Сценарий внеклассного мероприятия по технологии на татарском языке
методическая разработка по технологии на тему

Шаймарданова Лилия Максумовна

Сценарий  внеклассного мероприятия на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khezmat.rar2.9 МБ

Предварительный просмотр:

                           Тарказы мәктәбенең технология укытучысы    Шәймәрданова   Лилия  Максум кызынын ачык дәрескә  сценарие

Хезмәт аша бәхеткә юл...

Максат:  халык иҗады өлгеләре аша эш сөючәнлек, тырышлык кебек күркәм сыйфатлар, әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү; ялкаулык, тырышлык, һөнәр белү кебек әхлакый сыйфатларның капма-каршылыгын күрсәтү; матур итеп эшләргә дә, ял итәргә дә өйрәтү.

Җиһазлау: итерактив такта, муз. центр, уңган кул осталары күргәзмәсе.

Залга  уңган кул осталары күргәзмәсе әзерләнгән, хезмәт турында төрле-төрле мәкалләр язылган. Бәйрәмгә Тарказы авылының оста куллы апалары, кызлары чакырылган. Бәйрәм,7 нче класс укучылары башкаруында, Г. Садә сүзләренә Р.Әхияров язган көй “ Әссәламәгәләйкүм” җыры белән башлана.

Алып баручы:

Исәнмесез –диеп башлыйм әле,

Танышу җит шулай башлана.

Сезнең белән очраштык бит

Күңелебез шуңа шатлана.

      Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучыларыбыз бүген Тарказы урта мәктәбендә олы бәйрәм, оста куллар бәйрәме. Аның исеме “ Хезмәт аша бәхеткә юл... “ диеп атала. Аның эпиграфы итеп мин М.Җәлилнең шушы сүзләрен алдым:

Кеше җирдә торса торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Үзе үлсә,эше калсын,
Мең яшәрлек имән булып.

      Ә бәйрәмебезнең төп фикере менә бу сүзләрдә ята:

      Дан җырлыйм, рәхмәт әйтәм сезгә бүген хезмәт сөйгән, матурлык сипкән, тырыш, уңган ,Тарказы авылының хатын-кызларына.

     Әйе, без милләтебез язмышы, аның киләчәге турында борчылып, хаклы рәвештә сүзне болай диеп башлыйбыз: “ Телебезне, җыр-моңыбызны, изге гореф-гадәтләребезне, саф акылыбызны саклыйк”. Бу- уй-теләкләребезнең төп асылы. Әмма милләтне саклар, аны раслар һәм күтәрер тагы бер нәрсә бар. Ул –хезмәт. Акыл һәм кул хезмәте. Эштән бизгән халык , хезмәттә осталыгын, ихласлыгын, иҗади ярсуын югалткан милләт мескенгә калачак. Ул инде, “илем-телем” диеп күпме кабатласа  да, телен дә, моңын да, рухын да, гореф-гадәтләрен дә саклый алмаячак дигән язучыбыз  Мостай Кәрим һәм мин аның белән килешәм.

      Тарказы авылы зур булганлыктанмы , элек-электән  монда төрле-төрле кул осталары яши, әлегәчә алар бу осталыкларын онытмыйча , үсеп килгән яшь буынга үрнәк булып, үзләре эшләгән эшләреннән илһам алып, сырхауларын онытып, калганнарны сөендереп, матурлык таратып,  дөньяга ямь биреп яшиләр. Буш вакытыңны дөрес, файдалы үткәрү тормышта мөһим кагыйдә. Әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, кул эшләрен онытмау безнең тормыш алдында  зур таләп. Бүгенге бәйрәмебезгә багышланган күргәзмәгә карап сөенәсең дә, яши әле авыл, яши диеп шатланасың. Бу күргәзмәдә мәктәп укучылары эшләгән кул эшләреннән алып, сиксәнне инде күптән тутырып , әлегәчә кул эшләре тоткан апаларыбызның искитәрлек эшләрен күрә алабыз.

      Хәзер Тарказы авылының барлык уңганнарына 6 нчы класс укучылыры башкаруында “Кашыклар бию”е бүләк итәбез.

        Бүгенге бəйрəмдə мин әбиләреннән, əнилəреннəн, кызларыннан, оныклардан килгән осталык турында сөйләп китәсем килә. Хәзер барыбыз да тактага карап китәбез.   Тактада авылыбызның иң оста, нинди генә кул эшләре белмәгән, пөхтәлек яраткан Ахметова Фәһимә Мандулла кызының кул эшләре . Әгәр дә аның 17 яшеннән алып кул эшләренә киткән җепләрне сузсаң , мөгаен,  экваторны әллә ничә уратып чыгарлык булыр иде.Фәһимә апа бу осталыгын кызы  Фәнүрәгә һәм 10 нчы класста укучы кызыбыз, быел технология предметы буенча район олимпиадасында 1 нче урынны алган Сөмбелгә кичләр буена өйрәтә. Аның өенә барып керсәң хәйран каласы , чөнки аның кул эшләреннән музей ясарлык. Һәрбер эшеннән   сихри матурлык тарала,  кул осталыгына карап сөенәсең.   Кышкы суык айлары булса да, өенә ямь таратып , яшәү дәрте биреп аллы-гөлле чәчәкләре каршы ала . Бу Фәһимә апаның тырыш, уңган хатын-кыз икәнен раслый һәм аның турында шундый сүзләр әйтәсе килә:

Бу дөньяда яшәү гаҗәп кызык,
                эштән тартынмасын кул гына.
                            Кем хезмәтне үги әти дими,
                                           җирдә кызык яши шул гына.

     Авылыбызга шундый матурлык , осталык сибеп яшәгән өчен зур рәхмәт әйтәм сезгә, Фәһимә апа, исәнлектә, шатлыкта озак итеп яшәгез.

      Сөмбелгә бу осталык икенче әбисеннән дә күчкән, ул Ялаева  Сәгъдия Әбүзәр кызы. Ул да тырыш, матурлык яратучы, төрле кул эшләрен белүче,  балаларына матур-матур тапочкалар бәйләп бирүче уңган апабыз. Аның да өен берсеннән-берсе матур гөлләре бизи, яктылык сибә. Ә хәзер сез Сөмбел белән әнисе Фәнүрә эшләгән искиткеч матур кул эшләрен күреп китәрсез.

      Яхшы тегүче, уңган хуҗабикә, төрле эш остасы ул Нугуманова  Айгөл Абдулла кызы. Ул шушы тырышлык юлында кызы Миләүшәне дә тәрбияли. Аның сеңлесе Айбикә дә апасыннан калышмый, эшли белмәгән эше юк. Миләүшә тырыш, уңган гаиләдә тәрбияләнә.

    Ялаева Нәсимә Мөхәммәт кызы турында да тик яхшы сүзләр генә әйтәсе килә. Бала оясында ни күрсә, очкынында шул булыр. Нәсимә апа саф мөселман апалыры кебек көләч йөзле, уңган, оста хуҗабикә. Бу эшләрне ул оныкчалары Гөлнур белән Гөлназга да өйрәтә. Тырыш килене Алсу Әмир кызына да сөенеп бетә алмый. Алсу Әмир кызы яшли хезмәт дәресләренә мөккибән китә, рәсем

төшерегә ярата. Балалар шушы уңган әби белән әни янында хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Авыр эшләрдән куркып тормыйча җиң сызганып эшлиләр.

     Бар яктан да уңган, тырыш  уку алдынгысы Мусифуллина Ильмира да үзенең җиңгәләре белән ярыша-ярыша төрле техникада эшләнгән кул эшләрен тиз үзләштерә, җиренә җиткерә белә.  Илмираның җиңгәсе, Мөхәммәтгәрәева Раушания Рәиф кызы, яшь булуына карамастан, төрле кул эшләрен осталык белән башкара. Матур итеп шәлләр бәйләү, урындык япмалары бәйләү, мендәрләр бәйләп эшләү, яисә оекбаш,  узорлап, узорлап тапочкалар бәйләү аның яраткан эше.  Раушанияның әнисе, оста куллы Гибадуллина Флүрия Харис кызының да эшләренә күз салып китәбез. Флүрия апа төрле эш кул остасы, кайсы гына эшкә тотынмасын, бар эше төрле-төрле төсләре белән матурлык кына сибеп тора. Флүрия апа яңа кул эшен күрсә, төн йокыларын йокламый өйрәнеп куя.   Ильмираның икенче җиңгәсе Айгөл дә яшь булуына карамастан, олылар эшләгән бөтен кул эшләрен яратып өйрәнә, балаларына төрле-төрле киемнәр бәйләп курчак кебек киендереп йөртә.

     Сезгә   5, 7 нче класс укучылары   “ Шәл бәйләдем “ дигән номерны бүләк итәләр.

     Арсланова Наҗия  апага күп төрле талант бирелә. Ул нинди генә эшне башламасын , һәр эшне җиренә җиткереп, күз явын алырлык итеп төсләр куеп бәйләү дисеңме, чигү дисеңме, яисә оста итеп әлегәчә паласлар сугу дисеңме. Әле Наҗия апа белән безнең алда бик зур эшебез тора , аның палас сугу станогын алып килеп кызларга бу эшнең асылын күрсәтү, өйрәтү.Тырыш кулда төрле эш тә уңа шул ул.

    Хәзер тактада   Шәймәрдәнова Зәрия Нургәли кызы бәйләгән оста кул эшләрен карап китәбез. Ул да нинди генә кул эшләре остасы түгел, чигү дисәң дә, бәйләү дисәң дә, тегү дисәң дә .Үзенең балаларына, оныкларына бияләй,оекбашларын җигерләп, бәйләп  өлгәштереп кенә тора, Ә аның яратып үстергән гөлләре, күз явын алып, әллә кайдан нур чәчеп утыралар.

     Ә Ганиева Асылбикә Фәризун кызы бәйләгән эшләрнең иге-чиге юктыр, мөгәен.  Бу осталыгы аңа балаларына тиешле уку бирергә дә ярдәм итә.   Хәзерге сүз белән әйткәндә, ул аның бизнесе. Асылбикә апаның бәйләгән кул эшләрен тирә яктагы авыллардан соратып бәйләтәләр.  Ул кайда яңа кул эшләре күрә, шунда ук бөтен күңелен биреп эшләп тә куя. Әлеге вакытта аның өендә нинди генә кул эшләре күрмәссең. Гөлләр үстереп, кул эше тотып алар юаныч табып , чир куркытып яшиләр.

       Гайфуллина Рүзилә Гәбделхәй кызының өенә барып керсәң, бар өе бәйләм белән тулган. Кайсы гына эшен тотып карасаң да, җиренә җиткереп , күңел биреп эшләгәненә сокланасың. Аның да эшләгән кул эшләренең төрлелеге, әйтеп бетергесез. Бу күргәзмәгә ул 32 эшен бирде.

       Басырова Нәсимә Хөббәт кызының да төрле кул эшләре күп. Ул ялгызы гына 6 баласын аякка бастырып, һәр кайсына җылы карашын биреп, әлегәчә аларга оекбаш-бияләйләр, шәлләр, шарфлар, тапочкалар  бәйләп җиткереп кенә тора.

      Кидрачева Тәнзимә Әхмәтшә кызының өенә керсәң, бар назын, мөхәббәтен, күңел җылысын биреп эшләгән кул эшләре, гөлләре сине үзе кебек сөенеп каршы ала. Ул чигү эшеме, бәйләүме, хәтта онытылып барган кул эше – махсус энә белән коверлар ясаумы – барсы да аның да кул эшләре.

      Бәдриева Хөмәйрә апа да  көннәрен кул эшләре тотып үткәрә. Аның яшьрәк чагында чиккән кул эшләре дә яхшы сакланган. Балаларына оекбаш, бияләйләрен күпләп бәйләп куя, Төрле техникада эшләгән кул эшләре өен бизәп тора.  

      Чыгышы белән Тарказы авылы кызы Хәйретдинова Зилә Ямалетдин кызы әлеге вакытта Бәләбәй шәһәрендә яши. Зилә апа да төрле кул остасы. Яшь чагыннан ук кул эшенә тырышлыгын сизә һәм әлеге көнгә чаклы аның белән мавыга , туганнарына төрле киемнәр бәйләп бирә.

       Кадерле апаларыбызга 10 нчы класс кызлары башкаруында “ Кайтабыз да китәбез “ җырын ишеттереп китәбез.

     Хәзер укучылар башкаруында башкорт биюен карап китегез.

     Быел технология предметы буенча олимпиадада Сулейманова Эльвира 2 нче урынны яулый . Алдагы елда да ул 2 нче урын алган иде. Эльвира тырыш, уңган, табигать сөюче, якыннарына тик яхшылык таратучы кыз. Эшнең авырлыгын тоймыйча зур кызыксыну белән җиренә җиткереп башкара. Туганннарына бүләккә төрле әйберләр дә бәйли.

     Тырыш кызларыбызны санап китәсе китә: 11нче класс кызлары Хабибрахманова Сәлимә, Шайхутдинова Ирина , Тимиргалина Эндже.

     10 нчы класс кызларыннан Шарафуллина Эльвина, Гайфуллина Ильмира, Кашапова Гөлфира, Хабибрахманова Мәдинә, 9 нчы класс кызлары Нугуманова Назгөл, Шаймарданова Рүзилә, Шаймарданова Гүзәл, Гараева Алсу, Сафиуллина Илмира. 8 нче класс кызлары Хабибрахманова Зарина, Галимуллина Гөлназ, Гайфуллина Гөлназ, 7 нче класс кызлары Хабибуллина Линара, Басырова Элиза, Абдулова Ляйсан.   6 нчы класс кызлары Гречушкина Юлия, Ильясова Альбина, Нугуманова Язгөл , Сафиуллина Ләйсән, Хабибуллина Гөлсем, 5 нче класс кызлары Басырова Диана, Сəмигуллина Лүзия, Шəйхутдинова Ирида.

      Укучы кызларыбызга Мусифуллина Ильмира башкаруында шәрек кызлары биюен тәкъдим итәбез.

     Чыгышларыгыз өчен рәхмәт. Бүгенге очрашуыбыз сезнең өчен файдалы булгандыр диеп уйлыйсым килә. Хезмәтне ярату үз вакыты белән җимешләрен бирер. Шуңа күрә җаваплылык тоеп, киләчәк турында уйлап, укуга зыян китермичә, көнкүреш хезмәтендә, мәктәптә файдалы эшләрдә катнашу мөһим. Чакырып китергән кунакларыбызга зур рәхмәт, һаман да шулай яраткан шөгылегездән күңел табып,  кешеләргә илһам биреп, яшәү дәртләрегез озын-озак еллар буенча саклансын, ә бәйрәмебезне тәмамалап шундый сүзләр әйтәсе килә:

  Уку- җиңел хезмәт түгел.

  Күп тырышлык сорый бит ул.

 Тырыш хезмәт бушка китмәс,

  Хезмәт аша бәхеткә юл.

 (җыр “ Исәнлектә -саулыкта)



 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по физике на татарском языке "Большие гонки"

Внеклассное мероприятие по физике на татарском языке "Большие гонки"...

внеклассное мероприятие по физкультуре (на татарском языке)

Внеклассное мероприятие направлено на чествование лучших спортсменов школы....

Разработка внеклассного мероприятия по физике на татарском языке "Эрудитлар конкурсы"

Разработка для внеклассного мероприятия на татарском языке...

Сценарий внеклассного мероприятия по английскому и французскому языку в рамках недели иностранного языка по теме: « Путешествие по сказкам Ш. Перро и Л. Кэррола» для учащихся 5-6 классов с использованием ЭОР

Приобщение учащихся к культуре различных стран достигается путём инсценировки  диалогов из классических произведений фольклора. Инсценировка сказок на английском и французском языке - познаватель...

Внеклассное мероприятие по ОРКСЭ на татарском языке на тему: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар» («Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ними ритуалы и пре

Методическая разработка внеклассного мероприятия по ОРКСЭ с привлечением родителей на татарском языке «Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ни...