Технологическая карта урока на тему "Дустыңны урамга уйнарга чакыру"
план-конспект урока на тему

Шарифуллина Саджида Якубовна

« Дустыңны урамга уйнарга чакыру” (Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе) темасы буенча дәрескә технологик карта, 1 сыйныф, рус төркеме

Шәхескә кагылышлы: Әшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели белү.

 

Метапредмет:

Танып - белү УУГ: Аңлап уку күнекмәсе ия булу, ирекле һәм аңлы рәвештә сөйли белү, текстны кабул итә, аның эчтәлегендә ориентлаша ала.

 

Коммуникатив УУГ: Сораулар бирә белү (диалогик, монологик) телдән һәм язма сөйләмне үстерү, коммуникатив максаттан чыгып үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү. Үзләштерелгән, ныгытылган белемнәрне билгели белү.

 

Регулятив УУГ: Дәреснең темасын, максатын формалаштыра алу, эшчәнлеккә үзбәя бирә белү. Укытучы һәм сыйныфташлары белән уртак хезмәттәшлек итә белү.

 

Предмет буенча: «Дустыңны урамга уйнарга чакыру” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, аларны дөрес куллана белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү. "Ярый, утыра" сүзләрен, "Булат укый" җөмләсен, "урамга чык" төзелмәсен истә тоту һәм җөмләләр төзегәндә аларны дөрес куллана алу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 0006bb5d-c8a0f418.docx22.73 КБ

Предварительный просмотр:

« Дустыңны урамга уйнарга чакыру” (Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе) темасы буенча дәрескә технологик карта, 1 сыйныф, рус төркеме

Укытучы

Шәрифуллина Саҗидә Якубовна

Предмет

Татар теле

Тема

« Дустыңны урамга уйнарга чакыру” (Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: Әшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели белү.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ: Аңлап уку күнекмәсе ия булу, ирекле һәм аңлы рәвештә сөйли белү, текстны кабул итә, аның эчтәлегендә ориентлаша ала.

Коммуникатив УУГ: Сораулар бирә белү (диалогик, монологик) телдән һәм язма сөйләмне үстерү, коммуникатив максаттан чыгып үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү. Үзләштерелгән, ныгытылган белемнәрне билгели белү.

Регулятив УУГ: Дәреснең темасын, максатын формалаштыра алу, эшчәнлеккә үзбәя бирә белү. Укытучы һәм сыйныфташлары белән уртак хезмәттәшлек итә белү.

Предмет буенча: «Дустыңны урамга уйнарга чакыру” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, аларны дөрес куллана белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү. "Ярый, утыра" сүзләрен,  "Булат укый"  җөмләсен, "урамга чык" төзелмәсен истә тоту һәм җөмләләр төзегәндә аларны дөрес куллана алу.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне формалаштыру (үзләштерү)

Төп төшенчәләр

"Ярый, утыра" сүзләре,  "Булат укый"  җөмләсе, "урамга чык" төзелмәсе белән таныштыру

Предметара бәйләнеш

Рус теле, татар теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г  “Күңелле татар теле”, 2013 ел.

 Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г, Гыйниятуллина Л.Ә. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 1 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма.

Дәрес  этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру (1-2 мин)

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра «Дустыңны урамга уйнарга чакыру” темасына презентация, дәреснең темасын хәбәр итү)

 Исәнмесез, балалар!

Матур булсын көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне

Дөрес, матур утырыйк,

Дәрестә җавап бирик. (Дәресне башлап җибәрә)

Сыйныф эшкә әзерләнә ( укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

Шәхескә кагылышлы: а)Укытучыны һәм сыйныфташларны хөрмәтли белү;

б)Дәрескә әзерлеккә үзбәя;

в)Үзуңыш, уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклый алу

Метапредмет:

Коммуникатив УУГ: хезмәттәшлек итә белү.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын әйтә алу.

Фонетик зарядка

Татар теленә генә хас булган хәрефләрне кабатлата. Күмәк әйтү, укучылардан әйттерә.

« Дустыңны урамга уйнарга чакыру”

темасы буенча баганалап бирелгән сүзләрне укыта, сүзтезмәләр төзетә.

Бирелгән сүзләрне кулланып, сораулар бирә.

Сүзләрне башта пышылдап, аннан соң хор белән укыйлар, индивидуаль рәвештә сүзтезмәләр төзиләр.

Сүз, сүзтезмәләрне кулланып, сорауларга җавап бирәләр.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ:  информацияне синтезлый белү;

Коммуникатив УУГ: Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый алу, дөрес әйтелеш кагыйдәләрен өйрәнү.

Регулятив УУГ: хаталарны табып төзәтә белү, үзрегуляция, үзконтроль.

Предмет буенча: тема буенча яңа сүзләрне дөрес аңлау, өйрәнелгән лексик - грамматик берәмлекләрне кулланып, сүзтезмәләр төзи алу.

Физминутка

Физминутка үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру

Күнегүләр ясыйлар

 Метапредмет:

Регулятив УУГ: төрле ял итү күнегүләре ясый алу,

 күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тота алу.

Яңа белемнәрне формалаштыру

Габдулла Тукайның әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мульфильмны күрсәтә.  Мульфильмны карап бетергәч, укучыларга сораулар бирә. Проблемалы сорау куя.

Аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Сорауларга җавап бирәләр.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ: үрнәк буенча эшли алу, чагыштыра, анализлый, нәтиҗә ясый белү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү, башкаларны тыңлый, уку хезмәтләрен планлаштыра алу.

Регулятив УУГ: хаталарны табу, төзәтү.

Предмет буенча: Яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәләрен белү, кыска сөйләм берәмлекләрен төзи белү.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Кояш, алмагач, сандугач, укый, чык, утыра сүзләре белән таныштыра, җөмләләр, диалог төзетә.

Диалог төзиләр (парларда эшлиләр).

Бер - берсен бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ: планнан файдаланып диалог төзи белү.

Коммуникатив УУГ: парларда эшли, сорауны тыңлый алу һәм аңлау

Регулятив УУГ: үзбәя, үзконтроль, уку мәгънәсен дөрес аңлауны бәяли белү.

Предмет буенча: тема буенча диалог төзи белү.

Лексик - грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Аудирование үткәрә, нинди? нәрсә? сорауларының кулланышын аңлата.

Лексик берәмлекләрне бирелгән ситуацияләрдән чыгып кулланалар, нинди? нәрсә? сорауларын дөрес кулланышка кертәләр.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ: аңлап укый, текстның эчтәлегендә ориентлаша белү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне төгәл итеп әйтә белү.

Регулятив УУГ:  хаталарны таба, төзәтә алу.

Предмет буенча: юк

Монологик сөйләмне камилләштерү

Төркемнәрдә эш: күнегү буенча, бирелгән сүзләрне кулланып,  хикәя төзетү.

Төркемдә (3 кеше) хикәя төзиләр, бер укучы хикәяне сөйли.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ: төшенчәләрне аера, рәсем буенча эшли, аңлап һәм ирекле сөйли белү. Коммуникатив УУГ: төркемдә эшли, хезмәттәшлек итә алу.

Регулятив УУГ: практик мәсьәләне танып белү мәсьәләсенә әйләндерә белү.

Рефлексия

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. Таратылган смайликларга  йолдызчык, квадрат, өчпочмак рәсемнәре ясата. йолдызчык - биремнәр минем өчен бик җиңел булды,

квадрат – кайбер биремнәрне үтәгәндә кыенлыклар булды,

өчпочмак – бу биремнәр минем өчен авыр булды. Күзәтә һәм бәяли

Үз фикерләрен әйтәләр, сораулар бирәләр. Биремнәрне ничек үтәүләренә карап үзләренә бәя бирәләр.Таратылган смайликларга  йолдызчык, квадрат, өчпочмак рәсемнәре ясыйлар.

Смайликларны буяп тапшыралар

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты, нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели, үзуңыш, уңышсызлыкларның нәтиҗәсен ачыклый белү.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ: белемнәрне камилләштерү, структуралаштыра алу.

Регулятив УУГ: коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли алу.

Коммуникатив УУГ: фикерләрне төгәл һәм дәлилле җиткерә белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока по теме "Свободное время. Каникулы" (6 класс). Технологическая карта урока "Еда. Кафе"

В технологической карте урока представлена разработка урока по теме"Свободное время. Каникулы." и разработка урока по теме "Еда.Кафе" для 6 класса....

Методическая разработка "От технологической карты раздела к технологической карте урока"

Уровень образования: основное общее образованиеКласс: 5 классПредмет: биологияТип ресурса: технологические картыКраткое описание ресурса: технологические карты разделов по темам: "Введение в биологию"...

Технологическая карта "Технологическая карта урока биологии в 6 классе по теме «Передвижение веществ в растении»

Цели урока:   сформировать представление о передвижении веществ по растениюЗадачи урока:Предметные: на основе знаний о строении стебля, сформировать представление о процессе транспорта вещес...

Технологическая карта урока Урок № 32. «Культурная карта Российской Федерации» (практическое занятие)

Класс 5 Тема урока «Культурная карта Российской Федерации» Тип урока практическое занятие, урок-путешествие Средства обучения (УМК) Цель: Создать условия для формирования представлений о на...