Конфликт. Пути разрешения конфликтов
классный час на тему

Конфликт. Пути разрешения конфликтов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Классный час28.63 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате: “Конфликт. Конфликттан чыгу юллары”

Мәнәсәбәтләрне бозар өчен,

аларны ачыклый башлау да җитә.

М. Авреми.

Максат:

  1. Конфликт турында белешмә бирү;
  2. Конфликт төрләре турында укучыларга мәглүмат бирү ;
  3. Конфликтны хәл итү юлларын билгеләү.

Әңгәмә барышы.

  • Исәнмесез, хөрмәтле, укучылар. Хәзер әйдәгез барыбызда урыннарыбыздан торыйк һәм фотога төшик әле. Һәр өстәл үзенә бер фото булдырачак. Сез үзегез арасыннан бер “фотограф” һәм “гаилә башлыгы” сайлагыз. Фотограф фотога төшерә, ә әти кеше урындыкка утыра. Ә хәзер барыбыз елмаябыз һәм “Сыррр” дип әйтәбез. (фотога төшү) Менә ничек матур фото килеп чыкты. Ә хәзер урыннарга утырыйк һәм кемнең кем булуын онытмыйк.
  • Укучылар экранга күз салыйк һәм видеоматериалны бик игътибар белән карыйк.  (0.45-1.04 соң туктатыла) Гарри Бардинның “Конфликт” мультфильмыннан өзек күрсәтелә.

ЗУМ ИН структурасы

  • Мульфильм нәрсә турында? Һәр кеше уйлый (15 секунд вакыт бирелә) А кешеләр “партнер по плечуга” фикер сөйлиләр, В кешеләр сөйлиләр.

Ә хәзер №1 өстәлнең 2 нче укучысы фикерләре белән уртаклашсын әле.

Дус булу бик рәхәт. Әмма кайчакта ике кеше арасында мөнәсәбәт бозыла - конфликт килеп чыга. Бу сүз   сезгә танышмы? Нәрсә ул конфликт?

ДЖОТ ТОТС структурасы ( 1нче кешеләр кәгазьне урталай бөкләп кисәләр, партнер “по лицу” га бирәләр, һ.ш. 16 бит кәгазь бите чыга. Укучылар “конфликт” төшенчәсе белән бәйле сүз язалар, кычкырып әйтәләр һәм уртага язган ягы белән куялар, беткәнче дәвам итә)

ТИК- ТЭК –ТОУ структурасы (4нче номерлы кешеләр язылган кәгазьләр арасыннан 9ын алалар номерлыйлар 1-9 га, калганнарын алып куялар. Группаның һәр кешесе горизонталь, вертикаль яки диагональ буенча бер юлдагы 3 сүзне кертеп  3әр җөмлә төзи )

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы (һәр кеше җөмләсен укып чыга, круг буенча)

Димәк, КОНФЛИКТ - бер үк вакыйгага, әйбергә  карата туган төрлечә фикерләр, ягъни фикерләрнең чагышмавы, капма-каршылыгы. Конфликт кешенең дәрәҗәсенә зыян сала, горурлыгы кими. Һәр 1 минут конфликтка конфликттан соңгы 20 минут борчылу, кичереш туры килә. Әлеге 20 минутта кешенең  бер эшкә дә кулы бармый, фикерләре тәртипкә килеп бетә алмый. Конфликт сәламәтлеккә дә йогынты ясый: нервылар, йөрәк, тамырлар  какшый.

  • Конфликт кайчан туа?

СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасы ( 30 с  вакыт эчендә конфликт килеп чыгу сәбәпләрен язалар , язып бетергәч сызык сызалар, 1 минут тагын вакыт биргәч класс буенча йөреп фикерләрен тулыландыралар) Укытучы әйтүе буенча һәр өстәлдән бер укучы укып чыга.

Конфликт сәбәпләре:

  • Характерлар төрлелеге
  • Үзара күрәалмаучанлык
  • Башка кешеләрнең хисләрен хөрмәт итмәү
  • Кешене тыңлый белмәү
  • Тәрбиясезлек
  • Кирелек

Конфликт төрләре

  • Идарә итеп булмый торган конфликт (автобуста аягыгызга бастылар, сезнең ачулы  сүзләрегезгә басучы кеше “Таксида йөр, анда аягыңа басмаслар!”, дип җавап бирсә, эш сугышуга кадәр барып җитәргә мөмкин)
  • Эчке конфликт,  салкын киеренкелек ( чират торганда)
  • Качу (аралашасы килмәү)

  • Ике укучы чыксын әле. Менә сезгә  бер очрак әйтәм: Син парталар арасыннан узып барганда, ялгыш кулың тиеп китеп, иптәшеңнең китапларын идәнгә бәреп төшердең. Ул кисәк кенә сикереп торды да синең китапларыңны идәнгә тотып атты. Сезнең арада конфликт туды. Хәзер икегез дә үзегезнең дөрес икәнегезне исбатлыйсыз. Моның өчен мин сезгә аркан бирәм, фикерен әйткән кеше аны үз ягына тарта бара. Башладык.
  • Сез әле генә конфликтка кердегез. Үзегез генә түгел, бу бәхәскә иптәшләрегезне дә тарттыгыз. Бу,чыннан да, зур конфликт.  Әмма чыгу юлы бармы? ( фикерләр)

 Конфликттан чыгуның төрле  юллары  бар:

 1) яраклашу. “Әйе, син дөрес әйттең, мин гаепле”( ә бит син гаепле түгел!)

2) үз фикереңнең дөреслеген тыныч кына исбатлый алу. “Тыңла әле мине. Мин сиңа начарлык эшләргә теләмәгән идем, ялгыш кына шулай килеп чыкты. Гафу ит”

3) Сүзсез җиңү. Елмаю. Конфликтны булдырмау.

 4) Килешү. “Әйдә, бер нәтиҗәгә киләбез. Бүтән талашырга теләмим” Конфликттан чыгу өчен ике якның да килешүгә баруы   компромисс дип атала. Бу адым бары тик рухи һәм әхлаки үсешкә ия кешеләргә генә хас.

  • Укучылар видеоматериалны карауны дәвам итик әле. (1.04 – 2.33 минутлар)

ЗУМ ИН структурасы

  • Ничек уйлыйсыз, кайсы шырпының фикер йөртеше сезгә якынрак? Сез кайсы шырпы кебек эш итәр идегез? (фикерләр тыңлана)

Укучыларның җаваплары :

Яшел башлы шырпы – конструктив ( юмор, компромис, үзара хезмәттәшлек, юл бирү)

Кара башлы шырпы  -  деструктив (куркыту, янау, тупаслык,  рәнҗетү, араларны өзү)

Өченче ысул – әһәмият бирмәү, игътибарсыз калдыру.

  • Укучылар, конфликтлар сезнең үзара гына түгел, гаиләдә дә булырга мөмкинме? Ә хәзер фотога төшкәдәге рольләр буенча 1нче өстәлгә әти-әни, 2нче өстәлгә фотограф белән бала утырсын әле.

  • Мин сезгә конфликтлы очрак язылган битләр бирәм. Сез алардан чыгу юлларын эзлисез.

1нче очрак. Сезнең улыгыз (кызыгыз)  кычкыртып музыка тыңларга ярата. Әмма сезгә  бу ошамый, башыгыз авырта. Шул сәбәпле сезнең арада конфликт туып тора. Чишү юлын билгеләгез.

2 нче очрак. Син көн саен озаклап компьютерда утырасың. Әниең көн саен берничә тапкыр кисәтү ясый, китап укырга куша, әмма синең уеннан туктыйсың килми. Сезнең арада конфликт башлана. Чишү юллары.

Конфликтка керер өчен артык зур сәбәпләр кирәк түгел, кайчакта кечкенә генә бер аңлашылмаучанлык та җитә. Эрик Берн фикеренчә, конфликтка керергә теләк булса, сәбәп табыла.  Сез беркайчан конфликтка кермәскә тырышыгыз, ә инде шулай килеп чыккан икән, аннан чыгуның дөрес юлларын таба белегез. Сез барыгыз да гаиләләрегездә бик дус тату икәнегезне мин беләм. Әйдгез без сыйныфта да бер гаилә кебек дус булып калыйк! (“Истә тот!” таратыла) Ә сез бүгенге сыйныф сәгате турында фикерләрегезне конвертларга (“Билетик на выход”) салып чыгып китәргә онытмагыз.

Истә тот!!!

Дусларым! Конфликт сезнең тормышны тамырыннан үзгәртергә мөмкин. Бу үзгәрешләр яхшы якка булсын дип тырышыгыз!

1. Кем белән дә булса конфликтка кергәнче уйла: син нинди нәтиҗә көтәсең?

2. Яхшылап уйла: бу конфликт сиңа, чыннан да, кирәкме?

3. Конфликтта үз фикерләреңне генә якларга тырышма, ә икенче кешенең дә фикерен тыңла.

4. Этиканы сакла.  Онытма: синең төп максат- конфликтны чишү, ә кемнәндер үч алу түгел.

5. Үз фикереңнең дөреслегенә ышанасың икән, сүзеңдә нык тор.

6. Башкаларны тыңларга һәм ишетергә өйрән.

7. Конфликтка кергән кешене мыскыл итмә, начар сүзләр әйтмә. Сез барыбер килешәчәксез, аннары синең үзеңә үк оят булачак.

8. Конфликт вакытында үзеңне кызганма, дөрес булмасаң, җиңелүне сайла.

9. Артык эчкә кереп китмәс өчен, вакытында туктала бел.

10. Конфликтка керергә түгел, ә аннан качарга тырыш.

-

Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр ГУБМ» нең

математика укытучысы Закирова Алсу Наил кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Педагогический конфликт. Пути его разрешения

Презентация семинара для педагогов...

"Конфликты - пути их разрешения!

Статья будет интересна классным руководителям , школьным психологам , социальным педагогам . Она призвана формировать конфликтную компетентность учащихся и способность толерантного  поведения, а ...

Презентация родительского собрания -тренинга "Пути разрешения конфликтов в школе"

Цель родительского собрания: познакомить родителей с алгоритмом решения проблем (конфликтных ситуаций) "Идеал" Дж.БрэмсфордаПлан проведения родительского собрания:1. Создание проблемной ситуации2.Пост...

конспект урока обществознание 8 класс А.И. Кравченко «Межнациональные отношения, этносоциальные конфликты, пути их разрешения»

Конспект урока «Межнациональные отношения, этносоциальные конфликты, пути их разрешения»При подготовке данной методической разработки учитывалось то, что с 1 сентября 2012 г. школы Р...

Конфликт. Пути разрешения конфликтов

Конфликт. Пути разрешения конфликтов...

Конфликт. Способы разрешения конфликта. (Материалы для занятия с учащимися 3-5 классов)

В презентации рассматривается схема понятия "Конфликт" и способы его разрешения по Томасу. Все способы проиллюстрированы и рассмотрены их особенности. Данная презентация будет полезна...