Елабуга - город музеев
план-конспект урока краеведения (7 класс) по теме

Урок призван воспитывать патриотические чувства молодого поколения

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alabuga_-_muzeylar_shehere.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

5 нче сыйныф. Класстан тыш уку дәресе

Тема: Алабуга – музейлар шәһәре

(Алабуга шәһәренең 1000 еллыгына багышлап,  музейларда

читтән торып экскурсия)

Максат: 1) Алабуга шәһәре,  анда яшәгән һәм иҗат иткән шәхесләр белән горурлану                        

                хисе тәрбияләү;

            2) экскурсовод һөнәренә кызыксыну уяту;

            3) логик фикерләү сәләтен камилләштерү;

             Җиһазлау: карточкалар, лото уены, буклетлар, ребуслар, компьютер аша экранда Алабуга музейлары рәсемнәре.

Дәрес барышы: I. Уңай психологик халәт тудыру.

                       II. Уку мәсьәләсен кую.

               Укытучы: Бүгенге дәрес гадәти түгел, ә Алабуга шәһәренең 1000 еллыгына багышланган  дәрес- экскурсия. Без Алабуга музейларында читтән торып экскурсиядә булырбыз. Алабуга шәһәрендә яшәгән һәм безнең туган ягыбызны үзенең искиткеч гүзәл рәсемнәре белән данлаган рәссам И. И. Шишкин , кавалерист- кыз Н. А. Дурова һәм шагыйрә М. И. Цветаева турында белемнәребезне тирәнәйтербез һәм экскурсовод һөнәре турында фикер алышырбыз.

                            III. Актуальләштерү.

             Укытучы: Музейларга керү өчен билетлар сатып алырга кирәк. Билетлардагы табышмакларга дөрес җавап бирсәгез, музейларга юл ачык. Бу табышмакларны Алабуганың 1000 –еллыгына багышлап татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәйфетдинова Мөслимә Фәрахша кызы төзегән. (Укытучы укучыларга буклетлар өләшә. Укучылар буклетларда язылган табышмакларның җавабын табалар)

Танылган шәхес, даны еракта,

Урман- кырлары сыйган торакка.

                           (И. И. Шишкин музее)

Аты данлы, сыны горур,

Исеме алга – гасырларга барыр.

                            (Н. А. Дурова )

Көмеш чордан, әсир итә бар йөрәкне,

Шигърияттә аның сүзе бик кирәкле.

                            (М. И. Цветаева)

            Укытучы:

        Алабуга – Чулман ярына урнашкан борынгы шәһәр. Танылган язучыларның, рәссамнарның, артистларның истәлекләрен саклаган музей- шәһәргә 2007 нче елда 1000 ел тула. Алабуга талантлы рәссам И. И. Шишкинның, Н. А. Дурованың туган җире.

        Алабуга шәһәрендә яшәүче кешеләр тырыш һәм мәрхәмәтле. Алар туган ягыбызның талантлы кешеләре белән горурланалар һәм шәһәребезне матурайту, төзекләндерү өстендә эшлиләр.

                IV. Төп өлеш.

         1) 1 нче экскурсовод: Музейга рәхим итегез!

Өй тарихы 1836 нчы елдан башлана. Иван Васильевич  Шишкинга әтисе җир бүләк иткән. Шул җирдә Иван Васильевич  ике катлы йорт салган.

(Компьютер аша музей- йортның рәсеме күрсәтелә)

        1 нче экскурсовод:

          1850 нче елда Алабуга шәһәрендә зур янгын булган. Шишкиннарның да йорты янган. Йортны яңадан тагын да матуррак итеп төзегәннәр. Әтиләре үлчәч, йорт кызы Анна Ивановнага күчкән. 1937 нче елга кадәр бу йортта аның туганнары яшәгән.

         1940 нчы елдан Шишкиннар йорты музей булып санала.

        2) Укытучы: Сез игътибар белән тыңладыгызмы? Карточкалардагы раслаулар белән килешәсезме?

        - И. И. Шишкинның бабасы үзенең улына җир бүләк иткән.

        - Иван Васильевич тарафыннан төзелгән йорт бик матур.

        - 1850 нче елда янган йортны яңадан төзегәннәр.

        - Бизәкләнгән витражлар йортны матур итеп күрсәтә.

        - 1939 нчы елда  И. И. Шишкинның музей - йорты ачылган.

             

3. (Компьютер аша зур кунак бүлмәсенең рәсеме күрсәтелә)

       

       2 нче экскурсовод:

              Без зур кунак бүлмәсендә. Бу –Туйма елгасына карап торучы өч тәрәзәле иң якты бүлмә. Тәрәзәдән бормаланып ага торган Туйма елгасы һәм калкулык башына салынган ялгыз манара күренә. Бу- Ак мәчет, Болгар Дәүләте ныгытмаларыннан калган корылма.

        Укытучы: Тактада язылган сүзтезмәләрне  укыгыз (Сүзтезмәләр: кызыл агачтан эшләнгән җиһаз, матур картина,  бакыр люстра,   борынгы стена сәгате, чәчәкле эскәтер, зәңгәр ваза, кызыл обойлар) һәм рәсемгә карап, зур кунак бүлмәсе турында кечкенә хикәя төзеп языгыз. (Зур кунак бүлмәсе бик матур. Бүлмәне кызыл агачтан эшләнгән затлы җиһазлар бизи. Стенага  матур картина , ике тәрәзә арасында борынгы стена сәгате эленгән. Өстәлдә чәчәкле эскәтер һәм зәңгәр ваза. Бүлмәдә обойлар бизәкле кызыл төстә.)

        Укытучы: Зур кунак бүлмәсе кызыл бүлмә дип аталган. Бу бүлмәдә обойлар һәм пәрдәләр  кызыл төстә булган. Шишкиннар гаиләсе кызыл бүлмәдә кунаклар кабул иткән, төрле бәйрәмнәр, кичәләр уздырган.

      1 нче экскурсовод: Кечкенә кунак бүлмәсенә рәхим итегез! Ул ал бүлмә дип тә атала.

( Компьютер аша ал бүлмә рәсеме күрсәтелә, укучылар

“Ал бүлмә” текстын укыйлар)

Ал бүлмә.

          Шишкиннар гаиләсе ал бүлмәдә ял иткәннәр. Алар шәһәр яңалыклары турында сөйләшкәннәр. Бу  бүлмәдә Л. Н. Толстой, Н. В. Гоголь, М. Ю. Лермонтов әсәрләрен укыганнар, карта, шахмат уеннары уйнаганнар.  И. И. Шишкинның сеңелләре бәйләү белән шөгыльләнгәннәр. Абыйсы Николай төрле музыкаль инструментларда уйнаган.

           Бүлмәне затлы җиһазлар, сувенирлар, көзге, бакыр люстра бизи. Стенада  И. И. Шишкинның дусты Лев Каменев бүләк иткән “Урмандагы учак” исемле картина эленеп тора.

         

        4. Физкультминут

        5.  “Ал бүлмә” тексты буенча диалог төзү.

         

        6.  Игътибарлы бул!

      Укытучы: Текстны игътибар белән тыңлагыз. (“Әтисенең эш бүлмәсе” тексты) Соңыннан   сорауларга  җавап бирерсез.

            Бу - И. И. Шишкин әтисенең эш бүлмәсе. Рәсемдә Иван Васильевич Шишкин. Аңа 70 яшь. Ул бик тырыш, намуслы кеше булган. Староста, бургомистр, шәһәр башлыгы вазифаларын башкарган, шәһәрне үстерү, яңарту өчен тырышкан. Иван Васильевич 1833 нче елда агач суүткәргеч, Туйма елгасында тегермән төзеткән. Ул туган як тарихы белән кызыксынган. “Алабуга шәһәре тарихы” исемле китап язган. Иван Васильевич үзенең улы Иван белән горурланган.

            Әтисенең портреты астында әнисе Дарья Романовнаның һәм сеңелләренең портретлары эленгән.

       

        7.  2 нче экскурсовод:

            Текә баскычлардан икенче катка менәбез. Стенада Иван Иванович Шишкин портреты. Бу портретны Бикчәнтәев ясаган. Ә И. Н. Крамской ясаган төп нөсхә (оригинал) Рус Дәүләт музеенда саклана.

            Ишекләр ачыла һәм без И. И. Шишкинның остаханәсенә керәбез. Рәссам Алабуганы бик яраткан. Аның табигатенә сокланган һәм үзенең картиналарында  туган якның матурлыгын чагылдырган. Рәхим итеп аның картиналарын карагыз: “Нарат урманы”, “Арыш”, “Урмандагы чишмә”, “Шалаш”, “Каенлык”, Кырдагы тегермән” һ. б. картиналар. (Талгын көй яңгырый, укучылар картиналарны карыйлар)

      Укытучы: И. И. Шишкин картиналары буенча үз фикерләрегезне әйтегез.              

         8.Лото уены.  

(Һәр укучыга саннар язылган 9 карточка бирелә. Укучылар шул карточкалар ярдәмендә лотода И. И. Шишкин картиналарының тәрҗемәсен табып билгелиләр)

 Сосновый бор

 Рожь

Ручей в лесу

Жатва

Шалаш

Пейзаж с сосной

Березовая роща

Мельница в поле

Утро в сосновом лесу

         9. Ребуслар чишү.

      Укытучы:  Берничә картинаның исемен белү өчен ребуслар чишәргә кирәк. ( Ат рәсеме, ры иҗеге, кош рәсеме – “Арыш”, ка иҗеге, елан рәсеме, балык рәсеме – “Каенлык”)

                      V. Музейлар турында реклама.

 (Экранда Н. А. Дурова музей –утары рәсеме)

 

         1 нче экскурсовод:

         1993 нче елда 1812 елгы Ватан сугышы герое, кавалерист – кыз, язучы

Н. А. Дурова яшәгән йортта мемориаль музей –утар ачылды. Йорт 5 залдан тора: “Балачак”, “Хәрби хезмәт”, “Юл”, “Алабугадагы тормышы”, “Хәтер залы”. Аларда

Н. А. Дурованың тормышы һәм әдәби иҗаты ачык чагылган. Экспозицияләрдә XIX гасырның беренче яртысына караган әйберләр, архив материаллары күчермәләре һәм муляжлар бар.

         Йорт ишегалдында амбар, сарай, мунча, беседка урнашкан. Ишегалдына известь таш түшәлгән. Юллар, утыргычлар, XIX гасыр тибындагы фонарь  -  барысы да легендар хуҗабикә тормышын сурәтли.

         Н. А. Дурова музее, Алабуга шәһәренең Мәскәү урамы, 123 нче йортта урнашкан. Н. А. Дурова турында күбрәк беләсегез килсә, музейга рәхим итегез!

(Экранда М. И. Цветаеваның әдәби музее  рәсеме)

        2 нче экскурсовод:

        Кече Покров урамындагы йорт – М. Цветаеваның соңгы сыену урыны. Марина Ивановна Цветаева (1892-1941) - XX гасырның  бөек романтик шагыйрәсе. 1941 елда ул Алабуга шәһәренә күчеп килә һәм шул ук елның 31 нче августында биредә шагыйрәнең гомере фаҗигале өзелә. Шагыйрә Петропавловск зиратында җирләнә.

        1992 нче елда ул яшәгән йортта әдәби музей ачыла. Музейның кыйммәтле экспонатлары булып А.А. Саакянц, М. И. Белкина, И. В. Кудрова, В. Ф. Боков бүләк иткән автографлы китаплар санала. М. Цветаева турында күбрәк беләсегез килсә, безнең музейга рәхим итегез!

                     VI. Экскурсовод һөнәре турында әңгәмә.

        Укытучы: Безнең экскурсоводларыбыз ничек эшләде? Аларга нинди киңәшләрегез бар? Сезгә кызык булдымы? Кайсыгызга бу һөнәр ошый? Әйдәгез шул турыда фикер алышабыз.

                     VII. Йомгаклау. Алабуганың 1000 еллыгы көннәрендә шәһәребездә нинди үзгәрешләр булыр?

        Бүгенге дәресне йомгаклап, дәрес темасына туры килгән мәкальне сайлагыз:

       1) Туган җирдәй җир булмас,

           Туган илдәй ил булмас.

       2) Китап - белем чишмәсе.

       3) Туган туфракка баскан эз суынмый.

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының

“Поспелово урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

Тема:

Алабуга – музейлар шәһәре

 ( югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина Фәридә Әнвәр кызының эш тәҗрибәсеннән)

                                       

Поспелово 2007


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Деятельность школьного музея в рамках городской программы "Наследники Великого города"

Презентация деятельности школьного музея "Боевой путь 12 Приморской и 9 Ленинградской партизанских бригад" в рамках городской комплексной краеведческой программы "Наследники Велико...

Виртуальный путеводитель по музеям города Иркутска

В настоящее время в педагогической науке накоплен большой арсенал интерактивных форм, методов и приёмов работы с обучающимися по формированию гражданственности и чувства патриотизма.Наша методич...

Виртуальная экскурсия "Санкт-Петербург - город-музей и город музеев"

Представлено занятие с использование ИКТ (сопровождение: презентация, разработанная учащимися школы-интерната и представленная на ученических чтениях...

План-конспект урока "Путешествие по музеям Елабуги"

Разработка урока  развития речи  в  татарской группе. .Данный материал можно использовать для классного часа ,,для уроков краеведения....

Елабуга купеческая - Елабуга современная

Информативный материал к уроку....

«Туристические места Татарстана» Экскурсия по городам Татарстана Казань – Елабуга – Свияжск

Туристический маршрут для гостей столицы с посещением достопримечательностей Республики Татарстан...


 

Комментарии

Урок хорош тем, что в его разработке принимали участие учащиеся и их родители