“ Шәфкатьлелек бизи кешене”
план-конспект урока (10 класс) по теме

Тәрбия сәгатенең темасы:

“ Шәфкатьлелек бизи кешене”

Максат: Укучыларда кешелеклелек. Ярдәмчеллек .изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiya_sgate.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбия сәгатенең темасы:

“ Шәфкатьлелек бизи кешене”

Максат: Укучыларда кешелеклелек. Ярдәмчеллек .изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

Тәрбия сәгатенең барышы.

I     Инсценировка белән башлап җибәрү.

II    Әңгәмә. Төркемнәрдә эшләү өчен сораулар.

  1. Укучылар, без әле сезнең белән кызганыч һәм бик аяныч күренеш карап киттек. Әйтегез әле, әни кеше кызының нинди кыланышларына түзә алмады икән? Кемнәрдә нинди фикерләр бар?
  2. Боларның барысын бер сүз белән ничек әйтеп була?
  3. Боларның барысын бер сүз белән әйтеп була: кешелексезлек, шәфкатьсезлек.
  4.  Укучылар, ничек уйлыйсыз безнең тормышта күпчелекне нинди кешеләр тәшкил итә?
  5. Шәфкатьле, миһербанлы, кешелекле кешеләр.
  6. Димәк , бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
  7. Әлбәттә, укучылар. Бүгенге тәрбия сәгатендә кешелеклелек, изгелек, шәфкатьлелек турында сүз алып барырбыз.

Уку мәсьәләсен чишү.

 

1.нче бирем.

-Нәрсә ул шәфкать? Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата?

- Шәфкатьлелек сыйфатлары нәрсәләрдә һәм кайларда чагыла?

             Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә: тамак тук, өс бөтен, көнкүреш уңайлыклары, җаның теләгән эш, нык сәламәтлек, туасы көнгә ышаныч белән карау, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе. Чөнки мул тормышта яшәп тә, иркәләп- назлап кына үстерелгән кеше, башкаларга ихтирамсыз  булырга да мөмкин. Шәфкатьле булу кешегә иң кирәкле сыйфат.

             Укучылар, кешеләрнең зарына һәрвакытта колак сала белергә, тирә - юньдәгеләргә игътибарлы булырга, кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер торырга, башкаларга булыша алуыгызга сөенеп яшәргә өйрәнергә кирәк.

              Шәфкатьле кешенең йөзеннән нур балкып тора.

               Ә безнең өчен иң кадерле, иң шәфкатьле кешеләр – ул әниләребез. Безнең һәрберебезне, кем генә булсак та, Ана тудырган, күз карасыдай саклап үстергән. Әти - әни кеше иткән. Без алар алдында гомеребез буе бурычлы. Шуның мыскалын гына булса да без кайтарабызмы соң? Алар бит бездән хәтта ярдәм дә түгел, бары тик җылы сүз, игътибар гына көтә. Алар балалары, аларның сәламәтлеге, бәхете хакына бөтен авырлыкларны да җиңәргә үзләрендә көч табалар.

          Сез тәртипле, эш сөючән, намуслы булып, олыларны хөрмәт итүче, шәфкатьле булып үссәгез, аларның йөзләренә кызыллык китермәсәгез, бу – ата – ана өчен иң зур бәхет.

           Барыгыз да белгәнегезчә, РФ Президенты Указы нигезендә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне итеп билгеләп үтелә башлады. Бу көн һәр елны билгеләп үтелде.

Гарафиева Рәзилә җырлый.

“ Әниләр турында”

2 нче бирем.

         -  Укучылар, халык аваз иҗатында шәфкать төшенчәсе белән бәйләнешле мәкальләр шактый. Ул турыда сез нинди мәкальләр беләсез?

( Мәкальләр уку)

Үзбәя кую.

            Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек.

            Әйе, укучылар, игелек мәңгелек.

            Әйтегез әле, үзегез укыган әдәби әсәрләрдә шәфкатьле булган нинди персонажларны әйтә аласыз? Газета – журналларда шундый язмалар укыганыгыз бардыр.

( Вәлиуллина Альбина “ Ак чәчәкләр” әсәрен сөйләү)

              Шәфкатьлелек турында сөйләгәндә,әлбәттә, шәфкать туташлары, врачларны читтә калдыра алмыйбыз. Алар бит үзләренең ягымлы сүзләре, сихәтле куллары белән авыруларга яшәргә өмет өстиләр. Газета – журнал битләрендә аларга карата никадәр рәхмәт хатлары. Шундый хат юллары безнең укучыбыз Фәйзиев Айратка багышлана.

             Айрат безнең мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Казан Дәүләт медицина университетында укыганнан соң, Казан фәнни тикшеренү институтының травмотология бүлегенә эшкә җибәрелә. Кыска гына вакыт эчендә Айрат үз эшенең остасына әверелә һәм коллектив эчендә абруй казана.

Айратка карата язылган хат юлларына тукталасым килә.

( “ Биектау хәбәрләре” 1997 ел , 03. 10 )

      Әйе, укучылар, без һәрвакыт изгелеккә, шәфкатьлелеккә мохтаҗ.

    -Хөкүмәт тарафыннан инвалидларга һәм өлкән буын кешеләренә нинди изге эшләр башкарыла?

  -Икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, ничә еллар рәттән инде Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Безнең районда 3500 инвалид исәпләнә, аларның 405 е 1 группа инвалидлар. 2590 ы балалар.

Бу көнне аларга азык – төлек пакетлары, төрле чаралар, очрашулар, концертлар күрсәтелә.

       Шулай ук 1 нче октябрь - Өлкәннәр көне һәр елны хөкүмәт тарафыннан зурлап бәйрәм ителә.

3 нче бирем.

-Шәфкатьлелекнең киресе ничек була?

_Шәфкатьсезлек.

-Алар нәрсәләрдә чагыла?

-Кешенең кыланышларында, мәрхәмәтсезлегендә.

- Бүгенге көндә никадәрле ятимнәр йортларында тәрбияләнүче балалар. Аларның барысының диярлек әти - әниләре исән. Күбесе эчкечелек аркасында, ата – ана хокукыннан мәхрүм ителгән, ә кайберләре бала тудыру йортында ук үз балаларын калдырып чыгып киткәннәр. Нинди таш бәгырьлелек, шәфкатьсезлек.

   Ләкин укучылар,тирәбездә үксезләрне үз итеп, аларга ана назы, ана мәхәббәте бирә алган шәфкатьле кешеләр күп.Сезгә шундый бер ханым турында укып үтәсем килә.

 Рефлексия

-Без бүгенге тәрбия сәгатендә нәрсәгә өйрәндек?

Шәфкатьсез булмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Үзбәя.

Өй эше: Шәфкатьле кешеләрдән сез кемнәрне беләсез?Иҗат эше башкарырга.

         Йомгаклау. Укучылар, еш кына бер дә юкка үпкәлибез, киреләнәбез, кайвакытта өлкәннәргә каршы сүзләр әйтәбез. Әйтәбез дә аны онытабыз. Ә уйламыйча әйткән шул сүзегез белән олы кешене ничек рәнҗетүегезне , аның хәтерен калдыруыгызны, аңа ничек кыен булуын белмисез дә. Еллар үтәр. Сез үзегез дә олыгаерсыз. Менә шул вакыт барысы да берәм – берәм исегезгә төшәр. Әгәр инде хәтер калдырырга өлгергәнсез икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү, гафу үтенә белү – үзе бик кирәкле сыйфат.

           Бүгенге класс сәгатендә шәфкатьлелек, миһербанлылык турында күп сүз алып бардык. Әгәр аның орлыклары уңдырышлы җиргә төшсә һәм шытып чыкса, без бик шат булырбыз.

Шигырь “ Изгелек”

Кешеләргә без изгелек эшлик!

Эшләмәсәк – гарьлек.

Тик изгелек эшләү җиңел түгел,

Ул – зур фидакарьлек!

Яшәү безгә авыр булыр иде.

Изгелектән башка.

Шуңа күрә изгелекне эшлик

Без үзебез башта.

Шунда гына канәгатьлек хисе

Алыр сине биләп.

Һәм үзеңнең кеше икәнеңне

Син тоярсың кинәт.

Моның шулай икәнлеген күпләр

Яхшы аңлый аны.

Тик барыбер изгелекне һәркем

Эшли алмый аны.

Барыбыз да изгелеккә мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Изгелекне эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

Тәрбия сәгатенә үзанализ.

“Шәфкатьлелек бизи кешене” дигән тәрбия сәгате шәхеснең үсешенә юнәлтелгән технологияне файдаланып үткәрелде. Тәрбия сәгатенең максаты укучыларда  кешелеклелек ,изгелек, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү. Шәхескә юнәлгән технологиянең төп максаты- һәрбер укучының индивидуаль шәхес буларак үсешенә ярдәм итү. Сыйныф сәгатенең темасын да укытучы үзе генә түгел, ә укучылар белән бергә билгели. (Бүгенге тәрбия сәгате мисалында  күренә.)

Дәрес уку мәсьәләсен кую белән башланып китте.

Тәрбия сәгатендә укучыларның кызыксынучанлыгын һәм активлыгын үстерү максатыннан, төрле материаллардан файдаланырга тырыштым. Төркемнәрдә эшләү өчен сораулар, биремнәр бирелде, уку мәсьәләсе адымлап чишелде. Әңгәмә барышында вакытлы мәтбугат материаллары, тормыш алынган үзебезнең җирлегебезгә кагылган вакыйгалар китерелде.Үзебезнең мәктәпне тәмамлап, хәзерге вакытта остазлары арасында абруй казанган табиб –травматолог Фәйзиев Айрат турында мәгълүмат бирелде.

Укучыларның азмы- күпме тормыш тәҗрибәләре бар, шуңа күрә дә алар сорауларга тулы ,матур җаваплар бирделәр.Үз фикерләрен курыкмыйча әйттеләр.

Шәхескә юнәлтелгән технологиянең төп принципларының берсе- ул укучының уйлану сәләтен үстерү.Дәреснең ахырында укучылар күзләрен йомып уйланалар: “Яшәү барышында шәфкатьсезлеккә юл куймас өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Безнең өлкәннәргә карата игътибарыбыз җитәме?”

Шәхескә юнәлдерелгән технологиянең тагын бер принцибы- ул иҗат итү. Иҗат эшчәнлегендә бала үзенең нәрсәгә сәләтле икәнлеген сизә, аңарда үзенә карата уңай караш тәрбияләнә.

Өй эше итеп укучылар язма рәвештә үз фикерләрен белдерәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Шэфкатьлелек бизи кешене

укучыларда жаваплылык, эхлакый сыйфатлар тэрбиялэу, игелеклк, михербанлы, шэфкатьле булырга ондэу....

“Шәфкатьлелек бизи кешене”

укучыларда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуукучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, телебезгә сак караш, толерантлык тәрбиялә...

Шәфкатьлелек бизи кешене. (М.Маликованың «Шәфкать» романы буенча)

М.Маликованың "Шәфкать" романын өйрәнгәннән соң уздырылган дәрес планын тәкъдим итәм. Биредә авторга ихтирам, әдәбиятка мәхәббәт һәм тәрбияви моментлар исәпкә алынды....

Воспитательное мероприятие на тему "Агачны яфрак, кешене хезмэт бизи"

Данное мероприятие было проведено в рамках районного этапа конкурса профессионального мастерства "Учитель года". В нем посредством произведений устного народного творчества и литературы раск...

Шәфкатьлелек бизи кешене.ачык тәрбия сәгате

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк — миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә а...

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...