Балтач районының Советлар Союзы Геройлары
учебно-методический материал на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

Балтач районының Советлар Союзы Геройлары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon baltach_rayony_sovetlar_soyuzy_geroylaryn_oyrnu.doc208.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Советлар Союзы геройларын өйрәнү, материаллар туплау.

Булатов Василий Галләм улы.

1921 елда Чутай авылында туган. Милләте — татар.

Кызыл Армиягә 1942 елда алына. 1944 елның апре-

леннән Бөек Ватан сугышында катнаша. Кече

 лейтенант, пулеметчылар взводы командиры

 була. СССР Верховный Советы Президиумының

1944 ел, 23 август Указы белән Василий Булатов-

ка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан

соң запастагы капитан В. Булатов милиция орган-

нарында хезмәт итә. Казан шәһәрендә яши.

Гаилә корып, тормыш иптәше белән бер кыз,

бер ул үстерәләр. Кызлары Дилә Булатова бүген-

ге көндә  КТУның Көнчыгыш - Европа телләре

 кафедрасы  профессоры, фән докторы.

     Василий        Булатов 1988нче елны вафат

була, җәсәде Казандагы татар зиратларының

 берсенә күмелгән.

... 1944 ел. Полк Дружь елгасын кичкәннән соң немецлар, бөтен көчләрен җыеп, атакага күтәрелделәр Шушы кискен моментта командир, кече лейтенант Булатов взводы пулеметчылары дошманга каршы гаять көчле ут ачтылар. Дошман, зур югалтуларга очрап, кире чигенергә мәҗбүр булды. Пулеметчыларның булышлыгы белән безнең сугышчылар дошманның бер траншеясы артыннан икенчеләрен кулга төшерде. Шундый сугышларның берсендә снаряд ярчыгы Василийның пулеметын сафтан чыгарды. Немецлар атуны көчәйттеләр. Безнең пехотаның алга баруы тоткарланды. Шулвакыт кече лейтенант Булатов, озак уйлап тормастан, яткан урыныннан сикереп торды да, дошман траншеясына ташланды. Траншеягә якынлашу белән, йөгергән шәпкә, ике граната тондырды. Командирның кыюлыгы белән рухланган сугышчылар «ура!» кычкырып, атакага күтәрелделәр. Немецлар траншеядан кысрыклап чыгарылды. Фашистларның оборонасы өзелде. Авылларны азат итү өчен сугыш башланды.

Операция башланыр алдыннан Булатов ике сугышчы белән бергә разведкага китте. Дамбага килеп җиткәч, алар кечкенә генә бер биеклеккә урнашып, фашистларның позицияләрен күзәтә башладылар. Бинокль аша дошманның артиллериясе һәм пехотасы кайда тупланганлыгы ап-ачык күренде.

Булатов подразделениега кайтып, разведка нәтиҗәләрен һәм дошманга кайдан һөҗүм итәргә җайлы икәнен рота командирына сөйләп бирде. Командир аның фикерен хуплады. Шуннан соң Василий үзенең взводы белән елга буена юнәлде. Пулеметчылар саклык белән генә елганы кичтеләр һәм һич көтмәгәндә арыш басуына поскан немец автоматчыларына каршы көчле ут ачтылар. Булатов взводы, авылга якынрак килеп, кинәт флангтан ата башлады. Шул арада рота алга ыргылды һәм авылны алды. Булатов пулеметчылары белән бергә бер авылга бәреп керде. Фашистлар авыл эчендәге бакчага яшеренгәннәр иде. Пулеметчылар, сиздермичә генә шуыша- шуыша, канау буйлап бакчага килеп чыктылар һәк көтмәгәндә ут ачып, байтак немецны юк иттеләр. Калганнары әсирлеккә бирелде.

Әмма озак та үтмәде өстәмә көчләр туплап, немецлар үзләре үк һөҗүмгә  күчте. Булатов ут ачарга, дип фәрман бирде. Фашистлар башта     җиргә     ятарга мәҗбүр булсалар да, бернинди югалтуларга карамастан, гел алга омтылдылар.  Безнең сугышчылар арасында да яраланучылар һәм үлүчеләр булды. Пулеметчы үлгәнлектән, бер «максим»ның тавышы тынды. Булатов тиз генә пулемет янына шуышып барып,  немецлар өстенә янә ут яудыра башлады. Ләкин немецлар кайсыдыр яктан Булатов позициясенә якын ук килделәр. Кече лейтенант пулеметны борып өлгерә алмады, аның янында граната шартлады.

  Булатов яраланды, чигәсе буйлап кан агып төште,  әмма ул башы әрнүен җиңеп, үзендә көч табып, пулеметны башка позициягә бора алды. Гитлерчылар  тынып   калган   пулемет өстенә дип ташландылар, тик аннан җилләр искән иде инде. Пулемет аларны икенче җирдән кыра башлады. Бу сугышта Булатов үзе генә дә дошманның кырыктан артык солдат һәм офицерын юк итте.  Шул ук көнне полк командованиесе кече лейтенант  Василий Булатовка Советлар Союзы Герое исеме  бирүне сорап, тәкъдим  әзерләп җибәрде.

 

Гарифуллин Габдулла Гарифулла улы

        1925 елда Яңгул авылында туа. КПСС әгъзасы.

Бала чагыннан ятим кала. Кызыл Армиягә алынганчы,

Донецк шәһәрендә ФЗӨ мәктәбендә укый. 1941 елда

Чиләбе тракторлар заводында штукатурчы булып

эшли. 1941 елның декабрендә «Яңа тормыш» колхозына

эшкә кайта. 1942 елның августыннан Бөек Ватан Сугы-

шында катнаша. Сержант, орудиекомандиры була. СССР

Верховный Советы Президиумының 1946 ел 15 май

Указы белән Габдулла Гарифуллинга Советлар Союзы

Герое исеме бирелә.

1947 елда армиядән демобилизацияләнеп туган

авылына кайта. Колхозда агроном, аннан соң авыл

советы рәисе вазифаларын башкара. Тыныч тормышта

Хәят исемле кыз белән гаилә корып, өч малай, ике кыз

 үстерәләр.

Габдулла Гарифуллин 2002 елның 1 августында

мәрхүм булды, җәсаде Яңгул авылы зиратына күмелде.

... 1945 ел. Совет гаскәрләре фашистик Германиянең башкаласы Берлинга юнәлде. Яшь орудие командиры Гарифуллинның сугышчылары, тупны тиз-тиз корып, күрсәтелгән цельләргә яхшы төзәп аттылар. Пехотага юл ачып, немецларның биш ут ноктасын юк иттеләр, бер күзәтү пунктын җимерделәр. Укчы подразделениеләрнең штурм группаларыннан бер адым да калмыйча, йорт, подвал тәрәзәләренә туры атып, дошман ныгытмаларын пыран-заран китерә бардылар.

Берлинга бәреп керер алдыннан ук полк штабында дошман башкаласы өстенә кадарга дип Кызыл байрак әзерләнгән иде. Аны кадау хокукын алу өчен батареялар арасында яшерен ярыш барды. Берлинга кергәч, полк командиры майор Коршунов байракны сержант Гарифуллинга тапшырды.

Габдулла, мондый ышанычтан рухланган хәлдә, байракны алып, үзенең расчеты белән полкның алгы сафында барды. Һәр биек бина сержантның игътибарын җәлеп итсә дә, байракны ул мөмкин кадәр биеккәрәк, һәр яктан күренеп торырлык җиргә кадарга теләп, юлын дәвам итте.

Алда биек кенә бер манара күренде. «Байракны кадар өчен бик кулай булыр бу», — дип уйлады Гарифуллин.

Манараның өске өлеше һәм шпиле тирә-юньдәге биналардан шактый  өскә калкып тора, шуңа күрә байрак өчен моннан да кулайрак урын табылуы икеле иде. Сержант һәм аның иптәшләре яшертен генә бинага якын ук килеп анда урнашкан фашистларны кырып бетерделәр. Гарифуллин манара ишеген тибеп ватты да, тиз генә текә баскыч буйлап өскә менеп  китте.

Соңгы ярус. Сержант баш очыннан бертуктаусыз пулялар сызгырып үтүгә карамастан, полк хәрәкәт иткән урам ягындагы тәрәзәдән чыгып, байракны манарага беркетте.

Батыр егет җиргә төшәргә дә өлгермәде, немец пулеметы байракның        сабын чәрдәкләп ташлады. Гарифуллин, яңадан манарага менеп, байракны тагын да өскәрәк беркетте. Немецлар, җиңел орудиядән атып, башняның түбәсен ишеп төшерделәр. Снаряд шартлавыннан аңын
җуйган Габдулла берникадәр вакыт  хәрәкәтсез ятты.

Аңына килгәч, өстендәге киеменең ертылган, автоматының ватылган булуын күрде, ләкин тәнендә җәрәхәт-мазар юк, беркетелгән байрак та берни булмагандай җилферди иде.

Сержант Гарифуллинны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән бүләкләү кәгазендә полк командиры болай дип яза: «Артиллеристларның батырлыгы белән рухланган пехотачылар, «ура» кычкырып, алга ташландылар һәм шәһәрнең шушы кварталын алдылар. Сержант Гарифуллин, орудиесен пехота артыннан ук алып барып, дошманның берничә ут ноктасын якыннан атып тар-мар итте». Шуннан соң Габдулла Гарифуллин үз полкташларына кушылып, урам сугышларында бер тәүлек эчендә фашистларның тугыз пулеметын, бер орудиясен, фауспатроннар белән коралланган сигез солдатын һәм өч дистәгә якын автоматчигын юк итә.

Гыйльметдинов Гайфетдин Гыйльметдин улы

1913 елда Смәел авылында туа. КПСС әгъзасы.

Донбасс шах таларында эшли. 1941 елның июнендә

 үзе теләп фронтка китә. Сержант, пулемет взводы

командиры. 1944 елның        июнендә  хәбәрсез

югала. СССР Югары Советы Президиумының

1944 ел 19 март Указы белән Гайфетдин Гыйль-

метдиновка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое

исеме бирелә.

Яшь гомер гаилә корып, балалар да үстерә

алмыйча, сугыш кырында мәңгегә өзелә.

Гайфетдин Гыйльмет-динов ак финнарга каршы

сугышта катнашты, Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе

теләп фронтка китте.

Сугышның баштагы чорында чигенергә туры килгән авыр моментларда да пулеметчы Гыйльметдинов уннарча гитлерчыны юк итте. Дүрт мәртәбә яраланса да, сафта калды. Камалышта калып, полкташларының күбесен югалткач та,        пулеметыннан аерылмады, бертөркем иптәшләре белән «дошман тозагы»ннан чыга алды.

1942 ел. Сталинград. Тарихи бәрелешнең беренче көннәреннән башлап ахырына кадәр ул «Красный Октябрь» заводын саклаган полковник Гуртьев командалыгындагы гвардияче дивизия сафларында сугышты.

Сталинградтан соң дивизиянең байраклары Украинада, Донбасста җилфердәде. Бу җирләр, шахталар, эшчеләр поселоклары Гайфетдин өчен бик таныш иде. Чөнки ул биредә - Горловкада эшләде, шуннан фронтка китте. Ләкин хәзер монда бөтен нәрсә        җансыз, хәрәкәтсез иде. Оккупантларның вәхшилек эзләрен күргән Гайфетдин ачынып: «Боларның һәммәсе өчен дә җавап бирерсез әле!» дип уйлады.

Зур гына бер авыл өчен сугыш таң атканда башланды. Подразделение дошман окопларына ыргылды. Гайфетдин отделениесе беренчеләрдән булып алга ташланды, әмма фашистлар көчле ныгытмага әйләндерелгән бер йорттан пулемет уты ачкач, җиргә ятарга мәҗбүр булды.

       Сержант Сталинградта сыналган ысулны кулланырга карар кылды. Ул отделениене икешәр кешедән торган төркемнәргә бүлеп, аларга йортны камарга кушты.        Камаучы төркемнәр, «хәтәр зона»ны үтеп, йортка шактый якынлашкач, амбразураларга берничә граната
ташладылар.        Йорт алынды.

   Подразделение кечкенә генә урам буйлап читкәрәк китте. Ә Гайфетдин якында гына туктап торган бер танкны күрде. Шулвакыт аның башына, шушы танк белән гитлерчыларның тылына үтеп кереп, паника күтәрергә мөмкин булыр иде, дигән уй килде. Сержантны тыңлаганнан соң танк командиры:

- Әйбәт фикер! Әйдә, утырыгыз! — диде.

    Танк зур тизлек белән немец окопларын читләтеп үтте, һәм аның белән чыккан десант, дошман позицияләренә тылдан һөҗүм итеп, паника тудырды.

  Берникадәр вакыттан соң, аңына килгән гитлерчылар, контратакага күтәрелделәр. Гайфетдин үзбәк егете Таҗикулов белән икәүләп пулемет артына ятты. Рота килгәнче алар туктаусыз атып, позицияләрен калдырмадылар һәм алтмышлап гитлерчыны юк иттеләр. Бәрелешләрдә җиде тапкыр яралануына карамастан, Гайфетдин сугышуын дәвам итте.

   1943 елның 23 октябренә каршы төндә Днепр елгасын кичү башланды. Гыйльметдинов пулеметчылары теге якка беренче булып чыгарга һәм бөтен ротаның елганы кичүенә ут белән булышлык итәргә тиешләр иде.

   Көймә теге як ярга яынлашып килгәндә, немецлар аңа каршы пулеметлардан ут ачтылар. Көймәнең берничә җиреннән пулялар тишеп үтте, эченә су кереп тулганлыктан, ул бата башлады. Калган араны йөзеп  чыгудан  башка чара юк иде.  Сержант елгага беренче  булып сикерде.    Салкын су аның тәнен    көйдереп алгандай булды, кул-аяклары кургаш кебек авыраеп, буйсынмый башлады, ләкин ул, соңгы көчен җыеп, ярга таба йөзде. Ниһаять, аның аягы елга төбенә тиде.  Ул җиргә нык басып берничә адым атлаганн соң, иелгән килеш, сай җирдән йөгереп текә яр итәгенә чыкты һәм тиз генә чокыр казып, шунда яшеренде. Сержант белән янәшәдә аның пулеметчылары һәм  башка отделениеләрнең сугышчылары урнашты.

  Немецлар елга аркылы кичәргә өлгергән десантчыларны     күреп аларга каршы ут яудыра башладылар.  Эшне озакка сузу бөтен ротаның һәлак булуына китерүе     мөмкин     иде. Шуңа күрә десантчылар бердәм булып, урыннарыннан  күтәрелделәр һәм ярсулы атакага ташландылар.  Берничә минуттан   соң   алар, өч рәтле тимерчыбык киртәләрне өзеп, дошман траншеяларына  бәреп керделәр. Плацдарм киңәйде.

        Гайфетдин полкта иң төз атучылардан санала иде. Бу сугышта ул үзенең осталыгын тагын
бер   тапкыр   күрсәтте.  Ротаны  елгага  бәреп  төшерергә  омтылып,  гитлерчылар         берничә  мәртәбә контратака ясап карадылар. Ләкин Гайфетдин, кулга төшерелгән немец пулеметыннан атып, дошманнарны кыра бирде, ә исән калганнары әледән-әле чигенергә мәҗбүр булдылар.

     Икенче төнне рота биләгән плацдармга башка подразделениелар дә килеп төште, һәм алар гитлерчыларны көнбатышка таба куып киттеләр.

    Дивизиянең унҗиде сугышчысы Днепрда Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Сержант Гыйльметдинов күкрәгендә дә Ватан сугышы ордены һәм «Батырлык өчен» медаленә өстәлеп, Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале балкыды.

   Гвардиячеләр Украина буйлап азатлык походын дәвам        иттерделәр. Әледән-әле каты  бәрелешләр була торды. Гайфетдин Гыйльметдинов, үзенең «максим»ыннан аерылмыйча, һөҗүм итүчеләрнең алгы сафында барды һәм шундый сугышларның берсендә батырларча һәлак булды.

 

        Ибраһимов Хәбибулла Ибраһим улы

   1912 елда Куныр авылында дөньяга килә. Яшьтән үк

колхозда, урман хәзерләүдә эшли. Армиядә хезмәт итә.

1938 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый. Батарея

 командиры.

      СССР Югары Советы Президиумының 1940 ел

21 март Указы белән Хәбибулла Ибраһимовка Совет-

лар Союзы Герое исеме бирелә.

      Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары

өчен Кызыл Байрак, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы,

Кызыл Йолдыз орденнары һәм күп кенә медальләр

белән бүләкләнә. Сугыштан соң запастагы подпол-

ковник Х.Ибраһимов Казанда яши һәм эшли.

   Хәбибулла Ибраһимов 1975 елның 10 Октябренда вафат булды. Җәсәде Куныр авылы зиратына күмелде.

   1939 елның октябрендә Хәбибулла Ибраһимов 86 нчы мотоукчы дивизиясенең артиллерия полкында өйрәтү батареясы командиры итеп билгеләнә һәм ак финнарга каршы сугышта катнаша. Сугышның соңгы ун көне Ибраһимов өчен аеруча истәлекле була: ул вакытта дивизия, фин култыгының бозы өстеннән батырларча үтеп, Выборг шәһәре янындагы дошман тылына бәреп керә.

     Яңа һөҗүм 7 мартта башлана. Полк алдында Выборгтан 18 километр, көнбатыштарак урнашкан Вила-Йоки авылын алу һәм ак финнарның тылына чыгу бурычы тора. Бер взводны резервта калдырып, Ибраһимов батареясы авылга таба юл тоткан батальонны ике орудие белән озатып бара.

    Совет сугышчылары карны ера-ера үзәнлеккә якынлашалар: еракта авыл күренә, арырак, үрдә, каракучкылланып торган урман эчендә — ак финнарның позицияләре. Алар безнекеләрне берөзлексез прицел утына тоталар. Фронт ягыннан һөҗүм итүчеләргә аеруча кыенга туры килә. Кар өстенә ятулары була, агач башларына менеп яшеренгән фин «күке»ләре — снайперлар телгә килә. Йорт чормаларыннан һәм калкулыктан пулеметлар бәрә. Пехотаның атакага күтәрелүе була, ут тагын да көчәя.

     Бу кыен хәлдән котылу өчен Ибраһимов бер орудие белән алга чыга. Кыюлык белән рухланып, укчылар да атакага күтәрелә. Бер төркем солдат, орудие таккан тракторга елышып, батареячылардан калмый баралар. Дошман пулеметлары пехотаны ятарга мәҗбүр итә, безнең артиллеристлар, тиз генә орудиеләрен борып, берничә ут нокталарын юк итәләр. Шулай итеп зур кыенлыклар белән безнең гаскәрләр авыл кырыена якынлаша

     Сугыш икенче көнне дә дәвам итә. Һәрбер йортны штурм белән алырга туры килә. Һәм һәркайда артиллеристлар пехотага ярдәм күрсәтәләр.

     Батарея командиры сугышның үзгәреп торган күренешләрен бер генә мизгелгә дә күздән ычкындырмый, пехота үз көче белән үтә алмаган һәр җиргә үзвакытында туплар утын юнәлтеп тора. Орудиеләргә җитәкчелек итү, дошманның ут нокталарын        вакытында күрсәтеп-әйтеп тору  белән бергә, аның үзенә дә атарга туры килә.

    Төгәл залплар белән, ул ак финнарның соңгы каршылык учаклары булып калган таш каралтыларын җимерә, чаңгычылар отрядына комачаулаган пулеметны юк итә. Совет гаскәрләренең боз каплаган култыкны сугышып үтүе, ныгытылган Выборг районына чыгуы, шәһәрне җиңүе - Финляндия белән сугышта соңгы зур операцияләр булалар.

    Вила-Йоки авылы өчен бәрелештә катнашкан сугышчыларыбызның күбесе бераздан СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Бер төркем сугышчыларга һәм командирларга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Алар арасында кече лейтенант Ибраһимов та була.

    Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк Хәбибулла Ибраһимов яңадан яу кырында. Ул төрле фронтларда немец-фашист илбасарларына каршы көрәшә, танк гаскәрләренә каршы сугышучы артиллерия частьларенда хезмәт итә, бронепоездлар отрядына командалык итә, үзйөрешле артиллерия полкы командирының урынбасары була.

                Рәхимов Бакый Сибгатулла улы.

     1913 елда Кенәбаш авылында ярлы крестьян

гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авы-

лында  ала, аннан соң Казанда ФЗӨ мәктәбендә

укый, паровоз йөртүчесе ярдәмчесе булып эшли,

  1. елдан Казан кинопленка фабрикасында слесарь
  2.  вазифасын башкара.
  3. елда Кызыл Армия сафларына алына. Ак финнар
  4.  белән сугышта катнаша. СССР Югары Советы

  1.  Президиумының 1940 ел 21 март Указы белән Бакый Рәхимовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Бакый Рәхимов Тупурансаари утравындагы туганнар каберлегендә җирләнгән.

Пулеметчы Бакый Рәхимов хезмәт иткән хәрби берләшмә командованиедән Койвисто-Бьёркё утравын яулап алырга дигән боерык ала. Бу утрауны алуның «Маннергейм линиясе»н өзү өчен зур әһәмияте бар иде, чөнки ак финнар пропагандасы бу көч җитмәслек эш дип бөтен дөньяга шауладылар. Бу утрауда тоташтан куәтле оборона корылмалары төзелгән, аларны күп кенә капиталистик илләрнең хәрби белгечләренең күзәтүе һәм җитәкчелегендә еллар буе төзегәннәр

иде.

109 нчы разведка батальоны задание үтәүгә китә. Ләкин күп метрлы тимер бетон стеналар артына ышыкланган, сукыр тычканнар шикелле җиргә поскан ак финнар разведчикларны көчле ут белән каршыладылар. Үлүчеләрне һәм яралыларны алып, батальон артка чигенергә мәҗбүр булды.

Комбат утрауны разведкаларга кирәклеген, тик бу юлы бөтен батальон көче белән түгел, ә зур булмаган группа көче белән генә үткәреләчәген әйтә.

- Иреклеләр генә барачак. Беренче булып үзем барам, —диде комбат.

Икенче булып кызылармеец Бакый Рәхимов алга чыга. Көннең калган өлеше дошман тылына үтеп керүгә хәзерлек эшләре белән үтте: коралларны тикшерделәр, запаска сугыш кирәк-яраклары алдылар. Бакый чәнечкеле тимер чыбыкны кисү өчен кайчыны кайрады, тоткасына резин көпшәләр кигезде. Уен эш түгел, чәнечкеле киртәгә ток җибәрелгән булуы ихтимал.

Картаны карауга керештеләр. Утрау куе урман һәм сазлыклар белән капланган иде. Яр буйларында үтеп булмаслык биек таш кыялар калкып тора.

      Операциянең планын аңлатканнан соң комбат сугышчыларның үз фикерләре белән кызыксынды.

       - Иптәш комбат, минемчә, менә моннан бару хәерлерәк кебек, - Рәхимов картада иң биек кыялар күрсәтелгән урынны төртеп күрсәтте.

     - Ә нигә нәкъ шул урыннан? Ул нәрсә бирер?

      - Беренчедән, монда дошманның тылы... Икенчедән, кыялар биегрәк булган җирдә ныгытмалар да, көч тә азрак булыр төсле...

... Төнге караңгылык иңүгә разведчиклар чаңгыларына бастылар. Алда текә яр буйлап таш кыялар тезелеп киткән. Өскә карасаң - башыңнан бүрегең төшеп китә. Кыяга бик тә саклык белән үрмәләргә туры килә. Аяк астыннан ычкынып киткән кечкенә генә ташның да тирә-якта зур тавыш чыгаруы мөмкин. Беренче булып Бакый үрмәли. Ул кыяның ярылган урынына кайчысын ипләп кадый да бау бәйли, бауның икенче очын аска, иптәшләренә ташлый...

    Өскә менеп җиткәч, группа утрауның эченәрәк үтә.

     Юлда тимерчыбык киртәләр очрый. Бакый кайчысын эшкә җигә. Разведчиклар шуышып баралар. Чөнки бик вакытсыз калкып чыккан ай яктысында дошманның борын астында иркенләп басып бара алмыйсың. Әнә, алда гына аларның сакчысы әрле-бирле йөреп тора. Димәк, биредә саклык әйбер бар. Башта сакчыны юк итәргә кирәк.

     Финның ямьсез авазы яңгырый һәм шундук тынып кала. Сакчыны юк итү иде бу. Тавышка блиндаждан солдатлар йөгерешеп чыкты. Рәхимов пулеметының төгәл атуы аларны карга егып салды. «Десант!» дип акырынды фин солдатлары. Паника башланды, тылдан һөҗүмне алар һич көтмәгәннәр иде. Рәхимов пуляларыннан котыла алганнары, ата-ата авылга таба йөгерде.

    Финнарның сугыш кирәк-яраклары склады да шартлап һавага очты.

    Яктыру алдыннан разведчиклар дот таптылар һәм бөтен игътибарны шуны юк итүгә тупладылар. Җитез сугышчылар әледән-әле урыннарын алыштырып, дошманны тәмам саташтырды: ун-унбиш совет сугышчысын алар эре часть дип уйладылар ахры, паникага бирелеп, доттан качтылар.

     Бакыйның кулы яраланды. Әмма пулеметы бер минутка да тынып тормады. Группа алга ыргылды. Тагын бер дот очрады. Бакый амбразурага ут ачты. Озак та үтми куәтле тыл корылмасы шартлап, көле күккә очты. Яктыра башлады. Китәргә вакыт иде инде: иртәнге яктылыкта совет сугышчыларының аз санда икәнлеген финнарның сизүе мөмкин, ул чагында монда алган җитди күзәтү материаллары югалу ихтималы бар.

     Бакый күп кан югалтты, иреннәре күгәрде, йөзе саргайды, ләкин күзләре элеккечә үк җанлы һәм сизгер карый иде.

    -  Яктыру безгә комачауламый, — диде ул якындарак зәңгәрсуланып күренеп торган урман стенасына күз төшереп үз-үзенә әйткәндәй: - озакламый бу җирләрне томан каплаячак. Ул озак ятачак, чөнки җил юк, - дип дәвам итте. Рәхимов бала чактан ук табигатьне яратып күзәтүчән иде, шуңа күрә теләсә нинди    ситуациядә дә үзенең күзәтүләреннән дөрес нәтиҗә ясый белде. Иптәшләренең сүзләренә бик үк ышанып җитмәгәнне күреп, өстәп куйды:

-        Минем сүзем дөрес булачак, егетләр, менә күрерсез. Агач ботаклары селкенми.

-        Димәк, финнарны каты гына чеметеп алып була икән! - дип ышаныч белән
әйтеп куйды командир.

   Чыннан да, томан төште, тирә-яктагы күренешләр тоныкланып күренә башлады.

   Алда ниндидер тавыш ишетелде. «Нәрсә бу?» - дип сагаеп куйдылар разведчиклар. Бераз якынайгач аланда дошман пехотасы отрядын күрделәр, бу отряд, күрәсең, бирегә әле генә килеп кергән.

   Томан арасыннан Рәхимов пулеметы удар бирде. Кыска вакытлы бәрелештән соң дошман отряды чигенүне хәеррәк күрде. Әнә шулай көтелмәгән кыю һөҗүмнәр белән разведгруппа дошманны утрауның төньяк һәм көнчыгыш өлешләреннән куып чыгарды.

   Кыю сугышчылар 23 февральдә - Кызыл Армиянең 22 еллыгы көнендә - иртәнге сәгать җидедә генә утраудан китте. Дошман аларның китүен сизми дә калды. Совет командованиесе кирәкле мәгълүматларны үз вакытында алды.

    Группаның Койвисто-Бьёркё утравындагы разведка хәрәкәтләре вакытында күрсәткән кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен Бакый Рәхимовка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

   Ләкин Ватаныбызның югары бүләге турында шатлыклы хәбәр аңа килеп җитмәде: 1940 елның 3 мартында, сугыш хәрәкәтләрен туктату турында Финляндия белән килешүгә кул куелуга ун көн калганда, ул дошман көчләре өстен булган бер бәрелештә һәлак булды.

Сабиров Хафиз Сабирович.

 Родился в 1910 году в году в деревне Старая Турья Балтасинского района ТАССР. По национальности татарин. Помогал отцу в крестьянском хозяйстве, летом часто работал подпаском. В1930 году семья вступила в еще только организующийся колхоз. В1932 году был призван в ряды Красной Армии. После окончания службы остался в армии - учился на командных курсах, получил звание младшего лейтенанта. В1940 году участвовал в войне с белофиннами. 5 марта 1940 года погиб во время ожесточенных ражений. Указом Президиума Верховного Совета СССР от 21 марта 1940 года Сабирову Хафизу Сабировичу посмертно присвоено звание Героя Советского Союза.

 Осенью  1932   года   вместе   со   своими  сверстниками Хафиз Сабиров был призван в ряды Красной Армии.

Добрыми напутствиями проводили его односельчане. Хафиз служил в армии рядовым стрелкового полка, но перед демобилизацией решил стать профессиональным военным. Командование направило красноармейца на командные курсы, окончив которые он получил звание младшего лейтенанта и стал командиром взвода. Его взвод был известен не только в полку, но и в дивизии. Но мирная служба Сабирова была прервана в 1939 году нападением белофиннов.  В  январе  1940 года части стрелковой дивизии,  в         составе   которой находился   и   пулеметный   взвод   младшего лейтенанта Хафиза Сабирова, были направлены в Ленинград. Бойцы,  прибыв  к  месту  назначения,  часть  времени  отвели  на военную подготовку, упражнения, а затем по льду Финского залива  выступили в поход.

 Перед   частями   дивизии   была   поставлена   задача: по   заливу проникнуть в тыл выборгских укреплений, откуда советские войска должны   штурмовать   город.    Полки   Казанской   дивизии   под покровом ночи 22 февраля ползком начали продвижение по льду.            

- Завтра День Красной Армии. Этот праздник мы должны встретить большой победой!- напутствовал их командир дивизии.

Несмотря   на   холодный   ветер,   разыгравшийся   буран,   бойцы   продвигались перед.

В марте 1940 года война с белофиннами завершилась нашей победой. Казанская дивизия, добившись больших боевых успехов, вернулась   в  Ленинград.   Бойцы,   оставшиеся   лежать  на  полях  сражений, были удостоены высоких почестей. А нашему земляку - Сабирову  Хафизу  Сабировичу  Указом  Президиума Верховного Совета СССР от 21 марта 1940 года было посмертно присвоено звание героя Советского Союза.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате) Максат:1. Бөек Ватан сугышы герое - ...

Дәүләт гомуми белем бирүче бюджет учреждениесе “Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Талипова Наилә Кәлимулла кызының 2015-2018 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә э

Максат: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.Бурычлар: - Яңа федерал...

Выступление команды КВН "Балтач яшлэре"

Сценарий выступления команды на зональном конкурсе (призеры)....

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Субаш төп гомуми белем мәктәбе. Бәяләмә

Балтач муниципаль районы Субаш төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Васильева Гөлназ Фазиловнага бәяләмә....

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...

Баҡалы районының яҙыусылары.

Баҡалы яҙыусылары...

Морко районын сымыстарыше кундемже.

Унчо ялысе чыла вер-шор дене палдарымаш. 2021 ийысе сценарий....