Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"
элективный курс (9 класс) на тему

Валиахметова Элфия Габделбариевна

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Программа элективного курса28.09 КБ

Предварительный просмотр:

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе________ Замалдинова Л..

МБ утырышы беркетмәсе № 1

“28” август  2014ел

“Килешенде”

Директор урынбасары

_____  Мәҗитова Р.Р..

“28”август 2014 ел

“Раслыйм”

Мәктәп директоры

__________  Кузавкова Л.В.

324_нчы(е) номерлы боерык  белән гамәлгә кертелде                                                                                                                                                                                                                                                                                     “29 ”август  2014 ел

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

«25 нче  номерлы   урта  гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми  белем бирү учреждениесе

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭЛЕКТИВ КУРС

ПРОГРАММАСЫ

9 нчы сыйныф

“Татар теленең стилистикасы”

Төзүче: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиәхмәтова Әлфия Габделбари  кызы

Педагогик совет

утырышында каралган

Протокол № 1

«29» август 2014г.

 “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Бик борынгы чорда барлыкка килгән риторика фәненең бер тармагы – стилистика – ХХ гасыр башларында мөстәкыйль фән буларак формалашып җитте. Кешене сөйләм теленең нинди булуы, нәрсә турында һәм ничек сөйләве һәрвакыт кызыксындырган.

Нәкъ менә стилистика фәне сөйләмне дөрес оештыру юлларын, фикерне иң дөрес һәм кирәкле сүзләр ярдәмендә әйтеп бирү ысулларын, ягъни сөйләм-фикерләү культурасының төп нигезләрен өйрәнә.

 “Татар теленең стилистикасы” электив курс программасы гуманитар профиль юнәлешендә эшләүче гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим ителә.

Электив курсның актуальлеге:

Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага өлешчә урын бирелә. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята.

Электив курсның төп максаты. Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген, байлыгын,  сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген күрсәтү, сөйләм телен үстерү  һәм камилләштерүгә ярдәм итү – бу курсның төп максаты.

Программаның төп бурычлары:

  1. Сөйләм культурасының төп аспектлары белән таныштыру.
  2. Сөйләмдә сүзнең төп роле һәм әһәмияте турында аңлату.
  3. Телнең функциональ стильләре турында аңлату.
  4. Матур әдәбият стиле һәм гади сөйләм теленең үзенчәлекләре белән таныштыру.
  5. Образлы сурәтләү чаралары, стилистик фигуралар һәм тропларның үзенчәлекләрен, аларны сөйләмдә дөрес куллануның әһәмиятен аңлату.
  6. Әңгәмә һәм аның төрле тармаклары, әңгәмә кору үзенчәлекләре белән таныштыру.
  7. Практик дәресләрне оештыру үрнәкләре белән таныштыру.

Программаның билгеләнеше:

30 сәгатькә исәпләнгән бу программа 9 нчы сыйныф укучыларына адреслана һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең гуманитар профильле сыйныфларында кулланыла ала.

Программа эчтәлегенең төзелеше:

Программа 7 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән.

Кереш.

  1. Стилистика һәм аның төп өйрәнү объекты.
  2. Матур әдәбият стиле.
  3. Троплар – сөйләм теленең алтын бизәкләре.
  4. Сөйләм фигуралары – стилистик фигуралар.
  5. Көнкүреш сөйләм теле.
  6. Әңгәмә - иҗтимагый тормышның иң әһәмиятле бер күренеше.
  7. Сөйләм культурасын тәрбияләү.

Төп темаларны өйрәнү 23 сәгатькә исәпләнә. Теоретик сорауларны өйрәнеп бетергәннән соң, гамәли дәресләр үткәрү карала. Бу дәресләр 7 сәгатькә исәпләнгән. Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.

Дәреслекләр. Электив курс программасы материалларын аңлатканда “Риторика”, “Стилистика”, “Әдәбият теориясе” китапларыннан файдаланырга була. Алар “Кулланылган әдәбият исемлеге”ндә күрсәтелде. Мәктәп китапханәсендә курс программасында каралган темаларны өйрәнү өчен җитәрлек дәрәҗәдә материаль база бар.

Электив курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.
  2. Матур әдәбият стиленең нигезен тәшкил итүче образлы сурәтләү чараларының аерым элементларын, троплар һәм стилистик фигураларның төрләрен аера белергә.
  3. Көнкүреш сөйләм теле белән әдәби телнең үзенчәлекләрен, лексика составын, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләрен аңлата белергә.
  4. Сөйләм этикасы нормаларын белергә.
  5. Үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.
  6. Курс ахырына укучылар “Стилистика” фәне буенча программмада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу - әдәби, фәнни-публицистик характердагы текстларны анализлау, стилистик сурәтләү чараларын кулланып, төрле жанрда иҗат итү һәм төрле темага телдән чыгыш ясый белү күнекмәләрен булдыру дигән сүз.
  7. Белемнәрне тикшерү зачет формасында үткәрелә, биш баллы билге кую системасы кулланыла.

Электив курсның укыту-тематик планы

(30 сәгать)

Бүлек

Дәрес саны

Дәрес темасы

Эш формасы

Кереш

1

“Татар теленең стилистикасы” электив курсның максаты һәм бурычлары.

Кереш дәрес

I бүлек

2-4

Стилистика һәм аның өйрәнү объекты, аның төп аспектлары.

Дәрес-лекция

5

Газетада басылып чыккан берәр мәкаләгә анализ ясау.

Практик дәрес

II бүлек

6-9

Матур әдәбият стиле.

Образлы сурәтләр чаралары.

Аңлатмалы сүзлек һәм башка чыганаклар белән эш

10

Г. Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендәге образлы сурәтләү чаралары.

Практик дәрес

11

“Яз башы” әсәренең сурәтләү чараларын төшереп калдырып уку һәм чагыштыру.

Практик дәрес

12

 “Кышкы иртә”, “Көзге урман”, “Боз китү” темаларын төрле сурәтләү чараларын кулланып тасвирлау.

Практик дәрес

III бүлек

13-14

Троплар – матур сөйләмнең алтын бизәкләре.

Иҗади эш: Интернет материалларын туплап, анализ ясау, инша язу

IV бүлек

15-18

Сөйләм фигуралары – стилистик фигуралар.

  • Анафора һәм эпифора
  • Оксюморон һәм антитеза –
  • Синонимнар баскычы – градация.

Газета-журналлар һ.б. чыганаклар белән эш итү

19

 Риторик  эндәш (апостроф) һәм риторик сорау үрнәкләре.

Инверсия күренеше.

Газета-журналлар һ.б. чыганаклар белән эш итү

20-22

 Тәкъдим ителгән темада тулы аңлатма бирерлек сурәтләү чараларын табу һәм кыскача текст төзү.

Бирелгән темалар: Фантазия. Ярлылык. Байлык. Ялгызлык.Сагыш.

Практик дәресләр

V бүлек

23-24

Көнкүреш сөйләм теле.

 Гади сөйләм теленең морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, жанрлары.

Дәрес-лекция

Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш

VI бүлек

25-26

Әңгәмә. Әңгәмәнең асылы һәм аның типлары.

Диспут

Уен үткәрү (импровизация)

27

Җөмләләрдә канцелярия стиле сүзләре (рәсми стиль)

Һәм гади сөйләм сүзләре.

 

Әдәби чыганаклар белән эш

VII бүлек

28-29

Сөйләм культурасы. Сөйләм тәртибе этикасы. Әңгәмә кору һәм бәхәсләшү нигезләре.

Дәрес-лекция

Семинар дәрес

Диспут

30

I. Теләгән тема белән аудитория каршында чыгыш ясау.

II. “Кеше тормышында сәнгатьнең роле” темасына әңгәмә оештыру.

Доклад белән чыгыш ясау

“Татар теленең стилистикасы” электив курс программасының эчтәлеге

Кереш. Курсның төп максаты, бурычлары, актуальлеге турында. Библиографик чыганаклар белән танышу.

I бүлек. Стилистика фәне үзенчәлекләре. Телнең функциональ стильләренә характеристика бирү. Матур сөйләм сәнгатенә хас билгеләр, хәзерге сөйләм теле этикасы нормалары. Сүзнең асылы, сөйләмдә аның төп роле.

Логик эзлекле, эмоциональ, ышандырырлык бербөтен мәгънәгә ия булган сөйләм телен үстерү.

II бүлек. Гади сөйләм теле лексикасы.

Матур әдәбият стиле, стилистик бизәкләр. Төшенчәләрне белдерүдә синонимнарның роле. Образлы сөйләмдә капма-каршылыкны белдерүнең махсус чарасы буларак – антоним. Төшенчә һәм образ. Сүзнең эчке формасы һәм образлылык.

III бүлек. Сәнгатьле сурәтләү чарасы буларак – троплар, аларның төрләре.

Метафора – кешенең эчке кичерешләрен, рухи дөньясын сурәтләүнең төп чарасы. Метафораның өч төре: 1) катып калган (үле); 2) образлы; 3) автор метафоралары.

Фикерне җыйнакландырып бирүдә метонимия, синекдоханың роле.

Аллегория (киная) – тормыш күренешен читләтеп тасвирлауның иң үткен чарасы.

Читләтеп (астыртын) көлү аша кешене тиешенчә тәрбияләү чарасы буларак ирония.

Парадокс – катып калган искелекне җимерү, аннан көлү чарасы. Парадоксның үзенчәлекләре: кыскалык, фикернең логик төгәлләнгән һәм ачык булуы.

IV бүлек. Сөйләм фигуралары – синтаксик конструкцияләрнең үзенчәлекле формалары.

Антитеза (төшенчәләрне капма-каршы куеп, фикер, фраза тудыру) һәм градация (төшенчәләрнең мәгънәләре үсә һәм кими бару тәртибендә урнашуы) үзенчәлекләре.

Оксюморон (образны капма-каршылыклы күренешләрнең бердәмлеге аша сурәтләү) – үткен мәгънәле фикерне оештыручы фигура.

Риторик эндәш һәм сорау – сөйләмдә әһәмиятле мәгънәви позицияне билгеләү, тыңлаучының фикерен үзең теләгәнчә формалаштыру өчен кулланыла торган фигуралар.

 Инверсия күренеше – иң киң таралган стилистик фигура, аның әһәмияте.

Анафора һәм эпифораның төп үзенчәлекләре.

V бүлек. Көнкүреш сөйләм теленең кулланылыш сферасы, лексика составы.

Дублет һәм күрсәткеч сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы һәм урыны. Гади сөйләм теленең синтаксик һәм морфологик төзелеше.

VI бүлек. Әңгәмә кора белүнең әһәмияте. Әңгәмә төрләре, аларның үзенчәлекләре, аның төп модельләре.

VII бүлек. Сөйләм этикасы нормалары. Аудиториядә чыгыш ясау үзенчәлекләр. Әңгәмә коруның төп юнәлешләре. Әзерлексез чыгыш ясауның үзенчәлекләре: үз-үзеңне тота белү (мимика), сөйләмнең төп фикерен җиткерә белү, кереш һәм йомгаклау сүзен формалаштыру.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Габдулхаков В.Ф. Риторика. – Казань, Магариф, 2004.
  2. Иконников С.Н. Стилистика в курсе русского языка, 7 – 8 кл. – М.: Просвещение, 1979.
  3. Кохтев Н.Н. Риторика, 8 – 9 кл. – М.: Просвещение, 1997.
  4. Михальская А.К. Основы риторики. Мысль и слово. 10-11 кл.  – М.: Просвещение, 1996.
  5. Солганик Т.Я. Стилистика русского языка, 10 – 11 кл. – М.: Дрофа, 1995.
  6. Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Таткитнәшр., 1980.
  7. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.
  8. Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Таткитнәшр., 1974.
  9. Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Таткитнәшр., 1983.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа элективного курса "В мире грамматики английского языка".

ПРОГРАММА элективного курса «В мире грамматики английского языка»для учащихся 9 класса...

Программа элективного курса профильного обучения по английскому языку в старших классах Space Exploration

Данная программа может использоваться в преподавании элективных профильных курсов английского языка в 10-11 классах общеобразовательных школ и гимназиях с углубленным изучением иностранных языко...

Элективный курс "Письменное общение на английском языке"

Элективный курс для старшеклассников "Письменное общение на английском языке" с пояснительной запиской и подобранным материалом....

Программа элективного курса профильной подготовки по английскому языку для учащихся 10 и 11 классов "Технический английский"

Программа данного курса по английскому языку базируется на изучении и освоении лексики научно-популярных и общетехнических текстов, соответствующих уровню школьной программы для 10 и 11 классов. Это п...

Элективный курс "Написание эссе на английском языке"

Данный элективный курс предназначен учащимся 10-11 классов. Он направлен на формирование умений и навыков в письменной речи. Он особенно полезен тем, кто собирается сдавать экзамен по английскому язык...

Программа элективного курса «Francais communication quotidienne. Французский язык- ежедневное общение.» для учащихся 10 класса социально-гуманитарного профиля

В соответствии с выше изложенным и, руководствуясь Концепцией профильного обучения « Об организации и внедрении профильного образования на старшей ступени общего образования » от 18.07 02 за № 2783 со...

Элективный курс «Деловая переписка на английском языке»

Знание основ деловой переписки для осуществления профессионального обмена информацией, владение навыком культуры служебных отношений становится востребуемым на современном эта...