Воспитательное мероприятие на тему "Агачны яфрак, кешене хезмэт бизи"
методическая разработка (5 класс)

Данное мероприятие было проведено в рамках районного этапа конкурса профессионального мастерства "Учитель года". В нем посредством произведений устного народного творчества и литературы раскрывается  роль труда в жизни человека, прививается любовь к труду и человеку труда. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл agachny_yafrak_bizi.docx18.46 КБ
Файл prezentatsiya.pptx2.47 МБ

Предварительный просмотр:

“Агачны- яфрак – кешене хезмәт бизи”                                                     тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

5 класс

                -       Исәнмесез укучылар, исәнмесез килгән кунаклар!

                -        Хәерле көннәр.

Максат: хезмәтнең  бәхет, хөрмәт,уңыш чыгнагы икәнен аңлатырга тырышу,

уйларга, фикерләргә өйрәтү.

Хезмәткә ихтирам,мәхәббәт тәрбияләү.

- Укучылар  экранга карагыз әле , бүгенге дәресебезнең  темасы мәкальгә яшеренгән.

Ләкин , мәкальнең  мәгънәсе аңлашылмый, әйдәгез, әле сезнең белән бергәләп, аерым  сүзләрдән мәкаль  төзик.

                           “Агачны- яфрак – кешене хезмәт бизи”

Шулай итеп укучылар, без нинди тема өстендә эшләячәкбез икән?

(әйе,  бик дөрес хезмәт темасы)

  • Балалар, хезмәт –ул бәхет,хөрмәт, уңыш  чыганагы шулай бит. Ә уңышка ирешү өчен хезмәт итәргә кирәк.
  • Хәзер без шушы сорауларга җавап табар өчен,әдәби әсәрләрдән өзекләр укырбыз.
  • Мин әсәрне укыйм ,ә сез автор нинди фикер әйтергә теләгән, шуны белергә тиеш.

  • 1.Абдулла Алиш. Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык.
  •   Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны алып кайтып , үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән. Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән.

( бүгенге эшне иртәгә калдырма, тырышлык авырлыкларны җиңәргә дә булыша.)

  •  
  • 2. Габдулла Тукай. Эшкә өндәү.
  • Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
  • Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
  • И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
  • Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
  • Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
  • Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

( яшь чакта тырыш булсаң, эш сөйсәң, картайгач, җиңел була, кешенең бәхете хезмәттә, ялкаулык кешегә хурлык китерә.)

  • 3.Нәби Дәүли. Бәхет кайда була?
  • Эзләп йөрмә бәхетне
  • Җиде ят ерак илдә.
  • Ул яши безнең өйдә,
  • Без торган азат җирдә.
  • Шунда белде ике дус –
  • Галимҗан белән Илдус-
  • Бабай бик дөрес әйтә:
  • Бәхет була хезмәттә

( Хезмәт ярату – ул зур бәхет икән.)

Әйе, балалар сез бик дөрес фикерләр әйттегез. Дөрестән дә “ Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи”.

  • Ә хәзер балалар бер уен уйнап алыйк. Бу уен” Парыңны тап “дип атала.   Мин мәкалләр язылган  яфракларның яртысын  бер як командага бирәм, ә яртысын икенче як командага бирәм. Сез шушы мәкалләр  аша парыгызны эзләп табарга тиеш.
  • Молодсы, сез бу уенда сынатмадыгыз.
  • Укучылар, кеше уңышка ирешү өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш. (сәләтле, тырыш, ихтыяр көче ,акыллы, белемле).
  • Балалар сез бүгенге дәрестә бик актив катнаштыгыз, рәхмәт.

Мин сезгә алга таба хезмәтегез белән бәхетле булуыгызны телим.

Хезмәт-тәрбиянең ныклы нигезе, һәр бала кечкенәдән хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үсәргә тиеш. Тырыш,хезмәт сөючән кеше генә бу тормышта уңышка ирешә ала.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

х езмәт, яфрак, бизи, агачны, кешене

Слайд 3

Агачны – яфрак, кешене – хезмәт бизи.

Слайд 4

Абдулла Алиш. Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык. Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны алып кайтып , үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән. Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән.

Слайд 5

Габдулла Тукай. Эшкә өндәү. Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш. Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

Слайд 6

Нәби Дәүли. Бәхет кайда була? Эзләп йөрмә бәхетне Җиде ят ерак илдә. Ул яши безнең өйдә, Без торган азат җирдә . Шунда белде ике дус – Галимҗан белән Илдус - Бабай бик дөрес әйтә: Бәхет була хезмәттә.

Слайд 7

Агач - җимеше белән , кеше - эше белән. Ашаганың белән мактанма , эшең белән мактан . Хезмәте каты - җимеше татлы . Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр . Һөнәрле үлмәс , һ өнәрсез көн күрмәс . Тырышкан табар , ташка кадак кагар . Сүз белән мактанганчы, эш белән мактан . Аз сөйлә – күп эшлә. Калган эшкә кар явар Кем эшләми – шул ашамый

Слайд 8

Хезмәт – д ө н ьяда бары кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул…

Слайд 9

Игъ тибарыгыз өчен рәхмәт


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Анализ воспитательного мероприятия. Лист посещения мероприятий.

Материал содержит шаблон анализа внеклассного мероприятия. Шаблон может быть использован заместителем директора по воспитательной работе, руководителем ШМО, при незначительных изменениях его можно исп...

Сценарий мероприятия, анализ воспитательного мероприятия" Без друзей меня чуть - чуть"

Мероприятие направлено на то, чтобы научить детей ценить друзей, дружбу, заботиться о близких людях....

Сценарий проведения мероприятия, посвященного Дню Святого Валентина. Внеклассное воспитательное мероприятие «БАЛ ВЛЮБЛЕННЫХ»

Внеклассное мероприятие преследует следующие цели:1) Методическая – продемонстрировать методику проведения воспитательного мероприятия в форме литературно-музыкальной композиции с использованием...

Воспитательное мероприятие «День Героев Отечества» (Из цикла мероприятий «Помню… Горжусь»)

         Воспитательное мероприятие  «День Героев Отечества»(Из цикла мероприятий ...

Методическая разработка воспитательного мероприятия «Рисуем музыку» на Всероссийский дистанционный конкурс среди классных руководителей на лучшие методические разработки воспитательных мероприятий

Тематическое направление - приобщение детей к культурному наследию. Разработка представлена в форме технологической карты в соответствии со структурой ФГОС. Важнейшей целью ставилось способствовать ра...

МЕТОДИЧЕСКИЕ РЕКОМЕНДАЦИИ по проведению воспитательного мероприятия, посвященного Всемирному дню здоровья, в рамках реализации ДООП (раздел воспитательные мероприятия)

Методические рекомендации содержат цель, основные задачи, материально-техническое обеспечение и примерный ход занятия. Реализуется в рамках ДООП для обучающихся младшего школьного возраста....

МЕТОДИЧЕСКИЕ РЕКОМЕНДАЦИИ по проведению воспитательного мероприятия, посвященного Всемирному дню здоровья, в рамках реализации ДООП (раздел воспитательные мероприятия)

Методические рекомендации по проведению воспитательного мероприятия, посвященного Всемирному дню здоровья, в рамках реализации ДООП (раздел воспитательные мероприятия)...