8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе
материал по теме

Салахутдинов Инсаф Исрафилович

8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyf_zhyelyshy_berketmse.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                       8 нче сыйныф укучылары-        

                                                                                   ның ата – аналар җыелышы            

                                                                                   беркетмәсе.

Беркетмә № 2

Катнаштылар: әти - әниләр ( 10 укучының әти - әнисе ), сыйныф җитәкчесе – Сәләхетдинов И.И.

1 нче көн тәртибе. Гомуми өлеш. Мәктәп буенча 1 нче чирек йомгакларына анализ. Легаль булмаган оешмалар турында доклад.

2 нче көн тәртибе 8 нче сыйныф укучыларының 1 нче чирек йомгаклары: балаларның өлгереше һәм тәртибе.

1 нче көн тәртибе буенча мәктәп директоры Рәхимҗанов Ханнан гафурҗан улы сүз алды. Ул бу чиректә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Мәктәп буенча 1 нче чиректә уку - өлгерешкә анализ белән мәктәпнең уку – укыту буенча директор урынбасары Исмоилова Маһиасмә Мөхәммәт кызы чыгыш ясады.

«Легаль булмаган оешмалар» темасына доклад белән  мәктәпнең тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары Шәрипова Лилия Ураловна чыгышы һәркемдә зур кызыксыну уятты.

2 нче көн тәртибе. Сүзне сыйныф җитәкчесе алды. Менә 2008-2009 нчы уку елының 1 нче чиреген тәмамладык.Сыйныфта уку алдынгылары ( отличниклар ) юк. «4» ле һәм «5» ле билгеләренә укучылар (ударниклар) – Заляева Гөлүзә, Замалиева Гөлназ һәм Хәсәнова Гөлшатлар.Барлыгы, кызганычка каршы 3 укучы- бу 25% өлешне тәшкил итә . Васильева Алсу рус теленнән бер «3» ле белән резервта калды. Шулай ук Гобәева Алинәгә биология фәненнән бер өчле чыкты.

Фәннәр буенча белем сыйфаты түбәндәгечә:

  1. Рус теле- 45 %
  2. Рус әдәбияты – 81 %
  3. Татар теле – 60 %
  4. татар әдәбияты - 65%
  5. Инглиз теле-72 %
  6. алгебра – 63 %
  7. Геометрия – 72 %
  8. Тарих – 81 %
  9. Җәмгыять белеме –54 %
  10. География – 63 %
  11. Биология – 63 %
  12. Химия – 81 %
  13. Информатика – 72 %
  14. Физика-  72 %
  15. Искусство – 72 %
  16. ОБЖ - 81%
  17. Технология- 100 %
  18. Физкультура – 100 %

Ә хәзер игътибарыгызга балаларның контроль эш дәфтәрләрен тәкъдим итәм. Бу дәфтәрләрне сез еш күрмисез, ә ул төп күрсәткеч булып тора.

Хәзерге заманда конкуренциягә сәләтле шәхесләр генә уңышка ирешә ала. Ә бу белемле, зирәк, алдан күрә ала торган кеше дигән сүз.Шуңа да билгедән бигрәк , белемгә омтылсыннар иде. Минемчә аларның ялгышы шунда, билге алу өчен 1-2 тапкыр өйрәнеп кул күтәрә дә , ә башка көннәрне тынычлап утыра. Материал системалы рәвештә өйрәнелми.  

Түбәндәге карар кабул ителде:

1.Кичке сәгать 8 дән соң урамга чыкмаска;

2.Өй эшләрен 2,5-3 сәгать хәзерләүләренә контроль ясарга;

3.Әдәби китап, газета – журналлар белән кызыксынуларын арттырырга;

4.Саф һавада булу, спорт белән шөгыльләнүгә басым ясарга.

5. Мәктәп формасыннан йөрү мәҗбүри- чалбар кию рөхсәт ителми.

                                                                                       8 нче сыйныф укучылары-        

                                                                                   ның ата – аналар җыелышы            

                                                                                   беркетмәсе.

Беркетмә № 3

Катнаштылар:  10 укучының әнисе, 8 укучының әтисе, сыйныф җитәкчесе – Сәләхетдинов И.И. Катнашмаучы әни – Заһидуллина Мәдинә Гыйльмулловна (авыру сәбәпле). Катнашмаучы әти- Гатауллин Рифхать Гаптрауфович ( сәламәтлеге буенча).

1 нче көн тәртибе. «Уңышка юл» («Путь к успеху») программасы буенча әниләрне укыту. Биология укытучысы Хөсәенов Тәбрис Салих улының «Начар гадәтләр» темасы буенча әтиләргә лекциясе.

2 нче көн тәртибе. Гомуми өлеш. ДПС хезмәткәре – Хәлим әфәнде, балигъ булмаганнар белән эщләүче инспектор - Ләйсән Газинуровна, участок инспекторы Сафиуллин Айдар Ифратовичларның чыгышлары.

3нче көн тәртибе. Әниләр көненә карата мәктәбебез укучылары әзерләгән  бәйрәм концерты

1нче көн тәртибе буенча сыйныф җитәкчесе Сәләхетдинов Инсаф Исрафилович әниләрне «Уңышка юл» программасы буенча укытты (программаның авторлары – И.Г. Вархушева, Л.Ф.Блинова). Лекция түбәндәге темага үткәрелде: « Ундүрт яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре. Гаиләдә - яшүсмер».

Шул ук вакытта Хөсәенов Тәбрис Салих улы әтиләргә тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрнең зарары турында «Начар гадәтләр» дип исемләнгән лекция үткәрде.

2 нче көн тәртибе гомуми рәвештә актлар залында үткәрелде. Балигъ булмаганнәр белән эшләүче инспектор Ләйсән Газинуровна районыбызда яшүсмерләр тарафыннан эшләнгән жинаятьләр белән таныштырды. Тәртип бозу очраклары буенча нинди эш чаралары күрелүе турында сөйләде.Безнең районыбызга да килеп кергән зур афәт- наркотик кулланучы яшүсмерләр булуы турында чаң сукты. Әти - әниләргә үзләренең балаларына карата тагы да игътибарлырак булырга кирәклекне төшендерде.  

Участок инспекторы Сафиуллин Айдар Ифратович Шубан авыл җирлеге буенча тәртип бозулар буенча чыгыш ясады.

ДПС хезмәткәре Хәлим әфәнде машина йөртүчеләр игътибарына яңалыкларны җиткерде. Машина йөртү хокукы кайчан алыштырылырга тиешлеге, бала утыргычлары, машиналарның тизлеген исәпкә алучы приборлар турында тулы мәгълүмат бирде.

Карар.

  1. Кичке сәгать 8 дән соң балаларга урамда әти - әнисеннән башка чыгу тыела.
  2. Мәктәптә дискотека айга бер тапкыр үткәрелсә җитә.
  3.  Укучыларның алган билгеләре белән кызыксынып барырга, тәртибе, үз- үзен тотышын һәрдаим контрольдә тотарга.    

Предварительный просмотр:

                                                                                       8 нче сыйныф укучылары-        

                                                                                   ның ата – аналар җыелышы            

                                                                                   беркетмәсе.

Беркетмә № 2

Катнаштылар: әти - әниләр ( 10 укучының әти - әнисе ), сыйныф җитәкчесе – Сәләхетдинов И.И.

1 нче көн тәртибе. Гомуми өлеш. Мәктәп буенча 1 нче чирек йомгакларына анализ. Легаль булмаган оешмалар турында доклад.

2 нче көн тәртибе 8 нче сыйныф укучыларының 1 нче чирек йомгаклары: балаларның өлгереше һәм тәртибе.

1 нче көн тәртибе буенча мәктәп директоры Рәхимҗанов Ханнан Гафурҗан улы сүз алды. Ул бу чиректә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Мәктәп буенча 1 нче чиректә уку - өлгерешкә анализ белән мәктәпнең уку – укыту буенча директор урынбасары Исмоилова Маһиәсма Мөхәммәт кызы чыгыш ясады.

«Легаль булмаган оешмалар» темасына доклад белән  мәктәпнең тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары Шәрипова Лилия Ураловна чыгышы һәркемдә зур кызыксыну уятты.

2 нче көн тәртибе. Сүзне сыйныф җитәкчесе алды. Менә 2008-2009 нчы уку елының 1 нче чиреген тәмамладык.Сыйныфта уку алдынгылары ( отличниклар ) юк. «4» ле һәм «5» ле билгеләренә укучылар (ударниклар) – Заляева Гөлүзә, Замалиева Гөлназ һәм Хәсәнова Гөлшатлар.Барлыгы, кызганычка каршы 3 укучы- бу 25% өлешне тәшкил итә . Васильева Алсу рус теленнән бер «3» ле белән резервта калды. Шулай ук Гобәева Алинәгә биология фәненнән бер өчле чыкты.

Фәннәр буенча белем сыйфаты түбәндәгечә:

  1. Рус теле- 45 %
  2. Рус әдәбияты – 81 %
  3. Татар теле – 60 %
  4. татар әдәбияты - 65%
  5. Инглиз теле-72 %
  6. алгебра – 63 %
  7. Геометрия – 72 %
  8. Тарих – 81 %
  9. Җәмгыять белеме –54 %
  10. География – 63 %
  11. Биология – 63 %
  12. Химия – 81 %
  13. Информатика – 72 %
  14. Физика-  72 %
  15. Искусство – 72 %
  16. ОБЖ - 81%
  17. Технология- 100 %
  18. Физкультура – 100 %

Ә хәзер игътибарыгызга балаларның контроль эш дәфтәрләрен тәкъдим итәм. Бу дәфтәрләрне сез еш күрмисез, ә ул төп күрсәткеч булып тора.

Хәзерге заманда конкуренциягә сәләтле шәхесләр генә уңышка ирешә ала. Ә бу белемле, зирәк, алдан күрә ала торган кеше дигән сүз.Шуңа да билгедән бигрәк , белемгә омтылсыннар иде. Минемчә аларның ялгышы шунда, билге алу өчен 1-2 тапкыр өйрәнеп кул күтәрә дә , ә башка көннәрне тынычлап утыра. Материал системалы рәвештә өйрәнелми.  

Түбәндәге карар кабул ителде:

1.Кичке сәгать 8 дән соң урамга чыкмаска;

2.Өй эшләрен 2,5-3 сәгать хәзерләүләренә контроль ясарга;

3.Әдәби китап, газета – журналлар белән кызыксынуларын арттырырга;

4.Саф һавада булу, спорт белән шөгыльләнүгә басым ясарга.

5. Мәктәп формасыннан йөрү мәҗбүри- чалбар кию рөхсәт ителми.

                                                                                       8 нче сыйныф укучылары-        

                                                                                   ның ата – аналар җыелышы            

                                                                                   беркетмәсе.

Беркетмә № 3

Катнаштылар:  10 укучының әнисе, 8 укучының әтисе, сыйныф җитәкчесе – Сәләхетдинов И.И. Катнашмаучы әни – Заһидуллина Мәдинә Гыйльмулловна (авыру сәбәпле). Катнашмаучы әти- Гатауллин Рифхать Гаптрауфович ( сәламәтлеге буенча).

1 нче көн тәртибе. «Уңышка юл» («Путь к успеху») программасы буенча әниләрне укыту. Биология укытучысы Хөсәенов Тәбрис Салих улының «Начар гадәтләр» темасы буенча әтиләргә лекциясе.

2 нче көн тәртибе. Гомуми өлеш. ДПС хезмәткәре – Хәлим әфәнде, балигъ булмаганнар белән эщләүче инспектор - Ләйсән Газинуровна, участок инспекторы Сафиуллин Айдар Ифратовичларның чыгышлары.

3нче көн тәртибе. Әниләр көненә карата мәктәбебез укучылары әзерләгән  бәйрәм концерты

1нче көн тәртибе буенча сыйныф җитәкчесе Сәләхетдинов Инсаф Исрафилович әниләрне «Уңышка юл» программасы буенча укытты (программаның авторлары – И.Г. Вархушева, Л.Ф.Блинова). Лекция түбәндәге темага үткәрелде: « Ундүрт яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре. Гаиләдә - яшүсмер».

Шул ук вакытта Хөсәенов Тәбрис Салих улы әтиләргә тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрнең зарары турында «Начар гадәтләр» дип исемләнгән лекция үткәрде.

2 нче көн тәртибе гомуми рәвештә актлар залында үткәрелде. Балигъ булмаганнәр белән эшләүче инспектор Ләйсән Газинуровна районыбызда яшүсмерләр тарафыннан эшләнгән жинаятьләр белән таныштырды. Тәртип бозу очраклары буенча нинди эш чаралары күрелүе турында сөйләде.Безнең районыбызга да килеп кергән зур афәт- наркотик кулланучы яшүсмерләр булуы турында чаң сукты. Әти - әниләргә үзләренең балаларына карата тагы да игътибарлырак булырга кирәклекне төшендерде.  

Участок инспекторы Сафиуллин Айдар Ифратович Шубан авыл җирлеге буенча тәртип бозулар буенча чыгыш ясады.

ДПС хезмәткәре Хәлим әфәнде машина йөртүчеләр игътибарына яңалыкларны җиткерде. Машина йөртү хокукы кайчан алыштырылырга тиешлеге, бала утыргычлары, машиналарның тизлеген исәпкә алучы приборлар турында тулы мәгълүмат бирде.

Карар.

  1. Кичке сәгать 8 дән соң балаларга урамда әти - әнисеннән башка чыгу тыела.
  2. Мәктәптә дискотека айга бер тапкыр үткәрелсә җитә.
  3.  Укучыларның алган билгеләре белән кызыксынып барырга, тәртибе, үз- үзен тотышын һәрдаим контрольдә тотарга.    

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Ата-аналар җыелышы

Тема. Эш  агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш (Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү)   ...

Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен киңәшләр

Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен сыйныф җитәкчеләренә психологик киңәшләр...

Ата-аналар җыелышы

Тема: " Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары"              Максат :1. Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү  ...

ата -аналар җыелышы(5нче сыйныф)

5 нче сыйныфларның мәктәпкә ияләшүендәге авырлыклар Бурычлар:ата-аналар коллективын балаларны 5 нче сыйныфта өйрәтүгә ияләшү үзенчәлекләре белән таныштыру;аларга практик киңәшләр бирү....

Ата - аналар җыелышы өчен доклад "Алтыдагы - алтмышка"

    “ Бала чакта алынган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”- дигән Ризаэтдин бине Фәхретдин. Балаларга төпле тәрбия бирү – тормышыбыздагы иң әһәмиятле өлкә. Алар яхшы ата-ан...