Классный час, посвященный воинам-интернационалистам Актанышского района РТ
классный час по теме

Ахметханова Илиза Хиразетдиновна

В этот день хотим, чтобы никто не смог
Тех забыть, кто воевал в Афганистане,
И строки эти — нет, не поздравок,
Скорее стих, чтобы почтить их память.

И в этот день — 15 февраля —
Мы скажем, воинов погибших вспоминая:
Пускай от войн очистится Земля,
Чтоб не постигла никого судьба такая! 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hter_kone.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                 15 Февраль – Хәтер көненә

                        багышланган   әдәби – музыкаль кичә

Максат: укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү; 15 Февраль - Әфганистан һәм башка “кайнар нокталар”да һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтү.

Алдан әзерлек:  Җиңү паркына экскурсия, кайнар нокталар”да хезмәт итеп кайткан сугышчыларны очрашуга чакыру; күрсәтмә материаллар әзерләү (портретлар, китаплар); Әфганистан, Чечня сугышлары турында документаль фильмнардан өзекләр әзерләп кую

Техник чаралар: интерактив такта

Класс сәгате барышы

                    (Солдат киемендә ике алып баручы егет чыга)

1егет           Тагын төнге тревога,

                Тагын безгә сугышка…

Кайтырмынмы туган илгә,

Туган йортка бу кышта?

Ни уйлыйсың, дошман сине

Мушкасына алганда?

Монда һаман сугыш бара,

Сугыш бара һаман да.

2 егет                 Атышлардан тетрәп тора

                          Тарлавыклар да төнен.

                Киселде дустым гомере-

                Нинди мәгънәсез үлем.

                Иртәгәсен кем егылыр

                Атакага барганда?

                Монда һаман сугыш бара,

                Сугыш бара һаман да.

                     (“Минем Әфган дусларым” җыры яңгырый)

Укытучы      Бу сугышларның  тарихы әлегә язылмаган. Без алар турында бик күп тә белмибез. Бөтенләй  белмәгәне бигрәк куркыныч. Әмма шул куркынычның шаһитлары бар. Алар меңнәрчә. Алар – Хәтер.

Укучы         Хәтер тере буламы? Әлбәттә! Исән кайткан “әфганлылар” безнең арада. Алар “анда” булганнар. Сугышчан дуслары турында истәлек алар йөрәгендә мәңге саклана. Без дә аларны онытмабыз.

Укучы     10 ел буе Әфганистанда сугыш бара. Шул вакыт эчендә вертолетчы профессиясының , “дух” сүзенең никадәр куркыныч  була алуын; “200”, “300 нче номерлы йөк”ләрнең сугыш термины икәнен аңладык…

 (Бер укучы  А.Розенбаумның “Кара тюльпан” җырын гитарада уйнап башкара яки әзер җыр тыңлыйлар)

Укытучы   Бүген безнең белән очрашуга килгәннәр өчен  15 февраль аерым игътибарга лаек. Нәкъ шул көнне  Әфганистан хөкүмәте дошман бандаларына атышуны туктатырга һәм үзара тыныч сөйләшүләр башларга тәкъдим итте.

Укучы   Әфганистан һәм башка “кайнар нокталар”да булып кайтканнарны без орден-медальләренә карап кына белмибез. Алар – урамда “трай” тибеп йөрүчеләр түгел, үз-үзләрен тотулары ук башка. Аларда – уяулык, аларга ышанырга була.

Укучы       Яшәмәдек һич тә  тик үзебез өчен,

                Йөрмәдек буш дан артыннан куып,

                Соңгы мәлдә, хәлләр мөшкенләнгәч,

                Без дотларга яттык, күкрәк куеп.

                Сөйләмәдек юк сүз, батырлыкны

                Кылабыз, дип аны, бик шатланып.

                Вакыт безнең ныклык, ихтыярны

                Сынамакчы иде – сынатмадык!

Укытучы   Бүген бездә кунакта Әфганистан сугышында катнашучы, сугыш ветераны ( фамилиясе, исеме). Хәзер сүзне аңа бирәбез                 

                    (Чакырылган кунак белән әңгәмә тәмамлангач, “кайнар нокталар”да һәлак булучылар турында статистик  мәгълүмат, Әфганистан сугышы турында документаль кинолардан тавышсыз гына фрагментлар күрсәтелеп тора;шул ук солдат киемендәге егетләр сөйли)

1 егет         Ярдәм сорап күп килделәр безгә

                 Барсына да бу ил булышты...

                Тик беләсе иде-

                Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

2 егет          Япь – яшь кенә килеш күпме гарип-

                Ата-аналарның йөрәк түземме?

                Бурыч түләр өчен егетләрнең

                Аяк-кулы кирәк идеме?!

1 егет        “Интернациональ бурыч”, имеш,

                Табалмадык шуннан башканы.

                Ил “бурычы” булып,

                Әсирлектә

                Газап чигә кемнең башлары?!

2 егет        Тагын кемгә күпме “бурыч”лы без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә -

“Бурыч” түләр өчен түгелме?!

(Җыр “Әфганистаннан хат”     Инсаф Хәбибуллин көе)

Укытучы    Картада яңадан-яңа “кайнар нокталар” кабына... Шулар арасында төзәлеп тә бетмәгән яраларга тоз салып Чечня, Көньяк Осетия килеп кушыла.

Укучы          Андый сугышлар турында бер генә минутка да бәхәс тынып тормый. Бу конфликтлар әллә илгә берәр файда бирәме? Биргән очракта да,  ул кеше гомереннән кадерлерәкме?.. Шул сорауларга җавап табасы иде!

Укытучы                 Бездә кунакта Чечняда хезмәт итеп кайткан егетебез (фамилиясе, исеме)

(Әңгәмә тәмамлангач интерактив тактада Чечня сугышы, Көньяк Осетия сугышлары турында статистик мәгълүмат күрсәтелә)

СОЛДАТ киеменнән егет

                        Кайттым илгә, туган өйгә,

Утта ничә янып та.

Шатланырга ләкин иртә-

Күпләр кайтты табутта.

Йөрәгемнең шатлыклары

Газап булып әрниләр.

Алар өчен, зинһар, безне

Кичерегез, ӘНИЛӘР!

АНА киеменнән укучы кыз (әкрен генә музыка уйный)

                        Бүген тагын килдем кабереңә

                        Туфрагыңа ачы яшь түгәм.

Баш очында үскән яшь юкәне

Төсең итеп иркәлим, үбәм.

Синең җаның мәллә - тургай сайрый,

Кыска булды гомрең, җыр сыман.

Шатлыкларым синең белән сүнде,

Йөрәгемә таудай моң сыйган...

Күптән инде кайтты иптәшләрең,

Сау калдырып сугыш җирләрен.

...Яшь аналар иртә картаялар,

Чал толымнар баса иңнәрен.

                ( Көй дәвам итә, экранда Актаныш районыннан Әфганистанда һәлак булган егетләрнең портретлары күрсәтелә, шул ук вакытта укучылар аларның исемнәрен атыйлар, түбәндәге исемнәрне атаганда бар укучылар да басып тора)

1 укучы    Сугыштагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое 

исеме  Иске Байсар авылы егете ФӘРРАХОВ ГАМИЛ ГОССАМ улына,

2 ук.   Тыңламас авылы егете ФАЗЛЫЕВ ДӘҺЛҮЛ ВӘЛИ улына,

3 ук.   Меңнәр авылы егете МИРСӘЕТОВ МӨДӘРРИС МИРГАЯЗ улына,

4 ук.   Уразай авылы егете САФИН МӨХӘРРӘМ НӘСИМ улына,

5 ук.   Зөбәер авылы егете ФАРРАХОВ РӘШИТ СӘЛИМҖАН улына,                                                                                           

6 ук.   Актаныш авылы егете ЗӘЙНЕТДИНОВ РИНАТ ӘЗҺӘР улына бирелә.

7 укучы                   Утлы ядрә аның йөрәгеннән    

                           Узалмады ары

                           Үлемсезлек җыры булып җирдә

                           Тик исеме калды

                              (Бер минут тынлык)

Укучы кыз            Россия солдаты! Бу – горур исем. Туган илне саклау - батырлар һөнәре. Кулларына корал тотып көрәшкән ата-бабаларыбызның даны буыннардан буынга күчә. Россия солдатларының бүгенге буыны эстафетаны дәвам итә.

 

 (Кичә яки класс сәгатен Яков Шведовның “Бөркеткәй” җырын күмәк башкарып тәмамларга була )

Кулланылган материаллар:

  1. Госман Садә “Кичерегез, әниләр!” 
  2. Ямаш Игәнәй. Сугышчы-интернационалистлар җыры.
  3. “Әфганистаннан хат” – И.Хабибуллин җыры.
  4. “Кара тюльпан” – А.Розенбаум җыры.
  5. “Тагын сугыш турында” док. Фильм.
  6. Статистик мәгълүматлар.
  7. “Бөркеткәй” – Яков Шведов шигыре

Актаныш муниципаль районы

                  Актаныш 1 урта гомуми белем бирү мәктәбе

        (ПАТРИОТИК ТЕМАГА ӘДӘБИ – МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ)

                                                Төзеде: 1 категорияле рус теле

                                                              һәм әдәбияты укытучысы

                                                              Әхмәтханова И.Х.

                

                                       2008 нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Торжественная линейка, посвященная воинам-интернационалистам

Я хочу, чтобы гордость была за страну,Чтоб красивым был прожитый день,Чтоб заснуть у хорошего чувства в пленуВспоминая хороших людей…Наша линейка именно та живая память, потому что живы те, кто воевал...

Классный час, посвящённый воинам-интернационалистам.

Фотоальбом участников.Музыка очевидцев....

Вечер, посвященный воинам-интернационалистам

Вечер, посвященный воинам-интернационалистам...

Сценарий концерта, посвященного воинам - интернационалистам

Сценарий встречи с воинами, исполнявшими интернациональный долг в Афганистане...

Литературно-музыкальная композиция, посвященная воинам-интернационалистам «Никто не создан для войны» (10-11 классы)

Внеклассное мероприятие проводится для учащихся 10-11 классов в форме литературно-музыкальной композиции с приглашением участников боевых действий в  Афганской и Чеченских войнах и их семьями. Вн...

Классный час, посвященный воинам-интернационалистам, героям России, погибшим в чеченской войне.

Девиз: “Достаточно мгновения, чтобы стать героем,Но необходима целая жизнь,Чтобы стать достойным человеком…”Цель и задачи:воспитывать патриота своего Отечества, способного выполнить...