Олимпия уеннары башланырга 500 көн.
классный час (5 класс) по теме

Ахатова Ляля Анасовна

 

Олимпия уеннары башланырга 500 көн. 5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olimpiya_uennary.docx55.62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Олимпия уеннары башланырга 500 көн.

Максат: 1. Укучыларда олимпия уеннары тарихы белән кызыксыну уяту, спорт төрләре  белән таныштыру, 2014 нче елда уздырылачак Сочидагы олипиада турында мәгълүмат бирү.

2. Сәламәт яшәү рәвешенә  өндәү;

3.Спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Сыйныф сәгатенең барышы.

Җиһазлау: “Олимпия уеннары башланырга 500 көн” презентация.

Сыйныф сәгатенең барышы.

Укытучы : Укучылар, бүгенге сыйныф сәгате  “Олимпия уеннары башланырга 500 көн”дип аталыр. Ә Олипиада турында төгәлрәк белер өчен, безгә Чебурашка ярдәмгә килер.  Чебурашка- Олиипия уеннарында Россия җыелма командасының талисманы булып тора. Ул безгә: Олимпия уеннары тарихын, Олимпия Хартиясе, Олимпия уеннары атрибутлары, Олимпия шигаре (девизы), Олимпия мәсләге (принципы), Олимпия эмблемасы,  Олимпия байрагы, Олимпия медальләре, Олимпия анты,  Олимпия уты, уеннарның рәсми эмблемасы, талисманы һәм шигаре турында сөйләр.(слайд 1,2  )

Укытучы: Олимпиада — 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңләрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе. (слайд 3)

         Олимпия уеннарының тарихы бай. Борынгы Олимпия уеннары Грециядә безнең эрага кадәр 776 елдан безнең эраның 393 елына кадәр уздырылган. Безнең заман Олимпия уеннарының беренчесе 1896 елда Афиналарда уздырыла. Шулай итеп Олимпия уеннары, тарихы буенча, Борынгы Олимпия уеннарына һәм Хәзерге заман Олимпия уеннарына бүленәләр.  (слайд 4,5)

Укытучы:  Ә хәзер төгәлрәк танышып китәр өчен сүзне укучыларга бирик.

   Укучы: Борынгы Олимпия уеннары

Борынгы Грециядә Олимпия уеннары зур спорт һәм дин бәйрәме булган. Алар шулай ук 4 ел саен уздырылган. Борынгы грекларда Олимпиада хәтта вакыт үлчәү чарасы да булган. Уеннар вакытында сугышлар туктатылып торган (бу кагыйдә күп тапкыр бозылган). Борынгы Олимпия уеннарында Грециянең төрле шәһәр-дәүләтләреннән вәкилләр катнашкан. Җиңүче булып бер генә кеше билгеләнгән

Грециягә римлыларның тәэсире арткач Олимпия уеннарының дәрәҗәсе төшә. Борынгы Римда христьян дине рәсми дингә әйләнгәч Олимпия уеннарына мәҗүсилеккә кебек карый башлыйлар. 393 елда Феодосий I императоры мәҗүси культларны һәм шулар белән бергә Олимпия уеннарын да тыя. (слайд 6  )

Укучы: Хәзерге заман Олимпия уеннары

Борынгы Олимпия уеннары халыкта бөтенләй онытылып бетми. Аларга охшаган ярышлар Франциядә, Грециядә һәм башка илләрдә кат-кат оештырыла. (слайд 7,8  )

Грек шагыйре Панайотис Суцос Олимпия уеннарын яңадан кайтарырга кирәк дигән фикер белдерә.

Хәзерге Олимпия уеннары күтәрелүендә Франция бароны Пьер де Кубертенның (фр. Pierre de Coubertin ) әһәмияте зур. Пьер де Кубертен спорт ярышлары халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сугышларга каршы чара дип уйлый: «Дөнья яшьләре үзләренең көчләрен сугыш кырларында түгел, ә спорт ярышларында сынашсыннар».(слайд 9 )

        Үзенең фикерләрен ул 1894 нче елда Париж университетында (Сорбонн) узган халыкара конгресста җиткерә. Конгресста катнашучылар Грециянең башкаласы Афиннарда 1896 елда Олимпия уеннарын уздырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр.

Уеннарны оештыру өчен Халыкара Олимпия Комитеты төзелә. Аның беренче президенты булып Деметриус Викелас сайлана. (слайд 11)

Укучы 3. I Олимпия уеннары бик уңышлы уза. Ярышларда 14 илдән килгән 241 атлет катнаша. Греция җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелеге Олимпия уеннарын һәрвакыт Грецияда уздырырга теләк белдерә. Моңа каршы Халыкара Олимпия Комитеты чыга. Уеннарны 4 ел саен һәм төрле шәһәрләрдә уздырырга булалар.

IV һәм VII Олимпия уеннарына кертелгән кышкы спорт төрләре дә кертелә (1908 нче ел – сынлы шуу, 1920 нче ел –сынлы шуухоккей). 1921 нче елда Лозаннда узган Олимпия Конгрессында кышкы спорт төрләре өчен VIII Олимпия уеннары уңаеннан Кышкы спорт төрләре атнасы уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Ул 1924 нче елда Франциянең Шамони шәһәрендә үткәрелә. Соңыннан бу вакыйганы I Кышкы Олимпия уеннары дип йөртәләр һәм аларны даими рәвештә үткәрә башлыйлар. (слайд 12  )

1924 – 1992 елларда Кышкы һәм Җәйге Олимпия уеннары бер елны үткәрелеп килә, ә 1994 нче елдан башлап 2 ел саен чиратлашып уздырыла башлый.

1932 елдан башлап Уеннарда катнашучылар яшәп торсын өчен оештыручы шәһәрләр махсус Олимпия авылы төзетәләр. (слайд   12  )

Укучы 4. Олимпия Хартиясе

Олимпия Хартиясе олимпия хәрәкәте өчен төп документ. Аның нигезендә Халыкара Олимпия Комитеты эшли.

Олимпия Хартиясе 5 өлештән тора. Әйдәгез аларны экраннан карап китик.

Беренче өлеш Олимпия хәрәкәте һәм аның эшчәнлеге турында (статусы, Олимпия символикасы һ.б.).

Икенче өлеш Халыкара Олимпия Комитетына багышланган (Комитетның, Комитет президентының, әгъзәләрең, комиссияләрең статуслары, аларны сайлау тәртибе, рәсми телләр һ.б.) Халыкара Олимпия Комитетының рәсми телләре икәү инглиз һәм француз телләре.

Өченче өлештә халыкара спорт федерацияләренең Олимпия хәрәкәтендәге рольләре күрсәтелгән.

Дүртенче өлеш Милли Олимпия Комитетлары эшчәнлеге турында (роле, бурычлары, символикасы һ.б.)

Бишенче өлеш Олимпия уеннарына багышланган (уздыру урынын сайлау тәртибе, оештыручыларның җаваплыгы, уздыру тәртибе һ.б.) ( слайд  13)

Укытучы: Укучылар, хәзер әйдәгез, Олимпия уеннары атрибутлары белән танышыйк.

Олимпия шигаре (девизы)

Олимпия шигаре өч латин сүзеннән тора: Citius, Altius, Fortius. Төгәл төрҗемә иткәндә бу сүзләрнең аңлатмасы “Тизерәк, биегрәк, батырырак”, ләкин күпчелек телләргә аларны “Тизерәк, биегерәк, көчлерәк” дип тәрҗемә итәләр (инг. Faster, higher, strongerрус. Быстрее, выше, сильнее). Тик шулай да, физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчлерәк булырга өндәү күздә тотыла. (слайд 14   )

Олимпия мәсләге (принципы)

Олимпия мәсләге: Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, тормышта көрәш җиңү тантанасыннан әһәмиятлерәк булган кебек. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк (инг. The most important thing in the Olympic Games is not to win but to take part, just as the most important thing in life is not the triumph but the struggle. The essential thing is not to have conquered but to have fought well.)

Пьер де Кубертен 1896 нчы елда билгеләгән. (слайд  15    )

Олимпия эмблемасы

Олимпия эмблемасы бер-берсенә үрелгән зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төсле биш боҗрадан тора. Биш боҗра биш континент билгесе дип санала: зәңгәр төсле боҗра – Аурупа, кара – Африка, кызыл Америка, сары – Азия, яшел – Австралия. Боҗраларның үрелүе – континентларның берләшүе.

Ләкин бу рәсми аңлатма түгел. Эмблеманы тәкъдим итүче Пьер де Кубертенның боҗраларны континентлар белән бәйләүе дә билгеле түгел.

(Альтернатив аңлатма: һәр илнең байрагында да ким дигәндә бер олимпия боҗрасы төсе бар.) (слайд 16)

Олимпия байрагы

Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Олимпия эмблемасы төшерелгән. Беренче итеп байракны 1920 нче елда Антверпенда (БельгияVII Олимпия уеннарында кулланалар. Байрак Олимпия уеннары булачак шәһәрдә саклана. (слайд  17  )

Олимпия медальләре

Ярышларда җиңүчегә Алтын медаль бирелә (чынлыкта исә ул көмеш, ләкин калын итеп алтын белән йөгертелгән), икенче урын өчен көмеш, өченче урын өчен бронза медаль бирелә. Медальләрне махсус тантана вакытында өләшәләр, җиңүченең милли гимнын уйнала һәм беренче, икенче, өченче урыннар алган катнашучыларның милли байраклары күтәрелә. (слайд      18)

Олимпия анты

Олимпия антының сүзләрен Пьер де Кубертен тәкъдим иткән һәм беренче тапкыр VII Олимпия уеннарында (1920 нче елда) биргәннәр. Хәзер аның эчтәлеге бераз үзгәрде.

Спортчылар анты:

Командаларыбызның абруе һәм спорт даны өчен бөтен катнашучылар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итеп һәм үтәп, допинг һәм наркотикларсыз, чын спорт рухында катнашуыбызга сүз бирәм. (инг. In the name of all the competitors I promise that we shall take part in these Olympic Games, respecting and abiding by the rules which govern them, committing ourselves to a sport without doping and without drugs, in the true spirit of sportsmanship, for the glory of sport and the honour of our teams.)  (слайд   19   )

Хөкемдарлар анты:

Бөтен хөкемдарлар һәм рәсми затлар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итеп һәм үтәп үзебезнең вазифабызны чын спорт рухында гадел башкаруыбызга сүз бирәм. (инг. In the name of all the judges and officials, I promise that we shall officiate in these Olympic Games with complete impartiality, respecting and abiding by the rules which govern them in the true spirit of sportsmanship.) (слайд   20 )

Олимпия уты

Олимпия факелын Олимпиядә махсус көзге аша кояш нурларыннан кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамлангыйнча яна.

Олимпия утын кабызу йоласы борынгы грекларда ук булган һәм Пьер де Кубертен аны яңадан кайтара. Беренче тапкыр Утны Җәйге Олимпия уеннарында 1928 нче елда, Кышкы Олимпия уеннарында 1952 нче елда кабызалар. (слайд   21   )

Уеннарның рәсми эмблемасы, талисманы һәм шигаре

Һәр Олимпия уеннарының үзенең эмблемасы, талисманы һәм шигаре була. Аларны оештыручы як, гадәттә, үзенең милли мирасына таянып уйлап чыгара. Уеннар эмблемасы һәм талисманнары сувенир итеп тә сатыла һәм оештыручыларга байтак акча китерә. Сезнеж игътибарга 2014 нче елда Сочида уздырылачак XXII Кышкы Олимпия уеннарыныэмблемасы, логотипы, шигаре (девизы) бирелгән. (слайд  22 )

Уеннар ачу тантанасы

Тантана вакытындагы театральләштерелгән тамаша Уеннар үтәчәк шәһәрнең һәм илнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Тантана вакытында илләр парады уза. Парадта беренче булып Греция, алардан соң калган илләр вәкилләре алфавит тәртибендә баралар, соңгы итеп оештыручы ил вәкилләре чыга. Халыкара Олимпия Комитеты президентына һәм Уеннарны Оештыру комитеты җитәкчесенә сүз бирелә. Олимпия, Греция һәм хуҗа ил байраклары күтәрелә, гимннары уйнатыла. Олимпия антлары ант ителә. Тынычлык символы булган күгәрченнәрне күккә очыралар. Грециядән алып кайткан Олимпия факелынан Олимпия утын кабызалар.

Уеннар ябу тантанасы

Уеннарны ябу тантанасы өчен махсус саубуллашу тамашасы оештырыла. Уеннарда катнашучылар шулай ук парад ясап узалар, ләкин барысы бергә, илләргә бүленмичә. Гимннарны яңадан уйнаталар, ләкин бу юлы байракларны төшерәләр. Олимпия байрагын Халыкара Олимпия Комитеты президентына бирәләр, ә ул исә аны булачак Уеннар хуҗасына тапшыра. Халыкара Олимпия Комитеты президентын сүз тотып рәсми төстә Уеннарны япкач, Олимпия утын сүндерәләр.

Укытучы: Олимпия уеннарында нинди спорт төрләре буенча көч сынашалар икән?Әйдәгез, экранга карап китик. (Слайд 23,24   )

Халыкара Олимпия Комитеты билгеләгән Олимпия спорт төрләре.

Оештыручыларда Олимпия спорт төрләрләреннән тыш өстәмә 1-2 спорт төреннән ярышлар уздыру хокукы бар.

Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаган татарлар һәм Татарстан спортчыларының исемнәре белән дә танышып китик. (слайд    )

  1. Альбина Әхәтова – биатлон төрләре чаңгы эстафетасы буенча көмеш медаль иясе (Нагано1998), бронза медаль иясе (Солт-Лейк-Сити 2002), Олимпия чемпионы (Турин 2006), чаңгы узышлары буенча ике бронза медаль иясе (Турин2006)
  2. Зиннәтулла Билалетдинов – хоккей буенча көмеш медаль иясе (Лэйк-Плэсид1980 ел), олимпия чемпионы (Сараево1984 ел)
  3. Наилә Гыйләҗева – фехтование буенча олимпия чемпионы (Монреаль1976), көмеш медаль иясе (Мәскәү1980)
  4. Ольга Данилова – чаңгыда 15 км йөгерү һәм эстафета буенча Олимпия чемпионы, (Нагано1998), Гундерсен системасы чаңгы узышлары буенча Олимпия чемпионы (Солт-Лейк-Сити2002)
  5. Светлана Демина – стендка ату буенча көмеш медаль иясе (Сидней2000)
  6. Ирек Зиннуров – судагы поло буенча көмеш медаль иясе (Сидней2000) бронза медаль иясе (Афиннар2004)
  7. Алина Кабаева – гимнастика буенча Олимпия чемпионы (XXVIII Олимпия уеннары2004)
  8. Николай Колесников, авыр атлетика буенча Монреаль-1976 җиңүчесе.
  9. Земфира Мефтахетдинова – стендлы ату буенча XXVII Олимпия уеннары чемпионы (Сидней, 2000 ел), XXVII Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Афиннар2004 ел)
  10. Алия Мостафина – гимнастика буенча XXX Олимпия уеннары җиңүчесе.
  11. Фәрхәт Мостафин – грек-рим көрәше буенча XXI Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Монреаль1976 ел)
  12. Лилия Нуретдинова – җиңел атлетика буенча XXV Олимпия уеннары чемпионы (Барселона1992 ел)
  13. Роза Салихова – волейбол буенча ике тапкыр олимпия чемпионы.
  14. Гөлнара Самитова-Галкина – җиңел атлетика төре стипль-чез (каршылыклар белән йөгерү) буенча XXIX Олимпия уеннарың дөнья рекорды белән олимпия чемпионы (Пекин2008 ел)
  15. Динара Сафина – теннис буенча XXIX Олимпия уеннарың көмеш медаль иясе (Пекин2008 ел)
  16. Шәзам Сафин – грек-рим көрәше буенча XV Олимпия уеннарының чемпионы (Хельсинки1952 ел)
  17. Эльвира Сәгъди — спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы (Мюнхен-1972Монреаль-1976).
  18. Шамил Сериков — грек-рим көрәше буенча XXII Олимпия уеннарының (Мәскәү) чемпионы
  19. Федор Симашев — чаңгычы, Кышкы Олимпия уеннары-1972 (СаппороЯпония) чемпионы
  20. Шамил Хисаметдинов – грек-рим көрәше буенча XX Олимпия уеннарының чемпионы (Мюнхен, 1972 ел), СССР атказанган спортчы һәм тренеры

Укучылар, Олипия уеннары уздырылган һәм уздырылачак урыннарны да белеп китик әле.(слайд 25,26)

Җәйге Олимпия уеннары:

Ел

Уеннар

Урын

Ил

1896

I Олимпия уеннары

Афиналар

Греция

1900

II Олимпия уеннары

Париж

Франция

1904

III Олимпия уеннары

Сент-Луис

АКШ

1908

IV Олимпия уеннары

Лондон

Бөек Британия

1912

V Олимпия уеннары

Стокгольм

Швеция

1916

VI Олимпия уеннары (уздырылмады)

Берлин

Алмания

1920

VII Олимпия уеннары

Антверпен

Бельгия

1924

VIII Олимпия уеннары

Париж

Франция

1928

IX Олимпия уеннары

Амстердам

Нидерландлар

1932

X Олимпия уеннары

Лос-Анджелес

АКШ

1936

XI Олимпия уеннары

Берлин

Алмания

1940

XII Олимпия уеннары (уздырылмады)

Хельсинки

Финляндия

1944

XIII Олимпия уеннары (уздырылмады)

Лондон

Бөек Британия

1948

XIV Олимпия уеннары

Лондон

Бөек Британия

1952

XV Олимпия уеннары

Хельсинки

Финляндия

1956

XVI Олимпия уеннары

Мельбурн

Австралия

1960

XVII Олимпия уеннары

Рим

Италия

1964

XVIII Олимпия уеннары

Токио

Япония

1968

XIX Олимпия уеннары

Мехико

Мексика

1972

XX Олимпия уеннары

Мюнхен

Алмания

1976

XXI Олимпия уеннары

Монреаль

Канада

1980

XXII Олимпия уеннары

Мәскәү

СССР

1984

XXIII Олимпия уеннары

Лос-Анджелес

АКШ

1988

XXIV Олимпия уеннары

Сеул

Төньяк Корея

1992

XXV Олимпия уеннары

Барселона

Испания

1996

XXVI Олимпия уеннары

Атланта

АКШ

2000

XXVII Олимпия уеннары

Сидней

Австралия

2004

XXVIII Олимпия уеннары

Афиналар

Греция

2008

XXIX Олимпия уеннары

Пекин

Кытай

2012

XXX Олимпия уеннары

Лондон

Бөек Британия

2016

XXXI Олимпия уеннары

Рио-де-Жанейро

Бразилия

Кышкы Олимпия уеннары (слайд 27,28)

Ел

Уеннар

Урын

Ил

1924

I Кышкы Олимпия уеннары

Шамони

Франция

1928

II Кышкы Олимпия уеннары

Санкт-Мориц

Швейцария

1932

III Кышкы Олимпия уеннары

Лейк-Плэсид

АКШ

1936

IV Кышкы Олимпия уеннары

Гармиш-Пантенкирхен

Алмания

1940

(V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады)

Гармиш-Пантенкирхен

Алмания

1944

(V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады)

Кортина д’Ампеццо

Италия

1948

V Кышкы Олимпия уеннары

Санкт-Мориц

Швейцария

1952

VI Кышкы Олимпия уеннары

Осло

Норвегия

1956

VII Кышкы Олимпия уеннары

Кортина д’Ампеццо

Италия

1960

VIII Кышкы Олимпия уеннары

Скво-Велли

АКШ

1964

IX Кышкы Олимпия уеннары

Инсбрук

Австрия

1968

X Кышкы Олимпия уеннары

Гренобль

Франция

1972

XI Кышкы Олимпия уеннары

Саппоро

Япония

1976

XII Кышкы Олимпия уеннары

Инсбрук

Австрия

1980

XIII Кышкы Олимпия уеннары

Лейк-Плэсид

АКШ

1984

XIV Кышкы Олимпия уеннары

Сараево

Югославия

1988

XV Кышкы Олимпия уеннары

Калгари

Канада

1992

XVI Кышкы Олимпия уеннары

Альбервиль

Франция

1994

XVII Кышкы Олимпия уеннары

Лиллехамер

Норвегия

1998

XVIII Кышкы Олимпия уеннары

Нагано

Япония

2002

XIX Кышкы Олимпия уеннары

Солт-Лейк-Сити

АКШ

2006

XX Кышкы Олимпия уеннары

Турин

Италия

2010

XXI Кышкы Олимпия уеннары

Ванкувер

Канада

2014

XXII Кышкы Олимпия уеннары

Сочи

Рәсәй

Укучылар, игътибар иткәнсездер 2014 елда Олимпия уеннары Рәсәйдә Сочида уздырылачак. Сочида уздырылачак Олимпия уеннарына 500 көн калып бара. Сочида уздырылачак Олимпия уеннары турында икенче сыйныф сәгатьләрендә сөйләшербез. (слайд 29)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...

Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары

"Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары" темасына фәнни эш. Дәрестән тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә кулланырга мөмкин....

Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану

Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану...

Открытый урок на тему "Кышкы уеннар" 4 сыйныф

Тема: Кышкы уеннар.Максат: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү;              "Кышкы уен" тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре бул...

Милли уеннар

Өстәмә белем бирү үзәкләренә йөрүче балалар белән үткәрү өчен хәрәкәтле уеннар...