"Белем бэйрэме"
методическая разработка на тему

Хисамова Лейсан Миннаиловна

разработка мероприятия предназначена  для учащихся начальных классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_beyreme.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме.

-Кадерле ата-аналар, килгән кунаклар! Бүген зур бәйрәм: 1  нче сыйнйф укучылары әлифба белән

саубуллашырга җыелдылар. Әлифба бәйрәме- кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укыырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр, шигырьләр, җырлар, әйтемнәр һәм табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, иптәшләр белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Хөрмәтле ата-аналар! Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур.Бәйрәм котлы булсын!

-Күч безнең  күңелгә, җыр яме, җыр яме!

Рәхим ит, түрдән уз, Әлифба бәйрәме!

“Ә”: - “Әни” дип ачылган, әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә “Әни” сүзен язмаган.

“Л”: - Өйрәндем мин күп хәрефләр, тырышып, түгеп тирләр.

“Л” хәрефенә башлана, исемем минем Ленар.

“И”:- “И” хәрефе ипидә бар, бар ул “ил” һәм “ирек”тә.

“И”хәрефе  “ике”легә укымаска өйрәтә.

“Ф”:- Мәктәбебез түбәсендә флаг балкый бәйрәмдә,

Кыяфәтем шуңа горур- узмый вакыт әрәмгә.

“Б”:- Бәр, барабан, уйна, быргы! Бар кешеләр ишетсен:

“Б” дан башка бәйрәм югын барчасы күреп китсен!

“А”:-  “А” хәрефе- алмада, “А” хәрефе- агачта

“А” хәрефен яратабыз, өйрәнәбез иң башта.

  1. Һәммәбезнең үз урыны, барыбыз да кирәкле.

Безне “Әлифба” китабы дус булырга өйрәтте.

-“Әлифба” җыры.

1.Әлифба- тормышта беренче баскычым,

Син белем дөньясын ачучы ачкычым.

Кушымта: Әлифба,Әлифба, син минем  юл башым.

 Дәфтәргә төшергән күктәге кояшым.

2. Өйрәттең син мине хәрефләр тезәргә,

   Тылсымлы хәрефләр әйләнде сүзләргә.

Кушымта шул ук.

3. Каләмем йөгерә, мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бар хәзер “Әни” дә, “Әти” дә.

Кушымта шул ук.

  1. Әлифба сезгә матур-матур әйтемнәр, табышмаклар, җырлар өйрәтте. Әйдәгез, бергәләшеп шуларны  сөйләп күрсәтик. Барыгыз да ризамы?
  2. ...

“Ү”:- Тик сез генә кирәк,имеш, сөйлисез гел: “Без” дә “Без”.

Алай булгач шигырьләрне сөйләгез тик үзегез.

  1. Үҗәтләнмә, “Ү” хәрефе, үпкәләмә әле син.

Синсез бәйрәм  үтмәгәнне үзең дә бит беләсең.

  1. Барыгыз да якын миңа, барыыз да бертигез.

Сездән башка мин бит көчсез, әйдә, түрдән үтегез.

  1. Я, башлыйбызмы?..
  2. Башлыйбыз.
  3. “Д” хәрефе, әйтеп кара: “Д”дән нәрсә башлана?

“Д”: Мәктәпләрдә һәр көн саен “Д” дән дәрес башлана.

  1. “Р” хәрефе, син ни дисең?
  2. Бик тырышып язган чакта ручка башын ашама
  3. Калынлык билгесе, синең чират.
  4. Калындыр минем тавышым, катыдыр минем сөйләм.

Күп сөйләмим, мин ахрысы, батырлар нәселеннән.

  1. Нечкәлек билгесе, ә син ни дисең?
  2. Әти әйтә, бик тирән,- ди, кешенең күңел күзе.

Яхшы сүздән нечкәрә,- ди, кешеләрнең күңеле.

  1. “Туган тел” ул- иң изге тел, шуны белегез!

Ишек ачып, кил, рәхим ит, “Туган тел”ебез!

“Туган тел” җыры башкарыла. Г.Тукай сүзләре, халык көе.

  1. Табышмаклар әйтим әле, я, кайсыгыз зирәгрәк?

1.Җир астында җиз бүкән, әйтегез, нәрсә икән? (бәрәңге)

2. Утыра бер ак чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк, бу нәрсә инде, димәк? (кәбестә)

3. Армый, талмый, ат артыннан калмый.(арба)

4. Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (кыяр)

5. Йомры йомгак, сары йомгак, йөгереп йөри чирәмдә.(чеб)

-Булдырдыгыз! Барыгыз да дәресләрдә игътибарлы булгансыз. Әйтелгән табышмаклар “Әлифба” дәреслегеннән иде. Сез аларны бик тиз  һәм җиңел таптыгыз. Ә хәзер, әйдәгез, бирелгән шушы  хәрефләрдән сүз төзеп бирегез әле.

А

к

б

у

р

т

а

к

т

а

к

а

л

ә

м

к

и

т

а

п

  1. Молодцы, укучылар. Сынатмадыгыз. Ә хәзер, әйдәгез әле, тагын бер һөнәрегезне күрсәтегез. Мәсьәләләрне ни дәрәҗәдә чишәргә өйрәнгәнсез икән?
  1. Мин бер сан уйладым. Шул санга 1 не кушкач, 10 була. Бу нинди сан? (9)
  2.  Марат белән Азат балык тотканнар. Азат- 3 не, Марат- 5 балык тоткан. Малайлар иксе бергә ничә балык тоткан? (8)
  3. Минем апага 10 яшь, ул миннән 3 яшькә зур. Миңа ничә яшь?(7)
  1. Яхшы.Балалар, мин сезнең өчен шат. Сезнең дәресләрегез бушка вакыт уздыру өчен генә үтмәгән. Ә бүген бәйрәмгә билгеләребез дә килде. Сүзне аларга бирик.
  2. “5”ле: Исәнмесез, саумысыз, минем нәни дусларым,

Кемнәр авырлыктан качмый- яратам мин шуларны.

Кемнәр тырышып укый, дөрес һәм матур яза,

Кем тырышып көч сала, алса мине , шул ала.

  1. Кайтып киләм мәктәптән шатлыгыма күмелеп.

Карап тора гөлләрем, тәрәзәдән үрелеп.

Чәчәкләре әйтерсең, елмаялар, көләләр, минем “5”ле алганны.

-“4”ле: Мин дә “5”ле  белән гел янәшә йөрим, һәр эшнең яхшы булуын телим.

- “3”ле: Мин дә “4”ле  белән гел янәшә барам,

Ләкин “2”легә тәгәрәп барам, әгәр бар көчемне биреп тырышсам,

Мин дә “4”ле белән тиңләшә алам.

“2”ле һәм “1”ле җитәкләшеп керәләр:

-Без нәрсә әйтик сезгә, иптәшләр?..

Берни белмибез, авыр безнең хәл.

Укыйсы килми, өй эшләрен дә эшлисе килми.

Уйнап йөрибез, гел эштән качып, ә ашаганда кирәк зур кашык.

-Хәзер үк моннан чыгып китегез, “2”ле һәм “1”легә тиңдәш түгелбез.

-Зур белем иленә бик озак барасы, куркытмый авыр юл,тау-ташлар арасы.

-Әлифба, синдә бит чыныкты канатлар, чакыра әкиятләр, канатлы ак атлар.

-Әлифба, күңелләр гел сиңа ялгансын, син безгә хәерле юл теләп каласың.

- Хәзер сез “Әлифба” дәресләрендә нәрсәләр өйрәндегез икән? Шуны ачыклап китик.

“Әлифба”, “Кар бабай”, “Дәү әнием”, “Кыңгырау чәчәк” шигырьләрен сөйлиләр.

  1. Син яраткан иң матур сүз нинди сүз, әйт, бәбкәем?
  2. Иң назлы сүз, иң якын сүз, ул матур сүз- Әткәем һәм Әнкәем!!!
  3. Үскәнем, йә, инде син әйт!
  4. Иң матур сүз- илкәем, анда син, мин- һәммәбез дә,

Анда әткәем һәм әкәем!!!

-Рәхмәт.Монысын бик җиңел үтәдәгез. Хәзер инде кичәбезне без яратып башкара торган “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” исемле җыр белән төгәллик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Белем бэйрэме"

разработка мероприятия предназначена  для учащихся начальных классов....

Белем Бэйрэме

Кеше өчен иң изге  сузләр – әти – әни, туган  як, мәктәп...

Гаилэ бэйрэме

Класстан тыш чара...

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

Элифба бэйрэме

План-конспект праздника "Элифба бэйрэме". Презентация к мероприятию....

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

уныш бэйрэме

сценарий осеннего праздника на татарском языке...