Әни бәйрәме
методическая разработка по литературе (5 класс) по теме

Зәкиева Әлфия Нурзадовна

сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ni_byrme.docx30.64 КБ

Предварительный просмотр:

Ильвира:Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч, дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы, шатлыкларын уртаклашып яшәүче әниләр! Бүгенге кичәбезне сезнең хөрмәткә багышлыйбыз

Гөлия

Кем дөняга кеше бүләк итә,

Ә кешегә -- якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Гөлинә

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Инсаф

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә--як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Илүзә

Кем куллары өйне, җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы:         Бергә

Тормыш яме -- Әнкәй, хатын-кыз!

Асия

Мәктәп  бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Рәүфә

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр:” Туган көнең белән, әнием”№14

Рәмзил.5кл.

Туган ил, Ана, Икмәк –

Бөекләрнең, бөеге.

Әнә шуларга сыенып,

Без яшибез сөенеп.

Сиринә

Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый- саклый.

Ильвира

Җиңеләйткән кебек әнкәй

Безнең һәр бер сулышны,

Өлкән яшькә җиткәндә дә,

Без әнигә бурычлы.

Булат.

Йөзең синең һәр вакытта

Балкып тора, әнием.

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

Алсинә

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием!

Рәсүл

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле әнием!

Яхшылыкта, яманлыкта

Әниемә тиң – илем!

Ранил

Көнгә ничә тапкыр «әнкәй» дибез,

Рәхәт тә соң «әнкәй» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр!

Рәмзил 6кл.

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

Тирә - юньгә бүген таралсын,

Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

Гөлия

Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

 Ильвира

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп кына.

Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

Концерт номеры              

1 а.б.Кем куллары өйне, җирне ямьли, игелеген үлчәп бетергесез! Ул, әлбәттә, әни куллары. Хөрмәтле әниләребез! Сезнең барыгызны да әниләр көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, тыныч матур тормыш, шатлык, гаилә бәхете телибез.

2 а.б. Бүген әниләребезнең якты илаһи зур бәйрәме. Җир йөзендә әнидән дә кадерле, әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. 

1аб.Җылы наз ул, әнием – синдә генә,

Иркә сүзләр синең телдә генә.

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә.

2 а.б.Кадерле әниләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

(Сүзне балаларга бирәбез)

Җыр.З.Гөлинә.”                             “

1а.б.Салкын  көздә табигатькә

Яз китерә бу бәйрәм.

Саран кояш нурларында

Наз китерә бу бәйрәм.

Йөзләргә елмаю сибә,

Нур өләшә күңелгә,

Өйләргә сыймый, дөньяга

Җыр – моң булып түгелә.

2 а.б.Әниләр бәйрәме бүген –

Бәйрәмнәрнең олысы.

Һәр туган яңа таң өчен

Без әнигә бурычлы.

Тәбрик итик  әниләрне,

Юллыйк ихлас теләкне.

Гомер язын бүләк иткән

Ана – тормыш терәге. 

Сезне бәйрәмегез белән  котлый балаларыгыз.

Кызлар башкаруында татар халык биюе.(5кл)

1а.б.          Тәмле төшләр күреп йоклый сабый,

                   Әнисенең тәмле кочагында.

                   Күз яшьләре балкый сөенечтән,

                   Әнисенең керфек очларында.

 

2 а.б.          Дөньябызның якты җыры булып,

                   Җир йөзендә мәңге балкысын.

                   Илебезнең гүзәл хатын-кызы-

                   Яшь баласын тоткан якты сын!

                 

Шиг. Г.Алсинә”  Әнием  “

           1.а.б. Сабыйларның татлы авазлары,

                   Бәхет өсти туган илебезгә.

                   Ана белән сабый елмайганда,

                   Гел тынычлык булыр илебездә.

        2 а.б.          Йоклый бала, йоклый тыныч кына,

                   Ана гына йоммый күзләрен.

                   Тоя микән сабый әнкәсенең,

                   Уйлар диңгезендә йөзгәнең.

Җыр Л.Рәсүл “Сандугач, күгәрчен”

        1 а.б.Истә тотыйк тормыш йөген сөйрәү,

                   Берсенә дә җиңел түгелен.

                   Авыр сүзләр белән рәнҗетмик без,

                   Аналарның изге күңелен.

          2.А.Б.Тунган чакларымда мине әнкәй,

                   Мамык шәлләренә төргәнсен.

                   Шифалары тимәс микән диеп,

                   Кайнар чәйләр ясап биргәнсең.

Җыр З.Гөлинә

            1.а.б.Көйсез балаларны үстерүләр,

                     Әллә җиңел булган дисеңме?

                   Җиргә тормыш биргән кояштан да,

                   Өстен күрәбез, әнкәй, без сине.

 

            2 а.б.Безгә бишек җырын көйләгәндә,

                   Керфекләрең синең талгандыр.

                   Шуңа күрә бәлки йөзләреңә,

                   Алҗыган төс иңеп калгандыр.

 Сезне бәйрәм белән сәламли 5 класс егетләре.Татар халык биюе .

 

            1а.б.:Һичбер вакыт күңеле төшмәс аның,

                   Шаян да ул, җитез, зирәк тә.

                   Ипләп кенә биргән киңәшләре,

                   Шифа булып иңәр йөрәккә.

 

           2 а.б.:Юлыбызга маяк булып тора,

                   Туры сүзең, аяк акылың.

                   Кыен минутларда безнең өчен,

                   Якты өмет булып балкыйсың.

Җыр Сиринә”Балачак бәхет иле”

 

                1.а.б.”Эх” иткән бер тавыш ишетсә дә,

                   Сикереп тора, ана борчыла.

                   Ай янында йөргән болыт кебек,

                   Баш очында аның төн чыга.

 

2.а.б. Ана-бөек көч ул!

           Бирә безгә барсын-барсын да.

           Без һәрвакыт шушы барсы өчен,

           Бурычлыбыз алар каршында.

 Бию”Милашка”

1.а.б.          Татлы йокыларын калдырып ул,

                   Керфек какмый озын төннәрдә.

                   Эштән соң да ара тими аңа,

                   Баш куярга ястык мендәргә.

 

2 а.б.         Ә без менә белеп бетермибез,

                   Ниләр кичергәнең ананың.

                   Мең-мең уйлар кочагында,

                   Уздырганың кичен-таңнарын.

Шиг.Г.Ильвира “                                  “

1 а.б.           Кайчагында әйтеп куйгалыйбыз,

                   “Ник тудырдың безне бу җиргә?”

                   Ут йоткандай ник соң ашыкмыйбыз,

                   Үзләренең хәлен белергә.

  2 а.б.        Истә тотыйк тормыш йөген сөйрәү,

                   Берсенә дә җиңел түгелен.

                   Авыр сүзләр белән рәнҗетмик без,

                   Аналарның изге күңелен.

Җыр Л.Булат “Балачагым”

1а.б.

Җыр”Иң якын кешем син, әнием”( 5 класс)

13 укучы:Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек,бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер- берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап бәхетле яшәргә язсын! Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызда да рәхмәт! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз.

 

Пыжмара  гомуми урта белем бирү мәктәбе

5нче сыйныф

җитәкчесе:  

Зәкиева Әлфия Нурзадовна

2011-2012