Яхшы суз жан азыгы
классный час (5 класс)

Хабибрахманова Римма Расимовна

яхшы сүзнең яхшы тәрбиә бирүдә тоткан урынын күрсәтү;

-         матур сәзлэр кулланып сойләм телен үстерү;

-         укучыларның кешеләргә карата мәрхәмәтлелеген тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Яхшы сүз -  җан азыгы.

тема:        Яхшы сүз – җан азыгы.

максат: - яхшы сүзнең яхшы тәрбиә бирүдә тоткан урынын күрсәтү;

  • матур сәзлэр кулланып сойләм телен үстерү;
  • укучыларның кешеләргә карата мәрхәмәтлелеген тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.

  Барлык укучыларга да шундый үтенечем бар: бик игътибар белән тыңлап, катнашып һәм шушы дәрестә әйтелгәннәрдән чыгып, үзегезгә үзегез бәя биреп барыгыз.

2. Уку мәсьәләсен кую.

 - Бер өзек укып китәм, тыңлагыз:

  Бервакыт бик бай һәм күренекле сәүдәгәр мәҗлес җыйган. Кунакларның берсе хуҗага болай дигән: “Синең колыңның тапкыр һәм үткер телле кеше икәнлеген бөтен  шәһәр белә. Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын.”

  Хуҗа Эзопны чакырткан.

 “Ишетәсеңме ,Эзоп? Менә сиңа акча, базарга бар һәм дөньядагы иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт.”

   Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып килә. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята.

 - “Эзоп, син тел алып кайткансың ләбаса!”

 - “Бу дөняьдагы иң гүзәл нәрсә түгелмени? Тел белән без иркәләнү, тугрылыклы булу һәм сөю сүзләре әйтәбез. Тел белән без “ирек” сүзен әйтәбез.”

   Бераздан кунакларның  икенчесе хуҗага болай ди:

 - “Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньядагы иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын.”

   Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята.

 - “Эзоп, син тагын тел алып кайткансың ләбаса!”

 - “Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзләрен әйтәбез. Тел белән сугыш игълан итәбез. Тел белән без “кол” сүзен әйтәбез.”

    Төркемнәрдә тикшерә:

1) - Бу притчада сүз нәрсә турында бара?

    - Телнең яхшы хәбәр сөйләргә дә, начары турында белдерергә дә сәләтле булуы турында.

2) - Андый хәбәрләрне тел нәрсә аша җиткерә?

    - Сүзләр белән.

3) - Сүзләрнең ниндиләре була?

    - Яхшылары да, яманнары да.

4) -  Димәк  бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

    - Сүзләрнең яхшылары һәм яманнары турында.

   Ә хәзер укучылар сез дәреснең темасын һәм максатын әйтеп бирегез.

 - Бер укучы Галимҗан Латыйп язган “Яхшы сүз, яман сүз” дигән шигырьне укып ишеттерер.

Яхшы сүз яшәртә,                                                                          Яхшы сүз тауларны

Көч бирә,                                                                                         Күтәрә.

Кулыңа сәләт һәм                                                                          Давыллар аркылы

Эш бирә.                                                                                    Үткәрә.              

Яхшы сүз кузгата                                                                          Яхшы сүз ярдәмгә

Җырларны.                                                                                      Ашыга.

Бизи ул, матурлай                                                                         Әйтерсең эретә ул

Дөньяны.                                                                                       Ташны да.          

Яхшы сүз шифалы,                                                                                Яман сүз агудай

Тылсымлы.                                                                                Әшәке.

Юа ул яраны,                                                                                         Хәтта ул корыта

Борчуны.                                                                                  Чәчәкне.

Ул сине калдыра чырага.

Йөзеңә җыерчык чыгара.

Яман сүз еландай сугыла.

Ул салкын бозны да туңдыра.

3. Уку мәсьәләсен чишү:

1) –Нәрсә ул тел?

    - Аралашу чарасы, сөйләү өчен хезмәт итә торган корал.

   - Ә тел турында нинди мәкальләр беләсез?

     (3 укучы мәкальләр әйтеп китә).

Телгә - мәкальләр, әйтемнәр.

1.Бер авызга ике тел сыя.

2. Ачы тел – зәһәр, татлы тел – шикәр.

3. Авызына көче җитмәгәннең, теле башына җитәр.

4. Агач башын җил бутый,

   адәм башын сүз бутый.

5. Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.

6. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

2) – Нәрсә ул сүз?

    - Төшенчә белдерә торган берәмлек.

    - Сүз турында нинди мәкальләр беләсез?

1. Авыздан чыккан сүз очкан кош кебек.

2. Әйткән сүз – аткан ук.

3. Гайбәт сүзне сөйләмә, сөйләгәнне тыңлама.

4. Аз сүзле – алтын, күп сүзле балтун.

5. Авыздагы сүзгә син ия,

   авыздан чыккач сүз ия.

3) – “Яхшы” дигән сүзне ничек аңлыйсыз?

    - “Уңай”, киресе: начар.

    - “Яхшы” сүзне кемнәр әйтә дип уйлыйсыз?

    - Укыган, белемле, акыллы, тәртипле, әдәпле кешеләр әйтә.

    - Димәк сез начар сүзләр кулланганда үзегезне тәртипсез, әдәпсез кеше дип саныйсыздыр инде.

4) - Ә ачу килгән чакларда да яхшы сүз әйтеп буламы?

    - Мондый очракларда акыллы кешеләр я эндәшми калырлар, я кешенең күңелен яраламый торган сүзләр кулланып, әйтәселәрен аңлатырлар.

5) – Кызганычка каршы, тормышта, кешеләр мөнәсәбәтендә сүгенү, дорфа сүзләр белән тиргәнү очраклары да юк түгел. Андый сүзләр кулланудан котылып буламы? Ничек?

    - Аның өчен үз-үзеңне тәрбияләргә кирәк;

      сүз байлыгын арттырырга кирәк, ә аның өчен күп укырга кирәк һ.б.

(Китапханәдән алган китапларны күрсәтеп чыгарга).

6) – Укучылар арасында еш кулланылган тиргәнү сүзләрен хәтерегезгә төшерегез һәм аларны нинди сүзләр белән алыштырып булуын әйтегез.

7) – Сүз байлыгы дигәннән, әйдәгез укучылар без дә үзебезнең сүз байлыгын тикшереп карыйбыз.

   а) Изге теләкләр: - Ак бәхетләр юлдаш булсын!

        - Тыныч йокы татлы төш.

        - Армый эшләгез, сары май тешләгез!

        - Исәнлеккә-саулыкка, тазалыкка-байлыкка.

        - Авызыңа бал да май.

   б) Рәхмәт әйтү, шатлану сүзләре:

        - Бик зур рәхмәт.

        - Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтим икән!

        - Сез бик игелекле эш эшләгәнсез, рәхмәт!

        - Чын йөрәктән рәхмәт.

        - Мин сезнең алда бурычлымын.

   в) Гафу үтенү сүзләре:

        - Гафу итә күрегез.

        - Сезне бүлдергәнем өчен гафу итегез.

        - Гафу итегез инде, мин ялгышканмын.

        - Соңга калуым өчен гафу үтенәм.

        - Мин гаепле, мине гафу итегез инде.

        - Гафу итегез,сезне рәнҗетергә һич тә теләмәгән идем.

   г) Мөрәҗәгать сүзләре:

        - Кадерлем...

        - Тыңлагыз але...

        - Гафу итегез...

        - Сорарга рөхсәт итегез...

        - Хөрмәтлем...

        - Абый! (абзый).

   д) Кешенең исеменә кушып, якын итеп эндәшә торган сүзләр:

        - Апакай.

        - Күгәрченем.

        - Туганкай.

        - Үскәнем.

        - Былбылым.

   е) Бер-берңә еш әйлергә тиешле сүзләр:

        - Син мине һәрвакыт дөрес аңлыйсың.

        - Сиңа гел рәхмәт әйтеп кенә торырлык.

        - Син күпне беләсең, миңа киңәш бир але...

        - Син тиз төшенәсең...

        - Син эшләгән кадәр әйбәт итеп эшли алмас идем...

        - Син зиһенле кеше...

8) - Ә хәзер укучылар катнашлыгында бер өзек карап китегез. “Ни өчен колмак шалканга ике төрле итеп җавап кайтарган.”

   Шалкан сәфәргә чыгып киткән, ди. Бара торгач, җилфердәп килә торган бер клмакка очраган. Шалкан аңа илтифатсыз гына:

 - Нихәл исерткеч! – дип әйтеп салган.

Колмак та калышмаган:

 - Нихәл, корсак күптергеч! – дип җавап биргән дә үткән дә киткән.

Шалканның моңа хәтере калган, әнисенә кайтып:

 - Колмак мине мыскыл итте, шулай дип әйтте, болай дип әйтте, бик каты гарем килде, - дип елап зарланган, ди.

Әнисе әйткән:

 - Әйтүең әйткән дә, ай-һай, син аның белән үзең яхшылап исәнләштеңме икән? Әле урман булып урман да, син аңа ни дип кычкырсаң, ул да сиңа шулай дип җавап кайтара. Син яңадан иң элек үзең яхшылап сәлам бир, балам, - дип аны үгетләгән, ди.

   Ярый, шуннан соң озак та үтмәгән, шалкан тагын сәфәргә чыгып киткән, ди. Бара торгач, тагын шул колмакка очраган, ди.

Шалкан аңа бу юлы:

 - Әссәламегаләйкүм, чалмалы баш! – дип, яхшылап сәлам биргән иде, ди, колмак та аңа:

 - Вәгаләйкүмәссәлам, тансык аш! – дип сәламен кайтарды, ди. Менә шул.

9) – Бу өзектән сез нәрсә аңладыгыз? Ни әйтерсез?

    - Димәк, нинди сәлам, шундый җавап.

    - “Какой привет, такой ответ.”

    - Ачы әйтсәң, ачы ишетерсең.

10) – Исәнләшү дигәннән, элек бездә шулай сәламбиреп, сәлам кайтарганнар. Бу сүзләр гарәпчә: сәлам сезгә, вә сезгә дә сәлам дигәнне аңлата. Мондый исәнләшү мөселманнарны үзара танытып торган. Әле дә авылда алай исәнләшүчеләр очрый.

     - Татар- башкортлар исәнмесез, саумысыз дип аңа каршы аллага шөкер, исән генәбез әле, үзегез нихәлдә, дип җавап бирәләр.

    - Исәнмесез сүзенәисәнмесез дип әйтү – сугыштан соң кергән мода икән, элек болай дип әйтешү әдәпсезлек, хәтта хөрмәтсезлек санала торган булган.

   Ә бит шушы гади генә сүзләрне әйтергә иренгән кешеләр дә бар. Безнең укучылар арасында да бөтенләй исәнләшә белми торганнары бар. Исемләп әйтмибез,ләкинһәркем үзенә-үзе бәя биргәндер дип уйлыйм.

4. Йомгаклау.

   Шулай итеп укучылар көнегез яхшы үтсен дисәгез: тору белән елмаеп көзгегә карап, үз-үзегез белән исәнләшегез, хәерле иртә әнием, әтием,туганым дип әйтергә онытмагыз; класска килеп кергәч, исәнмесез дусларым, дип, ә егетләр кул бирешеп исәнләшегез, иптәшләрегезгә дорфа сүзләр әйтергә тырышмагыз; укытучыларга да начар характерларыгызны күрсәтеп, рәнҗетергә тырышмагыз. Ә инде андый хәлләр була калса, гади генә гафу үтенегез.

   Шул вакытта гына сез үзегезне акыллы, әдәпле, тәртипле кеше дип саный алырсыз.

   Димәк:

Яхшыны күрегез,

Аңлагыз.

Яманга битараф

Калмагыз.

   Шулай итеп без үзебезнең класс сәгатебезне ябык дип игълан итәбез.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час в 6 классе "Яхшы сүздән - яхшы эшкә"

Примерный классный час в 6 классе для татарских школ....

Классный час "Яхшы суз-жан азыгы"

Я участвовала в конкурсе "Самый классный классный" и заняла 3 место....

“ Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” Дәрестән тыш чара

Максат: Укучыларда туган телне ярату, белю һәм туган телдә                  сөйләшү теләге тәрбияләү. Сәнгать...

Татарча да яхшы бел,русча да яхшы бел

Закрепление по темам УМК среди воспитателей в виде КВН...