"Тәрбиядә юктыр ваклыклар"
статья по теме

Шайдуллина Ландыш Камиловна

Гаилә тәрбиясе, балаларда ихтирам хисләре тәрбияләүгә багышланган мәкалә, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiyad_yuktyr_vaklyklar.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбиядә юктыр ваклыклар...

       Очрашулар, төрле кичәләр вакытында әңгәмәдәшләремә: “Беренче укытучыгызны хәтерлисезме?” дигән сорауны биргәнем бар. Җавапны ишеткән саен, һәрчак сөенеп куям. Ничә тапкыр биреп, әле тискәре җавап алганым юк минем. Күбесе:”Хәтерлим, нишләп онытыйм”, - ди дә белем иленә аяк бастырган шушы мөгаллимнәр хакында зур хөрмәт белән сөйләп китә. Беренче укытучы күңелнең түрендә иң якын кешеләрнең берсе булып саклана. Алар безне кеше тормышының иң матур мизгеле – балачак хатирәләре белән бәйли, шуклыкларны, ваемсыз самими чакларны искә төшерә. Шуңа да инде татар теле укытучысы,  сыйныф җитәкчесе буларак эшләү дәверемдә укучыларымның беренче укытучылары белән булган шушы бәйләнешен өзмәскә, аны укыту-тәрбия процессында файдаланырга омтылам. Мәктәптә чыгып килүче “Тамчы” газетасының соңгы май ае чыгарылышын без һәрчак чыгарылыш сыйныф укучыларына багышлыйбыз. Газета битләрендә аларның язмалары урнаштырыла.  Басмаларны мин һәрчак зур  канәгатьләнү хисе белән укыйм. Ник дисәгез, язмаларның күбесе беренче укытучылар турында була. Алар рәхмәт сүзләре белән сугарылган, ул әни кебек якын, кадерле...

        Зур көчкә дә ия әле ул беренче укытучы! Балалар аның белән очрашуга һәрчак шат. Бу мөгаллимнең  сүзе, киңәше, мактавы да кыймммәтле. Кичә сыйныфка кереп бишенчеләргә: “Укучылар, иртәгә безгә кунакка сезнең беренче укытучыгыз Лилия Фәрид кызы  килә”, дип әйтеп бетерә алмадым, сыйныф бүлмәсе укучыларның шат авазларына күмелде. Күзләр очкынланды, йөзләрдә елмаю балкыды. Балаларга очрашу булачагын, анда тагын бер кунак катнашасын әйттем.

         Кунакның монысы  минем өчен бик кадерле кешеләрнең берсе - минем беренче укытучым, Ләшәү-Тамак мәктәбе ветераны Асия апа Гарифуллина иде.  Менә шулай буыннар чылбыры ясалды да куйды. Асия апа үз чорын искә алды, Лилия Фәрид кызы белән укучылар башлангыч сыйныфларда булган вакыйгаларны барладылар. Төрле чорларда эшләсәләр дә, кунак мөгаллимнәрнең теләкләре бер булды: “Барысы  кешенең үзеннән тора. Укырга, күп нәрсәгә өйрәнергә омтылырга, сәламәтлекне сакларга  гына кирәк.”  

         Мондый очрашулар уздыру бик мөһим эш ул. Бүген безгә бер-беребезгә карата хөрмәт, кайгыртучанлык, аралашу җитми. Үсеп килүче буында өлкәннәргә  ихтирам хисләре тәрбияләргә кирәк.  Безнең халык: ”Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип юкка әйтмәгән. Ә үткәнебез бүген менә шушы өлкән буыннарның истәлекләрендә. Мәктәпләребез тарихын менә шул абый-апалар язган. Алар  булганда тыңларга, саклап калырга өлгерәсе иде.  

          Укытучының шәхси үрнәге дә көчле тәрбия чарасы бит әле. Минем күңелемдәге хисләремне, олы хөрмәтемне, тормышка карашымны бала барыбыр күрми калмый. Инде өйдә әти-әнисе  өлкән буынга, тирә-юньдәгеләргә, табигатебезгә сак карашлы, игътибарлы икән, тагы да яхшырак. Бала тәрбиясендә вак әйберләр юк. Мөмкинлекләрне файдалану гына кирәк, минемчә.

          Минем барлык хезмәттәшләремне, укытучыларымны якынлашып килүче бәйрәмебез белән тәбрик итәсем килә. Уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Тормыштан ямь табып яшик, башкаларны да сөендерик. Бәйрәм алдыннан , беренче мөгаллимнәребезне котларга онытмыйк, укытучыларыбызның хәлләрен белик.  

 

 Ландыш Шәйдуллина, 2 нче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе, Сарман районы