Татарстан - минем биографиям
методическая разработка по теме

Тинбакова Римма Варисовна

Максат: 1.  Татарстан Республикасының кичәгесе, бүгенгесе, киләчәге, туган илебез буларак, безнең биографиядә зур урын алып торуын билгеләү. Туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, ,укучыларның Татарстан турында белемнәрен үстерү, яңа төшенчәләр бирү,
2. Татарча аралашу күнекмәләрен үстерү.
3. Патриотлык, гражданлык сыйфатлары үстерү, яшәгән төбәк белән горурлану хисен тәрбияләүне дәвам иттерү, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatatrstan-_minem_biografiyam.doc87.5 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате: Татарстан-минем биографиям

(6 нчы класс өчен). 
.
Максат: 1.  Татарстан Республикасының кичәгесе, бүгенгесе, киләчәге, туган илебез буларак, безнең биографиядә зур урын алып торуын билгеләү. Туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, ,укучыларның Татарстан турында белемнәрен үстерү, яңа төшенчәләр бирү,
2. Татарча аралашу күнекмәләрен үстерү.
3. Патриотлык, гражданлык сыйфатлары үстерү, яшәгән төбәк белән горурлану хисен тәрбияләүне дәвам иттерү, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Компьютер, интернет, магнитофон, ТР картасы, карточка, рәсем.
Класс сәгатенең  барышы.
I. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Сыйныфны ике яки өч төркемгә бүлү.

1.Исәнмесез балалар!
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
Хәерле көн укучылар. Сезне кабат күрүемә бик шатмын. Кәефләрегез ничек? Һәрвакыт шулай яхшы булсын.
2 Дәреснең эпиграфын хор белән уку.

1слайд.


Яшәсен, үссен
Мул Татарстан!
Туган илебезгә,
Туган илгә дан!
Бу җырны җырлый
Татарлар, руслар.
Без барыбыз да
Мәңгелек дуслар. (Җ. Тәрҗеманов).
Класс сәгатенең  темасы " Татарстан – минем биографиям” дип атала..

II. Темага кереп китү .

Логик фикерләү өчен сораулар.

1.Фронталь сорау.

- Ни өчен тема шулай яңгырый дип уйлыйсыз?

- Чөнки без Татарстан республикасында яшибез.

- Чөнки Татарстан республикасының кичәгесе, бүгенгесе һәм киләчәге безнең тормышыбыз белән тыгыз бәйләнгән. Без шушында туган, яшибез һәм киләчәктә дә тормышыбызны аңа бәйлиячәкбез.
- Без бу республикада яшибез икән, димәк без аның турында күп белергә тиешбез.

2 слайд.

Татарстан Республикасы Ауропада, Россиянең уртасында Идел белән Чулман тоташкан урында урнашкан. Мәйданы - 68000 кв.км. 43 районы бар.
Өслегенең 16%-ын урманнар били. Мәйданын 4 зур елга кисеп үтә: Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел.
Халкының 49% - татар, 43% - рус, 7%- чуваш, 1%- башка милләт.

3 слайд.

 

2. Һәр бәйсез дәүләтнең символы була. Туган илгә мәхәббәт дәүләт символларын хөрмәт итүдән башлана. Сез нинди дәүләт символларын беләсез? (Герб, гимн, флаг).
(Флаг, герб.гимн турында алдан әзерләнгән укучылар сөйлиләр. "Герб, гимн, флаг” төшенчәләренә аңлатма биреп китүәләр.Тактада слайдлар чыга бара.)

                                                           

                                                            ФЛАГ
Дәүләт флагы – кабул ителгән зурлыктагы һәм төстәге гадәттә герблы, эмблемалы, бер ягы таякка яки шнурга беркетелгән тукыма кисәге

Татарстан флагы 1991 нче елның ноябрендә кабул ителде.       Татарстан флагы өч өлештән тора. Югары өлеше – яшел, асты кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар.

      Кызыл төс – кояш, ут төсе, борынгы бабаларыбызда бу төс көч, күәт һәм яшәү билгесе булган;

     яшел төс – туган җиребез, табигатебез матурлыгы һәм яшәү, яшьлек билгесе,

     ак төс – пакьлек, намус һәм тынычлык – иминлек символы. Татарстан дәүләт флагының авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов.

Өч төс балкый безнең бу байракта:
Ак төс – безнең намус төсебез.
Яшел төсе – безнең яшәү төсе,
Кызылында чагыла көчебез.
Җилфер – җилфер итә безнең байрак,
Элеп куйдык аны биеккә.
Дөнья безнең шушы байрак аша
Омтылышны күрсен иреккә.

Дөрес. Ә дәүләт гимнын тыңлаганда үзеңне ничек тотарга соң? Дәүләт гимны халык алдында башкарылганда анда катнашучылар гимнны баскан килеш, ирләр исә - баш киемнәрен салып тыңлый. Әгәр дә гимн башкарылганда, Дәүләт флагы күтәрелсә, һәркем йөзе белән флагка таба борыла. (Гимн тыңлау).

                                                                ГЕРБ

Дәүләт гербы – аерым бер дәүләтнең, өлкә яки шәһәрнең байракларында, акча һәм мөһерләренә ясалган тамгасы, дәүләт билгесе, махсус эмблемасы. 

     1992 нче елның февралендә Татарстан гербы кабул ителде.

     Татарстан Республикасының Дәүләт гербында кызыл кояш җирлегенә ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә.

    Аның тырнаклары һәм тешләре үткен; уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый һәм саклый ала.

    Барсның уң ягында калкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк – озын гомерне.         Яшел боҗра эчендә алтын белән җиребезнең уңдырышлылыгын раслаучы татар орнамент чигелгән.

    Аста "Татарстан” сүзен укыйбыз.

   Гербның авторлары – Назыйм Ханзафаров һәм Риф Фәхретдинов.

                                                           ГИМН

Дәүләт гимны – дәүләт яки аерым сыйныфның бердәмлеге символы итеп кабул ителгән тантаналы җыр, мәдхия

  1. Татарстанның Дәүләт гимнына музыканы күренекле композитор Рөстәм Яхин язган. Сүзләре Рамазан Байтимеровныкы.
  2.       Гимн 74 секунд яңгырый.
  3.      1993 нче елның июлендә кабул ителгән.

3. –Сез Татарстанны яратасызмы?

Биремнәрдә эш. Җавапны бергәләп эшллиләр, җавапны язып куялар. Аннан берсе язманы укый.
Мин Татарстанны ни өчен яратам?
Мин яратам Татарстанны, чөнки...

4. Салават башкаруында “Мин яратам, сине , Татарстан” җырын тыңлау.

- Әлеге җырда лирик герой Татарстанны ни өчен яратам, ди.?
- Ал таңнары өчен, горур халкы өчен, җәйләүләрең өчен, яңгырларың, карларың өчен, гүзәлләрең өчен, әнкәм телең өчен, уңган игенчеләрең өчен, кара алтының өчен, Тукайларың, Җәлилләрең, Сәйдәшләрең өчен яратам.

5. Әйе, Безнең үз Татарстаныбыз бар.. Татарстанда бик күп күренекле кешеләр яши. Язучылардан, җырчылардан кемнәрне беләсез?Шуларның кайсылары безнең якларныкы? ( Төркемнәрдә язып эшләнә).

6. 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителде. Анда татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип игълан ителде. Укучылар, сезнең туган телегез – татар теле, татар телен дәүләт теле буларак мәктәптә өйрәнәсез, Шәйхи Маннур әйткәнчә,
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Татарстан Республикасының беренче Президенты кем? - Минтимер Шәрипович Шәймиев. Ә хәзерге Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов.

Экранда Татарстан Республикасының һәм Азнакай районының картасы сурәтләнгән. Карта өстендә эшләү.

Азнакай турындагы мәглүмат бирү.

  1.  Азнакай районы Татарстан республикасының көньяк-көнчыгышында.
  2. Район үзәге- Азнакай шәһәре.
  3. Азнакай шәһәре XVIII гасырның беренче яртысында салынган.
  4. 1956 елдан башлап эшчеләр бистәсе.
  5. 1987 елда шәһәр статусын ала.  
  6. Казанга кадәр ераклыгы 376 км.
  7. Мәйданы 15,3 кв. км, халык саны якынча 35 мең кеше.
  8. Азнакайда "Азнакаевнефть" НГДУсы; "Нефтемаш" тәҗрибәләр заводы, УАЗ машиналарын төзәтү заводы, тегү фабрикасы, май һәм икмәк заводлары урнашкан.

 Азнакай районыннан чыккан язучылар һәм шагыйрьләр белән таныштыру алар белән горурлану (Якташ язучыларыбыз:Марсель Галиев,

   Илдус Гыйләҗев, Нур Галиев, Флера Гыйззәтуллина, Гөлсирин Гобәйдуллина,).

Безнең ягыбызның тагын бер гоурлыгы Чатыртау. Аның турында ниләр беләсез?

7..Укучылар Татарстан, туган ил турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?

            1.Татарстан – илебезнең бай һәм шактый гына зур республикаларының берсе. Аның башкаласы – Казан. Татарстанның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарында зур мөгезле мәһабәт пошилар, аюлар, бурсыклар очрата аласың. Кызыл тунлы төлкеләр, усал бүреләр дә юк түгел.
Төрле кошлар да бик күп.

               2.Татарстанны зур агымсулар бизи. Безнең республиканы элек – электән "дүрт елга " иле дип йөрткәннәр. Чөнки Татарстан аркылы Идел, Кама (Чулман), Агыйдел, Вятка (Нократ) елгалары ага. Ул шулай ук тугайлы болыннарга, балыклы күлләргә, кош – кортлы агым суларга бай. Бездәге Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Казанка кебек елгалар үзләре генә ни тора! Болардан тыш, һәр авылның диярлек тау астында чылтырап аккан саф, тәмле сулы салкын чишмәләре бар.

           3.Безнең якларның бай табигате, йомшак һавасы игеннәр үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы. Басуларында бодай, арыш, кукуруз, карабодай, борчак, тары, киндер, җитен, чөгендер, көнбагыш, тагын күп төрле игеннәр үсә.
Җиләк – җимешләре илебездә иң тәмлеләрдән санала.

           4.Безнең туган республикабыз бик зур. Татарстанда Казан, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай шәһәрләре бар.

           5.Безнең Татарстанда йөзгә якын милләт кешесе яши. Татарлар – республиканың төп милләте. Җир шарында татарларның саны 7 миллионга якын. Татарстанда 2 миллионга якын татар, миллион ярым рус кешесе һәм тагын марилар, башкортлар, белоруслар, еврейлар һ.б. милләт халыклары дус – тату гомер итә. Халыклар дуслыгы – безнең иң зур байлыгыбыз.

6.Туган ил! Ул безнең туган җиребез, туган йортыбыз, безнең әти - әниләребез, туганнарыбыз, дусларыбыз белән рәхәтләнеп яшәгән җиребез..

Кояш, кояш, син биектә
Бар дөньяны күрәсең.
Әйтче, кояш, иң матур җир кайда?
Син бит инде беләсең.

- Әйе, - ди кояш, беләм,
Мин әйттем, тыңлап кара,
Иң матур җир, туган җир ул,
Онытма моны, бала.

7. Тест сорауларына җавап бирү.
1.Кайсы шәһәр Татарстан Республикасының башкаласы?
а) Яр Чаллы;
б) Алабуга;
в) Казан;
г) Бөгелмә.
2. Татарстан символларына кермәгән сүз кайсысы ?
а) герб;
б) гимн;
в) Президент;
г) флаг.
3. Татарстан флагы ничәнче елда кабул ителгән?
а) 1991;
б) 1992;
в) 1993;
г) 2011.
4. Татарстан флагында нинди төс юк?
а) яшел;
б) ак;
в) зәңгәр;
г) кызыл.
5. Татарстан гербы ничәнче елда кабул ителгән?
а) 1991;
б) 1992;
в) 1993;
г) 2013.
6. Татарстан гимнының авторы кем?
а) Салавт Фәтхетдинов;
б) Рөстәм Яхин;
в) Салих Сәйдәшев;
г) Илһам Шакиров.

8. Дәресне йомгаклау.
-Укучылар, без кайсы республикада яшибез?
-Татарстан нинди республика?
-Универсиада турында ишеткәнегез бармы? 1913 нче елда Казанда Универсиада үткәреләчәк. Анда төрле илләрдән спортчылар киләчәк. Бу, шулай ук, зур вакыйга булып тора.
-Сез Татарстанны яратасызмы?
-Ни өчен яратасыз?
Әйе, яратмый мөмкин түгел. Без моңа бүген тагын бер тапкыр ышандык. Шулай итеп, укучылар, безнең республика нинди бай икән, халкы талантлы, уңган икән. Ә иң зур байлыкларның берсе – бу татулык, дуслык. Дус булсак, калган байлыклар барыбызга да җитә.
Туган як һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каеннарын, урманнарын, көмеш сулы елгаларын, күлләрен, саф сулы чишмәләрен яратабыз.
Хәерле көн телим таңнар саен,
Аяз күкләр телим җиремә!
Кояшлы көн телим барыгызга.
Һәм иминлек телим илемә.
Сезнең алдыгызда яфраклар рәвешендә киселгән кәгазләр, һәрберегез Республикага нәрсә һәм нинди теләк тели, шуны язсын һәм әлеге агачка элеп куйсын. Бергәләп илебезгә матур теләктә калыйк, чөнки без шушы туыракта, шушы җирдә яралганбыз һәм яшибез. Татарстан –безнең дә биографиябез.

Тема: Туган ягым – Татарстан! (Бәйләнешле сөйләм телен үстерү)

Максат: укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру;

                туган ягыбызның табигате, танылган кешеләре турында сөйләшү.

Җиһазлау: ТР турында рәсемнәр, флагы, картасы, аудиокассета, гимн, президентның портреты, китаплар,компьютер.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше: Исәнләшү, дәреснең максатын аңлату.

- Дәресебезне Г. Зәйнәшеваның “Туган җирем – Татарстан!” шигыреннән өзек белән башлыйсым килә.

                                         Идел ярларына нурлар сибеп,

                                         Матур булып ата бездә таң.

                                         Таң шикелле якты Туган илем,

                                         Бәхет биргән җирем – Татарстан.

Безнең Татарстан Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан - иң зур республикаларның берсе. Туксаннан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Һәр дәүләтнең җитәкчесе, ягъни президенты була.

2.Төп өлеш: 

   а)  1991нче елның 12нче июнендә ТР президенты сайлап куела. М.Ш.Шәймиев ТРның беренче президенты.

(Портреты һәм фотолары күрсәтелә, компьютер аша)

- М.Ш.Шәймиев кайсы районда туган?

- Актаныш районында.

- Карта буенча кем табып күрсәтә?

(Татарстан картасыннан бер укучы табып күрсәтә.)

   б) 1991нче елның 29нчы ноябрендә ТРның дәүләт флагы кабул ителә. Аны рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган. Флаг өч төстән тора. Һәр төснең үз мәгънәсе бар.

- Ничек уйлыйсыз: кызыл, яшел, ак төсләр нәрсәне аңлата?

- Кызыл – кояш, ут төсе.

- Яшел – яз, яңарыш, тынычлык төсе.

- Ак – сафлык, тынычлык билгесе.

   в) 1992нче елның 7нче февралендә ТР дәүләт гербы кабул ителә. Аны эшләгәндә флагтагы төсләрне кулланалар. Гербның авторлары – Назыйм Ханзафаров, Риф Фәхретдинов. Ул түгәрәк калкан (щит) рәвешендә. Уртада канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс читлектә яши алмый. Димәк, Татарстан да ирекле, мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш.

- Барсның тешләре, тырнаклары нәрсәне аңлата дип уйлыйсыз?

- Үз-үзен яклый алуын.

- Уң аягын күтәрүе нәрсәне аңлатыр?

- Һәр эшне уң аяктан башлауны.

- Канатындагы 7 каурые аның үз-үзен җирдә дә, күктә дә яклый алуын күрсәтә. Калканда сурәтләнгән кашкарый (астра) чәчәге озын гомер теләүне белдерә. Яшел җирлектәге орнаментлар – табигатьнең уянуын, ТРның яңаруын күрсәтә.

  г) 1993нче елның 27нче августында ТР дәүләт гимны кабул ителә. Аны композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән.(Кассета аша гимн тыңлатыла.)                                                       3.Актуальләштерү:  Без алдагы дәресләрдә туган  төбәгебез турында сөйләшкән идек. Мин сезгә үзебезнең республикабыз турында өстәмә материаллар алып килергә кушкан идем. Сүз сезгә бирелә:

(Укучыларның өйдә әзерләп килгән чыгышлары тыңлана.)

4.Белемнәрне тикшерү: Ә хәзер бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп карыйк. Кроссвордны дөрес чишсәгез, уртада безнең дәүләтебезнең исеме килеп чыгачак:

1. Татарстанда яшәүче милләт.(татар)

2. Татарстандагы зур елгаларның берсе.(Кама)

3. Нократ елгасының хәзерге исеме.(Вятка)

4. ТРның дәүләт символы.(флаг)

5. Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема.(карта)

6. Гербта сурәтләнгән рәсем.(барс)

7. Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе.(нефть)

8. ТРның башкаласы.(Казан)

9. Көйгә салынган дәүләт символы.(гимн)

т

а

т

а

р

с

т

а

н

-Димәк, сез дәрестә тыңлап, аңлап утыргансыз икән. Бик яхшы! Шуның белән дәресебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему "Татарстан- минем республикам"

Открытый урок на тему "Татарстан- минем республикам" . Цель: Воспитывать интерес, любовь к родине. Презентация урока охватывает очень много материалов о республике.(культура, Статические данные, истор...

Презентация. Татарстан - минем биографиям

Максат: 1.  Татарстан Республикасының кичәгесе, бүгенгесе, киләчәге, туган илебез буларак, безнең биографиядә зур урын алып торуын билгеләү. Туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, ...

Татарстан - минем Ватаным. (Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)

“Татарстан - минем Ватаным” темасын кабатлау, ныгыту. Тема буенча өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Татарстанның гербы, флагы, гимны, милли киемнәре турындагы белемнәрне искә төшерү. Татарстан шәһәрләрен, е...

“Татарстан минем туган ягым “

2нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресенең план конспекты....

"Минем гүзәл Татарстаным". (Мой край родной Татарстан ) (Классный час в 9 а классе)

"Минем гүзәл Татарстаным"    (Мой край родной Татарстан)  (Классный час в  9 а классе)...