Шәфкатьлелек
классный час на тему

Нәҗмиева Энҗе Миннехан кызы

"Шәфкатьлелек" темасына тәрбия сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shfkatlelek.docx71 КБ

Предварительный просмотр:

Шәфкатьлелек бизи кешене.

Эчтәлек:

  1. 7-11 сыйныфлар өчен тәрбия сәгәте
  2. 1- 6 сыйныфлар өчен тәрбия сәгәте
  3. Өстәмә материал (Риваятләр, тест)

Җиhаз: 2видеоролик -“Социаль эксперимент”,”Бар әле ул шәфкатьлелек!” (Восстановление веры в человечность)

7-11 сыйныфлар өчен тәрбия сәгәте

          

Тема:Шәфкатьлелек бизи кешене.

Максат:

1. Кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

2. Шәфкатьле кешеләрнең эшләре белән танышу, аларны үзеңә өлге итеп алу.

3. Киләчәктә үз балаларын шәфкатьле итеп тәрбияләү юнәлешен бирү.

4.Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

  Эпиграф:   Изгелек итсәң яшер, изгелек күрсәң фаш ит.

“Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда, Кем

яманлык кылса, ул таба җәза.”

Дәрес барышы.

I. Уку мәсьәләсен кую.

1. Видеороликны карау- “Шәфкатлелек бар ул!”(Восстановление веры в человечность”)

- Видеоролик бүгенеге дәреснең темасын ачыкларга ярдәм итәр.

II. Дәреснең темасын ачыклау. Шәфкатьлелек бизи кешене.

- Димәк, бүген без нинди темага сөйләшәбез?

- Шәфкатлелек турында.

- Видеороликка исем кушыгыз.

- Шәфкатлелек бар ул!..

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1. Яңа сүзләр:

Шәфкатьлелек, михербанлык, мәрхәмәтлек, волонтерлык (кешеләргә бушка ярдәм итү.)

- Нәрсә ул шәфкать?

- Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән: мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, кешелеклелек, шәфкатьлелек, ихтирамлылык, игелеклелек.

- Минемчә, “шәфкать” сүзе – кызгану, аяу хисе, мәрхәмәтле, киң күңелле, рәхимле, ярдәмчел, игелекле булуны аңлата.

2. Шәфкатлелекнең төрләре.

- Кечкенә генә хикәяне тыңлагыз.Хикәягә исем кушыгыз.

                                             

Бер стакан сөт

       Беркөнне ярлы гаиләдән булган малай мәктәбтә укыган өчен түләргә акча булсын дип ишектән- ишеккә йөреп, әйберләр сатып йөргән. Көн бик салкын, яңгырлы- вак- тияк товарын да алучы юк. Тамагы ачып кесәсен актарып карый- анда тамак ялгарлык акча юк иде. “Менә бу йорт хуҗасыннан ашарга сорап карармын”,- дип уйлы, ләкин ишекне бик матур яшь кыз ачкач, малай югалып кала hәм бер стакан су гына сорый. Сөенечкә каршы, аңа бер стакан җылы сөт алып чыгып бирәләр. Аның тәмлелеген әйтеп бетерә торган түгел иде! “Күпме түләргә тиеш мин сезгә?”,- дигән сорауга, - “Бер тиен дә түгел. Әнием эшләгән яхшылык өчен түләүне беркайчан да алмаска өйрәтте...”

        Чын күңелдән булган рәхмәтен белдереп, малай үзенә хәл кергәнен сизеп, бар кешеләргә, дөнья Хуҗасына ышанычы ныгып китте.

        Күпмедер еллар үткәч, Американың бер зур шәhәрнең хастахәнәсенә каты авыру яшь хатынны алып киләләр. Бик танылган, операцияләр өчен гадәтчә кыймәтле түләүхакын  сораган доктор Говард Келли аның кайсы шәhәрдән килгәнен ишеткәч, авыру палатысына керә hәм үлем хәлендә булган кешедә тиге яшь кызны таный.

          Дәвалага бөтен кечен куеп, доктор аны үлеменән коткара. Операция өчен түләргә вакыт җиткәч, авыру хатын бик борчыла: калган бөтен гомере буена эшләгән бар акчасы шушы дәва өчен түләүгә китәчәк.

  • Күпме түләргә тиеш мин сезгә?- дип сорый.
  • Бер тиен дә түгел.
  • Дәвалану хакын әйтегез!
  • Бер стакан сөт...

Барысы да аңлашылды.... Күзләрен яшь тутырган хатын: ”Я, Раббым, чиксез рәхмәт Сиңа, Синең мине яратуың шәфкатле кешеләр өйрәкләре hәм куллары аркасында миңа җиткерелде!”- дип елады...

          Бу танылган Америка докторы Говард Келли белән чыннанда булган бер хәл турында хикәя иде (1855- 1943 г.г.).

- Хикәягә исем кушыгыз.

- Бер стакан сөт. (Яхшылык хәрвакыт кире кайта. Шәфкатлелек).

- Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул.

- Димәк,   без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.

- Шәфкатьлелекне кайда эшләргә була? дигән сорауга җавап бирү.

/Җаваплар/:

- Шәфкатьле булу – көчсез әби-бабайларга, күршеләргә, өлкәннәргә, хезмәт һәм сугыш ветераннарына, кечкенә балаларга булышу.

- «Яхшылык җирдә ятмый» дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре.

- Яхшылык беркайчанда онытылмый. Әлеге заманда бар дөньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган, күп кешеләрнең уйлары, эшләре белән акча идарә итә. Ә яхшылык, игелеклек, шәфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. Әлбәтта, акча белән дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулын сузып була, әмма чын күңелдән ярдәм күрсәтәсе килгән кешедә әллә ни зур акча суммалары, гадәттәгечә, булмый.

3. Төркемнәрдә эшләү. “Игелекле эшнең иртәсе-киче юк”.

1 бирем.Уен “Мин башлыйм, син дәвам ит” . Шәфкатлелек сүзләре  белән бәйләнешле мәкальләр белән танышу (мәкальләрне тәрбияче башлый, укучылар  дәвам итә).

Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар еллар дәвамында безне рухи яктан баета, әдәплелеккә өйрәтә.

     1.  Яхшылык  җирдә ... ятмый.

     2. Җылы сүз  -  җан ... азыгы.

  1. Олыны олы ит,  кечене...  кече ит.
  2. Ашның мае бар, сүзнең ... җае бар.
  3. Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт ... әрәм итәр
  4.  Кеше холкын күзәт- үзеңнекен ... төзәт.
  5. Матурлык эзләмә, яхшылык ... эзлә.
  6. Кешегә игелек итсәң- үзеңә ... булышырлар.
  7. Изгелек итсәң яшер, изгелек күрсәң ... фаш ит.
  8. Матурлык- бер көнлек, игелек- ... мәңгелек.
  9. Изгелекэшенозакка... сузаргаярамый.
  10. Игелекле эшнең иртәсе- киче юк.
  11. Изгелек итә алмасаң, ... яманлык кылма.

2 бирем.Ситуациягә бәя бирү. Хикәяне тыңлагыз:

     “Мәче балаларын сатам,”- дигән белдерүне күргәч, Рөстәм кибеткә керде, сатучы абый белән исенләште hәм кыймыча генә хакын белеште. “30 алып 50 сумга хәтле”- диелгәч, кесәсендә 2 сум гына булганын күрде, читенсенде hәм песи балаларына күз салырга гына рөхсәт сорады.  

    Сатучы елмайды, песиләрне тартмадан алып күрсәтте. Алар тарала башладылар, тик берсе ни өчендер башкалардан бик артта калды. Аягын да

өстерәбрәк атлаган шикелле иде.“Бу песигә ни булган?”- дигән сорауга,- “Аягы тумыштан гарип”,- дигән җавап ишетте. Рөстәмнең борчылуы йөзенә чыкты:

- Нәкъ бу мәче баласын алыр идем мин.

- Бу бит гарип мәче! Нәрсәгә ул сиңа? Инде телисең икән- бушлай бирәм.

- Юк, бушлай алмыйм. Бу песи башкалардан ким түгел! Тулы хакын түләрмен аның өчен.

    Сатучының йөрәге ни өчендер әрни башлады:

- Улым, син аңлап кына бөтермисен: бу мескен песи беркайчанда йөгерә, сикерә, уйный алмас.

      Рөстәм чалбарының балагын кайтарды hәм сатучы хайран калып, аның аягының зәгыйф, гарип, тимерләр белән ныгытылган икәнен күрде...

- Мин дә бекайчанда йөгерә, сикерә алмыячакмын. Бу песигә дә аның авыр хәлен аңлый торган, аңа ярдәм итә торган кеше кирәк.

      Сатучы абый иреннәрен төшләп, яше белән тулган күзен яшереп, Рөстәмгә елмайды:

- Улым, дөньядагы бөтен песи хуҗаларның синең шикелле олы йөрәкле булуларын Аллаhтан сорыячакмын...

- Ни өчен бу песинең хәлен Рөстәм генә аңлаган?

-  Кешенең күңеле нинди икәнлеген, аның хайваннарга мөнәсәбәтендә ачык күреп була.

3 бирем. Видеоролик “Социаль эксперимент” (Америка).

Өчтәлеге:

- Тамагым ач дип, урамда ризык сораган журналистка үзе ашаган пицаның кисәген бер бомж гына бирә. Аңа да, булса кирәк, бу пицаны хаер итеп шул видео төшерүчеләр алдан биргән булганнар. Башкалары- үземнең дә ашыйсы киләдип җавап бирәләр.

- Ни өчен болай? Ник без мохтаҗларны күрә белмибез? Ни өчен, күрсәк тә, аларны күрмәгәнгә салышабыз? Нәрсә булды безгә?!

- Видеороликта шәфкатлелекнең киресе күрсәтелде.

- Анда кешеләргә хас булган нинди сыйфатлар сүләтләнә?

- Михербансызлык, шәфкатьсезлек, ваемсызлык, гамьсезлек, мәрхәмәтсезлек

- Күпчелек, кеше хәленә үзе авырлыклар кичергән кеше генә керә белә, hәм дә шул авыр вакытта башкаларның ярдәменең тәмен татып караучы дер.

- Юкка түгелдер, “Иң зур сынау- муллык белән сынауы”,- дип әйтелә. Рәхәттә яшәгән кеше үзен генә уйлый, мескеннәрдә юк аның йомышы.

  1. нче бирем. Безнең киңәшләр.
  • Үзендә шәфкатьлелекне тәрбиялисе килгән кеше нинди кинәшләр бирер идегез?
  • Кешеләргә игътибарлы булыгыз. Аларга ярдәм итәргә ашыгыгыз.
  • Файда килүне өмет итмичә мохтаҗларга ярдәм итегез.
  • Табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтле булыгыз.
  • Кешеләрдә барыннан да элек, уңай якларны табарга йөрәнегез.
  • Кем бер хаерле, гүзәл эш эшләсә, ул кешегә ун кат савап булыр.
  • “Кем дә кем тузан бөртеге генә изгелек кылса, ул күренәчәк.  Кем дә кем тузан бөртеге генә начарлык кылса, ул күренәчәк”.
  • Изгелек эшләгез- ул, hичшиксез, кире кайтачак. Начарлык эшләсәгез- ул да кире кайтачак.
  • Үзегездә булган мәрхәмәтлек орлыкларны кешеләрдән яшерегез, үз игелелегез белән мактанмагыз.

- Барыбызга да истә тотырга кирәк, халык «Яхшы сүз - җан азыгы» дип бердә юкка әйтмәгән. Якын кешенең рухи яктан күңелен күтәрү,авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу да бик мөһим. Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, а кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала һәм бер булса да әйләнеп кайтачаклар.

V. Рефлексия (Йомгаклау).

- Дәреснең темасын искә тешерегез.

-  Шәфкатлелек темасына карата нинди гыбрәтләр алдыгыз? (“Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,үзеңә дә килер шундый ук өлеш”).

-Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз?

- Нәрсә ул яхшылык, һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә?

- Уйлап карасак, шәфкатьлелек - бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булу, якын кешең өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбанга китерүдер мөгаен, гомумән, чын күңелдән эчкерсез яхшылык кылу. Безнең чынбарлыкта бар кешедә дә бу күңел сыйфаты, кызганычка каршы, юк. Шәфкатьлелек ул Ходайга ышану гына түгел. Яхшылык кылган кешеләр Ходайга ышанмасаларда шәфкатьле һәм изгелекле булып кала аладыр, минемчә. Ләкин чын күңеле белән Алла Тәгәләгә ышанган кеше шәфкатьсез була алмый. 
Укытучы:

- Үзегездә булган мәрхәмәтлек орлыкларны кешеләрдән яшерегез, үз игелелегез белән мактанмагыз.

- “Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,

 Кем яманлык кылса, ул таба җәза.”

- Бу сүзләрне бүгенге дәреснең эпиграф итеп тактага яздык. Җөмләне хор белән кабатлыйк hәм үзебезнең йөрәкләребезгә гомер буена салыйк, беркайчанда ынытмыйк. Хор белән укыйлар: “Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда, Кем яманлык кылса, ул таба җәза.”

VI. Өйгә эш:

  • Өй эшен вариантлап  бирәбез:

1. “Мин белгән шәфкатле кеше”  дигән темага җавап әзерләп килергә.

     2. Шәфкатлелек турында кинәшләрне истә калдыру.

VII. Өстәмә материал(последние страниц

1- 6 сыйныфлар өчен тәрбия сәгәте

Тема:Шәфкатьлелек бизи кешене.

Максат:

  1. Кешелеклелек, шәфкатьлелексыйфатларытәрбияләү.
  2. Шәфкатьлекешеләрнеңэшләребеләнтанышу, аларныүзеңәөлгеитепалу.
  3. Киләчәктәүзбалаларыншәфкатьлеитептәрбияләүюнәлешенбирү.
  4.  Укучылардакешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелексыйфатларытәрбияләү.

Эпиграф:“Яхшылыккыл, яхшылыкта бар файда,

Кем яманлык кылса, ул таба җәза.”

“Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,

Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.”

Дәрес барышы.

I. Уку мәсьәләсен кую.(Ике вариантның берсен сайларга мөмкин):

а) - Шигырне тыңлагыз, шуннан чыгып, бүгенге дәреснең темасын үзегез әйтеп бирерсез.

“Вөҗдан газабы”

Боргалана-сыргалана

ЙоклапкитәлмиЛалә

Әниседәсизепалды:

“Авырыйсыңмыәллә?”

“Юк” – дигәнбулды да кызый

Бермәлгәтуктапкалды.

Күзеняшердеюрганга

Авыритеп тын алды.

- Әйткәчәйтим, әни, — диде, -

бүген мин трамвайда

Урындыгымныбирмәдем

Басыпторганбабайга.

Ышан, әни, мондыйхәлләр

Башкачакабатланмас.

Хатаңныаңлагач, кызым,

Вөҗданыңгазапламас.

- Лаләненәрсәгазаплый? (вөҗданыгазаплый).

- Әгәрулбабайгаурынбирсә, бабайга карата нәрсәэшләгәнбулыриде?

(Изгелек, яхшылык, шәфкатькүрсәтериде)

б) Видеоролик күрсәтелә “Социаль эксперимент” (Америка).

- Тамагым ач дип, урамда ризык сораган журналистка үзе ашаган пицаның кисәген бер бомж гына бирә. Аңа да, булса кирәк, бу пицаны хаер итеп шул видео төшерүчеләр алдан биргән булганнар. Башкалары- үземнең дә ашыйсы килә дип җавап бирәләр.

- Ни өчен болай? Ник без мохтаҗларны күрә белмибез? Ни өчен, күрсәк тә, аларны күрмәгәнгә салышабыз? Нәрсә булды безгә?!

- Күпчелек, кеше хәленә үзе авырлыклар кичергән кеше генә керә белә, hәм дә шул авыр вакытта башкаларның ярдәменең тәмен татып караучы дер.

- Юкка түгелдер, “Иң зур сынау- муллык белән сынауы”,- дип әйтелә. Рәхәттә яшәгән кеше үзен генә уйлый, мескеннәрдә юк аның йомышы.

- Әммә кеше үз- үзен тәрбияли дә белергә тиеш.

II.Дәреснең темасын ачыклау. Шәфкатьлелек бизи кешене.

  • Шигыргә исем кушыгыз.
  • Шәфкатсезлек.“Вөҗдан газабы”.
  • Димәк, бүген без нинди темага сөйләшәбез?
  • Шәфкатлелек турында.
  • Дөрес,“Шәфкатьлек бизи кешене”.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1. Яңа сүзләр:

Шәфкатьлелек, михербанлык, мәрхәмәтлек, тимурчы, волонтерлык (кешеләргә бушка ярдәм итү.)

- Нәрсә ул шәфкать?

- Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән: мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, кешелеклелек, шәфкатьлелек, ихтирамлылык, игелеклелек.

- Минемчә, “шәфкать” сүзе – кызгану, аяу хисе, мәрхәмәтле, киң күңелле, рәхимле, ярдәмчел, игелекле булуны аңлата.

2. Шәфкатьлелекнең төрләре.

- Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул.

- Димәк,   без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.

3. Төркемнәрдә эшләү. “Игелекле эшнең иртәсе-киче юк”.

1 бирем.“Шәфкатьлелекне кайда эшләргә була?” дигән сорауга җавап бирү.

- Шәфкатьлелекне кайда эшләргә була?/Җаваплар/:

- Шәфкатьле булу – көчсез әби-бабайларга, күршеләргә, өлкәннәргә, хезмәт һәм сугыш ветераннарына, кечкенә балаларга булышу.

- Тимурчылык эшен дәвам итәргә була. Күп мәктәбебездә волонтерлык хәрәкәте киң колач алган. Монда ярдәмгә мохтаҗ балалар, ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләү каралган. Һәр сыйныфка өлкән яшьтәге әби-бабайлар, хезмәт, сугыш һәм тыл ветераннарын беркетергә була. Аларны үзегезгә чакырып, концертлар күярга, очрашулар оештырырга да була.

- Вакыт табып өйләренә барырга,хәлләрен беләп, ярдәм итәргә кирәк. Аларга йорт эшләрендә булышу да кирәкле эш: идән юарга,  кибеткә барып, кирәкле әйберләрен алып кайтырга. Ветераннар сезгә үзләренең истәлекләрен сөйләрләр, үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен бирерләр.

   Укучы .С. Батыршинаның «Трамвайда» исемле шигырен укый.

        Әнә бала-чагалар,

Трамвайдабаралар.

Һәммәседәутыра,

Карт- коры басып тора.

                Аларшундый кап-картлар:

                Җыерчыклыяңаклар,

                Сап-сарыйөзләре,

                Начаркүрәкүзләре.

Чуалышкануйлары,

Дер - дер киләкуллары.

Еракмикәналарның

Бара торганюллары?

                Ә балаларяпь - яшьләр,

                Чем - кара шомыртчәчләр,

                Ап - алсуяңаклары

                Тулыппешкәнчаклары.

Шулбалаларурынында

Үзегездипбелегез.

Олыларгаярдәмгә

Ничеккилеридегез?

                -Яле, Шәүкәт, әйтәле,

                Синнәрсәкылыридең?

                             -Күрмәмешкәсалышып

                Укыпутырыр идем.

        -Ә син, Җәмил, нишләрсең?

 Синнәрсәкылыридең?

-Йоклагангасалышып,

 Күземнейомыр идем.

                -Ә син, Муса, нишләрсең,

                 Ниндиуйгакилерсең?

                -Тиз - тизторыпурынымны

 Карт әбигәбирермен.

-Хәзерясыйкнәтиҗә:

 Ниндибулыргакирәк?

-Муса кебекбалалар

 Булсынидекүбрәк.

- Нинди сыйфатлар сүрәтләнгән бу әсәрдә?

- Геройларга бәя бирегез.

2 бирем. Уен “Мин башлыйм, син дәвам ит” . Шәфкатлелек сүзләре  белән бәйләнешле мәкальләр белән танышу (мәкальләрне тәрбияче башлый, укучылар  дәвам итә).

Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар еллар дәвамында безне рухи яктан баета, әдәплелеккә өйрәтә.

  1.  Яхшылык  җирдә ...ятмый.
  2. Җылы сүз  -  җан ... азыгы.
  3. Олыны олы ит,  кечене... кече ит.
  4. Ашның мае бар, сүзнең ... җае бар.
  5. Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт ... әрәм итәр
  6.  Кеше холкын күзәт- үзеңнекен ... төзәт.
  7. Матурлык эзләмә, яхшылык ... эзлә.

3 бирем.«Кече туганнарыбыз»-хайваннар.

- Әле, укучылар, безнең «кече туганнарыбыз»- хайваннар да бар. Алар да безнең ярдәмгә, киң күнеллелеккә мохтаҗ. Кешеләр аларга да шәфкать күрсәтергә тиеш.        

Укытучы С. Шакирның «Песинең зары» шигырен сөйли.

                «Мансур тәртипсез бала,            

                Төрлеуеннартаба.

                        Баса минем койрыкка,

                        Буйсын, имеш, боерыкка!

                Кычкыр, имеш, мыраула,

                Сикерартка, я алга.

                        «Звонок» дипмыскыллый,

                        Баскан саенкычкыр, ди.

                Мөмкинмесикерергә

                Койрыккысылганкөйгә?

                        Мияу, мияу, мияу, дим,

Биткәсөртмәбуяу, дим.

Тартма, дим, мыегымны,

Киертмәоегыңны!

Ә улһаманүчегә,

Масаямыкөченә?

Күтәрәсырттантотып,

Ала йонымныйолкып.

Башыҗитмиуйларга:

Ничекболайуйнарга?

Кылансаһаманшулай,

Мин дә тик кенәкалмам!

Аңасоңгысүзменә:

Үпкәләсенүзенә!

Үткен минем тырнагым,

Тотармын да тырнармын

 -  Кемнәрнеңөйләрендәпесиләр, этләр бар? Аларныңкушаматларыбеләндәбезнетаныштырыпүтәрсез. Сезулдүртаяклыдусларыгызганиндимөнәсәбәттә? Аларны кем тәрбияли, ашата? Шунытыңлапкарыйкхәзер.

       (Укучыларныңйортхайваннарытурындасөйләүләретыңланыла).

-  Кешенең күңеле нинди икәнлеген, аның хайваннарга мөнәсәбәтендә ачык күреп була. Без бергәләшеп җимлекләр ясадык.

4 нче бирем. Ситуациягә бәя бирү.Хикәяне тыңлагыз:

- Быел Гөлгенәгә 11 яшь тулды. Башка иптәшләренең уйнаганына, йөгергәненә сокланып һәм кызыгып яши ул. Тумыштан ук бер аягы гарип аның, бер якка кыйшаеп атлавыннан үзе дә уңайсызлана.

Беркөнне гадәттәгечә ул мәктәпкә барырга чыкты. Каршысына очраган этләргә карап, туктап калды, еламсырап артка чигенде. Аның артыннан килеп җиткән Рәшит сызгыра-сызгыра сотовыйдан музыка тыңлап үтеп китте.

- Рәшитнең бу адымын ничек бәяләр идегез?

- Гарип,инвалид кешеләргә, бәлага таручыларга ярдәм итәргә кирәк.

Барыбыз да яхшылыккамохтаҗ,

Бузамандабигрәк. 

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

5. Безнең киңәшләр.

  • Кешеләргә игътибарлы булыгыз. Аларга ярдәм итәргә ашыгыгыз.
  • Файда килүне өмет итмичә мохтаҗларга ярдәм итегез.
  • Табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтле булыгыз.
  • Кешеләрдә барыннан да элек, уңай якларны табарга йөрәнегез.
  • Кем бер хаерле, гүзәл эш эшләсә, ул кешегә ун кат савап булыр.
  • “Кем дә кем тузан бөртеге генә изгелек кылса, ул күренәчәк.  Кем дә кем тузан бөртеге генә начарлык кылса, ул күренәчәк”.

V. Рефлексия (Йомгаклау).

- Дәреснең темасын искә тешерегез.

-  Шәфкатлелек темасына карата нинди гыбрәтләр алдыгыз? (“Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,үзеңә дә килер шундый ук өлеш”).

-Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз?

- “Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,

 Кем яманлык кылса, ул таба җәза.”

- Бу сүзләрне бүгенге дәреснең эпиграф итеп тактага яздык. Җөмләне хор белән кабатлыйк hәм үзебезнең йөрәкләребезгә гомер буена салыйк, беркайчанда ынытмыйк. Хор белән укыйлар: “Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда, Кем яманлык кылса, ул таба җәза.”

- Шәфкатлелеккә карата нинди кинәшләр исегездә калды?

VI. Өйгә эш:

  • Өй эшен вариантлап  бирәбез:
  1. “Мин белгән шәфкатле кеше”  дигән темага җавап әзерләп килергә.
  2. Шәфкатлелек турында кинәшләрнеистә калдыру.

VII. Өстәмә материал.

ПРИТЧА. МИЛОСЕРДИЕ

Забралось воровство в дом бедняка. И то, что он своим трудом за всю жизнь заработал, украло. И так там почти ничего не было, так выгребло и последнее.

Забросило воровство мешок на плечо и бежать. Но вот напасть: когда через забор перелезало, за гвоздь зацепилось. Ни туда - ни сюда.

А по двору уже бедняк с дубиной бежит. Жалко с добром расставаться. Да и, как следует, вора проучить не мешает!

И тут, на свое счастье, видит воровство: идет по дороге милосердие.

- Эй, помоги! - принялось кричать воровство что есть сил.

А милосердие мимо идет, словно его и не замечает.

- Освободи меня! - еще громче стало взывать к нему воровство. - А не то мне сейчас, ой, как достанется! А потом еще и в тюрьму посадят!

- Нет, - говорит милосердие. - Не стану я помогать тебе!

- Как?! - возмутилось воровство. - Ты же ведь - милосердие!

- Да, - милосердие. Но я тоже могу послужить злу, если буду действовать неразумно. И поэтому помогу не тебе, а тому бедному человеку, которого ты обокрал и обрек на холодную и голодную смерть.

- Но ведь он же прибьет меня!

- Не прибьет, - улыбнулось милосердие. - Я попрошу его быть милостивым даже к тебе!

И попросило уже замахнувшегося дубиной бедняка не бить воровство.

Что тот и сделал.Потому что многим был обязан милосердию...

СЛУЧАЙ НА ОСТАНОВКЕ

16 декабря около 20.30 я стоял на остановке около казино Olympic в Йыхви. Мне надо было ехать домой в Кохтла-Ярве. Кроме меня, на остановке стояла молодая семья с ребенком, две женщины, компания молодых людей. А на скамейке, в углу под крышей, сидел бездомный в рукавицах и грязном, рваном пальто. На него никто не обращал внимания. 

Спустя минут пять на остановку подошли парень с девушкой, им было лет по 14-15. Встали неподалеку от бездомного и начали разговаривать о своем, периодически бросая взгляды в его сторону. Затем парень неожиданно ушел, бросив «скоро приду», девушка осталась стоять на остановке. Вскоре парень вернулся, в руках у него была пластмассовая тарелка с горячей картошкой и салатом. 

Он подошел к бездомному и протянул ему эту самую тарелку. Если бы вы только видели, как просияло лицо этого человека, он стал что-то объяснять парню, а затем зубами стянул рукавицы, и я увидел, что у него нет кистей рук. 

Парень, как, наверно, и все, кто наблюдали за происходящим, испытал шок. Тут к парню и бездомному подошла женщина из молодой семьи, протянула парню несколько спичек и сказала: «На, держи, их можно использовать как вилку. Просто цепляй на них аккуратно — и все». Парень это с успехом проделал. 

Подошел автобус, спутница парня подошла к нему и начала торопить: «Пошли уже, оставь ему тарелку и пусть ест». А парень ответил: «Янка, следующий автобус буквально минут через 15 придет. А человек ведь не может сам кушать». Девушка: «Ну и что? Макс, какое тебе до него дело? Купил пожрать ему — и все! Ты его еще давай, сам покорми». «Вот и покормлю», — резко заявил парень. И молодые люди все же остались ждать следующего автобуса. Яна снова отошла в сторону, а Максим остался рядом с бездомным, достал из кармана спички и, накалывая на них еду, принялся кормить инвалида. Я стоял, смотрел, и у меня дрожь пробегала по телу! Совсем еще мальчик, а сколько доброты! 

Наконец, Максим что-то сказал этому человеку, забрал пустую тарелку и выбросил ее. Подошел автобус, я, другие пассажиры, в том числе Максим с Яной, сели в него, а бездомный остался на остановке. Но каким счастливым взглядом смотрел он вслед, наверняка впервые в жизни столкнувшись с такой добротой. 

По пути я подошел к ребятам в автобусе, пожал Максиму руку и сказал ему: «Знаешь, Макс, ты на самом деле совершил по-настоящему большой поступок. Ты очень добрый и искренний человек, и родители должны гордиться тем, что воспитали такого сына!» 

Максим ответил: «Я всегда помогаю, чем могу. И ничего особенного в этом нет, потому что я человек, а не манекен бессердечный. Мне жалко всех. И если я могу помочь, почему бы это не сделать?» 

Очень хочу, чтобы вы, уважаемые читатели, брали пример с таких, как этот замечательный парень, которого увидел я. Для этого не надо делать что-тоособенное. Просто будьте чуть-чуть добрее и, если можете помочь, помогите!(С сайта 
http://www.inpearls.ru/)14 января 2013

ПРИТЧА О СОСТРАДАНИИФилунДжарин

Ранним осенним утром, сидя в кругу своих учеников, Учитель задал вопрос:
- Ответьте, как каждый из вас понимает сострадание?
- Я это понимаю, как помощь старикам и детям, - первым подал голос Шин.
- А я думаю, что это способность ощутить остроту чужих переживаний, - быстро добавил Вэй-Минь.
- А для меня, - серьёзный голос Гуана, заставил всех повернуться к нему, - это промолчать,понимая, что твои слова могут надолго ранить человеческое сердце и душу.
- Правильно, - одобрил Учитель притихших учеников. - Это способность чувствовать чужую боль, как свою собственную.
-  Но знайте, что самое большое сострадание, в умении не отвернуться, а выслушать чужую скорбь, при этом зная, что человек даже не подозревает о том, насколько это тяжело.А это удел только очень сильной личности.

То, что в вас есть прекрасного и чудесного нужно всегда скрывать

То, что в вас есть прекрасного и чудесного нужно всегда скрывать от досужих глаз: не демонстрируйте другим мирянам свою красоту. Когда добродетельные качества спрятаны в глубокое сердце, они никогда не увянут. Наоборот, они прорастут в вас, как пшеничные зерна во влажной земле.

Если вы извлечете только что проклюнувшиеся зернышки ваших прекрасных качеств характера на всеобщее обозрение, то они просто засохнут от завистливых взглядов и умрут без всякой пользы. Дорогие мои, не хвастайтесь своей добротой и талантами, дабы они не зачахли на свету. Однако сильно неумные люди делают все наоборот: прячут в себе зерна зависти и злобы, жадности и самовлюбленности, а наружу выставляют тощие ростки сострадания и корыстной доброты. В итоге Эго разрастается внутри, как грибница бледной поганки, и все помыслы и поступки таких людей становятся отравленными. Сейчас я вам поведаю притчу о сострадании. 

ПРИТЧАО СОСТРАДАНИИ

Один богатый человек по имени Парива пришел к святому старцу в горную пещеру и бросился его обнимать: «Здравствуй, достопочтеннейший! Ты знаешь, я баснословно богат, но у меня нет детей. Моя жена и ближайшие родственники умерли. И я хотел бы оказать какое-нибудь милосердие для бедных и униженных, чтобы эта заслуга зачлась мне на Небе. Скажите мне, о, мудрейший из мудрейших, какую работу я должен сделать, чтобы облагодетельствовать бедняков? Может, мне построить храм или купить для нищих дорогие лекарства?»

 Услышав это, благочестивый старец сильно опечалился и расплакался. Слезы сострадания ручьями лились из его чистых глаз и стекали по седой бороде, а худенькие плечи тряслись от безмолвного рыдания. Эти ручьи сбегали по камням вниз подобно тому, как школьница сбегает по лестнице во двор.

Парива подумал, что святой расплакался из-за жалости к его умершим родственникам и учтиво похлопал праведника по плечу: «Почему ты так сильно расстроился, зачем столько слез? О, великий Учитель, чем вызвана такая твоя большая печаль?»

Старец вытер слезы и, немного успокоившись, вымолвил: «О, бедный богач! Я плачу из сострадания к тебе... К сожалению, ты не сможешь никому помочь, пока не поможешь себе. Твое сердце наполнено тяжелым свинцом. Пока этот свинец ты не переплавишь в золото, тебе не стоит помогать другим людям, ибо, что бы ты ни делал на земле — ничего хорошего из этого не получится»…

ТЕСТ. МИЛОСЕРДИЕ

Проходя мимо, вы наблюдаете тело,  лежащее на обочине в сугробе

 Пройду мимо, не задумываясь 
 Замедлю шаг, пройду, но некоторое время буду думать о увиденном 
 Проверю, если "тело" пьяный или бомж, морщась пойду дальше по своим делам 
 Сообщу в скорую помощь, но поспешу туда куда направлялся 
 Позвонив в скорую дождусь приезда, чтобы знать наверняка о предоставленной помощи 

У твоего друга плохое зрение. Он неожиданно теряет какую-то важную для него вещь и просит тебя ему помочь. Твоя реакция?

 Ты поможешь своему другу, но впредь будешь стараться не быть в "первых рядах" помощников 
 Откликаешься на его просьбу и говоришь о том, что рад был помочь 
 Незамедлительно начинаешь искать пропажу и впредь пытаешься помочь ему прежде, чем он тебя об этом попросит 

Ты идешь по улице и к тебе подбегает котенок, который жалобно мякуает, твоя реакция?

Стараешься его аккуратно обойти 
 Ищешь для него что-нибудь вкусненькое, чтобы накормить 
 Забираешь его домой, потому что ты не сможешь спать спокойно, зная, что эта кроха на улице одна 

Ты идешь в магазин и в подъезде встречаешь пожилую соседку, которая узнав о твоем маршруте, просит тебя купить ей продукты. Твоя реакция?

 Скажешь ей, что не сможешь ничего купить, потому что тебе не по пути 
 Купишь, что она просит, но впредь будешь стараться ее избегать 
 Теперь ты каждый день будешь ходить к ней, чтобы узнать не нужно ли ей что-нибудь купить 

Ты случайно узнаешь, что требуются доноры крови. Как ты поступишь?

 Без меня обойдутся, пусть другие сдают 
 Посоветуешься с родными и, если они одобрят твое решение — пойдешь и сдашь 
 Расскажешь друзьям, что сдать свою кровь очень благородно и ты готов так поступить 

Твой друг жалуется тебе на свои проблемы и сложности. Твоя реакция? Каждый должен сам решать свои проблемы, не надо вмешивать других 
 Выслушаю, но не буду предпринимать никаких попыток 
 Сделаю все возможное, чтобы его настроение улучшилось 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

“ Шәфкатьлелек бизи кешене”

Тәрбия сәгатенең темасы:“ Шәфкатьлелек бизи кешене”Максат: Укучыларда кешелеклелек. Ярдәмчеллек .изгелек сыйфатлары тәрбияләү....

“Шәфкатьлелек бизи кешене”

укучыларда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуукучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, телебезгә сак караш, толерантлык тәрбиялә...

Шәфкатьлелек бизи кешене. (М.Маликованың «Шәфкать» романы буенча)

М.Маликованың "Шәфкать" романын өйрәнгәннән соң уздырылган дәрес планын тәкъдим итәм. Биредә авторга ихтирам, әдәбиятка мәхәббәт һәм тәрбияви моментлар исәпкә алынды....

Әдәбият дәресләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек, ата- анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Ата-аналарга, өлкәннәргә  ихтирамлы, мәрхәмәтле, игътибарлы, ярдәмчел булу, гаиләдә тату яшәргә омтылу кебек асыл сыйфатлар тәрбияләү - укытучының бурычы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу сый...

Шәфкатьлелек бизи кешене.ачык тәрбия сәгате

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк — миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә а...