Оста кулда гәүһәр бар
творческая работа учащихся по краеведению

Хамидуллина Алсу Фаритовна

Кешене хезмәт бизи дип юкка гына әйтмиләр шул, халкыбыз элек-электән хезмәт белән гомер иткән, хуҗалыгында кирәкле булган бөтен әйберне үзе җитештергән, кирпечен дә суккан, самоварын, казанын да койган, паласын да суккан, бизәнү әйберләрен дә үзе ясаган. Мин авылымда шушы һөнәрләрнең  сакланып калуын телим. Ә бит  кул эше осталары көннән-көн кими баралар, һөнәрчелекне торгызу бик мөһим эш. Безнең төп максатыбыз - татар халкында булган әнә шул кыйммәтләрне киләсе буынга да күрсәтү, саклап калу, юкка чыга баручыларын торгызу. Бүген игътибарны юкка чыга баручы чигүчелек һөнәренә юнәлтәсебез килә. Чигүле сөлгеләрнең кадере туган якларыннан читтә яшәүчеләр өчен аеруча югары, алар бу әйберләрне үзләренең балалаларына тапшырырга, аның аша туган җиргә мәхәббәт уятырга телиләр.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ХI Республиканский (заочный) конкурс научно - исследовательских, проектных и творческих работ учащихся

«Я выбираю село»

II. «Будет деревня, буду и я!» (научно-исследовательские, проектные, творческие работы).

Эзләнү эше  «“Һөнәрле кулда гәүһәр бар”

(Чигү осталары булган якташларыбыз )

Эшләде: 9 нчы Б сыйныфы укучысы

Таҗетдинова Кадрия Әмир  кызы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы

Кереш

Кешене хезмәт бизи дип юкка гына әйтмиләр шул, халкыбыз элек-электән хезмәт белән гомер иткән, хуҗалыгында кирәкле булган бөтен әйберне үзе җитештергән, кирпечен дә суккан, самоварын, казанын да койган, паласын да суккан, бизәнү әйберләрен дә үзе ясаган. Мин авылымда шушы һөнәрләрнең  сакланып калуын телим. Ә бит  кул эше осталары көннән-көн кими баралар, һөнәрчелекне торгызу бик мөһим эш. Безнең төп максатыбыз - татар халкында булган әнә шул кыйммәтләрне киләсе буынга да күрсәтү, саклап калу, юкка чыга баручыларын торгызу. Бүген игътибарны юкка чыга баручы чигүчелек һөнәренә юнәлтәсебез килә. Чигүле сөлгеләрнең кадере туган якларыннан читтә яшәүчеләр өчен аеруча югары, алар бу әйберләрне үзләренең балалаларына тапшырырга, аның аша туган җиргә мәхәббәт уятырга телиләр. 

“Актыр татар сөлгесе, керсез күңел көзгесе”- дигән борынгы бабайларыбыз.

Әбиләребез, әни-апаларыбыз яшь чагында чигә белмәгән кыз булды микән авылда?! Чигү өчен төрле тукымалар - үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтынсыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, алсу, сирәгрәк-кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр. Татар бизәкләренең нигезендә табигатьтәге чәчәк-үсемлекләрдән торган бизәк-композицияләр ята. Бизәкләрдә бер-берсенә якын урнашкан чәчәк бәйләме композицияләре еш файдаланыла. Бабаларыбыз шартлы билгеләрдән, символлардан гади бизәкләр ясаган. Нәкышләрдәге роза чәчәге матурлык һәм мәхәббәт билгесе булган. Гөлҗимеш, миләш — бәхет китерүче үсемлекләр, кашкарыйлар озын гомер символы итеп санала. Бу эшләр югары бәяләнгән, бер сөлгене бер сарыкка алыыштырып алу очраклары да булган. Бу һөнәр бик зур тырышлык, сабырлык, зәвык сорый торган хезмәт, теләсә кем аның белән шөгыльләнә алмый. Нәтиҗәсе  күз явын алырлык булса да, кызганычка каршы, бу эш белән шөгыльләнүчеләр саны артмый, киресенчә, кими генә бара.

Төп өлеш

Шул мәсьәләне киң җәмәгатьчеллеккә чыгару максатыннан, мин дә районыбызда үзенә чигү эшен юлдаш иткән тырыш, уңган кеше Борындык авылында яшәүче Сафиуллина Зөлфия Дәүләтша кызы турында язып үтмәкче булам. Борындыкның алтын куллы Зөлфиясен районда ишетеп-белмәгән кеше сирәктер. Тегә, чигә, бәйли, кирле-кирәкмәгән, күп очракта без чүплеккә ыргыта торган әйберләрдән искитмәле нәрсәләр әмәлләп куя, кыскасы, нәрсә тотса шуны эшли торган Зөлфия Cафиуллинаны икенче төрле Нечкәбил Зөлфия дип тә йөртәләр. Кушаматы шундый. кушаматны аңа тормыш иптәше Тәфкил ага таккан икән. Ул чакта әле алар очрашып кына йөри торган булалар. Зөлфия апа кайдандыр кайтып килгәндә, Тәфкил ага, күреп ала да: "Әнә, минем нечкәбилем дә кайтып килә", - дип ычкындыра. Моны янындагылар да ишетеп ала. Шул көннән Зөлфия апа Нечкәбил Зөлфиягә әйләнеп кала.

Ике ел очрашып йөргәннән соң гаилә корып, менә инде 36 ел бик матур гомер итәләр. Ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер оныклар сөеп, тату гына яшәп яткан көннәре. Аларның өе музейны хәтерләтә?! Нинди генә әйбер юк монда! Идән, диван-креслолар төрле төстәге чәчәк формасында бәйләнгән әйберләр белән тулган, өйнең һәр почмагын төрле нәрсәләрдән ясалган чәчәкләр, вазалар, икебаналар бизи.

Тумышы белән Борындыктан булган Зөлфия апа 9 балалы Дәүләтша белән Рәйхана гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе Дәүләтша авылда  балта остасы, итек басу белән шөгыльләнә. Борындыкта аның кулы белән төзелгән  йортлар әле дә бихисап. Әнисе Рәйхана апа бәйләү, тегү эшләре белән шөгыльләнә. Балалар да яшьтән кул арасына керә башлый. Зөлфия апа чигү эшен әнисенең сеңлесе Рауза ападан кызыгып өйрәнә, бик  кечкенәдән чигә башлый ул, үземне белгәннән бирле дип сөйли. Махсус белеме булмаса да, үзлегеннән бик күп һөнәрләр иясе була, тегүчелекне  үзләштереп авылда ачылган тегү цехын да җитәкли. Авылның тавык чүпләп бетермәслек эшләреннән бушаган арада мендәр тышлары, карават кырыйлары, сөлгеләр, алъяпкычлар, яулыклар чигә. Үрнәкләрен үзе уйлап чыгарырга ярата. Чиккән чакта бөтен бармакларым языла, куллар оеганы бетеп китә ди ул. Авылның фольклор ансамбле өчен бөтен костюмнарны Зөлфия апа әзерләгән. 7-8 альяпкыч кына чигеп биргән. Кызганычка каршы, ул да чигү эшеннән ерагаеп бара икән, сораучылар булса гына чигәм ди, әле менә Кайбычның яңа ачылган музее өчен чиккән мендәр тышлары сораганнар иде ди. Элеккедән калган чигүле сөлгеләрен дә саклый ул, истәлек бит, әбиләремнең кул җылысы саклана аларда, өлгеләре дә бик матур ди ул. Яңа һөнәре дә кул эше, билгеле, стразалар белән чигә ул хәзер, үзе теләгән рәсемнәр белән электрон заказлар бирә, шулардан бик матур картиналар ясый. Сораучылар күп икән, “Һөнәрле кулда гәүһәр бар” дип юкка гына әйтмиләр шул, эш белгән кул беркайчан югалмый..

Ә Шуширмә авылы кызы Гөлкәй Бикмуллинаның чигү остасы икәнлеген бәлки кайбер авылдашлары да белмидер әле.

Тыйнак, сабырлыгы йөзенә чыккан кыз алай мактанып, үзен күрсәтеп йөрүчеләрдән түгел шул. Очраклы рәвештә генә аның кул эшләрен күреп, матурлыгына таң калучылар Гөлкәйнең тырышлыгы турында бер-берсенә сөйләгән. "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесеннән төбәгебезнең уңган кешеләре турында тапшырулар әзерләргә килгән журналистлар да чигүче кыз турында сюжет төшереп китте. Әби-әниләребез традицияләрен дәвам итүче, инде онытылып баручы шөгыльне үз иткән Гөлкәй Мәсхүт кызы турындагы тапшыруны "ТНВ-Планета" спутник телевизион каналы аша бөтен Рәсәйгә генә түгел, ә БДБ илләре, чит илләргә дә күрсәттеләр. Ул чиккән мәк чәчәкләре, роза, ромашкалар, аллы-гөлле башка чәчәкләр, табигать күренешләре, атлар, мияубикә, күбәләкләр барысы да күз явын алырлык. Чигеп бетергәч, аларны пыялалы рамга урнаштырып, стенага элеп куя. Үзе бу турыда болай сөйли:

- Мәктәптә укыганда башлангыч классларда гына чигә идем. Аннан соң кулыма чигү алганым да булмады диярлек. Яшел Үзәндәге медицина училищесын тәмамлап кайткач, биш ел район үзәк сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшләдем, 2001 елдан үзебезнең авылдагы фельдшер-акушерлык пунктында эшлим. Чигүгә ныклап торып 2008 елда гына тотындым әле. Эштән арып кайтам да, кулыма чигүемне алам. Бөтен ару-талуларым онытыла, җаным тынычланып кала, чигә-чигә ял итәм. Чигү үрнәкләре турындагы "Веселые петельки" кебек журналларны почта аша яздыртам. Ә чигү җепләренең ниндиләре генә юк хәзер, теләгәнен сайлап ал гына, аларны рәсемгә карап сайлыйм, - диде ул кул эшләре белән таныштыра-таныштыра. Берсен генә бүләк иткән идем. Йөрәктән өзелеп төшкән кебек бит алар, кемгәдер бирсәм, исраф итәрләр, кадерен белмәсләр сыман тоела. Сату турында уйлап та караганым юк. Чигү-картиналарым күп инде, стенага эләргә урын да калмый, шуңа хәзер кечкенә мендәр тышлары чигә башларга ниятләм торам.

Үз куллары белән гүзәллек тудыручы Гөлкәй Бикмуллинадан, чигәргә өйрәт әле дип әйтүчеләр юкмы соң, дип сорыйм. Юк икән шул, кызганыч. Югыйсә, бу шөгыльгә башка кызлар да тартылса, халкыбызның күңел бизәкләре мәңге онытылмас иде.

“Галия Кайбицкая исемендәге музей”да “Чиккән сөлге – күңелем көзгесе” дигән күргәзмә эшли . Күргәзмәдә музей фондында саклана торган районыбыз халкының чигелгән, үзләре тукыган киндердән сугылган  бизәкле сөлгеләр, тастымаллар белән танышырга мөмкин. Һәрбер сөлгенең бай тарихы бар. Күргәзмәнең күп өлешен Зиядиева Сәрия Газиз кызы бүләк иткән Нуруллина Рабига Гатаулла кызының бирнә сөлгеләре алып тора.

Йомгаклау

Ни генә дисәңдә, гасырлар буе безнең ата-бабаларыбызның тормышын бизәп килгән сөлге чигү осталыгы онытыла күрмәсен. Борынгы чигүләрнең гаҗәеп бизәкләре сандык төпләреннән табылып, осталарыбыз кулы белән өр-яңа җирлеккә төшсен, аларның матур хезмәтләренә карап күзләр куансын, күңелләр юансын иде.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Нурзия. Тылсымлы энә. Татарстан китап нәшрияты, 1998 ел, 27 бит
  2. Нурзия. Тылсымлы бизәк. Татарстан китап нәшрияты 1997 ел, 27 бит
  3. Сергеева Н. Татар чигүе. “Мәгариф” нәшрияты
  4. Сергеева Н. Древо жизни. Татарская вышивка. Казань, Издательство “Магариф” 2008

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс "Уходит конь – остается зеленое поле, уходит герой – остается его слава"

Данный мастер-класс был показан на конкурсе "Учитель года 2011" и посвящен Дню Героя Отечества...

учебно - тематической экскурсии "От героев былых времён, не осталось порой имён..."

Учебно - тематическая экскурсия "От героев былых времён, не осталось порой имён..."  Экскурсия знакомит учащихся с достопримечательностями г. Строитель Яковлевского района,  которые посвящен...

Внеклассное мероприятие "Остаться в живых"

Мероприятие проводится в рамках Дня броьбы со СПИДом, а также может использоваться как фрагмент обобщающего материала по теме "Иммунитет. Виды иммунитета. Роль иммунной системы"...

Подготовка к праздничному ужину или как остаться в живых

Внеклассное мероприятие по биологии  с  учащимися 8 класса для повышения образовательного уровня учащихся и родителей и пропаганда здорового образа жизни....

"Безнең кулда көч һәм сәләт"( 9-10 нчы сыйныфлар арасында үткәрелгән бәйге)

Бу бәйгедә 9,10 нчы сыйныфларда укучы җиде егет катнашты. Алар төрле яктан үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.Сынауларны үтәгәндә сыйныфташ кызлары ярдәмгә килде.Ярыш төрле концерт номерлары белән арала...

Мы очень любим и чтим память погибших ,немногих живых ветеранов. Тем, кто остался в живых, желаем долгих-долгих лет жизни, крепкого здоровьяТех,кто остался на полях боёв-вечная память!. Спасибо Вам за наше мирное время!

Наткнулась на фамилию одного человека.Не могу утверждать точно,но внутри что то ёкнуло,все  совпадает с моим дедушкой ,которого я совершенно не знала,т.к. только родилась,но некоторые все же данн...

Барысыда безнен кулда

ЭТОТ материал про вежливости....