераларында этикет нормалары нигезендә төзелгән диалог  формалары: хәбәр итү, тәкъдим итү, сорау, сораштыру, инкарь итү, теләк белдерү, үтенү, риза булу (булмау).

Монологик сөйләм

   Сөйләмнең коммуникатив типларын кулланып (хәбәр  итү, сурәтләп сөйләү), терәк сүзләр, план нигезендә сөйләү.

Тыңлап аңлау

   Аралашу барышында чит сөйләмне ишетеп аңлау.

   Зур булмаган текстларны аудиоязмада тыңлап аңлау.

Уку

  Программада тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне, әсәрләрдән өзекләрне, автор текстларын, орфоэпик нормаларны саклап,  сәнгатьле уку.

  Зур булмаган текстларны үзлектән аңлап уку.

  Тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне сүзлек кулланып уку.

Сөйләмнең лексик  ягы        

   Программа кысаларындагы аралашу тематикасына караган лексик берәмлекләрне тану һәм куллана белү. Сүзнең лексик мәгънәсе. Гади тотрыклы гыйбарәләр. Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Гомумтөрки сүзләр. Интернациональ сүзләр. Алынма сүзләр. Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Күп мәгънәле сүзләр. Төрле типтагы сүзлекләрдән  дөрес файдалану.

Язу

   Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми  хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Тематик план

Өйрәнелә торган материалның темасы

Сәгать саны

    Үткәрү

   вакыты  

                                       Көтелгән нәтиҗәләр

Контроль

план

факт

Махсус белем һәм  күнекмәләр

Гомумкүнекмәләр

Һәм уку эшчәнлеге ысуллары

Аңлый белү

Куллана белү

Аралашу

1.

Кереш сүз. Аралашу. Курс-ның максаты.

1

3.09

10.09

 Нәрсә ул аралашу?

Иптәшләре б-н аралашу кагыйдәләрен әйтә белү.

Кешеләр арасында дөрес аралашу-  мөһим икәнен аңлау

2

Әңгәмә.

1

17.09

24.09

Әңгәмә алып бару әдәбе турында

Әңгәмә алып бару әдәбе турында диалогка керә белә

Әңгәмә кора белү

3

Сөйләм этикеты.

1

1.10

8.10

Сөйләм этикеты турында төшенчә бирү

Сөйләм этикетларын саклап диалог кора белү.

Этикет кебек сүзләрнең мөһимлеген аңлау

4

Танышу

1

15.10

22.10

Танышу репликалары кертү

Танышканда матур итеп репликаларны кулланып таныша  белү.

Очрашканда үз-үзен тота белү.

5

Исәнләшү, саубуллашу этикеты.

1

29.10

12.11

Татар теленә хас булган  саламләү, саубуллашу турында төшенчә

Гади, фамильяр исәнләшү, саубуллашу сүзләрен куллана белү.

Диалоглар төзи белү.

Диалог

6

Тәбрикләү этикеты.

1

19.11

26.11

Тәбрик сүзләре өйрәтү

Телдән котлый һәм теләкләр тели белү.

Котлау  презентациясе ясый белү

Презентация

7

Котлау открыткалары ясау, чакыру язу.

1

3.12

10.12

Котлау һәм чакыру сүзләре б-н танышу

Котлыйм, тәбриклим, телим, шатлык, бәхет,бәйрәмгә чакырам, көтәм репликаларын куллану

Үз фикерен язмача матурлап әйтә белү

Практик эш.

8

Табын әдәбе этикеты.

1

17.12

24.12

Табын әдәбе этикеты сүзләре б-н танышу

Рәхим итегез! Ашыгыз тәмле булсын! Авыз итегез!Бик тәмле булган ! кебек репликаларны белү

Кешеләр янында үзен иркен тота белү

9

Туган көнемә рәхим итегез!

1

14.01

21.01

Туган көндә әйтелә торган сүзләр белән н танышу

Рәхим итегез! Ашыгыз тәмле булсын! Авыз итегез!Бик тәмле булган ! кебек репликаларны куллану.

Туган көн белән котлый белү

Практик эш

10

Гаиләдә этикет.

1

28.01

4.02

Гаиләдә үзара сөйләшү, аралашу этикетын белү һәм куллану

Якыннары белән җылы аралаша

11

Кибеттә.

1

11.02

18.02

Кибеттә аралашу б-н танышу

Әйтегез әле, ничә сум тора? Кыйбатмы, арзанмы, яңа пешкән, килешә һ.б.сүзләрне куллану

Җәмәгать урыннарында  аралаша белә

Практик

12

Китапханәдә.

1

25.02

4.03

Китапханәгә язылу , үз-үзеңне тоту

Язылырга мөмкинме, мәгълүмат, китап киштәсе, кызыклы, маҗаралы кебек лексиканы куллану

Практик

13

Телефоннан сөйләшү

1

11.03

18.03

Телефоннан сөйләшү этикеты б-н танышу

Чакырыгыз әле, өйдәме,

бик шат, вакытың бармы, очрашырга сүз куешу һ.б.

Олылар белән сөләшә

14

Сөйләм .

Шигырь уку , аны яттан сөйләү.

1

1.04

8.04

Сөйләм дикциясе б-н танышу

Сәнгатьле итеп шигырь укый һәм яттан сөйли белү.

Алдан әзерләгән текстны, сәнгать әсәрен күп кеше алдында башкара

15

Шигырь уку , аны яттан сөйләү.

1

15.04

22.04

Диктор тавышы б-н танышу.

Үз тавышыңны тыңлап карау. Хаталарыңны тану.

Практик эш

16

Зур аудитория алдында чыгыш

1

29.04

6.05

Зур аудитория алдында чыгыш ясау, алган белемнәрне

куллану

Матур сөйләм күнекмәләре булдыру

Презентация

17

Чыгарылыш бәйрәмендә чыгыш ясау

1

13.05

20.05

Бәйрәмдә чыгыш ясау, алган белемнәрне куллану.

Кулланылган әдәбият

 Укытучы өчен

Татар халык иҗаты,  3 томда, -Казан,1994 ел

Хрестоматия. Әдәплелек дәресләре. Көч һәм рух дәресләре., Казан, 1998.

     В Казыйханов. Әдәплелек дәресләре.Яр Чаллы, 2008 ел

Р.З.Хәйдәрова.Рус телендә сөйләшүче балаларга ситуатив күнегүләр-.Мет .кулланма , Яр Чаллы,2010.

Мультимедикукытупрограммасы  «Татар теле. Заман»,

“Барысы да этика турында” (рус телендә) Мәскәү, 2009 ел

Татар халкының гореф-гадәтләре.(Мөселман календаре 2013 ел)

Видеотасмалар,

Электронное  образование РТ. ЦОР.

http:www.tatar.org.ru

http:www.1september.ru

http:www.zavuch.info.ru

http//pedsovet.org.ru

belem.ru

 Укучылар өчен :

Татарча-русча сүзлекләр,

Ш.С.Ханбикова, Ф.С.СафиуллинаСинонимнар сүзлеге, Казан,1999

Ф.С.Сафиуллина,  Антонимнар сүзлеге, Казан, 2003

   Н.Исәнбәт  Татар теленең фразеологик сүзлеге, 2001

 Балалар өчен чыга торган татарча газета-журналлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по предмету «Проектно-исследовательская деятельность по русскому языку» на 2014-2015 учебный год 8 класс

Методическая разработка Программа проектно – исследовательской деятельности по русскому языку для 8 классов Тема: Русская история в названиях и именах (этимология имен собственных в романе А...

рабочая программа по предмету предметно-практическая деятельность по татарскому языку и литературе

рабочая программа по предмету предметно-практическая деятельность по татарскому языку и литературе...

Рабочая программа коррекционного курса "Предметно-практическая деятельность"

Рабочая программа предназначена для учителя математики, работающего как со слабовидящими детьми, так и с нормально видящими учащимися. Имеет практическую напрвленность....

Рабочая программа учебного предмета "Предметно-практическая деятельность" в 6 классе

Рабочая программа учебного предмета "Предметно-практическая деятельность" в 6 классе...

Конспект урока по РАБОЧЕЙ ПРОГРАММЕ Коррекционного курса «Предметно-практическая деятельность» Тема «Снеговик»

Конспект урока по РАБОЧЕЙ ПРОГРАММЕ Коррекционного курса «Предметно-практическая деятельность»Тема: «Снеговик»...

Адаптированная основная рабочая программа по предмету «Предметно – практические действия» для обучающегося 5 класса с умеренной отсталостью (интеллектуальными нарушениями), тяжелыми и множественными нарушениями развития (вариант II)

Программа разработана в соответствии с требованиями к результатам освоения адаптированной основной общеобразовательной программы обучающихся с умеренной, тяжелой и глубокой умственной (интеллектуальны...