Открытое мероприятие
классный час по литературе (8 класс)

Айгуль Альбертовна Исламова

открытое мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytoe_meropriyatie.docx21.37 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктэбе

Туган як – рухи хәзинә.

(ачык сыйныф сәгате)

Үткәрде: 9 сыйныф җитәкчесе

Исламова А. А.

24.10.2019

Максат:

1. Туган ягыбызның табигате, аның матурлыгы, байлыгы шигри юлларда чагылуын карап киту, анын табигатенең матурлыгын, байлыгын һәркем өчен  чын байлык икэнен анлату.

2.Туган авылга, туган якка, куренекле шэхеслэренен иҗатына  мәхәббәт һәм горурлык, кызыксыну хисләре тәрбияләү. Туган як темасына әңгэмэдэ укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфаты тәрбияләү 

 Укытучы.  Кәефләрегез ничек, дуслар? (Кояшлы көн кебек).   Урамда балкыган кояш кебек (кояшсыз булганга курэ) , бер-берегезгә  күңел җылысы елмаю бүләк итегез!

“Кормашым” җыры тыңлана, видео карала.

Укытучы. Игътибар бн карагыз хэм тынлагыз.

Элеге видеоны карап узгач, нинди фикерлэргэ килдегез.

  •  Жыр нэрсэ турында? (Фикерлэр тынлана)
  • Димэк, без буген сыйныф сэгатендэ нэрсэ турында суз алып барырбыз икэн?

Укучыларнын фикерлэре.

Укытучы. Эйе, бик дорес. Без бугенге сыйныф сэгатендэ тормышнын яме, тэме, матурлыгы булган туган авыл, анын табигате, куренекле шэхеслэренен ижаты  турында сойлэшербез. Хэм  сый.сэгатенен темасы

“Туган як – рухи хэзинэ” -  дип атала.

  • Ә  янгыраган элеге җырны тынлагач сез  нинди хисләр кичередегез?

(Һәр укучы күңелендә туган хисләрне әйтә. Туган як матурлыгы белән соклану, горурлану, шатлану, тарихыбыз белән кызыксыну хисләре, тарих күз алдыннан уза).

  • Чыннан да, кеше  уз туган авылында яшэсэ дэ, читкэ китсэ дэ, туган якны сагынып, юксынып яши бирэ.

Эйдэгез эле жырнын авторларын искэ тошерик. (Т. Мохэммэтдинова, И. Закиров).

  • Алар турында нилэр эйтэ аласыз?

Алар безнен якташларыбыз, э Тэгъзимэ апа безнен авылдашыбыз, уз жирлегебез шагыйрэсе, шушы без укыган мэктэптэ куп еллар татар теле хэм эдэбияты укытучысы булган, берничэ шигырьлэр жыентыгы авторы.

  • - Эйе, бик дорес, алар безнен якташларыбыз.
  • Э сез тагын кемнэрне атап китэ аласыз? ( Эльфия Самат, Линиф абый Вакилов, Фидаиль Мэжитов, Фэйрузэ Мослимова х.б.)
  • Сез алар бн таныш, шулай бит.алар безнен куршелэребез, туганнарыбыз. Безнен алар бн куп кенэ очрашуларда булганыбыз бар.

  • Эйдэгез эле, аларнын берничэсенен  ижатына  тукталып утик эле.

Укучылар шигырьлэр укыйлар. (тектслары остэллэрдэ).

Ак каеннар иле минем туган жирем,

Тургай жыры бизи куклэрне.

Таннары да монда

Алсуырак ата,

Сокландырып узенэ куплэрне.             Дип кем язды икэн?

Эйе, дорес эйтэсез., бу юллар Ф. Мэжитов ижатыннан.  “Ак каеннар иле”.

Э бу шигырьне ижат итэр очен ана нэрсэ илхам биргэн?   Туган авыл,  туган як табигате ана хэзинэ булып тора. Шуна да ул  

Кайтып килэм туган оемэ,

Сузылып жырлыйм авыл коенэ.

Кунелемдэ сагыну учагы, -

Туган жирнен назлы кочагы.

 Дип язган узенен шигырендэ.

  • Автор турында нилэр эйтеп китэ аласыз? (укучы сойли)

Алга таба дэвам итик:

Туган якнын хавасы шифалы,

Сулары да чиста, зэмзэмдэй

Иртэн тошкэн чык тамчылары да,

Жем- жем итэ жирдэ сэйлэндэй,  -   дип язган Линиф абый Вакилов “Туган як” шигырендэ.

( Линиф абый турында: тумышы бн безнен яктан булмаса, озак кына гомере безнен авыл бн бэйле анын.Элеге мэктэп бинасын салдыручы, озак еллар мэктэп директоры булып эшлэгэн шэхес ул.Берничэ жыетыгы бар, андагы шигырьлэр авылны, анын табигатен, кешелэрен чагылдырган. Ул алардан илхам алып ижат иткэн)

Авылыма кышым кайтсам эгэр,

Ишэлтаудан  юллар бар микэн?

Эллэ инде куклэр бн тоташ

Уйнап торган бурган, кар микэн?    

Шушы кыска гына озектэ  нинди хислэр чагылган? (туган жирне сагынуы, хэрчак исендэ тотуы чагыла)

  • Э кем шулай юксына микэн сон авылын?   -- дорес,     Фэйрузэ апа Мослимова.

(ул еш кайтып йорсэ дэ, анын ижаты туган авылын халкы бн горурлану , хезмэт кешелэрен олылау, ярату бн сугарылган).

-Фэйрузэ апанын ижаты турында сойлэу очен сузне ________ биреп китик эле.  Мин курше авыл  - Иске Балтач авылында туып ускэн, хэзерге кондэ Казан шэхэрендэ яшэп ижат итуче  Фэйрузэ апа Мослимова ижатын яратам. Анын 5 китабы бар. (Слайд     )

Шулар арасыннан минем иң яратканы  –  “Башка кеше” китабы. Мин аны мәктәп китапханәсеннән алып укыдым. Китаптагы һәрбер хикәя миңа авылдагы кемнеңдер тормышын чагылдырды, мине тагын да ныграк уйланырга мәҗбүр итте. Укыган саен үзем өчен бик күп яңалыклар ачтым.  Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калдым.

Бигрәк тә "Кояш безнең авылдан чыга” хикәясе ошады. Бу хикәяне укыгач, минем үземә дә, чынлап та, кояш безнең авылдан чыга кебек тоелды. Салих абыйның күрше кызы Ләйләгә биргән киңәшен тотып үзем дә иртүк торып кояш чыкканны карарга ярата башладым. Салих абый дөрес әйткән – кояшның безнең авылдан чыгуы хак икән. Чынлыкта исә бу хикәядә сүз бер зур тату  гаилә булып яшәүче каенана Хәбирә, улы Салих, килене Кәмәрия, онык Мирфаяз, яшь килен Зәлифә һәм бишектәге бәбинең тормышы сурәтләнгән. Озын – озак яшәгән Хәбирә әби үз хатирәләре белән мәңгелек яры- сугыш кырларында ятып калган Кадергалиен сагынып яши. Хикәядә  гаиләнең бөтен, тату булып яшәве, күзгә күренмәс җеп булып,  Хәбирә әбинең зирәклеге аша башкарыла.

Бу персонажларның протатиплары Фәйрүзә апаларның күршеләре. Бүгенге көндә Хәбирә әби –Җәмиләттәй дә, аның улы – Салих – Камил абый да, оныгы Мирфаяз – Раил абый да юклар инде. Шул нигездә бүгенге көндә дә гаилә учагын сүндерми, аларны сагынып, догаларыннан калдырмый Камәрия килен –Нәзһәрия апа яши.

       Элеге эсэрдэн кургэнебезчэ, Фэйрузэ апа уз авылынын табигате бн генэ тугел, э узенен авылдашлары бн горурланып ижат итэ, аларнын матур тормышларына соенэ.

Димэк, туган як, туган як табигате, анын халкы  анын  очен, рухи азык, рухи хэзинэ!!! булып тора.

Илдэшлэрнен, жирдэшлэрнен

Былбылларга хас теле.

Кадерлэре елларга тин

Хэр коне дэ, хэр тоне.                        дип зурлаган ул аларны узенен “Туган ягым” шигырендэ.( Фэйрузэ Мослимова)

Бу хислэр алар очен генэ тугел, э хэркемгэ дэ шулайдыр дип уйлыйм мин.

(Синквейн тозу) ???Э авылыбызнын килэчэге, алдагы коннэрдэ авылны сагынып кайтучылар, бэлкем куренекле кешелэре дэ -  ул сез, укучылар. Димэк, туган авылыбыз сезнен очен дэ яшэу яме, шатлыгы, илхам чыганагы, рухи хэзинэ булыр дигэн ометтэ калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татары на Волге(открытое мероприятие по толерантности)

Татары на Волге(открытое мероприятие по толерантности)...

Сценарий открытого мероприятия по английскому языку «Викторина по истории и культуре Санкт-Петербурга» среди учащихся 10-11-х классов. (на основе учебного пособия «Санкт-Петербург: тексты и упражнения. Книга II». Автор: Гацкевич М.А.)

Конспект открытого мероприятия по английскому языку«Викторина по истории и культуре Санкт-Петербурга»среди учащихся 10-11-х классов.(на основе учебного пособия «Санкт-Петербург: тексты и упражне...

Открытое мероприятие " Traditional English dishes"

В начале учебного года учащиеся 6 го класса повторяли названия блюд,изученных  на уроках в 5 классе. Старшие школьники ораганизовали для малышей данное открытое мероприятие,чтобы в игровой форме ...

Открытое мероприятие "Приятного аппетита"

Данныое мероприятие поможет расширить знания детей о правилах питания....

Общешкольное открытое мероприятие, приуроченное к открытию Олимпийских игр: «В здоровом теле здоровый дух»

Знакомство с историей Олимпийских игр, зимними видами спорта включёнными в программу Олимпийских игр. Ознакомление учащихся с правилами здорового образа жизни....

Открытое мероприятие « Сказка и быль» ( день открытых дверей в кабинете физики для начальной школы)

Физика – одна из многочисленных наук о природе. С физическими явлениями человек сталкивается ежедневно. Физика вокруг нас, в каждом движении, во взгляде, в дыхании, на кухне, в быту, в природе. Все те...

Мастер-класс по подготовке открытого мероприятия. На примере мероприятия "Исторический бой"

Материал дает возможность просто и быстро понять схему подготовки любого школьного мероприятия....