Сценарий мероприятия о ВОВ (на татарском языке)
материал по теме

Гуренкова Альбина Адгамовна

Сценарий  мероприятия о ВОВ написан для 7-9 классов. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suogysh_turynda.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Мәңге сүнми торган хәтер

Максат: Укучыларның Бөек җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлек, горурлык тәрбияләү

Җиһазлау: мультимедиа, учак

Кичә барышы

Экранда матур көн күрсәтелә. Күңелле музыка яңгырый. Егетләр, кызлар вальс әйләнәләр. Кинәт, Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.

Экранда сугыш рәсмнәре чиратлашып чыга. Биюче кызлар, егетләр урыннарында катып калалар. “Изге сугыш “ көе яңгыраганда, кап-карадан киенгән укучылар чыга, сугыш башлануын хәбәр иткән бию башкарыла, кулларында 1941 дигән саннар.

1 алып баручы: 22 июнь. Таң атып килә. (Экранда күрсәтү) Гүзәл авыллар, шәһәрләр                   тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле тешләр күреп, нәни сабыйлар изрәп  йоклыйлар.  Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды.

2 алып баручы: Ерткыч фашист килә ил өстенә

                                  Кол итәргә илем кешесен!

                                  Тез чүккәнче – басып җан бирербез.

                                  Туган ил һәм азатлык өчен!

Солдат: Безне озаткан сукмакларны

                 Капламасын үләннәр.

                 Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

                 Сез көтегез сөйгәннәр.

Җыр “Солдатлар” (Р. Әхмәтҗанов  сүз. Ф. Әхмәдиев муз.) – 1 күплет яңгырый һәм кызлар егетләрне сугышка озату күренешләре сүрәтләнә. ( Экранда “Родина – мать зовет” рәсеме).

1 алып баручы: Сугыш.... Нинди авыр,каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

Сәхнәгә әнкәй чыга:    Сугыш елларында,

                                               Данлы яу кырына,  

                                               Озаттым мин күзем нурларын,

                                                Кояш баткан якта,  

                                               Гомерлеккә сакта,

                                               Калды ирем, калды улларым.

                                               Һаман, әле һаман,

                                               Өмет өзмим тәмам.

                                               Көндә карыйм кайтыр юлларга...  

Экранда солдатлар хат язганын рәсеме күрсәтелә.

Сәхнәгә солдат чыга, учак янына утыра, хат яза, укый: Кичке атыш тынган    минутларда,

                                                                                                     Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.

                                                                                                     Дары исе сеңгән конвертыма

                                                                                                    Йөрәгемнең бер бөртеген салам.

2 алып баручы: Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә , күпме ир – егетләребез туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмадылар. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк.

Җыр “Син көтәсен һаман улыңны” (г. Гәрәева муз., Ф. Нәҗмиева сүз.)

 

Җыр яңгыраганда, сәхнәгә ана керә. әкрен генә атлап, һәйкәл янына бара.(Экранда “Һәйкәл” рәсеме)

Ана: Исәнме, улым! Менә мин тагын синең янында. Салкын түгелме, балакаем?

Улы тавышы: Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын түгел.

Ана: Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме? “әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, - дигән идең,- бәхетле яшәрбез, - дип язган идең.

Улы тавышы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түремдә, әнкәем. әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аясыз булды. Картлык көнендә ничек яшисең соң, әнкәем?

Ана: Барысы җитеш, улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кенә кунактан кунакка гына йөртәләр. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк. Алар янында сез дә булсагыз, куанычымның чиге булмас иде. Бәлки, син мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?

Улы тавышы: Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым, әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алар идем, әмма минем кулларым, инде үзем дә кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.

Ана: Йөрәк түремдә тугыз ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтыу ай-һай авыр шул, улым.

Улы тавышы: Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, тынычлык өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде!

Ана: Шулай, улым, дөрес әйтәсең. (Ана һәйкәлгә чәчәкләр куя, “Солдатлар” көе яңгырый, шул вакытта :

 

Улы тавышы: Кичер,әнкәй, кичер!

                               Яу кырыннан

                                Кайта алмавымны...

                                Кичер,әнкәй, кичер

                         Чит ил туфрагында

                         Мәңгелеккә

                         Ятып калганымны.

1 алып баручы: Узган авыр юлларыңны

                                 Онытырга тырыш, ана.

                                 Яраларың да төзелсен

                                 Инде тынычланса. (“Солдатлар" көе)

1 кыз: Мәңгелек ут –ялкыннардан һәйкәл –      (Экранда “Мәңгелек уты” рәсеме)

               Һәлак булганнарга сугышта.

               Мәңгелек ут – алар сулышы ул

                Тоташылган безнең сулышка. ( Кызыл тасмалар б/н бию “Мәңгелек уты” башкару)

                                                 

 2 алып баручы: Утлы еллар үтте, Җиңү килде,

                                    Ул әйләнеп илгә кайтмады

                                    Ул әйләнеп туган якларына

                                     Кайтты менә Җиңү көнендә

                                    Мәңге сүнми торган хәтер булып

                                     Тибрәнә ул илнең күгендә.

(Җыр “Җиңү көне” (“День победы” ) яңгырый,  кызыл киемнән  киенгән кызлар бию башкаралар, кулларында саннар -  1945 . Экранда рәсемнәр – Җиңү көненә багышланган)

                           

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по физике на татарском языке "Большие гонки"

Внеклассное мероприятие по физике на татарском языке "Большие гонки"...

внеклассное мероприятие по физкультуре (на татарском языке)

Внеклассное мероприятие направлено на чествование лучших спортсменов школы....

Разработка внеклассного мероприятия по физике на татарском языке "Эрудитлар конкурсы"

Разработка для внеклассного мероприятия на татарском языке...

Сценарий внеклассного мероприятия по технологии на татарском языке

Сценарий  внеклассного мероприятия на татарском языке...

Сценарий сказки "Красная Шапочка" (на татарском языке)

Сценарий сказки "Красная Шапочка" на татарском языке со счастливым концом...

Внеклассное мероприятие по ОРКСЭ на татарском языке на тему: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар» («Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ними ритуалы и пре

Методическая разработка внеклассного мероприятия по ОРКСЭ с привлечением родителей на татарском языке «Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ни...