Белем Бэйрэме
методическая разработка (9 класс) по теме

Кеше өчен иң изге  сузләр – әти – әни, туган  як, мәктәп

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_beyreme.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                           Белем Бэйрэме.

Алып баручы: Кеше өчен иң изге  сузләр – әти – әни, туган  як, мәктәп. Туган җиребезне  сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына  килеп  баса. Мәктәпне уйласак, туган  җирне сагынабаз. Әлеге  төшенчәләр кешенең  йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнэр генә булсак та, без әти – әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.

Нинди матур минем туган ягым!

Җир шарында тиңнәр юк аңар.

Киң  кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап  ага озын  елгалар.

Туган җирнең  һәрбер почмагында

Каршылыйлар  Белем бәйрәмен.

Яңгырый сабыйларның шат авазы,

Кулларында -чәчәк бәйләме.

Алып  баручы:Хөрмәтле укытучылар, укучылар,килгән кунаклар һәм әти-әниләр!

  Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм –Белем бәйрәме белән котлыйбыз.Эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәламәтлек,гаилә бәхете телибез.

                     Ил карты да сезгә башын иеп,

                    Мөгаллим дип ,зурлап эндәшә.

                  Яшьләр Сездән матур үрнәк алып,

                 Күркәмлектә Сезгә тиңләшә.

 Кайчан тудык,кайчан үстек,

Бу гомер бик тиз үтә,

Тиздән китәрбез мәктәптән –

Безне киләчәк көтә.

Синдә алдык без белемне,

Тәҗрибәне, илһамны.

Синең  язмыш-безнең язмыш,

Бик яраттык без сине.

Үтте синдә балачагым.

Үсмер чагым – гүзәл чак!

Ул вакытның мизгелләре

Йөрәкләрдә  калачак.

    “Белем бәйрәме “ җыры яңгырый

 

                                                                     Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

                                                                     Шатлык очкыннары  йөзеңдә.

                                                                      Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

                                                                     Күбәләккә  охшаш үзең дә.

                                                                     Ашкына да талпына да бүген

                                                                     Леп-леп иткән нәни  йөрәгең

                                                                    Озатасың, изгеләрдән изге.

                                                                    Сабыйлыкның соңгы көннәрен

                                                                    Җуелмаслык хатирәләр калыр

                                                                    Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

                                                                    Иң башына күрә йөгең дә бар-

                                                                    Син җаваплы кеше бүгеннән.

  Алып баручы:Бүген безнең рәтләргә яңа укучылар-беренче сыйныф укучылары да өстәлә. Шуклыклары,шат авазлары белән бакчаны гөр китереп йөргән кичәге  нәниләр бүгеннән укучылар. Әйдәгез әле аларны алкышлап каршы алыйк.

  (Беренче класс укучыларын  барып җитәкләп алып киләләр)

 Алып баручы: Безнең  күңелләр шат.  Балалар барысы да сау-сәламәтләр,матурлар. Аларны озатырга әти-әниләре,абый-апалары,әби-бабайлары, тәрбияче апалары да килгән. Сүзне хәзер нәни дусларыбызга бирик әле.

  1.   Беренче ул кем була

Теләсә кемнән сора :

Беренче дигән Кеше ул

Иң өлгер Кеше була

2.Әти дә шулай әйтә

Әни дә шулай әйтә

Әби әйтә : - дөресбу-ди,-

Китап шулай өйрәтэ.

            3.Беренчеләр гел алар

Иң  беренче  булалар

Быел без мәктәбегездә

Беренчеләр , балалар.

              4.. Беренчеләр һәрчак шулай

                        Иң беренче була алар.

               Чөнки алар бик тә тырыш

                         Бик тә өлгер булалар.

                    5..мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде

-алдынгы булырга тырыш

Бәбкәчем бер үк диде.

      6..Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш  һәм ручканы.

  7.    Әтием дә ,әнием дә,

      Бу көнне бик көттеләр.

      Балалардай дулкынланып

мине озата килделәр.

       8.    Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

-Чәчәкләр артыннан , - диләр

Күренми бит буегыз.

      Бүген йөзләр көләч безнең

Күңел сөенә

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.

9..Сентябрь дә килеп җитте

Сагынып көткән көннәр

Бәйрәмгә дип үстердем мин

Өй түребездә гөлләр

Мәктэпкә ашыктык бүген

Тотып чәчәк бәйләмен

Чыңлый кыңгырау моңнары

Котлап Белем бәйрәмен.

10.Куанып бергә үтәбез

Якты түрләргә

Шуннан менеп китәбез без

Биек үрләргә

Без шунда бөтен галәмнең

Серен ачабыз

Мәктәпкә кайнар сәламне

Бирик барчабыз.

11.Без мәктәпкә барабыз

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә.

12. Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

  ( 9 лар   дәвам итә)

Нәни  дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч  сезгә Белем иленә юл күрсәтүче , киңәш  бирүче булсын.

          Авыр вакытларыгызда

          Ачкыч ярдәмгә килер,

          Гаҗәеп Белем иленә

          Ул сезне алып керер.

Укытучы: Балалар Белем иленең юлларыннан без бергәләп барырбыз.

       (  9 нчы сыйныф укучылары)

Җир йөзендә төрле телдә

Ни кадәрле китап бар!

Безнең  өчен һәрберсе,

Бик кадерле бит алар.

Әмма  барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш

Нинди  китап бар тагын?

Балалар: Ул-“Әлифба” китабы.

( 9 нчы  сыйныф укучылары беренче классларга әлифба китабы тапшыра)

   Әлифба китабы турында җыр -9 лар

     

13. Бик күп нәрсә белермен мин

       Туген илем турында

      Мин бит инде бик зур булдым

      Әлифбам бар кулымда.

Алып баручы: Ата-аналар бүген нәни дусларыбыздан  ныграк дулкынланалардыр мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә  озату-алар  өчен дә зур сынау. Йөрәк  түрләрендә саклап йөрткән  иң  изге теләкләрен алар да балаларына җиткерергә тели. Сүз сезгә хәрмәтле ата-аналар.

     (Сүз 1 сыйныф укучыларының әти-әниләренә бирелә.)

 Алып баручы: Ә хәзер котлау өчен сүзне калган кунакларга бирәбез. Рәхим итегез сүз сезгә бирелә хөрмәтле _____________________________________________________________________________________________________________________________________

     Сүз бирелә тәрбияче апаларына______________________________________________________________________________________________________________________________________________

    Сүз бирелә мәктәп директоры  Илсур Ризатдин улына:

     Сүз бирелә Сезне кабул итеп алучы укытучыгыз  Садриева Энҗе Рөстәм кызына:  

14.Ант бирәбез әниләргә

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга

15.Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез

Бик тырышып  укыганда

Уңышка ирешербез

16.___________________



___________________________________________________________________

   

___________________________________________________________________

Алып баручы:

Әти-әниләр сүз бирде

Сезгә ярдәм итәргә.

Хәрефләрне өйрәтергә,

Мисалларны чишәргә.

Шулай булгач,сезгә кирәк

 Тик тырышып укырга.

Артык шаярмыйча,дуслар.

Зирәк,тапкыр булырга.

Горурланып, һәрбер әни:

-Бу минем балам, дияр.

Чын күңелдән алар Сезгә

Хәерле юл телиләр.

3 нче укучы: Әйе, мәктәп бусагасын атлап керү белән, безне кулыбыздан тотып, Белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы, керсез күңелле укытучылар! Сез безгә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны буләк итеп, язмышыбыз өчен борчылып , йокысыз төннәр  үткәрерсез, һәрберебезне үз балагыздай  күреп, олы  тормыш юлына озатып каласыз.

Туган телнең моңын, бар тылсымын,

Җир йөзендә ниләр барлыгын,

Ни өчен кояш батуын,

Якты  йолдызларның балкуын,

Диңгез-океаннарыны,  күлләрне,

Иксез – чиксез галә серләрен,

Агач, үсемлекләр, гөлләрне,

Африканың  кайнар чүлләрен,

Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

Сандугачлы җылы җәйләрне,

Тагын бик күп әллә ниләрне,

Укытучым, сездән өйрәндек.

                                     (“Укытучыма ” җыры)

Халкым күңелендә Сезгә дигән

 Меңәрләгән чәчәк бәйләме.

Әгәр аны алдыгызга куйсак

Булыр иде Каф тау кадәрле.

Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

Хисләремнең иң-иң изгесен.

Әниемдәй якын укытучым,

Тормышымның якты көзгесе.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә буген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

(Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре буләк итә.)

Әйдә, дустым,  бергә хәбәр итик,

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар  сихри көчен

Җиз  кыңгырау чыңының.

Яңгырый буген  һәр  төбәктә ,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,

Яңа уку елы.

  Кыңгырау тавышы.......


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Белем бэйрэме"

разработка мероприятия предназначена  для учащихся начальных классов....

"Белем бэйрэме"

разработка мероприятия предназначена  для учащихся начальных классов....

Гаилэ бэйрэме

Класстан тыш чара...

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

Элифба бэйрэме

План-конспект праздника "Элифба бэйрэме". Презентация к мероприятию....

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

уныш бэйрэме

сценарий осеннего праздника на татарском языке...