Сценарий выпускного вечера 9 класс
методическая разработка на тему

Сценарий выпускного вечера 9 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сценарий выпускного вечера50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Чыгырылыш  кичәсе 2014 (9нчы класс)

   Хәерле көн, кадерле кунаклар!Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр!Без бүген балаларыбызның зур тормышка киткән вакытта иң беренче матур бәйрәмнәренә җыйналдык. Бүген бездә бәйрәм: тугыз ел буена шушы мәктәптә туплаган белемнәр һәм укытучыларга хөрмәт бәйрәме, киләчәктә тормыш үрләрен яуларлык итеп балалар тәрбияләгән  әти-әниләр бәйрәме!  

Гөлгенә: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.

-  Моңсу да бу бәйрәм, шатлыклы да,

Күңел хисләрен ул кузгата.

Күпме  вакыйгалар белән узган

безнең артта 9  ел ята.

    Фәриз:  Малайлар да бүген әллә ничек –

             Сүз әйтсәң дә оялып кызара.

             Сагынырлар, хат язарлар әле

             Чәч толымын тарткан кызларга.

Гөлгенә:  Кызлары да әллә нишләгәннәр –

                 Менә-менә тора еларга.

                 Укытучы гына гел елмая

                 Гаҗәпләнеп үткән елларга.

Фәриз: Нигә моңсуланып киттең әле, Гөлгенә?

      Гөлгенә: Фәриз, бер белмәгән  тормыш диңгезендә зур сәяхәт куркынычтыр инде ул, әйеме?

      Фәриз: Кемнәр өчендер ул,бәлкем, чыннан да куркынычтыр. Әмма безнең укучылар өчен түгел. Чөнки безнең укучыларыбыз бары тик бер корабтан икенчесенә генә күчеп утыралар. Моңа кадәр без 9 ел бергәләп  белем диңгезен бергәләп кичтек, моннан соң кайберәүләр үз тормышына капитан булып юлга чыгачак.

       Гөлгенә: Әйе, уңышлы сәяхәт өчен һәрчак  яхшы капитан кирәк шул!

    Хөрмәтле Тәлгать  Сәгыйтҗанович! Белем диңгезе буйлап кораб йөзә. ә сез корабльнең командасын белеп, осталык белән җитәкчелек итәсез. Кайчакта җил-давыллар була, тик сез каушап калмыйсыз, ышаныч белән алга барасыз. Бүген безне котлау һәм  аттестат тапшыру өчен Сезне штурвал артына чакырабыз.

(Директорга сүз бирелә)

1.

Исемлек буенча беренче

Аглиуллин Райнур.

Ярдәмчел, кешелекле

Техникага оста ул.

2.

Безнең Булат һәрчак көләч

Гел дә елмайган көне.

Сәхнәгә рәхим ит Вафин

Шулай елмайган  көе.

3.

Диләрәбез сабыр, тырыш

Бигрәк тә шигъри җанлы

Киләчәктә шагыйрь итеп

Күрәсе килә аны.

4.

Һәрчак төптән фикерләуче

Егетебез бар-карагыз;

Тырышмый яхшы укучы

Ул бит-Гарипов Әнис

5.

Тырышлыгын ничек кенә

Бәяләсәң дә аз;

Һәрчак чиста-пөхтә егет

Әлбәттә, Гарипов Илназ.

6.

Сабыр, җыйнак Зөлфинәбез

Һәрбер бәйрәмнең күрке.

Үзе оялган булса да,

Оештыру сәләте көчле.

7.

Гөлия сыйныфтагы

Чибәр кызларның берсе.

Нәрсә генә дисәләр дә,

Гел үзенчә эшләде.

8.

Һәрнәрсәгә ышанучан

Бик тә керсез күңелле

Искәндәребез бар безнең,

Сәхнәгә чакырам сине.

9.

Безнең Фәнзил Камиловка

Кагылган хоккей җене.

Оештыру сәләтең өчен

Сагынырбыз без сине.

10.

Фәриз Мухаметзянов

Сыйныфыбыз рәссамы.

Безнең турыда да рәсем

Ясарсың әле, яме?

 11.

Гитарада матур җырлап

Тибрәтә күңелләрне

Салават Мухаметзянов.

Ул бик тә кешелекле.

12.

Фирая Рамазанова,

Үзе чибәр, үзе көчле.

Россия чемпионы итеп,

Курергә телибез сине.

13.

Үзе тырыш, үзе уңган

Бар нәрсәне дә булдыра.

Мәктәбебез лидеры-

Алсу Фазылҗанова.

14.

Чибәр кызларыбызның берсе

Шайхзаманова Гөлгенә.

Гөлгенәбез шигырь яза,

Җырлый һәм бии белә.

 Кадерле балалар! Менә бүген сез мәктәп белән аерылгысыз булган балалык чорына,  үсмер елларыгызга йомгак ясыйсыз. Тугыз  ел буена куйган тырыш хезмәтегезнең җимешләрен җыясыз. Сезне шушы чорны лаеклы үтүегез белән, кулларыгызга аттестат алуыгыз белән котлыйм. Бу әле гомерегезнең язы гына. Гомер көзләренә кадәр булган һәр чорны зур тырышлык белән, матур итеп үтегез. Бүгенге кебек тукталып тормыш юлларыгызны барлаганда горурланырлык булсын.Тормыштан канәгать булып, куанып яшәргә язсын. Кулымда алтын балык булса , “Алтын балык, һәрберебезгә бәхет,ныклы сәламәтлек, озын гомер бир”,-дияр идем.

     Бүген безнең илебез күгендә 14  йолдыз кабынды. Менә алар нинди матур, нинди күркәм, нинди акыллы.Алар һәрберсе балкып янучы йолдызга тиң. Ә 14 е бергә зур, якты йолдызлык.Бүген йолдызлар кабындылар гына.Ә киләчәктә бар дөньяга игелекле, якты нурларын өләшеп тагын да яктырак янарлар әле алар.Чөнки укытучыларның ышанычы, әти-әниләрнең бар өмете балаларда бит. Өмет йолдызлары озын гомерле булсын, гомер буена балкып торсын.  Хәзер тантананың гаеплеләрен залга чакырырга  рөхсәт итегез!

Гөлгенә:  Әниегез кулын кысып тотып, курка-курка мәктәп ишеген ачып кергәндә, сезне матур елмаеп: “Килдегезме? Әйдә, сине көтәбез!” дип каршы алган һәм шул көннән башлап, синең өчен шатланучы да, кайгыручы  да ул -   1 нче укытучың. Әйе, сабый  күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр булган, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алган, әлбәттә, 1 нче укытучыларыбыз. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларына беренче укытучыларының  да әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез! (беренче укытучылар сөйли)

Сыйныфта укый барысы

8 малай, 6 кыз.

Бераз шуграк булса да,

Коллективыбыз бик дус.

Спортта бик булдырабыз

Җырга да без бик оста.

Биибез дә, сөйлибез дә,

Шаян да без, бик шук та.

Арабызда төрлесе бар.

Барыбыз төрле-төрле,

Алсу апа сер бирмәде

Барысына да түзде.

Укырга яратмасак та,

Шаярырга булдырдык.

Мескен укытучыбызның

Канына күп тоз салдык.

5.

Тик шулай да имтиханда

Менә без дә сынатмадык.

4ле, 5леләре алып,

Мәктәп данын сакладык.

6.

Миләүшә апа рус теленнән

Без хәзер күп беләбез.

Яхшы билгеләребез өчен

Сезгә башны иябез.

7.

Алсу апа тырыша-тырыша

Теорема ятлатты.

Рәхмәт сезгә, без аларны

Исбатларбыз тормышта.

8.

Үз телебез – ана телен,

Өйрәтте Рәзинә апа.

Шуңа күрә сынатмадык,

Булдырык имтиханда.

9.

Әлфинур апа җәмгыяттән

Яхшылап сеңдергәндер

Яхшы билгеләрнең серен

Үзе генә беләдер.

10.

Замана алга киткәндә

Информатика кирәк.

Алсу апа кебекләр,

Тормышта бик тә сирәк.

11.

Материклар, утрауларны

Географиядән өйрәндек.

Рәйсә апа тырышканга

Имтиханнарны бирдек.

12.

Химия-биологияне

Луиза апа укытты.

Безнең яхшы билгеләр

Барсы аның уңышы.

13.

Имтиханнар инде артта калды

Артта калды инде сынаулар.

Күпләребез кабат бире килсә,

Кемнәрнедер көтә зур юллар.

14.

Кыен чакта кабат сине  уйлап

Йөрәгебезгә тынгы алырбыз,

Кайда булып ниләр эшләсәк тә,

Без чын кеше булып калырбыз.

Фәриз: Хөрмәтле укытучыларыбыз!Имтиханнарга хәзерләнгәндә вакытыгызны һәм көчегезне кызганмыйча гел безнең белән булдыгыз!  Әле безгә әйтәсе сүзләрегез дә калгандыр. (фән укытучылары сөйли)

ҖЫР  “Укытучыма”

15.

Укытучы белән әни сүзен

Йөртер идем  мин гел янәшә.

Өйдә әни, ә мәктәптә апа

Әй, ягымлы итеп эндәшә.

16.

Күзләрендә һаман хафалану

Мең  сорауга кирәк мең җавап.

Сезнең алда мәңге бурычлы без,

Рәхмәтлебез без бик-бик күп кабат.

17.

Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәркавыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казаларлардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген сезнең алда баш иябез. Тормыш дулкыннары  кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел турында булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез. Ышаныгыз  безгә. (әти-әниләргә сүз бирелә)

ПРЕЗЕНТАЦИЯ КАРАУ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера в 9 классе

Сценарий выпускного вечера для учащихся 9 классов...

Сценарий выпускного вечера в 11 классе.

Стихи, песни, поздравления....

Добрый вечер выпуск. Сценарий выпускного вечера в 11 классе.

***сценарий выпускного вечера . Торжественная часть  с чествованием первого учителя, родителей, учителей предметников, а также классного руководителя....

Сценарий выпускного вечера в 9 классе

Методическая разработка сценария выпускного вечера в 9 классе составлен в форме церемонии награждения педагогов. Очень трогательный....

Сценарий выпускного вечера для 11 класса

Выпускники совершают  " полёт на лайнере". Ведущие- стюардесса и  два пилота сопровождают полёт. Выпускники " пролетают над разными любимыми уголками родной  школьной страны"....

Сценарий выпускного вечера в 11 классе

Сценарий выпускного вечера в 11 классе, сопровождается презентациями классов....

Выпускной альбом. Сценарий выпускного вечера.

Выпускной альбом. Сценарий выпускного вечера....