Эш беткәч, уйнарга ярый.
методическая разработка по литературе (5 класс) по теме

Кашипова Наиля Задитовна

5нче сыйныфлар өчен ачык дәрес үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esh_betkch_uynarga_yaryy._achyk_dres.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

                                   “Эш беткәч, уйнарга ярый”.

(7нче сыйныфның рус төркемендә Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен өйрәнү).

(Әлмәт муниципаль районы  Әлмәт шәһәре 17 нче автономияле гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашипова Наилә Җәдит кызы).

Соңгы берничә елда рус төркемнәрендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп, Р.З.Хәйдәрова һәм Р.Р.Нигъмәтуллина тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләргә таянып эшлибез.

Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге – укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар тудыру. Ә бу – дәрестә тәрбия процессын оештыруның төп нигезе. Коммуникатив технология нигезендә укыту цикллылыкка корылган.

Цикллылык – ул материалны сөйләмгә, аралашуга алып чыгу өчен кирәк булган билгеле бер дәресләр саны. Коммуникатив методикага нигезләнгән дәресләрдә текстны өйрәнүгә билгеле бер санда сәгатьләр бирелә. Бу сан даими түгел, ул баланың белем дәрәҗәсенә, материалның катлаулылыгына бәйле. Баштагы дәресләрдә текст эчтәлеге буенча диалогик, монологик сөйләм өйрәнелә, геройларга характеристика бирелә, укучыларның үз мөнәсәбәтләре белдерелә. Ә иҗади үсеш дәресләрендә яңа хикәяләр, әкиятләр иҗат ителә. Укучыларның язма эше югарырак та бәяләнергә мөмкин. Язма эшләрдә укучыларның үз – үзенә бәя бирүе дә аның әхлакый шәхес буларак формалаша баруын күрсәтә, бу эшләрнең барысында да укучылар кызыксынып, куанып катнаша.

Иң кыйммәте – барлык укучыларның да уку эшчәнлегенә тартылуы. Чөнки укыту прцессы, үзләштерү этапларын бозмыйча оештырыла: сөйләм материалын кабул итү, фикерләү, гомумиләштерү, аңлау, куллану этаплары аша үтә. Бу механизмга һәр бала белән индивидуаль эшләү мөмкинлекләре салынган: циклдагы дәресләрне оештыру дәвамында авыр фикерләүче балалар да материалны үзләштерү дәрәҗәсенә җитә, шулай ук сәләтле балаларга да эш җитәрлек. Тик укытучының үз укучыларының үзенчәлекләрен аңлап эш итә белү осталыгы гына кирәк.

Нәтиҗәдә, әхлаклы шәхес тәрбияләүдә башка технологияләр арасында дөнья күләмендә үз урынын тапкан коммуникатив технологиянең әһәмияте гаять көчкә ия.

Дәреснең темасы: “Эш беткәч, уйнарга ярый”.

Максаты: 1. Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.

2. Габдулла Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрен уку, анализлау; Тукай иҗатында балаларның тоткан урынын билгеләү.

3. Г.Тукай шигырьләренә таянып балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә ирешү.

Дәреснең тибы: әдәби әсәрләрне тирәнтен өйрәнү.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, сорау – җавап, сайлап уку, иҗади эш.

Җиһазлау: компьютер, экран, Г.Тукай әсәрләренә укучылар иҗат иткән рәсемнәр, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” һ.б. әсәрләр.

Дәреснең барышы: I. Оештыру этабы. (дәрестә эшләү өчен уңай халәт тудыру).

II. Белемнәрне актуальләштерү этабы.

_Укучылар, узган дәресләрдә без сезнең белән бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында сөйләшкән идек. Башта кечкенә генә бирем эшләп китик. Компьютер экраннарында сез Г.Тукайның тормышына багышланган сорауларны укый аласыз. Сорауларга мөмкин кадәр тизрәк һәм төгәл итеп җавап бирергә кирәк. (Компьютер экранында шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган сораулар тәкъдим ителә. Сыйныфның белем дәрәҗәсенә нигезләнеп, һәр укытучы сорауларны төрле катлаулылыкта ала).

_ Укучылар, сезнең җавапларга нигезләнеп нәтиҗә ясыйк әле. Габдулла Тукай иҗатында бары өлкәннәргә генә урын биреләме? (Укучыларның җаваплары тыңлана. Күргәзмәгә игътибар юнәлтелә).

_ Бүген без дәрестә Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре турында сөйләшербез. Искә төшереп китегез әле, Тукайның кайсы шигырьләре балаларга багышланган?( “Су анасы”, “Шүрәле”, Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” һ.б.).

III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру этабы.

_ Укучылар, экранга игътибар итегез, сезгә таныш  булмаган сүзләр бирелгән. Сүзләрне чылбырлап укыйбыз,  тәрҗемәләрен табып, сүзлек дәфтәрләренә язабыз. Хәзер беренче төркем укучылары шушы сүзләрне кулланып җөмләләр төзеп әйтә, ә икенче төркемдәгеләр аларны русчага тәрҗемә итә. (Әлеге ысул ярдәмендә сыйныфта игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләнә).

_ Ә хәзер, Г.Тукайның  “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре белән танышып китик. Башта сез аны аудиоязмада тыңларсыз.( Аудиоязмада тыңлаганнан соң, укытучы кычкырып бер мәртәбә укып чыга, анннары балаларга пышылдап укырга кушыла).

Алга таба 1-2 укучы шигырьне сәнгатьле һәм дөрес итеп сыйныфташларына укып күрсәтә.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

_1. Укучылар, шигырьдә кемнәр катнаша?

(Укучы малай, сандугач, кояш, алмагач).

_ Укучы малай нишли?

(Дәрес әзерли).

_Сандугач,алмагач, кояш малайны кая чакыралар?

( Урамга, уйнарга).

_Малай уйнарга чыгамы?

( Юк, чыкмый, чөнки ул дәрес әзерли).

_ Нәтиҗә ясагыз, малайның нинди уңай сыйфатларын күрдегез?

( Укучыларның җаваплары тыңлана).

2. Төркемнәрдә эш.

_Укучылар, хәзер ике төркемгә бүленеп, иҗади эш эшләп алабыз. I төркем малайдан интервью ала, икенче төркем аңа киңәшләр әзерли.(Төркемнәрдә иҗади эшләр тыңлана, нәтиҗә ясала, бәяләнә).

3. Монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Хәзер сезгә тагын бер кызык эш бирәм. Үзегез ясаган рәсемнәр арасыннан Г.Тукайның балаларны эшкә, тәртипкә, белемгә һ.б. өйрәткән әсәрләрне эзләп табыгыз, исемнәрен әйтегез, кыскача эчтәлеген сөйләгез. ( Индивидуаль эш. Һәр укучы үзе сайлаган рәсем турында сөйли.)

4. Хезмәт турында мәкальләр ярышы оештырыла. Укучылар 2 командага бүленеп эш, хезмәт турында мәкальләр әйтәләр.(Укучыларга авыр тоелса, укытучы мәкальләрнең  русча эквивалентлары язылган слайдны ача, укучылар шул слайдка нигезләнеп эшлиләр).

V. Йомгаклау этабы.

1. Нәтиҗә ясау.

_ Укучылар, без бүгенге дәрестә Г.Тукайның нинди шигырен өйрәндек?

(Эш беткәч, уйнарга ярый).

_Шигырь сезгә ошадымы? Үзегез өчен нинди файдалы киңәшләр ишеттегез?

(Укучыларның җаваплары тыңлана).

_Сөйләшүне тәмамлап, дәрескә нинди нәтиҗә ясарсыз?

(Кешенең бәхете – хезмәттә. Укучыларның төрле варианттагы җаваплары тыңлана).

_Дөрес, укучылар, бу дөньяда бәхетле булыйм дисәң, көчеңне, белемеңне кызганмыйча тырышып эшләргә кирәк. Г.Тукай абыегыз да бәхетне бары тик тырышып эшләүдә күргән. Тырыш, уңган, сабыр, белемле, итагатьле булыгыз.

2. Билгеләр кую.

3. Өйгә эш бирү. (Укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирелә).

а). “ Без өйдә бөтен эшне дә бергә эшлибез” темасына хикәя төзергә.

б).”Эш беткәч, уйнарга ярый” темасына презентация эшләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эш беткәч, уйнарга ярый.

5нче сыйныфлар өчен ачык дәрес үрнәге...

Конспект урока по МХК в 5 классе по теме "Купало, Ярило, Кострома."

Урок построен на основе личностно-ориентированного обучения. В конспекте представлена работа по формированию общеучебных компетенций: рефлективных, мыслительных. социальных, коммуникативных.Особое мес...

Балалар белән уйнарга

Балалар бакчасында уен...

Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре

Тема - Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре Максат: 1.Шагыйрь иҗаты турында алган белемнәрен тирәнәйтү, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырь  белән таныштыру, 2. укучыларның дөрес аңлап уку, ф...

Технологическая карта урока на тему "Дустыңны урамга уйнарга чакыру"

laquo; Дустыңны урамга уйнарга чакыру” (Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе) темасы буенча дәрескә технологик карта, 1 сыйныф, рус төркемеШәхескә кагылышлы: Әшчәнлекнең максаты һәм ...

Статья "Крепостничество Нижегородского Поволжья в сборнике «Ярем барщины старинной…»"

Статья на тему Крепостничество Нижегородского Поволжья в сборнике «Ярем барщины старинной…» Статья написана мной и опубликована в журнале "Молодой ученый" в 2016 году. За ...