"Ут - дус та, дошман да"
классный час (8 класс) по теме

татарча класс сәгате эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 162___-.doc158 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Ут – дус та, дошман да.

Максат: 1) ут – яктылык чыганагы гына түгел, ә саксыз эш иткән очракта  

              күп  бәла – казалар сәбәпчесе булуына төшендерү;

              2) ут – көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү;

              3) Фикер йөртү сәләтләрен үстерү

Кулланмалар: кроссворд, ребус, Вил Казыйханов “Әхлак дәресләре” китабы, презентация, үзем чыгарган шигырьләр, мәкальләр, нәтиҗә язылган плакат, компьютер, рәсемнәр, экран

Барышы:

  1. Оештыру
  1.     Әйдәгез, укучылар, сыйныф сәгатенең темасын ачыклыйк әле. Аның өчен безгә ярдәмгә ребус киләчәк. Дөрес итеп чишсәк, анда яшеренгән сүзне укый алырбыз.

،،،

=р у

،،،

д=б

،،،

Дус (анто-ним)

،،

д = б

                                (Ут – дус та, дошман да)

  1. Ә бүгенге әңгәмәбезнең максаты: тормышта электрның файдасы һәм дөрес кулланмаган очракта зыяны турында без аңлап китәргә тиешбез.
  1. Уку мәсьәләсен кую.
  1. Мин  сезгә үзем чыгарган “Ярдәм итегезче” дигән шигырьне укып китәм. Игътибар белән тыңлагыз. (Компьютерда фотолар күрсәтелә бара)

Ярдәм итегезче

Очрашты да Марат Илнур,

Кызып гәп куерттылар.

Электр турында сөйләшеп

Бар гамьне оныттылар.

Иң элек Марат сүз алды:

“Беләсеңме, дускаем,

Ут  бит дус та, ярдәмче дә”, -

Диеп әйтә уйларым

“Юк, юк, - диеп каршы чыкты

Марат сүзенә Илнур.-

Күрше әби өе янды,

Сак эш итмәгәч Гөлнур.

Шаярмаска кирәк тә бит,

Электр белән, дуслар.

Ток та сугып куя кайчак

Тик тормаса бу куллар”.

“Компьютер, телевизор,

Электрсыз кабынмый.

Югалган әйбер эзләсәң,

Шәм белән дә табылмый.

Менә шулчак ярдәмгә

Электр бабай килә”, -

Үзен җиңгәнгә санап,

Марат кычкырып көлә.

“Ут – дошман”, - дип каршы чыга,

Җиңеләсе килмичә.-

Янгын  чыккан дип ишеттем

Телевизордан кичә:

«Ике малай учак яккан

Баганалар янына

Күпме зыян килә ич,

Шул әшәке янгыннан”.

Ярдәм итегезче, дуслар,

Шушы ике егеткә:

“Электр – дус, әллә дошман”-

Шуны, зинһар, белгерт лә

  1. Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:
  1. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
  2. Ә сез ничек уйлыйсыз: ул дусмы, дошманмы?
  3. Укучылар, дус сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?
  4. Ә ни өчен ут дус диелгән?
  5. Әйдәгез, нәтиҗә чыгарыйк инде: ут дус булып чыктымы?
  6. Нәтиҗә: бүгенге көндә тормышны утсыз күз алдына китереп тә булмый. Зур – зур самолетлар күктә оча, теплоходлар суда йөзә, поездлар чаба. Өйләрдә җылы, рәхәт. Дуслар бер – берсенә ярдәм итәләр. Чыннан да, ут - безнең дустыбыз, дип әйтә алабыз, чөнки ул безгә бик нык булыша. Тормышта уң кулыбыз дип тә әйтергә хакыбыз бар.
  7. “Саклана белсәң  генә ут – дус ул, игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя” мәкален сез ничек аңлыйсыз?
  8. Укучылар, дошман кем ул?
  9. Ә ут ни өчен дошман микән? Сез ничек уйлыйсыз?

Нәтиҗә: Ут – дустыбыз әнә шулай рәхимсез дә була ала. Ут юлында очраган һәр нәрсәне көлгә  әйләндерә. Юкка гына, “Бурдан кала, уттан калмый”, - диелмәгән татар халык мәкалендә. Шуңа күрә сак, бик сак эш итәргә кирәк.

  1. Физкультминут.

Стенадагы розеткалар        (тирә – якка кул сузып күрсәтү)

Безгә елмаеп карый             (аяк очларына басу)

“Рөхсәтсез тимиләрме?”-дип  (бармак болгап, “ярамый” дип күрсәтү)

Күзен дә йоммый, барлый.      (күзләрне ачу, йому)

Кечкенәләр килеп ялгыш         (йөгерү хәрәкәтләре)

Бармакларын тыкмасын,          (әле уң кулны алга, әле сул кулны алга сузу)

Ут – күз чыгаручылар              (аяк очларына басу)

Ялгышларын аңласын.    (бармак болгап, “ярамый” дип күрсәтү)

Бергә – бергә яшик әле    (як – якка кул белән күрсәтү)

Гел изгедә күңелебез.      (куллар җәелгән була, аннары йөрәк турына кую))

Чарада күнегү ясап,          (чүгәләү)

Ял иттек без үзебез.          (басу)

  1. Мәкальләр өстендә эш.
  1. Әйдәгез, компьютер экраннарында яктыртылган мәкальләр өстендә эшләп алыйк әле.

*Ут төшкән җирен көйдерә (Ут – рәхимсез, шуңа күрә кайда гына ут эләкмәсен, ул көйдереп ала, бернәрсәне дә калдырмый)

*Ут чыкканда җил астында калма (Җил белән ут тиз тарала. Шуңа янгында көчле җил булса,  аның янына якын килмәскә)

*Утның уе юк  (Кеше төсле ут уйлый белми. Әгәр андый сәләте булса, ул яндырмас, көйдермәс иде)

*Уттан калмый, бурдан кала (Бур кеше күтәрә алган кадәр генә алып чыга, ә ут рәттән яндырып бара)

*Утны күз яше белән генә сүндерә алмассың (күпме генә еласаң да, чыккан ут – күзне янгын сүндерүчеләр һәм ярдәмгә килүчеләрдән башка сүндереп булмый)

   7. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү

  Презентация карау “Дусларга киңщш

Презентация  буенча фикер алышу.


... (Нәтиҗә: 1. Өйдән чыгып киткәндә, бүлмәдә ут сүнгәнме икәнен тикшер. Бервакытта электр белән эшли торган приборларны утта калдырма.



2. Янгын була калса, 01 гә шалтырат.



 3. Янгын була калса, беренче чиратта аннан чыгарга тырыш. Чыгу юллары ут эчендә булса, чыгам дип ут эченә ыргылма. Төтен белән агуланмас өчен, авызыңны, борыныңны кулъяулык белән капла. Тәрәзә янына килеп, ярдәм сорап, хәбәр сал.



 4. Әгәр дә өстеңдәге киемең яна башласа, җиргә ятып ауна. Телевизор яна башласа, аны су сибеп сүндермә, башта ток килү челтәреннән өз, аннары гына өстенә тыгыз одеял капла.


9. Йомгаклау.

-Алган белемнәребезне тикшерү өчен, әйдәгез кроссворд чишеп алыйк.

Горизонталь:

  1. Электр белән эш итүче профессиональ кеше. (электрик)
  2. Уттан ..., бурдан кала. Мәкаль. (калмый)
  3. Подстанция тирәсенә якын бармыйча, ничә метр калдырырга кирәк? (сигез)
  4. Ут төшкән җирен ... Мәкаль. (көйдерә)
  5. ... – дус та, дошман да. (ут)
  6. Пожары сүзен тәрҗемә итегез. (янгыннар)

Вертикаль:

  1. Өй әйләнә кыл дилбегә. Табышмак. (электр)
  1. Электр көчәнеше югары булган җир (подстанция)
  2. Янгын вакытында көчле пешүләр нәрсәгә китерергә мөмкин? (үлем)

7        п

о

1. э

л

е

к

т

р

и

к

д

а

л

м

ы

й

с

и

г

е

з

т

ө

й

д

е

р

ә

а

т

н

г

ы

н

н

а

р

ц

и

я

к

т

ы

л

ы

к

е

м

10.Өйгә эш бирү.

-иҗади эшләүче укучыларга “Ут – ярдәмче, дус” темасына кечкенә инша әзерләргә (телдән)

- барлык укучыларга да “Уттан күрелгән зыян” рәсем ясарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ут дус та, дошман да

Класстан тыш чара...

Каләм белән җиңдем дошманны...

Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләре турында әдәби кичә...

"Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация

Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән  ...