Татарстанга 100 ел. Класс сәгате
план-конспект занятия (5 класс)

Татарстаннын 100 еллыгына багышланган класс сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstannyn_100_ellygyna_bagyshlangan.docx27.51 КБ

Предварительный просмотр:

«Тамчы-шоу» интеллектуаль уены

(ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана)

Максат:

  1. Укучыларның Татарстан тарихы турындагы белемнәрентагын да тирәнәйтү;
  2. Татарстанның күренкле шәхесләре белән таныштыру, алар турында белгәннәрне ныгыту;
  3. Туган ил белән горурлану, аның тарихы белән кызыксыну, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Файдаланылган интернет-ресурслар:

  1. http://100tatarstan.ru
  2. Презентация PowerPoint программасында эшләнде.
  3. https://yandex.ru(фотолар һәм рәсемнәр).
  4. https://www.youtube.com(Казан Кремле, Болгар тыюлыгы, Җиңү паркы турында видеолар).
  5. https://online-video-cutter.com/ruпрограмасы ярдәмендә видеолар кисеп кыскартылды (обрезать видео).
  6. Х.Бәдигый “Саумы, Татарстан”.
  7. Җыр “Туган ил” (Н.Исәнбәт сүз.).
  8. “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры.

Уенда 5 укучылары катнаша.

Уен барышы:

2алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар!Хәерле көннәр сезгә!Без бүген сезнеңбелән «Тамчы шоу» интеллектуаль уенынына җыелдык.Бүгенге уеныбыз ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

1 алып баручы.

1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында декрет кабул ителә. Шул вакыттан бирле Татарстаныбызда бик күп үзгәрешләр булды. Яңа шәһәрләр һәм авыллар, заводлар һәм фабрикалар төзелде. Кырларында мул игеннәр үстерелә. ТатарстаныбызРоссиянең иң алга киткән регионнарының берсенә әверелде. (3 слайд)

1 алып баручы.Республикабызның иң зур байлыгы- аның тырыш, уңган, күп милләтлехалкы. Республикабызда 100 дән артык милләт вәкиле үзара дус-тату, аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яши. (4 слайд)

1 алып баручы.

Бүгенге уенда 5класс укучыларыннан торган ике командаканаша.

1нче команда-“Татарстанның яшь варислары”

2нче команда- “Киләчәк буын яшьләре”

Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштыру өчен мин аларга бирәм.

Командаларыбызүзләребеләнтаныштыралар.

Шулайитеп,беренчетурны башлыйбыз.

1 алып баручы.

Iтур “Батыр– берне, белемле – меңне егар” дип атала. (6слайд)

Командаларга “ТАССР төзелүгә – 100ел” дигәнтемага өй эше бирелгән иде. Ә хәзер белемнәрне тикшерәбез. Һәр командага бишәр сорау бирелә. Һәр дөрес җавап бер балл белән бәяләнә. Команда җавап бирә алмаса,җавап бирү хокукы икенче командага күчә. Уенны башлыйбыз. (7-21 слайдлар)

  1. Татар АССР төзелү турындагы декретка кайчан кул куела?
  2. НичәнчеелдаЯшелҮзәнгә (Зеленодольск) шәһәр статусы бирелә?
  3. Ничәнчеелда Кама автомобиль заводы конвейрындаберенче автомобиль җитештереләбашлый?
  4. НичәнчеелдаКазан футбол буенчадөньячемпионатыныңалтыматчынүзендәүткәрде?
  5. М.Шаймиевничәнчеелда ТР президенты итепсайланды?
  6. К.Тинчуринисемендәге театр ничәнчеелдаоеша?
  7. Герой-шагыйрь Муса Җәлилничәнчеелдаҗәзалапүтерелә?
  8. Ничәнчеелда Казандавертолетларҗитештереләбашлый?
  9. Яңашәһәрһәм КамАЗ заводларытөзеләбашлаган ел.
  10. Ничәнче елда Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча кырык бишенче дөнья чемпионаты уздырылда ?
  11. Татарстанда ягулык салу станцияләре (АЗС) кайчан төзелә башлый?
  12. Казаньоргсинтез ничәнче елдаполиэтилен җитештерә башлый?
  13. Түбән Кама (Нижнекамск) поселогы ничәнче елда шәһәр статусы ала?
  14. Кол Шәриф мәчетенең ачылу вакыты .
  15. Казан шәһәре кайчан үзенең1000-еллыгын бәйрәм итте?

2 алып баручы.

I туртәмам. Нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

II тур."Видеотабышмак"бәйгесе. (22 слайд)

  1. алып баручы.

Менә без икенче турга да аяк бастык.Икенче турыбыз- "Видеотабышмак" дип атала.Элегетурда экранда Татарстандагы истәлекле урыннар белән бәйле видеоязмалар күрсәтелә. Командалар әлеге истәлекле урынныңничек аталуын әйтергә һәм аның турында кыскача сөйләп бирергә тиеш. Һәрбер дөрес җавап 5 балл белән бәяләнә. Игътибар,экранга карыйбыз.

  1. Казан Кремле комплексы.(23 слайд) Казанның үзәге – Казансу елгасы ярындагы калкулыкта урнашкан Кремль. Казан Кремле иң элек имән диварлар белән уратып алынган була. Ак таштан диварлар XVI гасырның икенче яртысында салына.

Кремль территориясендә берничә архитектура һәйкәле урнашкан: Сөембикә манарасы, Губернатор сарае (хәзер – Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе), Юнкерлар училищесы, XV-XVI гасырга караган хан сарае комплексына кергән тарихи биналар, хан мәчете, хан йорты (аларда хәзер музейлар урнашкан). Кремль территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы янәшә урнашкан. Бу – ике дини конфессиянең дустанә яшәвенең бер үрнәге.

  1. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы. (24 слайд)Татарстан АССРның Спас районы территориясендә 1965 елда оештырылган музей-тыюлык. ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемелегенә кертелгән (2014).

  1. Казандагы мемориаль җиңү паркы (25 слайд)— Казанның Яңа Савин районында, Ямашев проспекты һәм Бондаренко урамы кисешү урынында урнашкан парк. Парк мәйданы якынча 50 һектар тәшкил итә. Парк 1970-елларда нигезләнгән. Сазламыкта Бөек Ватан сугышының көннәре саны буенча 1418 агач утыртылган. Мемориаль комплексы 1995 елда төзелгән. Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә мемориаль комплексы мәңгелек уты әйләнәсендә урнашкан

II тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

III тур“Игътибарлылык бәйгесе”. (26 слайд)

2 алып баручы.

Өченче турда без күренекле шәхесләр турында сөйләшербез.Һәрбер командага күренекле шәхесләрнең портретларыкүрсәтелә. Сез аларны танып, кем икәнен әйтергә, алар турында белгәннәрегезне сөйләп бирерә тиешсез.Дөрес җаваплар ике балл белән бәяләнә.

Өченче турны башлыйбыз.

  1. Муса Җәлил- герой-шагыйрь. “Моабит дәфтәрләре “ авторы. 1944нче елның 25 августында җәзалап үтерелә. (27 слайд)
  2. Бакый Урманче- рәссам, график, скульптор һәм архитектор. Кырлай авылында Габдулла Тукайга мемориал архитектура комплексы авторы. (28 слайд)
  3. АндрейТуполев- авиаконструктор.Аның җитәкчелегедә 100 артык төрдәге самолетлар проектлаштырыла. (29 слайд)
  4. РудольфНуриев- балет артисты, балетмейстер. (30 слайд)
  5. Рөстәм Яхин-композитор. Татарстан Республикасы гимны авторы.(31 слайд)
  6. Владимир Чагин- автоузышчы, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе. (32 слайд)

  • Ә хәзер III тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

IV тур.Блиц – турнир.Капитаннар ярышы.

1 алып баручы.Безнең соңгы уеныбыз “Капитаннар ярышы”. Әлеге турда капитаннар катнаша. Аларга унышар сорау бирелә. Алар “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә тиеш. Һәрбер дөрес җавап бер балл белән бәйләнә.

1 команда капитаны сез әзерме? Сораулар сезгә.

  1. Татарстанда ике дәүләт теле (әйе)
  2. Казан – Татарстанныңбашкаласы(әйе)
  3. Кукмара үзенең сәгатьләре белән дан тота.(юк)
  4. Татарстан флагында яшел, ак, зәңгәр төсләр. (юк)
  5. Түбән Кама шәһәрендә автомобиль шиннары ясала. (әйе)
  6. Казан шәһәре янында Агыйдел елгасы ага. (юк)
  7. Сабантуй бәйрәме язгы кыр эшләре беткәч уздырыла. (әйе)
  8. Татарстан Республикасы президенты Р.Миннеханов. (әйе)
  9. Әлмәт – нефтьчеләрбашкаласы (әйе)
  10. Чистай шәһәрендә киез итек фабрикасы бар. (юк)

2 команда капитаны сез әзерме? Сораулар сезгә.

  1. М.Шәймиев –ТР президенты (юк)
  2. Казан шәһәрендә Опера һәм балет театры А.Алиш исемен йөртә. (юк)
  3. 2013нче елда Казанда Универсиада узды. (әйе)
  4. Г.ТукайКушлавыч авылында туган. (әйе)
  5. “Шүрәле” поэмасын Р.Миңнуллин язган (юк)
  6. Татар алфавитында 39 хәреф. (әйе)
  7. “Көмеш кыңгырау”- балалар өчен чыга торган газета. (әйе)
  8. Яр Чаллы шәһәре Кабан күле янында урнашкан. (юк)
  9. Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр. (әйе)

10.ТР гимны авторы Р.Яхин (әйе)

1 алып баручы.        Безнең ярышыбыз тәмам. Үзләренең Татарстан, аның тарихы, истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре турында бик яхшы белүләрен күрсәттеләр

Уен “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән тәмамлан

Хәзер белемнәрегезне тикшереп карыйк. Кроссвордны дөрес чишсәгез, уртада безнең дәүләтебезнең исеме килеп чыгачак:

1. Татарстанда яшәүче милләт.(татар)

2. Татарстандагы зур елгаларның берсе.(Кама)

3. Нократ елгасының хәзерге исеме.(Вятка)

4. ТРның дәүләт символы.(флаг)

5. Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема.(карта)

6. Гербта сурәтләнгән рәсем.(барс)

7. Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе.(нефть)

8. ТРның башкаласы.(Казан)

9. Көйгә салынган дәүләт символы.(гимн)

т

а

т

а

р

с

т

а

н


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Класс сәгате.

Укытучылар өчен ярдәмлек....

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Әфганчылар. Класс сәгате

Дәреснең максаты:Әфган сугышы, аның асылы, Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз,хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштыру. Аларга к...

Класс сәгате эшкәртмәсе

Тормыш матур - күрә белсәң,Тормыш матур - яши белсән!...

Җиңү көнен билгеләп үтү өчен класс сәгате сценарие

Һәр язда халкыбыз Бөек җиңү көнен билгеләп үтә. Мәктәбебездә дә төрле чаралар оештырыла, сыйныф сәгатьләре үткәрелә, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелә....

Класс сәгате "Туган ягым"

Туган төбәк-Апас төбәгенә багышланган класс сәгате...