Классный час в 6 классе "Яхшы сүздән - яхшы эшкә"
классный час (6 класс) по теме

Ямалеева Гузалия Нуретдиновна

Примерный классный час в 6 классе для татарских школ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_nchy_syynyflar_ochen_trbiya_sgate.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

                         6 нчы сыйныфлар өчен тәрбия сәгате.

“Яхшы сүздән – яхшы эшкә”

                       “Яхшы эшләр кешене бизи”

Максат: укучыларда тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итәргә, яхшы эшләр генә эшләргә, матур сүзләр куллана белергә, башкаларның тәртибен күреп үзеңнекен төзәтә белергә, хаталарыңны вакытында күрергә өйрәтү.

Укытучы:

  1. Укучылар кайвакыт шундый фикерләр ишетәбез: “Кеше белән сөйләшкәч, саф чишмә суы эчкән кебек буласың”. Сез бу фикерне ничек аңлыйсыз?

( күңел тынычланды, күңелле, җиңел булып китте)

  1. Ә ни өчен?
  2. (Чөнки бу кеше акыллы, яхшы күңелле)
  3. Ә кайчакта киресенчә була. Кеше тышкы яктан бик матур, яхшы киенгән, ә сөйләшкәч- күңелгә тынычсыз була, ниндидер начар әйбергә тотынган кебек. Ни өчен?
  4. ( Начар күңелле кеше, бөтенесен тикшерә, көнләшә)
  5. Менә без бүген киң күңеллелек һәм усаллык турында сөйләшәчәкбез.
  6. Сез үзегезне яхшы эшләр эшләргә генә күндерерсез, бары тик яхшы кешеләр генә булырсыз.
  7. Укытучы:
  8. Яхшылык һәм усаллык. Бу дөньяда яшәгән һәрбер кеше яхшы эшләр эшләгәч тынычлык, канәгатьләнү,шатлану хисләрен кичерә. Ә начар эш эшләгәч, киресенчә, тынычсызлык, үкенү, күңел төшенкелеге кичерә.
  9. Бик яхшы булыр иде әгәр кеше  уйланса, ә мин кешеләргә яхшылык эшлимме, әллә начарлык китерәмме?
  10. Яхшылык һәм начарлык сүзләрен икенче төрле ничек әйтеп була?
  11. Яхшылык- кайгыртучанлык, игътибарлылык, тугрылык,дуслык, яктылык, мәхәббәт.
  12. Усаллык – көнчелек, үч алу,саранлык, ялганлау, үз-үзеңне генә ярату.
  13. Ә сез ничек уйлыйсыз, кайсы кешегә җиңелрәк бу дөньяда яшәргә һәм ни өчен?
  14. (  Усал кеше начар ашый, тынгысыз йоклый, ачуы килә, көнләшә, ул  хәтта чирләп китәргә дә мөмкин)

1 нче слайд.

  1.  Тыңлагыз бер булган хәл сөйлим.

       Бер бабай бик картайган. Аяклары йөрмәгән, колаклары ишетмәгән, тешләре коелып беткән. Ул ашаганда авызыннан аккан, коелган. Малае белән килене аны табынга утыртмый башлаганнар. Аңаигътибар күп кирәккән. Килене ирен бабайны куып чыгарырга күндергән. Кием урынына бабайга пычрак, иске ат өстенә яба торган одеял биргәннәр.

Ир белән хатын малайларын одеял алырга җибәргәннәр.

Озакламый малай кереп бабайга одеялны биргән. Бабай одеялны алгач, бер генә кисәк булуын күргән. Шуннан малайдан сорыйлар:

  1. Нигә одеялны кистең?

Малай әйткән:

  1. Син картайгач калган одеялны сиңа бирермен.
  2. Ир белән хатын бер-берсенә караганннар да елап җибәргәннәр. Аларга бабайны рәнҗетүләре өчен  бик оят булган. Шул вакыйгадан соң алар бик әйбәт яши башлаганнар.
  3. Ни өчен малай одеялны әтисенең картлык көненә калдыруын тактадагы мәкаль белән укый алабыз.

                2 нче слайд.

  1. “Бала өендә нәрсә күрә, шуңа өйрәнә”

 Малаеның һәм килененең усаллыгы үзләренә кире әйләнеп кайта.

Ата-анага игътибарсызлык  гафу ителми. Патриотлык бишектән башлана.

Бер олы кеше пычракка егылды һәм моны күргән малайлар рәхәтләнеп көлделәр дә  әбиләренең бакчасына су сибәргә киттеләр. Малайлар яхшы эш эшләргә киттеләр. Эшләделәр дә кебек. Ләкин бу яхшылыкның нинди кыйммәте бар, яхшылык белән ныгытылмагач. Кеше күңеле белән гарип кала,әгәр ул яхшылыкны күңел күзе белән күреп эшләмәсә.

Яхшылыкны йөрәгең кушуы буенча эшләргә кирәк. Бу малайларның яхшылык эшләве укытучы өй эшен эшләргә кушкан кебек кенә. Мондый малайлардан әллә нәрсәләр көтәргә була.

Укытучы:

  1. Ничек соң яхшы күңелле булырга? Кичен йокларга ятканда усал кеше, ә иртән торганда яхшы булып булмый бит.
  2. (Көн саен үз-үзең өстендә эшләргә кирәк)
  3. Әйе, кешедә яхшы кеше булу теләге булырга тиеш, ләкин бу гына җитми.
  4. Теләктән кала кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
  5. Иң беренче чиратта,намуслылык. Бар кеше дә намус белән яшәсә, бу дөньяда законнар да кирәкмәс иде. Намус бөтен кылган эшләр белән дә җитәкчелек итәр иде.
  6. Нәрсә соң ул намус?
  7. (Язмача җавап алу)
  8. Намус кешене начар гамәлләре өчен җәфалый, ул кылган эшләреңне анализларга
  9. өйрәтә.
  10. Намус – кешенең эчендәге хис, ул аны оялырга мәҗбүр итә.
  11. Намус – ул ккешенең холкы. Намусы булмаган кеше үзен бик ямьсез тота
  12. Әйе, яхшылык намустан башка булмый. Ә нәрсә иң мөһиме? Үпкәләүдән нинди дәва яхшы?
  13. (Гафу итә белү)
  14. Бөтен кеше дә хата җибәрә, ләкин аны вакытында күреп төзәтә белергә тиешсең.
  15.  3 нче слайд.
  16. 1. Начарлыкка яхшылык белән җавап кайтарырга кирәк.
  17. 2.Гафу үтенгән кешене гафу итәргә кирәк. Ул бит хатасын таныган.
  18. 3. Кичерүне көткән кешегә, дуслык хаты язарга кирәк.
  19. Димәк , кичерү –ул:
  20. 4 нче слайд.
  21. Үч сакламаска;
  22. Үпкәләп йөрмәскә;
  23. Кичерүне көтмичә, үзеңә алдан барып дуслашырга.
  24. Томас Фуллер әйткән:: “Иң начар кешеләр, кичерергә теләми торган кешеләр”.
  25. Кичерелгән кеше үзен ничек хис итә?
  26. (Җырлый, бии)
  27. Мәкальләр уку.
  28. Күз яше бар икән – намус та бар.
  29. Егылганны югалган дип уйлама.
  30. Кемгә авыр – үч саклаучыга.
  31. Йомгаклау. Без нәрсә турында сөйләштек? Нәрсә белдек? Нәрсә эшләп була?

Без тирә- ягыбызга бары тик яхшылыклар гына китерергә тиеш.Табигатьне, туган җиребезне, планетабызны  сакларга тиешбез. Үз- үзегезне яхшы эшләр эшләргә генә күндерегез. Бүген үк яхшылыклар эшли башлагыз.

Әти-әниегезгә каршы дәшмәгез!

Матур сөйләшегез!

Кешеләрдәге яхшылыкны күрегез!

Дусларыгызның  хаталарыннан көлмәгез!

Олыларга булышыгыз!

Бәләкәчләрне, кызларны саклагыз!

Бөтен кешегә дә булышыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Яхшы суз-жан азыгы"

Я участвовала в конкурсе "Самый классный классный" и заняла 3 место....

“ Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” Дәрестән тыш чара

Максат: Укучыларда туган телне ярату, белю һәм туган телдә                  сөйләшү теләге тәрбияләү. Сәнгать...

Татарча да яхшы бел,русча да яхшы бел

Закрепление по темам УМК среди воспитателей в виде КВН...

Классный часв 9 классе на тему "Темперамент и моя будущая профессия".

Конспект классного часа для учащихся 9 класса....

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!

Туган тел – иң матур, иң якын, иң  газиз тел ул.Бу телдә безнең әти - әниләребез , әби – бабаларыбыз сөйләшә.Әниләребез, әбиләребез безгә бишектә чакта  ук туган телдә  җырл...