день пожилых людей
методическая разработка на тему

Альмухаметова Венера Рафгатовна

сценарий ко дню пожилых людей на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olkenner_kone.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

1. Мәктәп бүген гөрләп тора

    Шаулап тора күрегез.

    Без бит бәйрәмгә җыелдык,

    Әллә шуны белмисез?

2. Кояш көлеп уянды да

    Нурларын сипте мулдан

    Өлкәннәр килде мәктәпкә

    Атлап кояшлы юлдан.

3. Һәр җирдә бер хикмәт көтә:

    Бүген гади көн түгел

    Бүген – Өлкәннәр бәйрәме

    Шуңа шатлана күңел.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле әбиләребез, бабайлар, апалар, абыйлар! Сезне өлкәннәр көне белән чын кунелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызнын игелеген куреп яшәвегезне телибез.

4. Бәйрәмегез котлы булсын,

    Табыныгыз мул булсын.

    Кунел шатлык белән тулсын,

    Ял кичәгез гөрләп торсын.

5. Ашыкмагыз картаерга

    Йөрәккәегез тынмасын

    Картлык шатлык тугел диеп,

    Гел монаеп тормыйк әле.

    Сагыш – моннарны таратып

    Елмаешыйк, көлик әле.

    Картаябыз димик әле.

Алып баручы. Укучылар! Буген бездэ кунакта – безнен өлкэн буын кешеләре, әбиләребез, апаларыбыз, бабайларыбыз. Сез аларнын йөзләренә карагыз әле. Еллар ана тирән эзләрен салган, карашына монсулык индергән. Тормыш берәуне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә. Авыр сугыш, илне аякка бастыру еллары дисенме- барысын да кичергән алар. Кулларына куз салганыгыз бармы? Жыерчыклы, кан тамырлары буртеп чыккан . Сезне иркәләгәндә аннан да йомшак кул юктыр мөгаен. Куршедәге әби-бабайга да игътибар ит. Һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын жинеләйтергә булышыйк. Кайчак бер жылы суз дә житә бит. Жылы суз жан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез мактауларга, хөрмәткә, ихтирамга лаек кешеләр.

6. Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен

    Аларгадыр бөтен авырлык.

    Өлкәннәргә сунмәс йолдызлардан,

    Я кояштан һәйкәл салырлык.

7. Буген өлкәннәр бәйрәме,

    Шатлык жыры илем кугендә.

   Өлкәннәне бәйрәм белән котлап,

   Кошлар жырлый туган жиремдә.

   Без жырлыйбыз сезнең өчен дә!

Музыкаль номер.

8. Гел яхшыга өйрәтәсез

    Тынлыбыз сезнен сузне,

    Һәр эштә урнәк сез безгә,

  Хөрмәт итәбез сезне.

9. Ышаныгыз, без мэәктәптә

    Бик тырышып укырбыз.

    Кайгы – хәсрәтләр китерми,

    Таянычыгыз булырбыз.

10. Зәнгәр кугемдә ал кояш

      Сунмәсен, балкып торсын,

      Өлкәннәрнен көләч йөзе

      Гел көләч булып калсын.

11. Туган жирем ал чәчәкле,

      Гузәл гөлбакча булсын.

      Жиребез, зәнгәр кугебез

      Шат жырлар белән тулсын!

Музыкаль номер.

12. Минем әбием бик унган

Бар эшкә дә өлгерә

Юа, жыя, тегә, бәйли,

Тәмле ашлар пешерә.

Тор, бәбкәм, уян дип,

Дәу әнием уята.

Көләч йөзле әбиемне

Һәммәбез дә ярата

Өйгә кайтсам, өй балкыган,

Өйгә нур ингэән.

Ерак жирне якын итеп

Әбием килгән.

Ышаныгыз, без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы- хәсрәтләр китерми

Таянычыгыз булырбыз.

13. Бик кунелле, бик тә рәхәт

Әбиләр карап торгач

Эшләрендә булышырбыз

Үсеп,зур кеше булгач.

14.Ин кадерле, ин хөрмәтле

Булсын жирдә өлкәннәр

Өлкәннәрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

15.Кунел кугегез һәрчак аяз булсын,

Килмәсеннәр сагыш – борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш, булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсэәбар!

16. Хөрмәтле өлкәннәребез! Бетмәс-төкәнмәс жылылык сездә. Кулларыгыздагы жылылыкны да сизәсебез килә. Кочагыгызда иркәләнәсебез, башыбыздан, иннәребездән сыйпаганыгызны тоясыбыз килә.

17. Хөрмәтле өлкәннәребез! Купме изгелек сездә. Ачуланган чагыгызда үпкәләгән чагыбыз да була. Әмма бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез, һәрвакытта да яхшылык телисез.

18. Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбэт дустыбыз сез. Сезнен белән дөньядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була. Тынлый, анлый һәм гафу итә беләсез.

19. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк буген. Бу авыр дөньяда бик кирәксез. Исән булыгыз. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!

Сценарийны әзерләде: тәрбия эшләре буенча

 директор урынбасары Альмухаметова В.Р.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

День пожилых людей

Праздник посвящен пожилым людям...

Сценарий школьного мероприятия "День пожилых людей"

Этот материал посвящен людям пожилого возраста и проводится силами педагогов и учащихся на базе школы. В качестве зрителей приглашены жители нашего микрорайона...

Классный час на тему "Международный день пожилых людей"

История учреждения праздника, цели, мероприятия, проводимые 1октября. Интересные факты из жизни пожилых людей....

Международный день пожилых людей (презентация)

Материал предоставлен в форме презентации и знакомит подростков с историей возникновения праздника "Международного дня пожилых людей"....

День пожилых людей

День пожилых людей...

Классный час «Международный день пожилых людей!»

Эта тема выбрана неслучайно: ежегодно 1 октября, начиная с 1991 года, в соответствие с решением Генеральной Ассамблеи ООН от 14 декабря 1990 года, отмечается Международный день пожилых людей. В нашей ...