ток-шоу "Сөйли бирсеннәр..."
классный час по теме

Барыева Энзе Башировна

ата-аналар һәм балалар катнашында ток-шоу

(А.Малаховның “Пусть говорят” тапшыруына ияреп)

 

 

Тема: “Сәламәт яшәү рәвеше”

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon soyli_birsennr_prezentatsiya.ppt400 КБ
Microsoft Office document icon soyli_birsennr_stsenariy.doc133 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе

          

ата-аналар һәм балалар катнашында ток-шоу

(А.Малаховның “Пусть говорят” тапшыруына ияреп)

Тема: “Сәламәт яшәү рәвеше”

Алып баручы: Барыева Энҗе Б.

2013 ел

Максат:

1) Укучыларга сәламәтлекнең башлыча гадәтләребез, яшәү рәвешебез, үз-үзебезне тотышыбызга бәйле булуын төшендерү;

2) Халык медицинасы киңәшләрен кулланып, төрле авыруларны булдырмаска өйрәтү;

3) Мәктәп һәм гаиләнең бәйләнешен ныгыту;

4) Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

5) Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре бирү өстендә эшне дәвам итү.

Җиһазлар: проектор, интерактив такта, презентация

Катанашалар:

  1. алып баручы
  2. Куян кызы – Озын Колак
  3. әнисе – Йомшакбикә
  4. доктор - Сызламасов Авыртмас Аспиринович
  5. Спорт тренеры – Камыр Батыр
  6. Убырлы карчык
  7. адвокат – Законов Башбирмәс Указович
  8. актриса – Бөдрәчәчова Карачәч
  9. укучылар, укытучылар, ата-аналар

1.Кереш өлеш.

(Презентация кушыла)

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әниләр,кадерле укучылар!

Мин сезне “Сөйли бирсеннәр...” ток-шоуында сәламлим.

Шул уңайдан без бик күп чаралар уздырдык. Менә бүген без тагын бер кичәгә җыелдык.

Кичәбезнең максаты:

1) укучыларга сәламәтлекнең башлыча гадәтләребез, яшәү рәвешебез, үз-үзебезне тотышыбызга бәйле булуын төшендерү;

2) халык медицинасы киңәшләрен кулланып, төрле авыруларны булдырмаска өйрәтү;

3)мәктәп һәм гаиләнең бәйләнешен ныгыту;

4) сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

-Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан-ел арта бара, ул балага гаять зур йогынты ясый.Мәктәп исә үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанлырак итәргә тиеш. Бүгенге көндә балаларның сәламәтлеген кайгырту мәктәп һәм гаиләнең төп проблемасы булып тора.

Сәламәтлек-ул иң зур байлык. Һәр кешенең , шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге-ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге.

Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга? Без бүген шушы сорауга җавап табарга тиешбез.

Бүгенге темабыз: “Сәламәт яшәү рәвеше”

Бүген безнең студиягә бик күп танылган галимнәр, им-томчылар, күренекле кешеләр килде:

  1. күренекле доктор - Сызламасов Авыртмас Аспиринович
  2. Спорт тренеры – Камыр Батыр
  3. Үләннәр белән дәвалаучы, күренекле им-томчы – Убырлы карчык
  4. куренекле адвокат – Законов Башбирмәс Указович
  5. актриса – Бөдрәчәчова Карачәч

Безнең төп героеларыбыз: Куян кызы – Озын Колак һәм аның әнисе – Йомшакбикә.

Димәк, ток-шоуны башлыйбыз!!!

        

        Бер соры куянның үзе төсле үк зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән.

Көннәрдән бер көнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

— Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын, — дигән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып, баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып ташлаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде, аксый-аксый, әнисе янына килгән:

—  Әни, әни, минем аягым авырта! — дигән. Әнисе аның аякларын караган да аптырап калган:

—  Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, — дигән.

«Инде нишләргә?» — дип уйга баткан Куян. «Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга?» — дип кайгырган.

Студияга куян кызы – Озын Колакны чакырабыз.

(Бүлмәгә аксап Озын Колак керә. Елый-елый сөйли)

Миңа әнием йомшак киез итекләр алып кайтты. Алар

 шундый матур, йомшак, җылы иделәр. Мин андый итекләргә өйрәнмәгән бит. Аякларым тиз арды һәм мин аларны әниемнән яшереп алып куйдым. Уйнарага чыктым. Урамда би-и-ик салкын иде. Минем аякларым туңды.

Законов Башбирмәс Указович: Ни өчен әниегез сезнең нәрсә киенеп йөргәнегезне контрольдә тотмый мени? Ә бәлки сезнең киез итекләрегезне берәрсе урлагандыр? Сезгә әйтмәскә кушканнардыр?

Озын Колак: Юк, мин аларны әнием күрмәгәндә үзем салып куйдым.

Алып баручы: Әйдәгез, студияга Озын Колакның әнисен - Йомшакбикәне дә чыкырыйк. Ул нәрсә дияр икән?

(Бүлмәгә Йомшакбикә керә. Ул да бик борчылган)

Йомшакбикә: Мин шундый матур киез итекләр алып кайттым. Баламның аяклары туңмасын дидем. Киез итекләремне ошаткач бик сөенгән идем. Шулай беркөнне кызым “әни, минем аягым авырта!” — дигәч, аптырадым, баламның аяклары шешкән. Инде нишләргә дә белмим...(елый)

Бөдрәчәчова Карачәч: Ой, минем белән дә шундый хәл булды. Шулай бервакыт без кыш көне җәй күренешен төшердек. Шул ук көнне бик каты авырып яттым. Инде нишләргә дигәч, бер им-томчыны киңәш иттеләр. Бер-ике сүз генә әйтте дә, шул ук көнне терелдем, иптәшләр.

Убырлы карчык: Менә мин үземнең хезмәтләремне тәкъдим итә алам. Минем бик күп үләннәрем, гөмбәләрем, киптерелгән бөҗәкләрем бар. Мин сезне секунд эчендә терелтә алам.

Сызламасов Авыртмас Аспиринович: Мин сезгә башта докторга күренергә киңәш итәр идем. Үләннәр, бөҗәкләр белән генә дәвалап, гел аягыгызга баса алмый башларга мөмкинсез. Больницага барыгыз.

Камыр Батыр: Аякларыгызны дәваларга кирәк, һичшиксез. Әлбәттә, Убырлы карчык кебек им-томчыларда түгел. Ә үз эшләрен яхшы белгән, профессиональ докторларда. Аннары соң инде, аякларыгыз төзәлгәч, тәнегезне дә чыныктырырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә.

Йомшакбикә: рәхмәт бик зур! Сезнең әйткән киңәшләрне тотарбыз.

Алып баручы: тамашачылар, без Йомшакбикә һәм Озын Колакны доктор Сызламасов Авыртмас Аспиринович белән больницага җибәрик. Доктор куян кызының аягын карасын, дәваласын. Сез ризамы?

(Йомшакбикә, Озын Колак, доктор чыгып китәләр.)

Алып баручы:

Ә без ток-шоуны дәвам итәбез.

Сәламәтлек - кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк, бер югалтсаң, аны кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә дөньяның бер кызыгы да юк.  “Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур байлык – саулык” , дип юкка гына әйтмиләр бит. Сәламәт булуның асылы тормыш – көнкүрештә безнең нинди гадәтләргә ия булуыбыз белән дә бәйле. “Гадәт – кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре. Еш, системалы рәвештә кабатланудан ихтыяҗга әверелгән үз –үзеңне тотыш, сыйфат,” дип әйтелә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә.

Көндәлек режимны үтәү, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, телевизор карарга ярату, ашаганда китап уку, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, һ.б. ны гадәт дияргә була. Ләкин бу гадәтләрне ике төркемгә бүлеп була. Аларның кайберләре сәламәтлекне ныгыта, ә икенчеләре исә киресенчә какшата. Бүген без шул турыда сөйләшербез.

   Элек – электән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сау – сәламәт булу тормыш итү өчен иң кадерле , иң кирәкле , иң мөһим шарт булган.

Ул акча белән дә, алтын белән дә үлчәнә торган байлык түгел. Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә, тирә - юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән ямь таба.Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны кечкенәдән башларга кирәк.

(Тактада “Иртәләребез хәерле башлансын!” язу чыга).

Иртәләребез хәерле башлансын!

Төрле кешенең иртәсе төрлечә башлана. Кемдер кофе эчә, кемдер иртәсен зарядкадан башлый. Ә кайберәүләр уянып та җитмичә эшкә яки мәктәпкә йөгерәләр.Халыкта: “Иртәңне ничек башласаң, көнең шулай үтәр”-диләр бит.Хөрмәтле әниләр, балалар,сезнең иртәләрегез ничек башланып китә? Шул хакта сөйләшеп алыйк әле.

(җаваплар тыңлана).

Күбегез иртәләрен зарядкадан башлый икән.

-Хәрәкәт активлыгы-сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе.Бүген без иртәнге гимнастика күнегүләре ясарбыз.Әниләр! Бу күнегүләрне өйдә балалар белән бергә кабатлагыз.Бу үзенә күрә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бер юлы булачак.

(Тактада “Дөрес туклану” язуы чыга).

 “Дөрес туклану”.

Иртәнге зарядкадан соң иртәнге аш вакыты. Әниләр!Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы? Ничек уйлыйсыз,?(Әниләрнең җаваплары тыңлана).

Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр, ләкин без балаларыбызны иртән, кичен тиешенчә тукландырырга тиеш.

Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный.

Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үзгәрүгә карамастан, укучының көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.

        Иртә-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше.Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир дип” әйтмиләр.

- Чынлыкта исә иртәнге аш злаклардан – (энергия бирүчеләр),  җиләк-җимешләрдән – (витаминнар), сөт продуктларыннан (аксым һәм файдалы матдәләр) торырга тиеш.

Ботка – мәсәлән – балалар өчен иң кулай ризык: тәмле дә, файдалы да, җиңел дә, туклыклы да? Тик ашыйбызмы соң без аны? Бик сирәк.

Сөттә пешкән дөге боткасы балалар өчен иң файдалы ризык булып санала. Шулай ук сөттә пешкән геркулес, манный ярмасы пешерергә мөмкин.

Сөт продуктлары кеше организмын тулы кыйммәтле аксым, кальций, фосфор, калий, А, Д ,В2 витаминнары белән баеталар. Алар шулай ук файдалы микроорганизмнарга да бай.

Сөт продуктлары организмның үсүе, сөякләрнең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең, тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итәләр, эчәклек эшәнлеген җайга салалар, башка төр азык-төлекнең үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар. Сөт продуктлары җитәрлек булмаган очракта кеше организмында кальций җитешми башлый. Ә бу исә балаларның – рахит, үсмерләрнең һәм өлкәннәрнең остеопороз белән авыруына китерә, сөякләрең ныклыгын какшата.

(сөт турында маскалар)

Сөт продуктлары турыныда сүз башлагач, сөтнең башка файдалы якларын да әйтеп үтмичә булмас.

Сөттә 200 төрле файдалы матдә бар. Аны чибәрлек эликсиры дип атаулары да юкка түгел.

Сөт бер дигән косметик чара да:

1) Алманы сөттә пешереп, иләк аша үткәрергә, суынгач биткә сөртергә. 20 минуттан битне җылы су белән юарга. Бит тиресе яшәреп китәр.

Күз кабаклары шешенгәндә: сөткә манылган мамык кисәген 10 минутка күзләргә куеп тор.

Ирен кырыйлары ярылса, иреннәр яргаланса да сөт эчәргә, сыр ашарга кирәк. Караңгыда начар күрсәгез дә, сөт, сыр ашау ярдәмгә килер.

2) Җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясалган соклар да олы кеше, балалар өчен көнлек витамин чыганагы булып тора.

Мәсәлән: Һәр иртә 2 шәр стакан эчелгән апельсин согы, көне буена җитәрлек С витаминын бирә.

Алардагы туклыклы матдәләр 10-15 мин.тан соң ук үзләштерелә башлый. Сокларны көн саен 300 г чамасы эчәләр. Сокка шикәр салырга киңәш ителми. Гадәттә сокларны эчәр алдыннан гына ясыйлар. Ә хәзер, без сезгә көн буена көч биреп торырлык, кәефне күтәрүче энергетик коктейль ясап күрсәтербез. Моның өчен сүз Сания апага бирелә.

Энергетик коктейль:

1 апельсин согына ярты грейпфрут согын, 1/4  өлеше лимон согын, 0,5 стакан су белән кушып эчәргә.

Тукланганнан соң тешләрне нишләтү турында да сөйләшми китми булмас.(4 нче сыйныф укучысы шигырь сөйли)

.

(Тактада “Иммунитетны ныгытабыз” язу чыга).

“Иммунитетны ныгытабыз”

Һәр ата-ана баласының авырмыйча, сау-сәламәт булып үсүен тели. Тик бала организмы дөньядагы барлык микробларга каршы торырга өйрәнгәнче, ягъни иммунитетны ныгыганчы, бу мөмкин түгел. Ә иммун системасының ныгуын көтеп утырырга ярамый.

  1.   Иммунитетны ныгытуның беренче ысулы. Препаратлар эчертү.Аларны табиб кына билгеләргә тиеш! Беренче карашка бер  зыяны булмаган дару да бала сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин. Шуңа күрә сабый сәламәтлеге белән шаярмагыз.

2.  Иммунитетны ныгытуның икенче ысулы. Физиологик ысул иммун

системасының табигый стимуляторларын активлаштырудан гыйбарәт. Алар өчәү: ачлык, салкын һәм хәрәкәт. Тик бу баланы ач тотарга яки салкын көнне урамга куып чыгарырга кирәк дигән  сүз түгел.Иң

мөһиме – бала артыгн ашамасын, артык җылы киенмәсен һәм аз             хәрәкәтләнмәсен. Боларны һәрвакыт истә тотыгыз.

Чыныктыру. Аны әкренләп кенә, системалы рәвештә алып барырга кирәк. Баланы мәҗбүриләмәгез. Һава ванналарыннан башлый аласыз. Су белән коендырганда температура 37 градус, аннан аны көн дә ярты градуска киметә-киметә 14 градуска кадәр төшерергә кирәк. Су белән коендырганнан соң баланы яхшылап сөртегез. Су ярдәмендә1 яшьтән олырак балаларны гына чыныктырырга була. Сабыйларның аягына контраст ванна ясый аласыз. Бер табакка – 37 градус җылылыктагы, икенчесенә 4 градуска түбәнрәк су салыгыз. Җылы суда баланың аягын – 2, салкынында 1 минут тотарга кирәк. Процедураны җылы су белән тәмамлап, аякларын яхшылап сөртегез.

  3. Массаж. Биологик актив нокталарга массаж ясау да яхшы нәтиҗә бирә.                                                                      Баланың борын яфрагы ноктасын, ике каш арасын һәм колак йомшагын җиңелчә генә уабыз.

4.   Дөрес туклану. Бала табынында сөт ризыклары, ит, балык, яшелчә һәм җиләк-тимешләр булырга тиеш. Кабак, ташкабак, кедр чикләвеге, зәйтүн мае, цитруслылар ашатырга тырышыгыз.

Иммунитетны күтәрү һәм салкын тиюне кисәтү өчен табиблар юкә чәчәге төнәтмәсе эчәргә киңәш итә.

(Тактада  “Мең дә бер киңәш”. язу чыга).

 “Мең дә бер киңәш”. 

Бу бүлектә төрле файдалы киңәшләр укып китәрбез:

  • Шырпы керсә, нишләргә?

(кул астынада пинцет юк икән, ябышкан тасманы (скотч) зыянлы урынга ябыгыз да, аны сак кына ябыштырыгыз. Шырпы тасмага ияреп чыгарга мөмкин.

        Яки: өлгергән банан кабыгын бераз кисеп алыгыз да, йомшак ягын аска калдырып зыянлы урынга төнгә бәйләгез. Иртәнгә банан кабыгы шырпыны өскә суырып чыгарыр. Әгәр шырпы тирән утыра икән, моны 2 төн рәттән эшләгез.)

  • Хәлсезләндеңме, шикәрле чәй эч.
  • Очкылык тота икән, 1 чәй кашыгы шикәрне әкрен генә суырсаң, очкылык уза.
  • Физик эш эшләгәч: лимонны турап песок саласың, арып кайткач шуны эчәсең.
  • Йөткерәсең икән – шоколад аша. Ләкин артык кулланырга ярамый. Чөнки артык куллану  организмдагы кальцийны киметә, матдәләр алмашын боза.

Салкын тисә нишләргә?

  • (гөлҗимеш һәм бал салып ясалган чәй эчү бик файдалы)
  • (йомырка сарысын шикәр комы салып болгатырга. Шикәрне катнашма агарганчы өстәргә. Шуны ач карынга эчсәң, йөткерүдән файдалы.)
  • 2 аш кашыгы атланмай, 2 йомырка сарысы,1 бал кашыгы он, 2 бал кашыгы бал катнашмасы ясап, көнгә берничә тапкыр 1 әр бал кашыгы ашарга. Шулай дәваланганда йөткерү озакка бармас.
  • Көнгә 3-4 бал кашыгы башлы суган суы эчү ангинадан файдалы.
  • “Елмаю – һәркемнең гомерен озынайта”  Канада врачы Ганс Селье “Игътибарыгызны һәрчак тормышыгызның якты якларына туплагыз. Күңелсез хәлләр турында онытырга тырышыгыз” дип әйткән.
  • Тырнаклар да теш һәм чәч кебек үк тәрбиягә мохтаҗ. Чөнки алар бармак башының йомшак урынын бәрелүдән саклап кына калмый, ә кайбер авырулар турында да хәбәр сала.
  • йомшак тырнак алмашы бозылуын хәбәр итә.
  • Тырнакларның кубалаклануы – ашказаны – эчәк трактында тайпылышлар барлыкка килүне кисәтә.
  • Йомшак, сынучан тырнаклар – бавыр функциясе бозылуны күрсәтүче фактор.
  • Ашказаны борчылганда уң кулның чәнти бармагына баскалап алу ярдәм итәр.
  • Аяк һәм куллардагы баш бармак тырнакларын һәрдаим массажлап торсагыз, бер җирегез дә авыртмас.

Баш авыртканнан:

Баш нигә авырта? Гап гади сорау кебек, тик аңа кайвакыт хәтта белгечләр дә җавап бирә алмый.

Шунысы кызык, бу авыруны даруга караганда төрле массажлар белән дәвалау күпкә яхшырак.

Хәзер без тәкъдим итәчәк күнегүләр авыртуны 10 мин. эчендә юкка чыгарырга сәләтле. Алар нерв системасын, йокысызлыкны, кызып китүчәнлекне дәвалау өчен дә файдаланыла.

  1. Классик массаж. Бу массажны һәр кеше үзе эшли ала, моның өчен кулларны онда әвәләргә кирәк.
  2. Күзләрегезне ябыгыз. Ике кул белән маңгайдан алып баш артына кадәр сыпырыгыз. Аннан бармак очлары белән бөтен башыгызга 10-15 минут сәгать теле уңаена әйләнмәле хәрәкәтле ясагыз.
  3. Уң кул белән сул кулның терсәген тотыгыз. Сул кул белән муеннан иң башына кадәр араны 5 мин. буе уыгыз.
  4. “Фастум-гель”, “Диклоран Плюс” һ.б. кебек гель һәм мазьлар белән муенны ышкырга ярамый.

Сулыш алу

  • Баш авырта башлауны сизеп алу белән идәнгә яки каты караватка ятыгыз, баш астыгызга кечкенә генә мендәр куегыз. Күзләрегезне ябып, учыгызны өскә каратып, кулларыгызны ян-якка җәеп салыгыз.
  • Борын белән тирән итеп сулыш алыгыз. Шул рәвешле үзегезгә яхшы энергия кереп тула дип уйлап, эчегезне, күкрәк читлегегезне, тамагыгызны һава белән тутырыгыз.
  • Авыздан сулышны чыгарыгыз.

Кытайча массаж

Аны үзең башкарсаң да була. Шулай да бу массажны сезгә башка берәү ясаса күпкә отышлы. Һәр ноктаны күрсәтелгән эзлеклелектә эшкә җигү зарур. Ноктага бармак очлары белән 30 сек. тирәсе басып торырга кирәк. Массажны аркагызга яткан килеш ясагыз. Күзләрегезне йомып, борын очына карарга тырышыгыз.

  • кашның чигә ягындагы ике соңгы ноктасы;
  • ике каш уртасындагы нокталар;
  • кашның борын төбендәге ике ноктасы;
  • баштүбәсендәге нокта;
  • күзләр астындагы нокталар;
  • маңгай уртасындагы нокта.

Бала яхшы күрсен өчен күнегүләр:

Җиһанның гүзәллеген күрү – зур бәхет. Балага бу бәхетне күзе бирә. Ләкин соңгы вакытта балалар арасында күз бозылу очраклары күбәйде.

  1. Күзләрне чытырдатып йомдырыгыз, ә аннан ачтырыгыз, шул рәвешле 4-6 мәртәбә кабатлагыз.
  2. Күз кабакларын бармак белән 1 минут сыйпагыз
  3. Күзләрне әйләндерергә.
  4. Карандашны борынга терәргә һәм шунда карарга, аннан предметны ераккарак юнәтергә.
  5. Ерактагы 1 ноктага 1 минут буе текәлеп торырга.

Массаж

Әз генә буш вакыт булу белән, кул бармакларын уарга тырышыгыз. Бигрәк тә, кулыгыз туңган яисә тирләгән булса. Һәр бармакның үпкә, бронхлар һәм бавыр өчен җавап бирә. Мәсәлән, йөткерүне баш бармакка массаж ясап, бигрәк тә тырнак төбенә баскалап киметергә, хәтта дәваларга була.

Имән бармактагы сигналлар ашкайнату системасына барып ирешә. Тырнакка басу авыздагы авыртуны, теш сызлауны баса. Бармакның урта өлеше ашказаны, бавырга “тоташкан”.

Бармакның иң түбән өлеше һәм баш бармак белән имән бармак арасындагы йомшак урын юан эчәклек өчен җавап бирә.

Урта бармак кан әйләнеше белән “дус”. Аңа массаж ясау нерв киеренкелегеннән, күңел төшүдән коткара.

Чәнти бармакның да үз функцияләре бар. Ул нечкә эчәк белән бәйләнгән. Бармакны уган саен хроник эч катуны киметеп була.

Йөрәк тибешен киметү, арыганлыкны бетерү өчен учның үзәгенә баскаларга кирәк.

Кулга массажны теләсә кайда һәм теләсә кайчан ясарга була. Иң элек бер минут тирәсе кул чугын сабынлап юган кебек уарга кирәк. Кул температурасы күтәрелә һәм кул җылына. Буыннарны “уята” өчен бармакларны тиз генә йодрыкка төйнәгез һәм әкрен генә җыйнап, кисәк турайтыгыз. Ике күнегүне дә 10 ар минут ясарга кирәк.

Аннан соң һәр бармакны аерым-аерым һәр ягыннан, очыннан төбенә кадәр уыгыз. Чиратта-уч төбе. Аны да массажсыз калдырырга ярамый.

Беләзекне дә уыгыз. Бигрәк тә тоткач авырткан нокталарга игътибар итегез. Массаждан соң кулыгызга крем сөртегез. Кул чугы массажы 7-10 минут дәвам итәргә тиеш. Аны көненә 5 мәртәбә ясарга була. Иң яхшы массаж – иртән, ашар алдыннан ясалганы.

Йокы тыныч булсын дисәң...

(Балалардан сорау.)

Иң беренче чиратта көндәлек режимны үтәргә кирәк. Мөмкинлек булганда, һәр көнне, йокларга ятар алдыннан, 20-30 мин. Дәвамында саф һава сулап керергә киңәш ителә. Бәлмәне җилләтергә, йоклар алдыннан артык шау-шулы уеннар уйнамаска, куркыныч фильмнар карамаска. Кич белән артык күп ашау да йокыны качырырга мөмкин.

Кайбер бала тиз йокыга китә алмый.

Балагыз тыныч йокласын өчен түбәндәге эчемлекләр ярдәмгә килер?

  1. 2 ч.к. ромашка чәчәгенә 250 мл. Кайнаган су салып төнәтегез дә, 2 ч. К. Бал, 100мл. Сөт кушып болгатыгыз.
  2. 1 әр ч.к. кара карлыган яфрагы һәм бөтнекне 1 сәг. кайнаган суга салып төнзәтегез.

Озаграк яшисәгез һәм сәламәт буласыгыз килсә, йокыга игътибар итегез. Чөнки тиешенчә йокламаган кешенең гомере кыскара икән. Табиблар да организм 7-8 сәг. ял итмәсә, иммунитет төшә, матдәләр алмашы бозыла, ди. Мондый кешегә берничә рецепт.

  1. 2 а.к. сукыр кычытканга 1 ст. кайнаган су салып 30 минут төнәтергә, сөзәргә. Көнгә 3 тапкыр 1 а.к. эчәргә. Калганын суыткычта сакларга.  

Ешрак елагыз.

Кем азрак елый – шул кеше ешрак авырый һәм тизрәк гүр иясе була.

Нишләптер малайларны кечкенә чагыннан ук еламаска өндиләр. Ә бу исә киләчәктә ашказаны җәрәхәте эчәклекләр ялкынсынуыгна китерергә мөмкин. Рәхәтләнеп елаганда, күз яше белән организмдагы шлаклар да чыга, ди имеш.

Шулай итеп, хөрмәтле әниләр, укучылар! Кичәбезгә йомгак ясар вакыт җитте. Бүген безнең төп максатыбыз- сәламәт, нәселебезнең, татар халкының лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү. Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Әйдәгез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм мәктәп белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик.

(Студияга куян кызы, әнисе һәм доктор чыга.)

Озын Колак: Минем аякларым төзәлде. Хәзер инде мин киез итекләремне бер дә салмый киеп йөрермен

Йомшакбикә: Рәхмәт, доктор.

Доктор: Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, тагын начар хәлгә калма

Алып баручы: Сәламәтлек – ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз!

Җыр : “Бәхеттә, шатлыкта”.