Разработка внеклассного мероприятия по физике на татарском языке "Эрудитлар конкурсы"
методическая разработка по физике (8 класс) по теме

Разработка для внеклассного мероприятия на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eruditlar_konkursy.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Сарсаз-Баграж урта мәктәбе

Физика фәненә багышланган

«Эрудитлар

Конкурсы»

Герасимов А.П.

2006 ЕЛ.

                               Эрудитлар конкурсы.

 1 а.б. Хэерле кон, без бŸген физика, математика фэннэренэ багышланган эрудитлар конкурсына жыелдык.

 2. а.б. Эрудит исемен алу хокукы өчен көрәш өч турда үтәчәк. Конкурста 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашалар.  I турда 9, 10, 11 сыйныф укучылары барысы да катнаша.

   1 а.б.    Хәзер мин сезгә һәрберегезгә кәгазь өләшеп чыгам, сез бу кәгазьләргә, тактада язылган сүздән, төрле – төрле яңа сүзләр уйлап табып язарга тиеш буласыз. Сүзләр русча булса да, татарча булса да ярый, физика фәненә кагылган сүзләр тагын да яхшырак. Бу конкурс «Сүзләр уены» дип атала.

    2 а.б.      Бирелгән сүздәге хәрефләрдән сез яңа сүзләр төзергә тиеш. Бу эшкә 3 минут вакыт бирелә. Барлык уйлап тапкан сүзләрегезне дә кәгазьгә языгыз, исем фамилиягезне дә язып куярга онытмагыз. Иң күп сүзләр язучы 6 укучы бу конкурсның җиңүчеләре булачак һәм Эрудитлар конкурсының II – турына чыгачак.

    1 а.б. ИГЪТИБАР! Бу сүз --- К О Н Д Е Н С А Т О Р.

 

  2 а.б. Вакыт башланды. Безнең 3 минут вакытыбыз бар, шушы вакыт эчендә конкурста катнашучы эрудитларның эшләрен бәяләү өчен жюри билгеләргә кирәк. Жюрига

 1.____________________________________________-

 2.____________________________________________

 тәкъдим итәм. Хөрмәтле жюри әгъзалары рәхим итеп урыныгызга утырыгыз.

1 а.б. Ә хәзер уенчылар үзләренең эшләрен тәкъдим иткәнче                                                1 нче Музыкаль пауза .

 2 а.б. Вакыт чыкты ,эшләрне жюрига тапшырабыз (эшләрне тапшыру). Жюри эшләргә бәя бирә. Җиңүчеләрне билгели.

 1 а.б.  җиңүчеләр рәхим итеп биредәге өстәл артына чыгып утырыгыз. Җиңүчеләрне бирегә чакырабыз.

  2 а.б.                                     II – тур.

 Тестлар, блиц сораулар, ярдәм итү юлы белән- табышмаклар.

1 а.б.  II – турның программасы:

  1. Тест «Сүзләрнең барлыкка килүе»
  2. Блиц – конкурс «Акыл гимнастикасы»
  3. Тест «Минем хәбәрдарлыгым»
  4. Табышмаклар
  5. Финал

2 а.б. Шулай итеп:   I – тест «сузләрнең барлыкка килүе» һәр катнашучы минем кулдан, бирем язылган 1 билет ала.

             Бу билетта сүз язылган, катнашучы бу сүзнең килеп чыгышын әйтергә тиеш. Билетта сайлап алу өчен 5 җавап бирелгән, шулар арасыннан берсе -дөрес җавап. Җавап телдән бирелә: җавап бирүченең  5 мөмкинлеге бар. Бәяләү болай булачак: әгәр беренче тапкырдан дөрес җавап бирелсә 5 балл, икенче тапкырдан - 4 бал, өченчедән – 3 бал, дүртенчедән – 2 бал, бишенче тапкырдан – 1 бал. Иң аз бал җыйган кеше уеннан чыга. Биремнең эчтәлеген болельщиклар белсен өчен биремне кычкырып укырга кирәк.

 1 а.б. Башладык: (укучылар бер – бер артлы билетлар алып, аларны укып, җавап бирә)

Анлатма: әгәр 2 – 3 укучы бертөрле бал җыйса ,Алфавит буенча хәрефкә туры килгән физик, математик, астрономнарны әйтәләр. мәсәлән: Ампер, Бор, Вольт, Герц, Джоуль, Евклид, Жолио, Кюри, Иоффе, Клапейрон, Ленц, Менделеев һ.б.        

2 а.б. Ә хәзер Блиц конкурс. Бу конкурста белем, логик фикерләү, тапкырлык тикшерелә. Алып баручы сорауны укый, җавап бирергә әзер уенчы кулын күтәрә, беренче күтәрүчегә сүз бирелә. Дөрес җавап 1 бал белән бәяләнә. иң аз бал җыючы уенчы уеннан чыга.

                                       СОРАУЛАР:

  1. Кайсы илдә бер үк вакытта кояшлы көн дә, караңгы төн дә була?
  2. Ике сан әйтегез, аларның тапкырчыгышлары 1 булсын.
  3. Тәвә кошы үзен кош дип әйтә аламы?
  4. Кайсы планета иң зурысы?
  5. Минем бабам кичке сәг. 8 дә йокларга ята, ә будильникны иртәнге 9 га шылтырарга куя, бабай ничә сәгать йоклый?
  6. Халык – ара системада мамыкның тыгызлыгы нинди берәмлекләрдә үлчәнелә?
  7. Кулларда 10 бармак, ә 10 кулда ничә бармак?
  8. 12 йолдызлыкның гомуми исеме ничек атала?
  9. Ломоносовның инициаллары ничек?
  10. Рогаткадан ташны атканда ул нинди энергия хисабына оча?
  11. Джоуль кайсы илдә туа һәм яши?
  12. Аш тозы сүз тезмәсенең синонимы нинди?
  13. Россиядә трансформаторны кем уйлап таба?
  14. Беренче мәртәбә кояшта, аннан соң гына җирдә табылган химик элементның исеме ничек?
  15. Нинди авторның уйлап табылган әйберен 7 майда бәйрәм итәләр?
  16. Кечкенә күләмдәге сыеклык ничек атала?
  17. Кем дөньядагы барлык телдә дә сөйләшә?
  18.     СИ истемасында  атомның  массасы нинди берәмлекләрдә үлчәнә .
  19. 0,5 килеп чыксын өчен 2 не нинди санга бүләргә кирәк
  20. Электр тогының эшен нинди прибор белән үлчиләр?
  21. Без куллана торган термометрлардагы градус белән үлчәнә торган шкаланы кем уйлап тапкан?
  22. Табигатьтә иң киң куллана торган матдә нинди?
  23. Бер йомырка 4 минут кайнаганда пешә, ә 5 йомырка  пешеп җитсен өчен ничә минут кайнарга тиеш?

 1 а.б.                                    Музыкаль пауза № 2

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.  ЖЮРИ.(нәтиҗә ясый.)

2 а.б.                           Тест – 2.

Бу тест сезне белемнең төрле өлкәләренә алып китәр. Сезнең алда яңадан- билетлар. Чират  буенча һәрберегез билет алырга килә. Билетта 1 сорау һәм 5 җавап.Шушы җаваплардан берсе дөрес. Сез шул дөрес җавапны сайлап алырга тиеш. Җавапны сайларга һәм кычкырып әйтергә кирәк. Нәтиҗә I – тесттагы кебек.  Катнашучылар арасыннан күбрәк бал җыйганнар безнең конкурсны дәвам итә.

 БИЛЕТЛАР БИРЕЛӘ.(жаваплар )

 ЖЮРИ:  (Нэтижэ ясый.)

1 а.б. 2 нче Конкурс. «Әйтеп тору юлы белән табышмаклар»

 Алып баручының терәк сигналлары буенча табышмакка дөрес җавап бирергә кирәк. Күтәрелгән кул – дөрес җавап билгесе. Дөрес җавап өчен 1 бал. Кимрәк бал җыйган уенчы уеннан чыга.

  2 а.б.                                  1нче Табышмак

  Подсказкалар:

  1. Ул студент елларында ук маятник тирбәнешләренең периоды амплитудага бәйле түгел икәнлеген ачыклый.
  2. Ул университетны тәмамлагач механика һәм астрономия  өлкәләрен өйрәнә.
  3. Ул инерция законын һәм хәрәкәтнең чагыштырма булуын ача.
  4. Ул Юпитерның 4 планетасын һәм Венераның фазасын ача.
  5. Ул ирекле төшү тизләнешен ачканда франциянең Пиза шәһәрендәге Авыш башняны файдалана.

1 а.б.                          2нче Табышмак

  1. Сугыш коралы буларак уйлап табылган бу әйбер XII һәм  XV гасыр чыганакларында һәм 18 нче, 19 нчы гасырларда языла.
  2. Бу әйбер сугыш һәм тынычлык максатларында кулланыла.
  3. Бу әйбер беренче тапкыр Кытай дәүләтендә уйлап табылган.
  4. Европада XIII – гасырда оча торган ут дип телгә алына, ә XX гасырда бу әйбер кызлар исеме белән йөртелә.
  5. Бу әйбер космик корабльләрнең төп двигателе.

2 а.б.   3нче Табышмак. Бу немец физигы.

  1. Белеме буенча инженер.
  2. Аның төп фәнни казанышы ул вакытта билгеле булмаган физика бүлеге.
  3. Ул физика өлкәсендә беренче Нобель премиясе лауреаты (1901)
  4. Ул беренче тапкыр тере кешенең скелет төзелешен күрә.

      1 а.б.                          4 нчеТабышмак

Бу әйбер кара ящик белән бәйле (булышучы «ящик» алып чыга)

  1. Бу әйбер ярдәмендә Паскаль законын һәм газларның кысылучанлыгын күрсәтергә була.
  2. Аны фәндә кулланып кайбер физик күренешләрне өйрәнергә була.
  3. Аның белән кайбер спортсменнар дус.
  4. Ул геометрик фигуралар арасында бертөрле күләмлеләрдән мәйдан өслеге иң кечкенәсе.
  5. Аңа карап Эминә үкереп елаган.

        2 а.б.                  Музыкаль пауза №3

1 а.б.   Финал

 Финал өчен биремнәр:

                             1 нче бирем.

  Беренче бирем: финалистларга 1әр кап шырпы бирелә. Алар сигнал бирелгәч шырпыны сызарга тиеш. Кемнең шырпысы озаграк яна ул 1 бал ала. Вакыт китте.

    2 а.                             2 нче бирем.

  2 – биремдә финалистлар чылбыр җыярга тиеш. 1 минут вакыт эчендә скрепкалардан җыйган чылбыр кемнеке озынрак шул уенчыга 1 бал.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия КВН по татарскому языку в 7 классе

Внеклассное мероприятие по татарскому языку в 7 классе...

Методическая разработка внеклассного мероприятия «Физика за самоваром»

Это  внеклассное мероприятие проводится совместно с преподавателями спецдисциплин, обязательно  после изучения темы:  «Электрический ток»....

Методическая разработка внеклассного мероприятияпо истории родного края для учащихся 6-7 классов

Методическая разработка внеклассного мероприятияпо истории родного края для учащихся 6-7 классовучителя истории и краеведенияМОУ ООШ №2 г.Юрюзани Катав-Ивановского муниципального районаГавенко Ольги А...

Методическая разработка внеклассного мероприятия "Физико-математическая спартакиада"

Внеклассное мероприятие разработанно преподавателем математики Е.В. Форыкиной и преподавателем физики Л.А. Никоноровой. Разработка включает в себя сценарий и презентацию спартакиады, проведенной на 1 ...

Методическая разработка внеклассного мероприятия "Физико-математическая спартакиада"

Внеклассное мероприятие разработано преподавателем физики Л.А. Никоноровой и преподавателем математики Е.В. Форыкиной. Разработка содержит сценарий и презентации....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по английскому языку "Фонетический конкурс".

Внеклассное мероприятие по английскому языку "Фонетический конкурс" направлено на совершенствование языковой подготовки, знакомство со знаменитыми писателями Великобритании и репродукциями известных а...

Разработка внеклассного мероприятия "Физика для малышей"

Учащиеся 8-9 классов с удовольствием наблюдают различные демонстрации физических явлений. Но они так же с большой охотой сами стараются провести физические опыты. Этим их желанием можно воспользоватьс...