“Әйдә киттек Казанга!”
методическая разработка по теме

Батанова Алина Салимулловна

Кече сыйныфлар укучылары белән үткәрү өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyat-_tamasha_motyygullina_a.s.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Әйдә киттек Казанга!”

Казанның 1000 еллыгына карата әкият

КАТНАШАЛАР

             Бабай                           Эт

             Әби                             Куян

             Кабартма                    Аю

             Бүре                            Төлке

        Бабай. Карчык,кил әле. Әллә мәйтәм, кабартма пешерә-сеңме.Нәрсәдер авыз тәмем юк. Ялга оныклар кайтмасмы .

        Әби . Ярар алайса ,камыр куйган идем ,кабартма итәрмен.

/Әби кабартма ясый / Мичкә ягып тормыйм,духовкага гына тыгам.

/Әби чыгып китә, гәзитләр тотып керә./

Әби.  Мә, ниләр язалар икән,укып җибәр.

/Әби мичтән кабартманы ала./

Әби. Менә монда куйыйм әле,суынып торсын./кабартманы өстәлгә куя/

Бабай. Кая карыйк әле, нәрсәләр язалар икән?/Гәзитләрне карый башлый, хат килеп чыга /Кара,монда хат та бар икән,

Балалардан бугай.Нәрсәләр язалар икән?Мәле карчык,укып җибәр әле.

     /Әби хат укый/

         Исәнмесез, әткәй-әнкәй! Сезне бик сагындык.Тиздән Казанның мең еллыгы  була.Сезне дә машина белән  кайтып алырбыз. Бәйрәмгә чит илләрдән дә кунаклар киләчәк. Хәзерләнеп торыгыз!

          Сәлам белән балаларыгыз.

Бабай. Казанга мең ел тула мени?! Әйтәм аны бөтен гәзитләрдә Казан турында язалар. Барырбыз алла боерса, барырбыз.

Әби.Телевизорда әйбәт концерт була дигәннәр иде.Әйдә кабартма суына торсын , без концерт  карап алыйк.

        /Әби белән бабай чыгып китә/

Кабартма. Нинди казанга мең тула икән?Әбинең су кайната торган казанына түгелдер инде? Нинди казан икән бу? Минем дә беләсем килә бит. Әби-бабай тотып ашаганчы качыйм тизрәк.Ул нинди Казан икәнен белергә кирәк! (Сикереп төшә, тәгәрәп китә, Этне очрата.)

Эт. Әй, кая тәгәрисең? Әби-бабайдан качуыңмы әллә?

Кабартма. Әй, Акбай дус! Ниндидер Казанга 1000 ел тула, ди. Шуның нәрсә икәнен бик беләсем килгәнгә тәгәрәвем иде. Син белмисеңме?

Эт. Һи, белмәскә! Казан- шәһәр ул. Җәй көне әби-бабайның оныклары шуннан кайтып тула бит инде.

Кабартма. Ә-ә! Еракмы соң ул шәһәр? Ниләр бар анда?

Эт. Минем Казанны үземнең дә бик күрәсем килә үзе.

Кабартма. Әйдә, алайса ,бергә китик! Кая таба тәгәрик икән?

Эт. Урманга таба барыйк. Оныклары машина белән гел шул яктан кайта. (Китәләр, куян очрый.)

Куян. Кая барасыз?

Эт. Менә казанга 1000 ел тула, ди. Шуны барып күрәсе иде.

Куян. Ә-ә, Теге цирк булган Казандыр инде ул. Минем биергә өйрәнәсем килә. Ә  циркта өйрәтәләр икән. Мине дә ияртегез әле!

Куян. Ярар, ияр әйдә!

Аю. Әй, кая юл алдыгыз болай? Кая ашыгасыз?

Куян. Казанга 1000 ел тула ди. Шунда барабыз. Бик матур ди ул. Цирк та бар икән. Күрәсебез килә!

Аю. Дусларым! Анда зоопарк бар дип ишеткән идем.

Ә зоопаркта минем ерактагы туганым ак аю яши. Минем аны бик күрәсем килә. Я мин дә барыйм әле!

Кабартма. Әйдәсоң, ияр безгә! (Китәләр, Төлке очрый

Төлке. Әй, сез! Кая барасыз болай көтүегез белән?

Аю. Төлкебикә, Казанның 1000 еллыгы була икән. Бәйрәмгә бик әзерләнәләр ди. Менә безнең дә күрәсе килде. Зоопарк та,  цирк та бар ди анда. Күрәсе килә.

Төлке. Бик харап икән! Бик беләсегез килсә, анда әле театрлар, Сөембикә манарасы, Кремль, Кол Шәриф мәчете, уку йортлары да бар.  Ә бер уку йортына 200 ел тулган.      Казан- бик матур ул.

Кабартма. Ә син каян беләсең?

Төлке. Белмәскә, беркөнне бер аучы радиосын онытып калдырган иде Мин хәзер шуны гына тыңлап йөрим. Анда Казан турында бик күп сөйлиләр. Күргәнем генә юк! Әллә мин дә барыйм микән?

Кабартма. Әйдә,  Төлкебикә. Бергә күңеллерәк тә булыр.

Эт. Һау-һау! Әнә манаралар , биек йортлар күренә дә башлады. Килеп җитәбез бугай. Әйдәгез, җырлый- җырлый

барыйк.

 (Барысы бергә җырлыйлар.)

              Туган көнең котлы булсын,

              Көннәребез тыныч торсын.

              Илләребез имин булсын,

              Бөтен кеше тату торсын!        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казанга сәяхәт

Информацион-коммуникатив технологияләр, уен- ситуацияләр,күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру....