Ата - аналар җыелышы өчен доклад "Алтыдагы - алтмышка"
материал (9, 10, 11 класс) по теме

Валиахметова Альфина Хуснулловна

      “ Бала чакта алынган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”- дигән Ризаэтдин бине Фәхретдин. Балаларга төпле тәрбия бирү – тормышыбыздагы иң әһәмиятле өлкә. Алар яхшы ата-ана булып үссен өчен , дөрес тәрбия бирү зарур. Чөнки балалар – безнең бәхетле картлыгыбыз. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_konkurs.docx19.69 КБ

Предварительный просмотр:

Алтыдагы - алтмышка

 ( Ата – аналар  җыелышы өчен доклад)

      “ Бала чакта алынган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”- дигән Ризаэтдин бине Фәхретдин. Балаларга төпле тәрбия бирү – тормышыбыздагы иң әһәмиятле өлкә. Алар яхшы ата-ана булып үссен өчен , дөрес тәрбия бирү зарур. Чөнки балалар – безнең бәхетле картлыгыбыз. Начар тәрбия бирелсә, кире үзебезгә күз яшьләре булып кайтачак.  Гөлинә Шәймуллинаның тормыштан алынган язмасында нәкъ менә шул хакта сүз бара.

  ...Зәйтүнә 21 яшендә кияүгә чыгып, бер елдан соң игез балалар тапты : малайга – Өмет, ә кызга Иркә дип исем куштырдылар. Еллар бик тиз үтеп киттеләр. Балалар 16 яшькә җитте. Бер уйласаң, ана өчен булышчылар үсеп җитеште инде. Кызганыч, ул һаман да бар эшне үзе башкара. Кырык яше дә тулмаган бу ханымга алтмыш яшь бирергә була: күз төпләре каралҗым, йөзен җыерчыклар баскан. Әнә ул, авыр сумкалар күтәреп, кибеттән кайтты. Фатир ишеген ачканда,  куллары калтырый, күзләрендә курку, нидәндер шикләнү бар. Ишекне ачып җибәрүе булды- ачулы тавышлар ишетелде:

  • Ой мам! Зачем тавышланасың? Видишь, мин йоклыйм! И вообще, ты кайда гуляешь, өйдә бардак. Минем теге платьемны приготовить итеп бирерсең.
  • Кызым. Гафу ит инде, сине уятасым килмәгән иде. Ә өйне үзең дә җыештыра аласың бит, - диде ана.
  • Син что?! Бүген безнең клубта туса. Минем йокы туярга тиеш.
  • Кызым, өйгә эшләреңне эшләдеңме соң? Укытучың зарланып шалтыратты, бер дә укымыйсың икән. Өй эшләрең бетмичә , беркая да җибәрмим.
  • Ой, туйдырдың! Син зачем мине рожала? Өйдә бикләп тотаргамы?

        Ханым аш –су әзерләргә, ә кызы бизәнергә кереште. Охшаса да охшар икән кызы үзенә. Шундый ук куе кара чәчләр, кара күзләр, калын иреннәр, кечкенә борын. Йөреше дә, тавышы да үзенеке... Тик ул беркайчан да бизәнмәде, авызыннан начар сүз чыкмады, анасына тавыш күтәрмәде. Кече яшьтән үк тырыш, эшчән булды. Ә менә кызына эш кушар хәл юк.

          Кызы,  ярты сәгать көзге каршында торганнан соң, әнисенә дәште:

  • Мам, все, пока! Мин бүген өйгә кайтмыйм.
  • Кызым, син кая?!

   Ләкин кызы аны ишетмәде дә, йөгереп чыгып китте.

   Зәйтүнә, кухняга кереп, чынаякка су салды, суыткыч өстендәге даруын салып, суга тамызды. Дару белән бергә күз яшьләрен дә тамыза иде ул...

      Кызганыч ки, кайбер ата – аналар тәрбия эшен бала үсеп җиткәч, ул сөйләшергә, тирә – якны аңларга өйрәнгәч  башларга кирәк , дип фикер йөртә.

      Әлбәттә, бу - ялгыш фикер.Тәрбия бала тормышының беренче көннәреннән үк башлана. Ярдәмчеллек, инсафлылык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр булып тәрбияләнергә тиеш.

     Баланы дөрес тәрбияләү , иң беренче чиратта, аңа хезмәт тәрбиясе бирүне күздә тота. Авыл җирендә монысы проблема түгел, чөнки  бала кечкенәдән үк хезмәткә катышып үсә: чүп утау, терлек карашу, яшелчәләргә су сибү кбек эшләр аның өстендә. Тәмамлагач, мактарга онытмаска гына кирәк.Дөрес эшләмәсә, ачуланырга һич ярамый. Дөрес итеп күрсәтеп, киләчәктә бик тырышса, нәкъ шулай булдыра ала икәненә ышандырырга кирәк. Дөрес, бу ата-анадан зур сабырлык таләп итә.

        Шунысы кызганыч: элекке кебек каз – үрдәк, терлек- туар асраучылар көннән көн азая. Авыл шәһәрләшә бара. Хәзерге вакытта тормыш күпкә җиңелләште: су ташыйсы, мичкә утын алып керәсе, су түгәсе юк. Таякның ике башы булган кебек, уңайлыклар  белән бергә проблемалар да килеп керде . Болар - компьютер, телефон, интернет...Бала көннән-көн шуларга бәйлелеккә төшә, сыйныфташы, күршесе белән дә интернет аша аралаша, уен уйный. Бу аның күп вакытын ала. Гомумән алганда, ул чиргә дә әйләнергә, ягъни бала виртуаль тормыш белән яши башларга мөмкин. Аның психикасы бозыла, компьютер каршында озак утырудан тәне ойый, күз күреме начарая. Бу проблеманы хәл итү буенча берничә киңәш:

  •  Баланың компьютер каршында озак утырмавына контрольлек итү.  (Мәсәлән, 20-30 минут саен ял итсен.)
  • Аны башка шөгыль белән кызыксындыру.( Су коенырга бергәләшеп бару,физик хезмәткә тарту һ.б.)
  • Үзең өйдә юкта компьютерга пароль кую.( “Родительский контроль”)

     Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: бала шәхес буларак тулысынча ачылсын өчен, тирә – юньдә аны аңлаган, ягымлы карашлары белән җылыткан, кирәк чакта яклый белгән әти- әнисе булырга тиеш. Гаилә – баланың төп тәрбиячесе. Мәктәп һәм гаилә үзара аралашып,аңлашып  эшләгәндә,  күп кенә тәрбия мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...

Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.

Тема.  Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат.    1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....

Ата-аналар җыелышы

Тема. Эш  агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш (Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү)   ...

8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе

8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе...

Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен киңәшләр

Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен сыйныф җитәкчеләренә психологик киңәшләр...

Ата-аналар җыелышы

Тема: " Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары"              Максат :1. Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү  ...

ата -аналар җыелышы(5нче сыйныф)

5 нче сыйныфларның мәктәпкә ияләшүендәге авырлыклар Бурычлар:ата-аналар коллективын балаларны 5 нче сыйныфта өйрәтүгә ияләшү үзенчәлекләре белән таныштыру;аларга практик киңәшләр бирү....