Үзидарә җыелышы
классный час (5 класс) на тему
Татар телендә үзидарә җыелышы уздыруның бер үрнәге.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.89 КБ |
Предварительный просмотр:
Сыйныфта үзидарә җыелышы барышы.
(Укучыларның үзидарә эшчәнлеген оештыру)
Адель: Исәнмесез!Үзидарә активының беренче чирекне йомгаклау киңәшмәсен башлыйбыз.Үзидарә активы белән таныштырып китәм:
Мин – Гилязов Адель- “Йолдызлык” төркеме җитәкчесе.
Зиатдинова Зилия – беренче төркем җитәкчесе.
Котдусова Әминә – икенче төркем җитәкчесе.
Гатауллина Лиана – өченче төркем җитәкчесе.
Һәр төркемнең үз эчендә вазифалары билгеләнгән секторлар эшли.
Беренче чиректә без “Мәктәп белем һәм тәрбия йорты” дигән юнәлештә эшләдек.Бу темага караган тәрбия сәгатьләре уткәрдек.Чирек билгеләре яхшы булсын дип тырыштык.Беренче чирекне бишкә генә Әминә, Зилия, Адель тәмамлады.12 укучы ударник булды.Класста зур тәртип бозулар булмады.Сыйныф белән моделирование түгәрәгнә теләп йөрдек.Бердәм булырга омтылдык.һәр укучы билгеләнгән вазифасын җиренә җиткереп үтәргә тырышты.
Әйдәгез төркем җитәкчеләренә сүз бирик.Алар беренче чиректәге эшчәнлекләре хакында сөйләрләр.1нче төркемгә сүз бирелә, Зилия сөйли.
Зилия:безнең төркемдә 7 укучы . Уку секторы Абдулла укучыларның китап- дәфтәрләре торышын тикшерде.Билгеләнгән укучыларга ярдәм итте. Төркемдә 1 отличник ,3 ударник бар .Калганнарга тырышырга кирәк булачак. Дәресләргә Мәдинә соңарып килә иде ,кисәту ясалды. Ул вакытында килә башлады.Тәртип сектора Булат төркемнең тәнәфестә һәм ашханәдә үз - үзләрен тотышын күзәтте .Зур тәртипсезлекләр булмады. Искәндәр берничә тапкыр кисәтү алды.Дежурлык буенча җаваплы Зәринә, уен оештыруга җаваплы Айнур һәм Искәндәр, чисталык секторы Мәдинә үз эшләрен яхшы башкарырга тырыштылар.Укучылар шахмат, бию түгәрәкләренә язылдылар.
Адель: “2 нче төркемгә сүз бирелә, Әминә сөйли.
Әминә: Безнең төркемдә 8 укучы .Һәр укучының үз вазифасы бар .
Уку секторы Лилия дәрескә әзерлекне даими тикшереп торды, яңа килгән укучыларга ярдәм итте.Төркемдә 2 укучы- Адель, Әминә отличниклар булдылар . 4 ударник булды. 2 укучыга 2нче чиректә тырышырга кирәк булачак.
Тәртип секторы Булат төркем эчендә тынычлыкны, татулыкны саклады. Тәртип бозулар булмады. Уен оештыру секторлары Ильназ, Эмиль билгеләнгән эшләрен тиешенчә үтәмәделәр, чисталык секторы Ленар тырнакларны , чәчләрне гел тикшереп торды , дежурлык секторы Зилә булмәдәге гөлләрне карауга, дәрес өчен тактаны әзерләргә укучыларны билгеләп, эшләрен күзәтеп барды.Төркем “Сөмбелә” бәйрәмендә 1 нче урынны алды.Тәрбия сәгатьләрендә актив катнашты.
Адель: 3 нче төркемгә сүз бирелә, Лиана сөйли.
Лиана:Безнең төркемдә 6 укучы .Уку секторы Азалия билгеләнгән укучыларга булышты, төркемдә 4 ударник 2 укучыга тырышырга, аеруча уку тизлеген арттырырга кирәк. Тәртип секторы Альмир төркемдә тәртипне сакларга тырышты ,әмма Айназ күп кисәтүләр алды. Айрат, Язгөлгә дә тәртиплерәк булырга кирәк.Чисталык секторы Язгөл укучыларның сумкаларын,киемнәрен, тырнакларын тикшерде.Дежурлык секторы Айрат, уен оештыру секторы Айназ эшләрен яхшы башкарырга омтылдылар. Укучылар теләп тәрбия сәгатьләрендә катнаштылар.Без музыка, теннис, информатика түгәрәкләрендә йөрдек.
Адель :Яхшы Әйдәгез һәзер һәр укучы үз төркеменең эшчәнлеген бәяләсен.(Карточкалар күтәрәләр) 1 төркем... балл
2 төркем ... балл
3 төркем... балл
Димәк ...төркемнең эшчәнлеген укучылар бик яхшы дип бәяләде. Калганнага тагын да тырышырга кирә булачак.
Хәзер төркем эчендә үз вазифасын бик яхшы башкаручыны билгеләгез, фикерләшегез.
1 төркем
2 нче төркем
3 төркем.
Без аларны бүләклибез.(Бүләк бирелә)
Уңышлар телибез.
Хәзер район , республика күләмендә конкурсларда дипломант булган Азалияне тыңлап ял итеп алыйк.(Җыр)
Беренче чиректә үткән тәрбия сәгатьләрендә алган белемнәрне тикшереп алыйк .Һәр төркемгә 1 тартма бирәм. Андагы әйберне танып, нинди тәрбия сәгатенә каравын, бу чарада без ниләргә өйрәндек икәнне әйтергә кирәк булачак.(тартма бирелә)
1 төркем.Бу скакалка.”Хәрәкәттә- бәрәкәт” дигән тәрбия сәгатенә карый.Без анда сәламәтлек ,аны саклау, ныгыту турында сөйләштек, татар халык уеннары өйрәндек.
2 төркем: Бу яшелчәләр букеты.”Сөмбелә” бәйрәменнән. Без анда икмәк ,уңыш, көз турында сөйләштек, ярыштык, табышмак, сынамышлар әйттек, уйнадык.
3 төркем:Бу көндәлек. “Мин- укучы” дигән тәрбия сәгатеннән.Без анда гимназиядә укучыларга таләпләр белән таныштык, сыйныф эчендә үзебез өчен кирәкле таләпләрне билгеләп куйдык.
2 нче бирем .Тактада язылган сорауларга җавапларны язып теләкләр тартмасына салырсыз.Киләсе чиреккә планнар белән таныштыру өчен сүзне Гөлназ Шамиловнага бирәм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”
8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.
Тема. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат. 1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Ата-аналар җыелышы
Тема. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш (Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү) ...

8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе
8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе...

Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен киңәшләр
Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен сыйныф җитәкчеләренә психологик киңәшләр...


