наркомание
классный час (10 класс) по теме

Маннанова Лилия Равилевна

классный час

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon narkomaniya.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Мәтәскә  урта   мәктәбе

Укытучы : Л.Р. Маннанова

Максат. Наркомания афәте котырган чорда укучыларда тормышта дөрес юнәлеш алу, үз фикерендә тора алуны формалаштыру.

Бурычлар. Укучыларны кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштыру, наркоманиянең килеп чыгу һшм таралу сәбәпләрен аңлату. Яшьләрне тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганына инандыру. Кеше организмына наркотик матдәләрнең йогынтысын өйрәнү. Наркотикларга бәйлелек сәбәпләрен аңлату. Наркоманиянең таралу куркынычына бәя бирү.

Дәрес барышы :

Хөрмәтле укучылар! XXI гасырда – яңа технологияләр, гаҗәеп зур ачышлар гасырында яшисез. Сез әле яшь. Сезнең көчегез, алгаомтылышыгыз ташып тора. Алда – зур тормыш. Сез сөю – сәгадәт хисләрен татыячаксыз. Гаилә корачаксыз.Балаларыгыз, яраткан эшегез, яхшы, турылыклы дусларыгыз булыр. Кыскасы, үзегезнең хыялыгызны тормышка ашырырсыз. Тормышта иң беренче чиратта сәламәтлек кирәк. Ирекле һәм бәйсез булу да зур әһәмияткә ия.

   Сезне бу тормышта зур юллар көтә. Авыр,әмма кызыклы алар. Ләкин шулар арасында куркынычлары һәм кыскалары да бар. Алар ... тәмугка алып бара. Менә шушы юлларның кайсысын сайлавыгыз сезнең үзегезгә бәйле.

    Наркомания -  үлемгә  илтә  торган  куркыныч  гадәтләрнең  берсе.  Грек  телендәге  “ нарко” ( йокы , катып  калу )  һәм “мания” (берәр  нәрсәгә  бик  нык  бирелү , акылсызлык)  сүзләреннән  ясалган  “наркомания “ сүзе  үзе  үк бу  турыда  ачык  әйтеп  тора.

Организм  наркотик  матдәгә  шулкадәр  тиз  күнегә  ки ,  наркотиклы  үләннән  төрелгән  сигарета  тартып  яки наркотик  уколы  ясатып  караган  кеше  физик  һәм  психологик  яктан  да  гомергә  бәйле  булып  кала. Ул  инде  аны  кулланмыйча  тора  алмый,  чөнки  бу  агу  организмда  бара  торган  процесслар  өчен  кирәкле  матдәгә  әверелә.

Наркотик  матдә  кешене  исертеп  миңгерәүләтә  һәм  беразга  аның  кәефен  күтәргән  кебек  була.  Ләкин  андый  халәт  озакка  бармый.  Әгәр  тагын  наркотик  кулланмаса,  кеше  үзен  кая  куярга  белми.  Андый  вакытларда  наркоман аның  бер  граммы  өчен  җинаять  эшләргә  дә  әзер.  Организм  исә  наркотикны  һаман  күбрәк  таләп  итә.

Наркотик  исерүнең  клиник  билгеләре  күптөрле. Бер  очракта  кешедә сүлпәнлек,  йокымсырау  күзәтелә.  Мондый  очракта  наркоманның  сөйләшүе  акрын,  һәм  аңлаешсыз  була.  Икенче  очракта  ,киресенчә, күңел  күтәренкелеге, бернинди  сәбәпсез  шатлану,  көлү ,  кылану,  каядыр  ашыгу  кебек  күренешләр  өстенлек  итә.Наркотик  исереклекне  кешенең  ничек йөрүенә,  йөзенең  агаруы  яки  кызаруына,  күзләренең  ялтыравы  я  тоныклануына ,  күз  карасының  кинәт  киңәюе  яисә  тараюына  карап  та  белергә  мөмкин.

Наркотик  матдә  кешенең  барлык  органнарын  агулый,  барыннан  да  бигрәк  үзәк  нерв  системасын  зарарлый.  Шуңа  күрә  наркоман  хәтта  акылдан  язарга  да  мөмкин.Андый  хәлгә  җитмәгәннәре  дә  гаят тупас,  дорфа,  ачулы  һәм  ялганчы  була . Алар  наркотик  агу  турында  гына  уйлый.

Аракы  яратучылар,  гадәттә ,берничә  елдан  соң  гына  алкоголикка  әйләнә,  наркоман  булу өчен  исә  кешегә  20-30  көн  дә  җитә.  Шуңа  күрә  ата –аналар  яшүсмерләрнең  үз-үзен  тотышын  даими  тикшереп  торырга  тиешләр.Наркомания – тормыштан  ваз  кичү  ул. Аңа  бирелгән  кеше  шәхес  булудан  туктый  һәм  наркотик  белән  идарә  ителә  торган  автоматка  әверелә.

Соңгы  ун  елда  яшьләрнең  ннаркотиклар  куллануы фаҗигале  төс  ала  бара.

Ни  өчен кешеләр  наркотиклар  кулланалар  һәм  наркоманга  әйләнәләр  соң,  дигән  сорауга  шартлы  рәвештә  болай  дип  җавап  бирергә  була:

  1. Чөнки  наркотикларны  табуы  авыр  түгел.
  2. Чөнки  яшләрнең  проблемалары  бик  күп  һәм  алар  стресслардан  наркотик  ярдәмендә  чыгарга  омтылалар.
  3. Чөнки  кешенең  тирә-ягында  наркоманнар  бар  һәм  алар  башкаларны  да  кулланып  карарга  өндиләр.
  4. Чөнки  наркотикларның  тәэсире  аз-азлап  башлана  һәм  кеше  үзенең  корбанга  әйләнгәнен  сизми  кала.Күпчелек  1-2 кулланып  караганнан  гына  әллә  ни  булмас  дип  уйлый  һәм  соңыннан  әлеге  бәйлелектән  котыла  алмый.

Кеше наркотиклар белән безнең эрага кадәр 40 мең ел элек танышкан. Кызыксынусан  кеше тирә - юньдә үскән күптөрле үсемлекләрне татып караган һәм аларның кайберләренең күңелне күтәреп җибәрүләрен, көчне арттыруларын белгән. Аларны кулланып ул авыр тормышны аз гына вакытка булса да җиңеләйтергә теләгән. Кешеләр дөньяның төрле кисәкләрендә үскән үсемлекләрнең тамыр яки яфракларының серле көчләрен белгәннәр. Кеше наркотик матдәләрне кайда беренче булып кулланган?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по профилактике наркомании среди учащихся «Говоря наркотикам НЕТ, ты говоришь здоровью ДА» Занятие по профилактике наркомании среди учащихся «Говоря наркотикам НЕТ, ты говоришь здоровью ДА»

Занятие по профилактике наркомании среди учащихся«Говоря наркотикам НЕТ, ты говоришь здоровью ДА»Проблема: все ли я знаю о наркотиках?Цель: формировать у учащихся навыки ЗОЖ.Задачи: - позна...

Классный час "Стадии развития НАРКОМАНИИ и жизнь наркоманов"

СТАДИИ РАЗВИТИЯ НАРКОМАНИИ И ЖИЗНЬ НАРКОМАНОВ...

Классный час по теме: " Наркомания - беда, наркомания - путь в никуда!"

Мир подростка очень сложен и противоречив. У него часто возникают конфликты с родителями, учителями, сверстниками. И когда его не понимают, он ищет утешения на улице. Поэтому подростки прибегают к алк...

Классный час в 10 классе «Наркомания – это беда,наркомания – путь в никуда!»

Пояснительная записка: Наше сегодняшнее общество связано со многими проблемами: экономическими, политическими, отношениями между людьми, но есть и много проблем, которые имеют отношение к подросткам. ...

«Наркомания – это беда, наркомания – путь в никуда!» для 10 - 11 классы.

Формирование представления учащихся о вреде наркотиков на человеческий организм....